И минем җандай кадерлем, И җылы, тере телем!
№50
(Туган тел көненә багышланган «Тамчы-шоу» бәйгесе)
Розалия РАМАЗАНОВА,
Биектау районы Коркачык урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укытучы. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар, туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз!
Бөек Тукаебызның ‒ 130, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгы һәм инде, әлбәттә, Туган тел көненә багышланган «Тамчы-шоу» бәйгесен башлыйбыз.
(«Бәйрәм бүген» җыры яңгырый.)
Укытучы: Татар теле… Тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, Моабитның таш диварлары эчендә дә тынмыйча, аның калын стеналарын тишеп чыгып, бөтен дөньяга яңгыраган, утларга- суларга салсалар да, чукындырсалар да, ассалар- киссәләр дә исән калган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган- сыгылмаган, баш имәгән горур Татар теле! Бүгенге кичәбезне сиңа багышлыйбыз.
1 нче укучы.
И минем җандай кадерлем,
И җылы, тере телем!
Кайгылар теле түгел син,
Шатлыгым теле бүген.
2 нче укучы.
Тик синең ярдәм белән мин,
Тик синең сүзләр белән
Уйларын йөрәккәемнең
Дөньяга әйтә беләм.
1 нче укучы. Туган тел. Һәркем өчен дә газиз сүз бу, чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган «әни», «әти», «әби», «бабай» сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез.
2 нче укучы.
Ассалар да, киссәләр дә,
Үлмәдең син, калдың тере,
Чукындырган чагында да
Чукынмадың татар теле.
1 нче укучы.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде язмыш сине,
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
Әй, мөкатдәс Тукай теле.
2 нче укучы.
Төрмәләргә дә яптылар
Җәлил белән белән бергә сине.
Төрмәдәләрдә дә килмешәк
Булмадың син, татар теле!
1 нче укучы.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хәтта фашист тегермәне
Тарталмады анда сине,
Әй, син, батыр татар теле!
2 нче укучың.
Кабатланмас үткәннәрнең –
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасырлар,
Татар теле, дуслык теле.
Укытучы: Уеныбызны башлап җибәргәнче, башта җюри сайлап алыйк. Мин … тәкъдим итәм.
Бүгенге бәйгедә 2 команда үзара көч сынашачак.
Беренче команда – «Тукай оныклары», икенчесе – «Җәлилчеләр».
Ә хәзер командаларның үзләренә сүз бирик. Алар үз исемнәренең мәгънәсен һәм бу исемне ни өчен сайлауларын аңлатып бирергә тиешләр. Рәхим итегез! Сүз командаларга бирелә.
Беренче турны башлап җибәрәбез!
Шаярып алыйк әле !
1. Начар билгеләр алганда югалып тора торган документ. (Көндәлек)
2. Чүп-чар тартмасы. (Сумка)
3. Суыра торган таяк. (Ручка)
4. Һәрчак ялгышып тәрәзәгә килеп эләгә торган әйбер. (Туп)
5. Рәсем ясау өчен агач дәфтәр. (Парта )
6. Кыш көне сикерми торган туп. (Бүрек)
7. Мәктәптә «ур-ра» сүзен әйтергә мәҗбүр итә торган предмет. (Кыңгырау)
8. Начар укучының мәктәпкә йөрү транспорты. (Икеле)
Тәнәфес. «Бала белән күбәләк» шигыре.
II тур. Әкиятләр.
1. Кайсы артык? (Укучылар биремнәр арасыннан артык җавапны әйтәләр.)
А) «Кәҗә белән Сарык»
Б) «Шалкан»
В) «Су анасы»
Г) «Шүрәле»
● Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак! Ник аласың син аны, ‒ ул бит минем алтын тарак!
● Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу? Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу! Борыны кәп-кәкре ‒ бөгелгәндер тәмам кармак кеби; Төз түгел куллар, аяклар да ‒ ботак-тармак кеби.
● ..Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
● Тукта, сабыр ит аз гына, ди, и кадерле Алмагач, Һич уенда юк кызык, дәрсем хәзерләп куймагач».
● Сикереп торды Марат,
Күрә ‒ эшләр харап.
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап. (Сәгать)
Тәнәфес. «Туган авыл» шигыре укыла.
III тур. Татар язучылары.
Тактага түбәндәге язучыларның һәм шагыйрьләрнең портретлары куела.
1 нче потрет (№1) ‒ М.Җәлил.
1 нче потрет (№2) ‒ Г.Тукай.
1 нче потрет (№3) ‒ А.Алиш.
