Актанышның Кызыл китабы
№ 124
(Проект эше)
Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,
Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы, фәнни җитәкче
Айгиз ШӘРИПОВ,
Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең VI сыйныф укучысы
Туган җиребездә елга-күлләрнең саегуы, авыл хуҗалыгында төрле химикатлар куллану, агротехник чараларның бозылуы, кайбер кыргый үсемлекләрне тәртипсез җыю, печән чабу, хайваннарны ерткычларча аулау, терлек көтү, хуҗалык калдыкларын тиешсез урынга ташлау терек табигатьтә кайбер компонентларның кимүе һәм юкка чыгуының төп сәбәпләре булып тора. Шуңа күрә районыбызның Кызыл китабын булдыру –. иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Бу Кызыл китап бик яхшы белешмә, кирәкле документ булып торачак.
Фәнни эшемнең темасы. Актанышның Кызыл китабы ни сөйли?
Теманың актуальлеге. Туган төбәкнең табигатен саклау, үсемлек һәм хайваннарның күптөрлелеген югалтмау – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Хезмәтемнең максаты. Актанышның Кызыл китабы турында мәгълүматлар бирү. Әлеге максатка ирешү өчен түбәндәге бурычларны куйдым:
1. Безнең тирәлектә үсә торган үсемлекләр турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү.
2. Табигать кочагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту.
3. Табигатьнең гаҗәеп бер сихри дөнья булуына төшендерү, аңа сакчыл караш тәрбияләү.
II. Төп өлеш.
1948 елда Халыкара табигатьне саклау берләшмәсе каршында юкка чыгу куркынычы янаган үсемлек һәм хайваннар төрләре буенча комиссия оештырыла. Англия зоологы Питер Скот тәкъдиме белән Халыкара Кызыл китап булдырыла. 1966 елдан анда сирәк төр үсемлек һәм хайваннар исемлеге, аларга аңлатмалар теркәлә башлый. СССР ның Кызыл китабы 1974 елда дөнья күрә. Татарстан Республикасының Кызыл китабын булдыру турындагы карар 1993 елда кабул ителә. Беренче басмасы 1995 елда чыгарыла. Актаныш районының “Кызыл китабы” 2002 елда чыгарыла. Аның авторы — Иске Айман авылыннан Мәҗитов Мулланур Локман улы, ветеран-укытучы, РСФСР ның мәгариф отличнигы.
Сезне Татарстан Республикасы Актаныш районы “ Кызыл китабы” на кергән үсемлекләр белән таныштырып үтәм. Шундый үсемлекләрнең берсе — биек андыз.
Семьялыгы – оешма чәчәклеләр.
Биологик үзенчәлеге – күпъеллык үләнчел үсемлек, 100-150 см биеклектә, яфраклары эре, чәчәкләре сары, июль уртасында чәчәк ата, тамыры медицинада дәвалану максатларында кулланыла. Андызның орлыкларын май һәм октябрь айларында утырталар.
Таралышы – урман аланлыкларының дымлы урыннарында, дымлы болында, шәхси бакчаларда.
Азаю сәбәпләре – дару өчен күпләп җыю, терлек йөртү.
Саклау чаралары – дару өчен җыюны чикләү, көтү йөртүне туктату, орлык җитештереп кыргый табигатькә тарату, шәхси бакчаларда үрчетү.
Шулай ук мәтрүшкә дә Актаныш районының “Кызыл китабы” нда үз урынын алган.
Семьялыгы – иренчәчәклеләр.
Таралышы – коры аланлыкларда, куаклар арасында, ерым битләрендә үсә.
Биологик үзенчәлеге— биеклеге 30- 90 см, шуышма тамырчалы, хуш исле, чәчәкләре аксыл-шәмәхә төстә, июль- сентябрьдә чәчәк ата, августа өлгерә.
Кимү сәбәпләре— дару өчен күпләп җыю, җыю тәртибен сакламау, терлек йөртү, печән чабу.
Саклау чаралары- терлек кертүне чикләү, дару өчен күпләп җыймау. Энҗе чәчәк тә азаеп бару сәбәпле, Актаныш районының “Кызыл китабы” на кергән.
Семьялыгы – лаләчәләр.
Таралышы — катнаш урманнарда очрый.
Биологик үзенчәлеге – горизонталь тамырчалы үләнчел үсемлек, 2-3 яфраклы, ак чәчәкләре чук чәчәк төркеменә тупланган,җимеше- кызыл җиләк. Энҗе чәчәк — дару өчен кулланылучы декоратив үсемлек.
Кимү сәбәпләре – чәчәген букет өчен җыю.
Саклау чаралары – халык арасында аңлату эшләре алып бару, шәхси бакчаларда үстерү.
III. Йомгаклау.
Җирдә безнең өчен диеп, Табигатькә һәр көн шулай
Үсә матур чәчәкләр. Гел зыян китерсәләр,
Явыз куллар өзмәсәләр, Сайрар кошларны да әгәр
Шулай гел үсәчәкләр. Үтереп бетерсәләр?
Урмандагы агачларны Табигать бетсә әгәр дә,
Калдырмыйча киссәләр, Кешелек тә бит бетә,
Урмансыз калган кешеләр Шуңа күрә уйлан ныклап,
Киләчәктә нишләрләр? Алда сине ни көтә?
Табигатьне бергәләп саклыйк дуслар! Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!