Бердәмлектә көч!

№44

(Тәрбия һәм өстәмә белем)

Алсу ГАЗИЗОВА,

Казандагы 62 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле укытучысы

Укучылар һәм ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру уку-укыту процессының төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Гаилә белән тату хезмәттәшлек алып бару – бүгенге көннең бик мөһим ихтыяҗы. Ә квалификацияле педагог баланың тәрбиясендә, аның иҗади һәм акыл үсешендә ярдәмгә килә.

Мин, Газизова Алсу Наил кызы, башлангыч классларда татар теле һәм әдәбият дәресләрен алып барам. Белем бирү барышында, мин шәхеснең үсешен һәм аның тәрбияви якларын исәптә тотып эшлим. Шуңа күрә дә класстан тыш эшчәнлек уку процессы белән үрелеп бара.

Соңгы вакытта мин башлангыч классларның рус төркемнәрендә «Казаным – гомер бишегем» дип аталган фәнни-тикшеренү берләшмәсен җитәклим. Төп акцентны укучыларда гражданлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерәм. Башлангыч класс укучылары беренчел тикшеренү күнекмәләре алалар. Кешегә, үзләренә бәя бирү, тирә-як мохитны күзәтә алу, үзгәрешләрне сиземләү укучыларда кирәкле алшартларны үстерә.

Мин балаларга гадәти булган күренешләрне, предметларны, әкиятләрне һәм шигырьләрне яңача бәяләргә тәкъдим итәм. Эшне җиңелдән катлаулыга үстереп, этаплап алып барам.

Эшнең беренче этабында без укучылар белән Г.Тукай, А.Алиш һәм М.Җәлил музейларына бардык. Шулай ук язучыларның әсәрләре белән танышып, әкренләп өйрәнә башладык. Замандаш Ш.Галеев һәм Р.Миңнуллин әсәрләре белән дә таныштык.

Эшнең икенче этабында укучылар үзләренә охшаган әсәрләрнең эчтәлекләрен сөйләделәр. Саф татар телендә шигырьләрен яттан укыдылар һәм әсәрләргә иллюстрация ясадылар.

Ә инде эшнең өченче этабында башка типтагы бирем тәкъдим ителде: табарга, эзләргә һәм чагыштырырга. Укучыларга әлеге әдипләрнең әсәрләрен рус әдәбияты язучыларыныкы белән чагыштырып, алардагы аермаларны, охшашлыкларны табарга кушылды.

Кыска гына вакыт эчендә укучылар зур күләмле эш башкардылар. Әлеге эшнең нәтиҗәсе «Сабантуй» газетасының 2009 елгы 7 нче санында һәм «Сабыйга» журналының 2009 елгы 12 нче саннарында да басылып чыкты.

Минем уйлавымча, класстан тыш эш чаралары шәхес тәрбияләүдә зур роль уйный. Ул укыту процессын тулыландыра, дәвамчанлылыкны саклый. Коммуникатив, төрле милләт мәдәнияты белән якыннан таныш аңлы шәхес тәрбияли.

Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләгәндә, укучылар үзләренә тиешле мәгълүматны бик тиз алалар. Тикшеренү-тикшерү эшенең төп фәнни нигезләренә төшенәләр. Үзара матур итеп аралашырга, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә дә өйрәнәләр.

Тирә-як мохиткә сакчыл караш һәм җаваплылык хисе тәрбияләнә. Шуның нәтиҗәсендә алар бу дөньяга да яңача карый һәм тагын да кызыксыныбрак күзәтә башлыйлар.

Үземнең эшчәнлегемне мин укучыларның ата-аналары, класс җитәкчеләре белән тыгыз элемтәдә алып барам. Шуны да истә тотарга кирәк: хәзерге яшәеш, социаль-икътисади киеренкелек шартларында укучыларда төрле милләт халыкларының традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү, саклап калу төп бурычларның берсе булып тора.

Түгәрәктәге эшебезнең иң төп этабында укучылар күп кенә мөһим сорауларга җавап эзләп табарга тиеш иде. Мисал өчен: киләчәк буын кешесе түбәтәй, калфак, такыя, пима, читек һәм башкаларның нәрсә икәнен белерме?

Дәрес барышында бирелгән сорау: «Нәрсә ул түбәтәй?» – күп кенә укучыларны аптырашта калдырды. Бирелгән сорауга җавапны мин тиз генә укучылардан ала да алмадым.