1. «Туган тел» шигыренең авторы. (№ 2)
2. Герой –шагыйрь. (№ 1)
3. М.Җәлилнең дусты, әкиятләр авторы. (№ 3)
4. Казанда опера һәм балет театры кем исемен йөртә? (№1)
5. «Сертотмас үрдәк» әкиятенең авторы кем? (№3)
6. Түбәндәге шигырь юллары кайсы авторныкы?
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз. (№1)
7. Казан шәһәренең үзәк мәйданы кайсы язучы исемен йөртә? (№ 2)
8. Казан Кремле янында кемгә һәйкәл куелган? (№1)
Музыкаль тәнәфес: «Мин яратам сине, Татарстан!»
IV тур. Татарстан ‒ минем республикам.
Һәр укучыга берәр сорау бирелә. Әгәр укучы җавап бирә алмаса, җавап биргән укучыга бал өстәлә.
1. Казан кайсы республиканың башкаласы?
2. Татарстан аша ага торган 4 елга исемен әйт.
3. Татарстан Республикасы Президентының исемен һәм фамилиясен әйт.
4. Татарстан гербында сурәтләнгән хайванны әйтегез.
5. Татарстан флагында нинди төсләр бар?
6. Татарстан гимнының авторларын әйт.
7. Татар халкының сөекле ханбикәсе кем?
8. Татарстанда үткәрелә торган милли бәйрәмнәрне атагыз.
Тәнәфес. «Су анасы» шигыре укыла.
V тур. Блиц-викторина сораулары.
1. Габдулла Тукайның туган авылы ‒
1) Кырлай
2) Кушлавыч
3) Өчиле
4) Сасна
2. Габдулла Тукай ничә ел яшәгән?
1) 27
2) 23
3) 32
4) 30
3. Габдулла Тукайның әтисенең исеме ‒
1) Заһидулла
2) Мөхәммәтҗан
3) Мөхәммәтгариф
4) Зиннәтулла
4. «Шүрәле» поэмасында сурәтләнгән авыл
1) Өчиле
2) Кушлавыч
3) Кырлай
4) Сасна
5. Соңгы елларында яшәгән шәһәр
1) Мәскәү
2) Арча
3) Яшел Үзән
4) Казан
6. Габдулла Тукай ничәнче елда вафат була?
1) 1913
2) 1923
3) 1917
4) 1927
7. Ел саен 26 нчы апрель көнне нинди бәйрәм үткәрелә?
1) Белем бәйрәме
2) Шигырь бәйрәме
3) Чәчәк бәйрәме
4) Әкият бәйрәме
«Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре
VI тур. «Туган телем ‒ иркә гөлем»
1. Муса Җәлилнең әнисе кем исемле? (Рәхимә.)
2. Муса Җәлил ничәнче елда хөкем ителә? (1944, 25 август.)
3. Муса ничә көн тоткынлыкта була? (791.)
4. Тоткынлыкка ничәнче елда эләгә? (1942.)
5. Муса Җәлилнең кызының исеме ничек? (Чулпан.)
6. Беренче шигыре ничәнче елда һәм нинди псевдоним астында чыга? (13 яшьтә, Кечкенә Җәлил.)
7. Әтисенең исеме ничек? (Мостафа.)
8. «Хөкем алдыннан» картинасы кем тарафыннан ясалган? (Харис Якупов.)
9. М.Җәлил ничәнче елда һәм ничек үлә? (1944 елның 25 нче августында, гильотинада башын кисәләр.)
Тәнәфес. «Вәхшәт» шигыре укыла.
Укытучы. Уеныбыз шуның белән тәмам, сүзне җюрига бирәбез. Рәхим итегез!
Сезгә Вил Казыйхановның «И родной тел» шигырен укып китәсем килә.
И родной тел, и красивый,
Мамам, папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
Бу языкта коляскада
Мамам сказка көйләгән.
А затем төннәр буена
Бабуля рассказ сөйләгән.
А потом ни сәбәптәндер,
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе, когда обучали,
Синдә сөйләтмәделәр.
Говорят, син Мамай теле,
Кирәк түгелсең нигде.
Без тебя и хлеблар үсә,
Нефть табыла везде.
Вузга поступать иткәндә,
Говорят син кирәкми.
Дальше-больше жить иткәндә,
Нужен ли ты, вряд ли.
И родной тел, и матур тел,
Папам, мамамның теле.
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
И родной тел, аңлаталар,
Можно жить и быть синсез.
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.
Кадерле укучылар, туган телебезне саклыйк, аны үстерик, кадерен белик.
Бергәләп җырлыйк «Туган тел » җырын,
Кечкенә чакта җырлаган кебек,
Сөенеп җырлыйк, туган тел җырын,
Онытканнарның бәгырен телик!
(«Туган тел» җыры башкарыла. Г.Тукай сүзләре.)