Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин мирасын барлау юлында

№ 139

Филүсә АРСЛАНОВА,

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге 1 нче татар гимназиясендә «Ризаэддин Фәхретдин: рухият, мәдәният, мәгърифәт» дигән III Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция булып узды. Чараны Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты, «Татнефть»нең «Рухият» хәйрия фонды, Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте, Кичүчат авылындагы Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее танылган галим, педагог, тарихчы һәм дин эшлеклесе Р.Фәхреддиннең тууына 160 ел тулуга багышлап үткәрде. Конференциядә галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, мәгариф идарәсе белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Ризаэддин Фәхреддин атналыгын Кичүчат авылындагы Р.Фәхреддин музее директоры Диләрә Гыймранова ачып җибәрде һәм алып барды.

Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән аятьләрен укып, дога кылганнан соң, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» хәйрия фонды рәисе урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Әлмәт муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Кәрибуллин, Уфадагы «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләмов, КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы – Индус ага Таһиров, БДУның Стәрлетамак филиалы профессоры, педагогика фәннәре докторы Вилә Баймурзина, Татарстан Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кульязмалар бүлеге фәнни хезмәткәре  Алсу Гәрәева һ.б. чыгыш ясады.

Пленар утырыштан соң конференция берничә секциядә үз эшен дәвам иттерде. КФУ профессоры, тарих фәннәре докторы Индус Таһиров: «Бирегә Ризаэддин Фәхреддиннең үзен чын мәгънәсендә аңлап, яратып эшли торган кешеләр, якташлары – Кичүчат авылы, Түбән Чыршылы кешеләре җыелган. Ул монда чын галимлек дәрәҗәсен ала. Күптән түгел аны Түбән Чыршылыда бик әйбәт итеп искә алдылар. Аны бөтен дөнья белгән, диндә дөреслек юлын күрсәткән, исбат иткән кеше. Китап хезмәтләре дә гаять күп. Р.Фәхреддин милләте буенча татар. Кичүчатта да, Түбән Чырышылыда да татарлар яши. Р.Фәхретдин рухы анда сеңгән.

Р.Фәхреддин чын педагог, баланы ярату, аны үстерү проблемаларын күтәрә.  Ул бөек тарихчы. Тарихның аның дусты да юк, дошманы да юк. Ул һәммә кешегә бертигез карый. Төп максаты – хакыйкать, дөреслекне күрсәтү. Р.Фәхреддин Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы тарихларын җепкә тезә. 992 елда кабул ителгән ислам динен мәңгелек юлга чыгара. Болгар – аның өчен дин генә түгел, ул сәнгать тә, рухи мирас та, ул чын мәгънәсендә яшәү рәвеше. Шушы яшәеш Алтын Урдага күчә. Алтын Урданың безнең нәсел икәнен күрсәтә. Риза Фәхреддин моңа зур бәя бирә. Казан ханлыгы – безнең яшәешебезнең бәхетле чоры да, бәхетсезлегебез дә. Иң авыр елларда да рухи дөньябызның башкаласы булып калды. Шулай булачак та, шулай яшәячәк.

«Шура» журналы – милләтнең кем икәнлеген исбат итә башлаган басма ул. Анда бу темага төрле дискуссияләр алып барыла. «Вакыт» газетасын исә татар журналистикасының флагманы дияргә була. Аны бөтен төрки дөнья укыган, хәтта Азәрбайҗанда да кулдан-кулга күчеп йөргән. Ул гомере буе яхшылык өчен яшәгән, яхшылыкка, гаделлеккә юл ачкан. Әлмәттәге шушы гимназиянең аның исемен йөртүе – моңа дәлил. Ә мәктәпнең музее искиткеч. Бу шәхес онытылырга тиеш түгел», – мөхтәрәм галим үз чыгышында.

«Моннан 20 ел элек шушы залда Р.Фәхреддинның 140 еллыгын үткәргән идек. Бу датаның төгәл шаһиты – Галия апа Рәхимова», – дип Диләрә Гыймранова залда утырган Галия ханымны бастыртып, халыкка күрсәтте. Галия апа тагын бер айдан үзенең 85 яшен билгеләп үтәчәк, шулай ук ире – вакытсыз арабыздан киткән язучы Җәмит Рәхимовка да 85 ел тула.