Түбәтәй нинди була? Калфакны, кафтанны кем киеп йөргән? Башлык нәрсәдән тегелгән? Һәм башка шундый сораулар түгәрәк эшендә каралды. Укучылар үз чиратында куелган сорауларга җавап та эзли башладылар. Бу эшчәнлектә укучыларның ата-аналары да минем җитәкчелектә актив катнаштылар. Күп кенә сорауларга җавапны бары тик мәктәптә, түгәрәк эшләрендә генә таба алырга мөмкинлеге ачыкланды.

Кыска гына вакыт эчендә укучылар зур күләмле эш башкардылар, күп кенә сорауларга җаваплар да таптылар. Түбәтәй, такыя, камчат бүрек, кәләпүш, башлык һәм калфак кебек милли баш киемнәренең тарихын белделәр.

Укучылар ир-ат һәм хатын-кыз баш киемнәренең тарихын       һәм үсешен өйрәнделәр.

Татарстан республикасының дәүләт музеена барып кайту да укучылар өчен ярдәм һәм эмоциональ күтәрелеш булды.

Укучыларны түбәтәйләрнең 100ләп булуы бик тә хисләндерде. 100дән артык түбәтәй милли музейның горурлыгы булып тора һәм анда саклана.

Музейда укучылар хатын-кыз һәм ир-ат түбәтәйләренә аерылуын белделәр. Үзбәк, казах, таҗик һәм башка милләт кешеләрендә дә бу баш киеменең бик тә таралган булуын ачыкладылар. Алынган мәгълүмат укучыларны түбәндәге сорауларга җавап эзләргә этәрде: нинди түбәтәйләр була? Ир-ат һәм хатын-кыз татар кешеләренә хас түбәтәйдән кала тагын нинди баш киеме киеп йөргәннәр? «Түбәтәй» сүзе бөтен җирдә дә бер үк  мәгънәдәме?

Укучыларның иҗади эшләре реферат, фотографияләр, проектлар һәм презентацияләр формасында эшләнде.

Эшнең киләсе этабында укучылар үзләренең башкарган эшләрен бергә туплап төрле кызыклы ачышларга, күзәтүләргә килделәр. Таблица формасында күрсәттеләр.

Газизова А.  ӘМХ обр

«Нәрсә соң ул түбәтәй?» дигән сорауга укучыларның төгәл һәм дөрес җавап бирәчәгенә хәзер минем иманым камил. «Киләчәк буын кешесе түбәтәйнең нәрсә икәнен онытмасмы?» дигән сорауга да мин, инанып: «Юк, онытмас», дип әйтә алам.

Түгәрәк эше уку-укыту планына нигезләнеп төзелгән. Әлеге түгәрәк планы 1012 яшьлек (рус төркеменә йөрүче) балалар өчен каралган. Программа бер елга исәпләнгән. Төркемнәрдә 15 баладан да күп булмаган укучылар шөгыльләнә. Курс 102 сәгатькә исәпләнгән. Түгәрәк эше атнага ике тапкыр, 1 сәгать 30 минут үткәрелә (индивидуаль эш төрләре дә була). Шулай ук төрле эш формаларын кулланырга мөмкин: практик, лекция, әңгәмә, экскурсия, сәяхәт, ачык дәрес.

IV сыйныф укучылары өчен тематик план (рус төркемнәре)

Темалар

Барлыгы

Теория

Практика

1 Кереш дәрес

2

2

2 Бу минем Казаным

4

2

2

3 Бөек Болгар заманында Казан шәһәре

10

6

4

4 Алтын Урда чорында Казан шәһәре

4

2

2

5 Казан ханлыгы

10

6

4

6 Казан – Рәсәй шәһәре

8

6

2

7 Татар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, ризыклары, өс киемнәре белән танышу

8

4

4

8 Данлыклы шәхесләр

14

2

12

9 Мәдәни Казан

20

4

16

10 Хәзерге (бүгенге) Казан

20

4

16

11 Йомгаклау дәрес

2

2

  Барлыгы:

102

   

Тематик планның эчтәлеге

Тема

Эчтәлек

Үткәрү тәртибе

Кереш дәрес Балаларны яңа уку елы планы белән таныштыру.

Инструктаж үткәрү (техник куркы-нычсызлык)Әңгәмә, видеофильм күрсәтүБу минем КазанымКазан – Татарстанның башкаласы.

Татарстан республикасының символлары.

Казанны Рәсәйдә һәм чит илләрдә дә беләләр.

Казанның башка шәһәрләрдән аермалы яклары.

