Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне

(Туган тел көненә багышланган кичә)

Гөлназ МУЛЛАГАЛИЕВА,

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

1 нче алып баручы.

Дөньяда иң-иң матур ил

Ул ‒ минем туган илем.

Дөньяда иң-иң матур тел

Ул ‒ минем туган телем. 2 нче слайд

Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм укытучылар! Без Туган телгә багышланган “Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем, рәхмәт сиңа!” дип аталган әдәби кичәгә җыелдык. Ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне җыр-биюләр, шигырьләр аша белдерәбез. Туган телне ничек яратуыбызны да дәлилләрбез.

2 нче алып баручы.

Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.

1 нче алып баручы. Бала, тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында «Иң татлы тел ‒ туган тел, анам сөйләп торган тел» дип әйткәннәрдер дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.

2 нче алып баручы. Кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.

(«Туган телем» җыры яңгырый.)

1 нче алып баручы.

Туган оясыннан аерылган кош

Канатына мәңге ял тапмый.

Туган телен яратмаган кеше

Башкаларның телен яратмый.

2 нче алып баручы.

Халкым теле миңа – хаклык теле.

Аннан башка минем телем юк.

Илен сөймәс кенә телен сөймәс,

Иле юкның гына теле юк.

1 нче алып баручы. 2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне «Халыкара туган тел көне» итеп үткәрү турында карар кабул итте.

2 нче алып баручы. Бүгенге бәйрәмебез – Туган тел көне белән котлау өчен сүзне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимуллина Фәния Хаҗип кызына бирәбез.

Укытучы.

Аңла, балам…

Илләр, телләр, диннәр алмашына –

Ниләр көтә адәм баласын?

Аңла, балам, сине үзең итеп

Туган телең саклап каласын.

Куштым сиңа сайлап матур исем –

Җисемеңә туры килсен ул.

Милләтеңнең бер мирасы итеп,

Әткәң-әнкәң биргән исем ул.

Вакыт белән бергә үзгәрә бел

Телләр өйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңнән:

Бу – Ватанны сату белән бер.

Син тугач та, ана сөте белән

Иренеңә тамган туган тел.

Туган телең җуйсаң, әнкәеңне

Онытуың булыр, балам, бел!  (С.Әхмәтҗанова)

1 нче алып баручы. Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы халык җырларында, әдипләребез иҗатында чагыла.

Татар җыры, татар биюе

Алып килә халкым хәтерен.

Я оялчан, инсаф, ягымлы ул ‒

Үзе салмак, үзе әк(е)рен.

2 нче алып баручы. Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр шушы татар җыры аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә. Менә безнең аксакалларыбыз, галимнәребез, язучыларыбыз татар теленең бөеклеге турында нинди матур сүзләр әйтеп калдырганнар.

Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгырый.)

II өлеш

Укытучы. Бүген республикабызда гына түгел, бөтен татар дөньясында Туган тел көнен билгеләп үтәләр. 21 нче февраль ‒ Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Һәр кешенең беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе ‒ туган тел. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел ‒ үзенең туган теле. Билгеле булганча, безнең татар телебез –  ЮНЕСКО тарафыннан бөтен дөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Татар телендә арлашабыз икән, димәк, татар милләте яши, үсә. Милләтебезнең югалмавы, телебезнең үсүе безнең кулда. Милләтебезнең дәвамчысы булырлык укучылар бармы икән безнең арада? Әйдәгез, ачыклап карыйк.

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены. 3 нче слайд

‒ Безнең уенда ике төркем катнаша.

‒ Сез әзерме, укучылар?

I тур «Батыр – берне, белемле – меңне егар». 4−6 нчы слайдлар

Укытучы. Беренче турда тел һәм әдәбиятка, Татарстаныбызның тарихы һәм мәдәниятенә кагылган сораулар укыла, төркемнәр шул сорауларга  җавап бирергә тиеш булалар. Күбрәк сорауга җавап биргән төркемгә 2 балл, азрак сорауга җавап биргән төркемгә 1 балл куела. 19 нчы слайд

1 нче төркемнән өчен сораулар.

1. Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре буларак кабул ителде?

2. 21 нче февраль нинди көн?

3. Татар теле кайчан Татарстан Республикасының дәүләт теле дип игълан ителде? (1992 елның 8 нче июлендә «Татарстан Республикасы халыклары телләре» турында Закон кабул ителде. Татар теле Татарстан Республикасында икенче дәүләт теле итеп игълан ителде. Татарстанда яшәүче барлык кешеләр, рус теле белән беррәттән, татар телен дә өйрәнергә тиешле дип куелды.)

4. Туган тел көне ничәнче елдан билгеләп үтелә башлады?

5. Бер хәрефтән торган ничә сүз бар? (У, ю, и, я, ә)

6. Татар теле нинди телләр белән тугандаш?

7. 2016 ел нинди ел буларак игълан ителде?

8. Татарстандагы кайсы шәhәрләрнең меңьеллык тарихы бар? (Казан, Алабуга.)

II тур. Игътибарлылык бәйгесе. 7 нче слайд

Укытучы. Ә хәзер презентациядәге рәсемнәргә игътибар белән карыйбыз, күреп хәтердә калдырабыз. Соңыннан мин сезгә сорау бирәм.

(1 нче төркемгә тәкъдим ителгән рәсемнәр. 8‒12 нче слайдлар)

Сорау: Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчы спортсменнарга куелган һәйкәлдә ничә сын ясалган? 13 нче слайд

(2 нче төркемгә тәкъдим ителгән рәсемнәр. 1419 нчы слайдлар

Сорау: Паркта ничә танк сурәтләнгән иде? 20 нче слайд

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. 1 нче төркемгә … балл, 2 нче төркемгә … балл.