Әлмәттәге 1 нче татар гимназиясе – бик яхшы эшләп килә торган уку йорты. Гимназиянең директоры – Фирүзә Вәлиуллина. Анда бар фәннәр дә –татарча, рус теле предмет буларак укытыла. Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә кызлар арасында «Сөембикә – ханбикә», «Без – Сөембикә варислары», ә егетләр арасында «Мин бит татар малае» дигән конкурслар  ел да үткәрелеп килен. Гаилә конкурслары да еш була. Шуңамы ата-аналар балаларын бик теләп гимназиягә алып килә. Балалар бакчаларыннан ук үзләренә укучылар җәлеп итү максатыннан әзерлек курслары эшләп килә. Гимназиягә беркетелгән балалар бакчасы бар. Шул балалар бакчасындагы балалар әзерлек белән бу гимназиягә укырга килә.

«Гимназиябез үз эшен 1991 елда башлап җибәрде, һәм без үз кыйблабызга, миссиябезгә тугры калдык. Бүгенге көндә бездә 1100 бала белем ала. Гимназиябез карамагына балалар бакчасы да кушылды. Хезмәттәшләрем, бүгенге конференциягә адарынып. зур күргәзмә оештырды. Шундый иманлы, инсафлы балалар, милләт яратучы җаннарын, күңелләрен биреп эшләүче педагогларыбыз белән горурланырлык. Халык педагогогикасы буенча эшләсәк кенә без киләчәктә нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинбез», – диде гимназия директоры.

Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сиринә Җиһаншина белән дә сөйләшеп алырга өлгердек: «Икенче ел мәгариф идарәсендә җитәкче урынбасары булып эшлим. Гомерем буе халыкка хезмәт иттем. Безнең җәмгыятьтә ата-аналарның туган телгә карашлары үзенчәлекле. Әлмәт районында милли тәрбияләүгә нык игътибар бирелә. Татар гимназиясе, рус мәктәпләре белән кулга-кул тотынып эшләүче хезмәттәшләрем белән горурлана алам. Алар иң җаваплы урыннарда, телевидениедә, язучылар бүлегендә татар кешеләре, татар хатын-кызлары киң эш алып бара. Үзенең вазифаларын гына башкармый – күпме чаралар шул хатын-кызлар кулы белән эшләнә. Балалар бакчаларында чаралар үткәрәбез, чараларга ата-аналар, төрле профессия кешеләре чакырыла. Гаиләдә хатын-кызның роле турында сөйлибез, туган телгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Һәр атна саен төрледән-төрле чаралар – «Шаян-ТВ», «Туган телдәге татар матбугаты», китапханәдә төрле очрашулар, балалар тәрбияләү юнәлешендә «Әлмәт кичләре» дигән кичәләр үткәрелә », – диде ул.

Конференциядә яңгыраган чыгышлар Риза Фәхреддин мирасы нигезендә балаларны тәрбияләү, аның мирасын уку-укыту эшендә куллануга, милли гореф-гадәтләрне саклау, төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләренә багышланды.

Диләрә Гыймранова җитәкчелегендәге Р.Фәхреддин мемориаль музее  бик тә уникаль. Ул мәдәни-агарту һәм күргәзмә эшчәнлеге белән генә шөгыльләнми, ә фәнни-эзләнү һәм нәшерлек өлкәсендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Музейның көннән-көн үсә барган фонды бүгенге көндә уникаль экспонатларны саклау һәм халыкка күрсәтү өчен махсус җайлаштырылган бина, аның мәйданын киңәйтү таләп итә. Бөек галим һәм мәгърифәтче Р.Фәхреддиннең фәнни һәм рухи мирасын өйрәнү, аны пропагандалауга төрле яктан ярдәм иткәннәре өчен конференция кунаклары Әлмәт муниципаль районына, «Татнефть»нең «Рухият» хәйрия фондына чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Әле тагы да киңрәк мәйданга чыгар өчен тирәнрәк уйланылып якын килү һәм дөньякүләм игътибарлык сорала. Шулай ук бүгенге көндә Р.Фәхреддин хезмәтләренең күптомлы сериясен чыгарып, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итүне тормышка ашыру кирәклеге көн кадагына килеп басты. Аның исемендәге мәктәпләр, мәгърифәт үзәкләре, мәчетләр, урамнар булдыру, аның хакында кинофильмнар да төшерелергә тиешлеге хакында да ныклабрак уйланасы бар әле.