Яңа сүзләр белән танышу: история – тарих, столица – башкала, наследие – мирас, ЮНЕСКОВидеофильм күрсәтү, әңгәмә, диалог, сүзлек эшеБөек Болгар заманында Казан шәһәреКазан калкулыкта урнашкан ныгытма шәһәр.

Болгарлар нинди максат белән шәһәрне төзегәннәр.

Казан – сүзенең мәгънәсе.

Казан – һөнәрчеләр шәһәре.

Идел буена урнашкан шәһәрләр белән танышу.

Тарихи шәхесләр белән танышу.

Казан серләре җирдә сакланган.

Безнең шәһәребезнең гербында Зилант-аҗдаһа сурәте ни өчен ясалган?

ТР музеена сәяхәт.

Яңа сүзләр белән танышу: летопись – елъязма; котёл – казан; минарет, башня – манара; приказ – боерык; дракон, змея – аҗдаһа; гонец – атчабар; предание, легенда – риваятьЭкскурсия, әңгәмә, күрсәтү, лекция,

укучыларның индивидуаль чыгышлары, сүзлек эшеАлтын Урда чорында Казан шәһәреКазан – сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр шәһәре.

Атаклы рус елъязмачыларына да таныш безнең Казаныбыз.

Казаныбыз үсә.

Яңа сүзләр белән танышу: монголлар, наместник, посад – бистәӘңгәмә, лекция, диалог, рәсемнәр, сүзлек эшеКазан ханлыгыТарихи шәһәсләр белән танышу: Кол Шәриф, Сөембикә, Сафа Гәрәй, Үтәмеш хан, Ядегәр, Явыз Иван.

Казан осталарының эшләре белән танышу: күн эшләмәләре, зәркән эшләмәләре, балчыктан ясалган әйберләр.

Казан Бүреге белән танышу.

Сөембикә манарасының серләре.

Казан Кремленә сәяхәт.

Яңа сүзләр белән танышу: венец – таҗ, плетень – читән, копия – күчермә, трофейЛекция, сәяхәт, әңгәмә,

укучыларның индивидуаль чыгышлары, рәсемнәр,

сүзлек эшеКазан – Рәсәй шәһәреБолак буенча сәяхәт.

Иске татар бистәсе, Дәрвишләр бистәсе белән танышу.

Пётр I нең Казанга килүе.

Яңа сүзләр белән танышу: Кремль, адмирал, адмиралтейство, собор, слобода – бистәСәяхәт, әңгәмә, диалог, сүзлек эшеТатар халкының гореф-гадәтләре, милли бәйрәм-нәре,милли ризыклары, өс киемнәре белән танышуМилли өс-баш һәм аяк киемнәре белән танышу: түбәтәй, калфак, бүрек, читек, камзул, яулык, күлмәк, кәләпүш һ.б.

Бәйрәмнәр белән танышу: Сабантуй, Каз өмәсе, Нәүрүз, Нардуган.

Милли ризыклар белән танышу: кош теле, гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак, вак бәлеш, кыстыбыйУкучыларның иҗади эшләре: презентацияләр, чыгышлар, чигешләрДанлыклы шәхесләрАтаклы шәхесләр белән танышу: М.Җәлил, Г.Тукай, С.Сәйдәшев, Ф.Ша-ляпин, А.Алиш, Ш.Галеев, Р.Миңнуллин, Б.Урманче, И.Шишкин, М.Горький, Л.Толстой һ. б.Музейларга, күргәз-мәләргә экскурсия, укучыларның иҗади эшләре, рус һәм татар язучыларының әсәрләрен сәхнәләштерү, сәнгатьле уку күнекмәсен үстерүМәдәни КазанШәһәребездәге театр биналары белән танышу. Театрларга йөрү: М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Г. Камал исемендәге татар драма театры, курчак театры, яшь тамашачылар театры.

Танылган режиссёрлар, драматурглар һәм актёрлар белән танышуӘңгәмә, театрларга йөрү, спектакльләрдән соң укучылар белән фи-кер алышуХәзерге (бүгенге) КазанКазанның яңа районнары, яңа төзелеш объектлары.

Казан метросы – яңа төр җир асты транспорты.

Казан – 2013нче елда Универсиада шәһәре.

Безнең Авиатөзелеш районына 15 елКАПО музеена бару,

метрога экскурсияЙомгаклау дәресЧакырылган ата-аналар белән киңәшмәӘңгәмә, хисап, презентация.