Өч буын очрашуы

№48

(Батырлык дәресе)

Илфат САДРИЕВ,

Апас районы Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбенең тарих укытучысы            

Максат. Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстан һәм Чечняда хезмәт итеп кайткан егетләр белән очрашу барышында укучыларда патриотик рух тәрбияләү; тарихи вакыйгаларны хронологик таблица рәвешендә барлау.

          Җиһазлау.  «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы» дигән карта, рефератлар, Бөек Ватан сугышы, Чечня, Әфганстан чоры вакыйгаларын тасвирлаган китаплар, музей документлары.

Кичә барышы

(Укучылар башкаруындагы «Ветераннар» (Г.Рәхим шигыре, С.Садыйкова көе) җыры фонында.)

1 нче алып баручы. Бүгенге «Батырлык дәресе»без «Өч буын очрашуы» дип атала.

Кадерле укучылар! Хөрмәтле ветераннар! Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы белән чын күңелемнән тәбрик итәм!

1945 елның Җиңү китергән сөенечле ул көннән соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм һәлакәтеннән бөтен дөньяны коткарып калган җиңүчеләр буыны, аның  тиңдәшсез батырлыгы күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак.

2 нче алып баручы. Күпмилләтле Татарстан фронтка 700 меңнән артык улын һәм кызын озатты. Аларның яртысы диярлек туган җиренә әйләнеп кайтмады.   Районыбыздан да  9112 кеше  сугышка алына. Күбесе яу кырында мәңгегә ятып калды…  Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән райондашларыбыз да бар. Биеш авылыннан Дмитрий Горбунов, Янгелдедән  Салават Кәримов, Урта Балтайдан Рим Абзалов –  Советлар Союзы Геройлары, ә Багыш авылыннан Ислам Насыйбуллин – Дан орденнарының тулы кавалеры.

1 нче алып баручы. Һәр елны безнең Бакырчы авылында да 9 Май көнне Бөек Җиңү көненә багышлап митинг уздырыла. Барлык укучылар да бу  чарада бик теләп катнаша. Ветераннарны хөрмәтләп, аларга чәчәкләр һәм открыткалар бирелә. Бакырчы авылыннан яу кырына 256 егет китә. 105 е төрле тән җәрәхәтләре алып әйләнеп кайтты, 151е яу кырында ятып калды. Исән-сау әйләнеп кайтканнарның да күбесе безнең арабызда юк инде.

Сугыш! Бу сүз күпләрне куркыта һәм йөрәкләрдә шом барлыкка китерә. Үлгәннәрнең якты истәлеген онытырга беркемнең дә хакы юк.

1 нче укучы.                   

Азлар кайтты исән-имин килеш,

Зәгыйфь кайтканнар да бәхетле.

Берәү кайтты, берәү ятып калды –

Сайлап булмый икән бәхетне.

2 нче укучы.

Тол хатыннар әрнеп еладылар,

Балаларын алып кочакка.

Күпме нәфрәт, күпме әрнү, сагыш.

Күпме яшьләр акты ул чакта.

3 нче укучы.

Әтисезләр, солдатларны күрсә,

Башны түбән иеп киттеләр.

– Кич кайтмады, бәлки иртән… – диеп,

Гомер буе әти көттеләр.

4 нче укучы.

Һич онытылмый ятим балалар,

Тол хатыннан тамган  ачы яшь,

Күпме газап, күпме югалтулар –

Бик рәхимсез булды бу көрәш.

5 нче укучы.

Ачы язмыш күпме сынаса да,

Тугры калды солдат антына.

Утка, суга керде – гомерен бирде,

Илдә Бөек Җиңү хакына.

1 нче алып баручы. Безнең шушы Җиңү көнендә аларны искә алуыбыз рухларына дога булып барсын.

          2 нче алып баручы. Бүген бездә кунакта Бөек Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертүче – Зәйни абый Низамов. 1943 елны,  18 яшь тулгач, аны сугышка алалар. Без аның янында еш булабыз, мәктәпкә төрле очрашуларга чакырабыз, аның биографиясе белән кызыксынабыз. Очрашуларда ул безгә үзенең тормыш юлы турында сөйли. Хәзер сүзне аңа бирәбез. (Ветеран чыгыш ясый.)

Укытучы.  Әфганстан. 20–25 ел элек без мондый ил барлыгын мәктәп дәреслекләренә кертелгән ярым-ярты параграфлардан укып һәм карталарга карап кына белә идек. Совет энциклопедициясе дә аның турында гаять сүрән сөйли. Гомуми мәйданы – 647 мең кв. км. Автомобиль юллары нибары 18 мең чакрым тәшкил итә. Халыкның (16 млн кеше) күпчелеге ярым күчмә тормыш алып бара. Төп һөнәре – терлекчелек. Нигездә, феодализм чорында яшәгән дәүләткә капиталистик мөнәсәбәт кереп кенә бара.

