Балаларыбыз әхлаклы булып үссеннәр

№47

Ләйсән ИБРАЕВА,

Казандагы 167 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Укучыларны тәрбияле, әхлаклы итеп тәрбияләү –  уку-укыту процессының төп юнәлешләреннән берсе

Әхлак  ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган сыйфат, тәртибе. Тормышта кешеләр төрле-төрле. Берәүләр бик тырыш, кешелекле, башкаларга карата да ярдәмчел, җәмгыятебездә дә намуслы хезмәт итәләр. Икенчеләр исә үзләре турында гына уйлый: башкаларны түбәнсетә, кыерсыта, хәтта кайберәүләр туганнары, күршеләре белән дә дус яшәми. Укучылар арасында да укуда бер-берсенә ярдәм итмәүчеләр очрап тора. Шул сәбәпле кешеләр арасы бозыла, дөрес булмаган яшәү рәвеше барлыкка килә.

Мин, Ибраева Ләйсән Расих кызы, югары һәм  урта сыйныфларның татар, рус  төркемнәрендә  татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытам. Белем бирү барышында шәхеснең үсешен һәм аның тәрбияви якларын исәптә тотып эшлим. Шуңа  да сыйныфтан тыш эшчәнлек уку процессы белән үрелеп бара. Соңгы вакытта мин урта сыйныф укучылары белән фәнни-тикшеренү эше алып барам. Максатым: укучыларда халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әхлакый сыйфатларын тәрбияләү, җәмгыятебезгә намуслы хезмәт итүче шәхес тәрбияләү. Шул максаттан чыгып, укучыларны мөстәкыйль  фикер йөртергә өйрәтәм, фәнни эшләргә җәлеп итәм. Укучылар фәнни эшне этаплап башкара.

Эшнең беренче этабында безгә галимнең тормыш юлы, иҗаты белән бәйле урыннарда булырга туры килде. Каюм Насыйриның музей-йортында булдык, аның исемен йөртүче урам буйлап йөрдек. Омтылышлар безне Н.Лобачевский исемендәге фәнни китапханәгә алып килде. Без бөек галимебез турында бик күп мәгълүмат алдык. Татар халкы, татар теле башка халык, телләрдән ким булмасын  дип янып-көеп, борчылып яшәгән  К.Насыйри XIX гасырның 2 нче яртысында үзенең бөтен сәләтен халыкка хезмәт итүгә багышлый. Балаларны дини  һәм дөньяви белемле итүгә  зур әһәмият бирә, татар балалары үз туган телләрендә белем алсын өчен  нык тырыша ул. Математика, география, геометрия кебек фәннәрдән татарча дәреслекләр төзи, дөньяви мәктәпләр оештыруда башлап йөри.

Татар халкын рус мәдәнияте белән таныштыру, башка халыклар белән бертигез дәрәҗәгә кую, татар телен фән теле дәрәҗәсенә күтәрү галим эшчәнлегенең олы максаты булып тора. Ул фәннең төрле өлкәләре  буенча бик күп хезмәтләр язып бастыра. Алар – 40 ка якын хезмәт! Музейның икенче залында гарәп хәрефләре белән язылган шушы хезмәтләр урын алган. Менә аларның кайберләре: «Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеге»  («Ләһҗәи татар», 1894), «Язу кагыйдәләре» («Кавагыйде китабәт, 1892), «Тәрбия китабы» (1898), «Әхлак рисаләсе» һ. б. Халкыбызның кыйммәтле мирасы бит алар!

Музейда булу безнең күңелдә горурлык хисләре уятты. Без галим, педагог, акыл иясе Каюм Насыйри турында күп  нәрсә  белдек.

Эшнең икенче һәм өченче  этапларында башка типтагы бирем тәкъдим ителде: эзләргә һәм хезмәтләрне анализларга. Акыл иясе Каюм Насыйриебыз шәхес тәрбияләү буенча бик күп хезмәтләр язган. Аның кешелеклек идеяләре белән сугарылган әсәрләре бүгенге җәмгыятьне савыктыруда   зур әһәмияткә ия. Без «Тәрбия китабы»ндагы  барлык нәсыйхәтләрне дә укып чыктык, тикшердек, анализладык, андагы тел-сурәтләү чараларына, мәкаль-әйтемнәргә  тукталдык.

«Балаларны тәрбия итмәк дигән сүз фәкать ашатып-эчертеп үстермәк мәгънәсендә генә түгелдер, бәлки, баланың холкын, фигылен төзәтү, аны кешелек дәрәҗәсенә китермәк, укытмак һәм әдәп-тәртип бирмәк мәгънәсендәдер», – дип яза К.Насыйри хезмәтенең башында.

Димәк, киләчәк буынның тәртипле булуын теләгән кеше тәрбия эшен бала туганнан ук башларга тиеш икән. Балаларга, яшьләргә тәрбия бирүдә халык уеннары, бәйрәмнәрнең, исламның да әһәмияте зур. К.Насыйри  «Тәрбия китабы»нда безгә болар турында да әйтә.

Болар турында бик күп итеп сөйләргә мөмкин. Кечкенәдән шуларны ишетеп, күңелебезгә сеңдереп үссәк, шәфкатьле, тәүфыйклы кешеләр булырбыз.

Хезмәтне тикшергән вакытта тел-сурәтләү чараларына да игътибар иттек. Каюм Насыйри тәрбия үрнәкләрен биргәндә бик күп мәкаль-әйтемнәр кулланган («Үз көчең белән тапкан бер тиенең кеше ярдәме белән хасил булган мең тиеннән бәрәкәтлерәктер», «Кара күңелгә хикмәт әсәр итмәс ташка кадак кагып булмыйдыр», «Бер мәртәбә ялганчылыгың сизелсә, чын сүзеңә дә ышанмас булырлар», «Акыллы кеше шулдыр ки, бүгенге эшен иртәгә калдырмас»), чагыштыруларга да шактый урын биргән («Балалар – яшь агач кебектер, аларны төзәтү җиңел», «Әйткән сүз аткан ук кебектер, уйлап сөйләшергә кирәк», «Әманәтне үз малың кебек сакла»).

Халкыбызны агарту, аны аңлы-белемле итү, башка милләтләр белән бертигез дәрәҗәгә күтәрү, гуманлы яшь буын тәрбияләүдә иңнәренә тау кадәрле йөк күтәргән олы шәхесләребезне онытырга безнең хакыбыз юк икәнлегенә инандык.

Шул рәвешле укучыларым зур күләмле эш башкарды. Әлеге эшнең нәтиҗәсе буларак, район, шәһәр, республика күләмендә уздырылган фәнни-тикшеренү конференцияләрендә призлы урыннар алдык.

Уйлавымча, сыйныфтан тыш эш чаралар, фәнни-тикшеренү эшләре шәхес тәрбияләүдә зур роль уйный. Балалар коллективы белән эш итә белү, уртак тел һәм рухи уртаклык табу – педагогик алымнарның иң әһәмиятлесе. Укучы һәм укытучы арасында әхлакый мөнәсәбәтләрне дөрес оештырганда гына укыту-тәрбия процессының нәтиҗәсе уңай һәм нигезе бердәм булачак, дип саныйм.