III тур. «Сүздән сүзләр яса». (1 минут вакыт бирелә.) 21‒22 нче слайдлар

Бирем: Сыйныфташларым сүзенә ничә сүз яшерелгән, ниндиләр? 1 нче төркем башлый.

IV тур. Капитаннар бәйгесе. 2326 нче слайдлар

Сез – булдыклы капитаннар,

Сезнең янда зирәкләр.

Зирәклектә бөтен хикмәт –

Андыйлар бик кирәкләр.

1 нче команда капитанына сораулар.

1. Республикабызның исеме.

2. Татарстанның флагы ничә төсле?

3. Г.Тукай кем ул?

4. Казанның уртасында ни бар?

5. Татар телендә ничә килеш бар?

6. Үз тормыш юлың турында язу.

7. Татарстанның беренче президенты.

8. Океан белән диңгез арасында нәрсә бар?

9. Тел сүзендә ничә аваз?

10. Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган бәйрәм.

11. Яңа уку елы кайчан башлана?

12. 2015 нче елда булачак зур юбилей.

13. Нинди җөмлә төрләре була?

14. Күлмәкне кискәч, нәрсә барлыкка килә?

15. Татарстандагы кайсы шәһәр балык исемен йөртә?

16. Яз белән көз нәрсәгә бетә?

17. 1 китап – китап, 3 китапны бер сүз белән атагыз.

18. Китаплар саклана торган җир.

2 нче команда капитанына сораулар.

1. Республиканың башкаласы.

2. Татарстанның гербында нәрсә сурәтләнгән?

3. М.Җәлил кем ул?

4. Кәҗәнең башында нәрсә бар?

5. Кайсы шәһәр юклык формасындагы боерык фигыльне белдерә?

6. Халык авыз иҗатын икенче төрле ничек атыйбыз?

7. Казан ханбикәсе.

8. Баш килеш сораулары.

9. Капма-каршы мәгънәле сүзләр.

10. Сандугач сүзенең синонимы. (Былбыл.)

11. Үзеңне үзең мактама … (кеше сине мактасын)

12. Авазларны өйрәнә торган фән? (Фонетика.)

13. Катлаулы төзелешле шигъри әсәр? (Поэма.)

14. Әсәрне сәхнәгә куючы? (Режиссер.)

15. Халкына, Туган иленә бирелгән кеше? (Патриот.)

16. Үзең утырган ботакка чаба торган эш коралы. (Балта.)

17. Сүз төркемнәрен өйрәнә торган фән. (Морфология.)

18. Сәхнә әсәре язучы. (Драматург.)

V тур. 2729 нче слайдлар

6 нчы бирем. Кайсы сүзләр уңнан башлап укыганда да, сулдан башлап укыганда да бер төрле укыла? (Кабак, кызык, ата, ана, кырык, калак, карак, как, ала, аша,…)

VI тур. «Башын әйтәм, ахырын тап» бәйгесе. 30 нчы слайд

I төркем

Иң татлы тел – … (туган тел, анам сөйләп торган тел).

Теле барның … (юлы бар).

Телләр белгән … ( илләр белгән).

Аз сөйлә … (күп эшлә).

Акылы кысканың …(теле озын).

Сүзнең кыскасы, … (бауның озыны яхшы).

Әдәп башы ‒ … (тел).

Телең белән фикер йөртмә, … (акылың белән фикер йөрт).

Елан агуы тешендә, … (адәмнеке телендә).

II төркем

Алтыда белгән ана телен … (алтмышта онытмас).

Туган илем — … (туган анам).

Ананын; балага биргән иң зур бүләге – … (тел).

Бал тамган телдән … (агу да тамар).

Дөньяда иң ачы нәрсә дә ‒ тел, … (иң төче нәрсә дә ‒ тел).

Инсафлының теле … (саф).

Сөйдергән дә тел, … (биздергән дә тел).

Тел ‒белемнең ачкычы, … (акылның баскычы).

Теле бозыкның … (күңеле бозык).

VII тур. 3032 нче слайдлар

Укытучы. Бу шигырь юлларының авторы кем?

1. И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!

2. Тик чуклары ак түгел

Кан шикелле кып-кызыл.

Укытучы. Кадерле укучылар! Туган телебезне, мәдәниятыбызне ни дәрәҗәдә белүегезне ачыкладык. Нәтиҗә ясыйбыз. Урыннар билгелибез.

1 нче алып баручы.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Инглизчә дә  яхшы бел.

Өчесе дә безнең өчен

Бик кирәкле затлы тел

2 нче алып баручы.

Татарчасы ‒ туган тел,

Безгә газиз булган тел.

Ата-ана, әби-баба

Сине сөя торган тел.

1 нче алып баручы. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Иң кадерле  «әти», «әни», «әби». «бабай» сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең,  торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган телне өйрәткән өчен без ата-анабызга рәхмәтле булырга тиешбез.

2 нче алып баручы.  Һәр халыкның туган теле – аның мәдәнияте, тарих көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы, аһәңлелеге өчен барыбызга да армый-талмый көрәшергә, эшләргә кирәк.

Укытучы.

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» ‒ дип,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» ‒ дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» ‒ дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» ‒ дип ‒

Күзләреңә яшьләр тыгылыр –

Туган телең әнә шул булыр! (Зөлфәт)

Укытучы. Инде бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәмебезне йомгаклаганда, сезнең басуыгызны һәм бергәләп бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «И, туган тел!» җыры белән кичәбезне тәмамлавыгызны сорыйбыз.

Презентация.