Менә шушы илдә 1978 елның 27 нче апрелендә милли-демократик революция, ә чынында исә законлы властьны бәреп төшерү була. Габдел Кадыйр җитәкләгән хәрбиләр президент кәнәфиенә халык – демократик партиясенең генераль секретаре Нур Мөхәммәт Тәрәккыйны утырта. Тәрәккый икенче көнне үк илне Әфганстан Демократик Республикасы дип, ә үзен Революцион Совет рәисе, Югары Оборона Советы рәисе, дәүләтнең баш министры дип игълан итә.Шулай бар властьны үз кулына ала. Бу вакытта илдә бернинди дә революцион ситуация булмый.

Ләкин Тәрәккыйның тантанасы озак дәвам итми. 1979 елның февралендә Герат шәһәрендәге  «революцион» дивизия партия һәм Тәрәккый диктатурасына каршы баш күтәрә. Фетнәчеләрне Әмин җитәкли. Сентябрь аенда Әмин әмере буенча Тәрәккый үтерелә. Президент кәнәфиенә Әмин күтәрелә. Ил ике лагерьга аерыла. Әфганстан җирендә гражданнар сугышы канат җәя.

Яңа президент каты куллы, көтелмәгән эшләргә һәвәс булып чыга. Аның АКШ һәм Пакистан вәкилләре белән бәйләнешкә керүе безнең ил җитәкчеләрен тирән хафага төшерә. Төньяктан һәр сәгатьтә куркыныч янау мөмкинлеген Әмин үзе дә сизенә.

Ил җитәкчесе Леонид Брежнев Әфганстанга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне Үзәк телевидение буенча шәхсән үзе 1979 елның 27 декабрендә игълан итә. Сугыш хәрәкәтләре башланып китә…

1988 елның 15 маенда совет гаскәрләре чыгарыла башлады. Һәм, ниһаять, 1989 елның 15 февралендә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыкты.

Әфган мәхшәрен безнең илнең 520 меңгә якын сугышчысы кичеп чыкты. Шулар арасында безнең Бакырчы һәм Тәүгелде авылларыннан да катнашучылар бар. Сүз аларга бирелә. (Кичәдә катнашучы әфганчы егетләр чыгышы тыңлана.)

Әфган сугышы илебез өчен бик кыйммәткә төште. 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты.

Татарстан да Әфган сугышында баһадирдай япь-яшь 257 егетен югалтты.                                                        

1 нче укучы.           

Ярдәм сорап күп килделәр безгә,

Барысына да бу ил булышты…

Тик беләсе иде –

Без соң тагын

Кайсы илгә күпме бурычлы?

2 нче укучы.

«Интернациональ бурыч» дидек,

Әллә нәрсә итеп сөйләдек.

Бурычтырмы… –

Нигә меңәрләгән

Кеше җаны белән түләдек?!

3 нче укучы.

Япь-яшь кенә килеш күпме гарип –

Аналарның йөрәк түземме?

Бурыч түләр өчен егетләрнең

Аяк-кулы кирәк идеме?!

Илдә нигә кадерсезләнделәр,

«Бурыч» түләде бит алар да? –

 Ахыр чиктә йөрәкләре нигә

 Граната булып ярыла?!

4 нче укучы.

«Интернациональ бурыч», имеш,

Табалмадык шуннан башканы.

Ил «бурычы» булып

Әсирлектә

Газап чигә кемнең башлары?!

5 нче укучы.

Тагын кемгә күпме «бурыч»лы без,

Нигә белми халык?

Бүгенге

          Яңа буын егетләре үсә –

          «Бурыч» түләр өчен түгелме?!

 1 нче алып баручы. Әфган сугышын онытырга хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере киселде. Ул егетләр илебезгә «кара кызалаклар» дип телгә кергән йөк самолетларында кургаш табут эчендә кайтты. «Кара кызалаклар» Әфганстан җирендә хәрби парольгә әверелде. Ә исән-сау әйләнеп кайткан егетләрне «кызыл кызалаклар»  яки  «кызыл тюльпаннар» дип атап йөртә башладылар.                                                            

 («Әйләнеп кайтыгыз» (М.Шиһапов шигыре, Р.Хәсәнов көе) башкарыла.)

 2 нче алып баручы. Инде менә хәзер Чечня сугышы да ил, халык җилкәсенә коточкыч шомлы, сыкрагыч йөк булып ятты. Анда да районыбыз егетләре дә бар. Иң аянычы шул: безнең районнан хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында Чечен сугышында башларын салучылар саны   инде 4 кешегә җитте. Ни кызганыч,  безнең авылдашыбыз Нуруллин Илдар да шунда хәрби хезмәт үткәндә һәлак булды.

Әфганстан, Чечен һәм Бөек Ватан сугышында шәһит киткәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан итәм… (Бер минут тынлык игълан ителә.) Без аларның батырлыгын беркайчан да онытырга тиеш түгел!

(Чечняда хезмәт иткән егетләргә сүз бирелә. )      

Укытучы. Очрашуыбыз ахырына якынлашып килә. Килгән кунакларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм тарих кабинеты, мәктәп музее әзерләгән бүләкләребезне тапшырабыз.

(Бүләкләр тапшырыла. Кичәне укучылар башкаруында «Картаймагыз әле, ветераннар» җыры белән тәмамлана.)