Фоат Садриев иҗаты үрнәгендә IX сыйныф укучыларын (рус төркеме) бердәм республика тестына әзерләү

№55

(Проект эше)

Ләйсән САФИНА,

Мөслимдәге лицейның I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теманың актуальлеге

Рус телле балаларны татар теленә өйрәтү Татарстан Республикасындагы төрле милләт кешеләренең үзара дуслыгын һәм аралашып яшәвен ныгыту чарасы булып тора. Белгәнебезчә, рус телле балалар белән эшләүче татар теле укытучыларының төп бурычы ‒ укучыларны татарча аралашырга өйрәтү, татар теленә хөрмәт тәрбияләү, бу телне дәүләт теле буларак әһәмияте зур булуына төшендерү. Ләкин болардан тыш, төп бурычыбыз булып рус телле балаларны дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү тора.

Безнең мәктәптә татар телен укыту коммуникатив технологиягә нигезләнгән Р.З.Хәйдарова дәреслекләре буенча алып барыла. Әлеге технология нигезендә цикллап эшләү укучыларның сөйләм телен һәм иҗади сәләтен үстерә, татар телендә авыр фикерләүче укучыларга да уңышлар китерә.

Әлбәттә, туган тел һәм әдәбият укытучысының төп методик коралы ул – сүз, әдәби әсәр үзе, аның теле, моңы, фикер тирәнлеге. Ләкин мәктәптә әдәбият дәресенә бирелгән 1 сәгатьтә генә әллә ни эшләп булмый. Җитмәсә, әдәбият дәреслекләрендә үзебезнең Мөслим районынынан чыккан күренекле шагыйрьләрнең, язучыларның иҗатын өйрәнүгә игътибар җитәрлек дәрәҗәдә бирелмәгән. Мисал итеп шуны әйтеп була: VIII сыйныф дәреслегендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Халык язучысы дигән мактаулы исемне йөртүче Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевның «Таң җиле» романыннан бер бит ярым күләмдә материал бирелгән. Бу, әлбәттә, әсәрнең аһәңлеген, геройларның тормышын, яшәешен, туган як табигатенең матурлыгын күрергә ярдәм итә алмый.

Шушыларның барысын да күз уңында тотып, якташ язучыларыбызның әсәрләрен укуны максат итеп куеп, IX сыйныф укучыларына имтихан биремнәрен үзем төзергә булдым.

Проектның максаты

Язучы-прозаик һәм драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халык язучысы Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев шәхесен һәм иҗатын тестлаштыру биремнәре аша таныту һәм пропагандалау.

Материал.