Очрашу урыны ‒ Казан…

№37

(VIII сыйныфның рус төркемендә «Тамчы-шоу» интеллектуаль уен-дәресе)

Илзидә ГЕРАСИМОВА,

Әгерҗедәге Т.Гыйззәт исемендәге 3 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

укучыларның «Татарстан», «Казан» темалары буенча белемнәрен ныгыту;

балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен һәм иҗади активлыгын үстерү, күзаллауларын киңәйтү, белемгә омтылыш тудыру.

Җиһазлау: компьютер, проектор.

Материал: дәреслек (Ф.С.Фәизова, В.А.Яковлева. «Татарча да яхшы бел»).

Дәрес барышы

Укытучы. Укучылар, бүген без әдәби-интеллектуаль уен үткәрәбез. Сез, 2 командага бүленеп, бишәр кеше катнашасыз. Уенның җиңүчесе дәресләрдә актив катнашкан, дәреслек материалын игътибар белән укыган, татар сүзләрен өйрәнгән команда булачак.

I тур

Беренче турның биремнәре:

1) командалар бер-берсен татарча сәламлиләр;

2) командага исем, девиз, капитан сайлыйлар.

Укытучы. Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез.

Танышу

1 нче команда

Безнең команданың исеме «Шәкертләр»

‒ Безнең девиз: «Күп укыган күп белер»

2 нче команда

Безнең команданың исеме «Без»

‒ Безнең девиз: «Без булдырабыз!»

II тур

1. Казандагы опера һәм балет театры кем исемен йөртә? (Муса Җәлил.)

2. Мөселманнарның изге китабы. (Коръән.)

3. Татарстанның гербында нәрсә сурәтләнгән? (Канатлы ак барс.)

4. Татар халкының җәй көне була торган милли бәйрәме. (Сабантуй.)

5. Моабит төрмәсендә җәзалап үтерелгән герой- шагыйрь. (М.Җәлил.)

6. Казандагы җәяүлеләр урамының борынгы исеме. (Зур Проломный.)

7. Казан Кремеленең сәгатьле манарасы. (Спас манарасы.)

8. Бөтен дөньяга танылган йөк машиналары чыгара торган завод. (Камаз.)

9. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел.)

10. Республикабызның төп табигый байлыгы. (Нефть.)

11. Казан хоккей командасының исеме. (Ак барс.)

12. Татар егетенең милли баш киеме. (Түбәтәй.)

13. Алабугагада яшәгән танылган рәссам. (Шишкин.)

III тур

Архитектура истәлекләрен билгеләгез.

1) Сөембикә манарасы

2) Кремль

3) Г.Камал театры

4) Спас манарасы

5) Кол Шәриф мәчете

6) М.Җәлил һәйкәле

7) Благовещение соборы

IV тур

Елга исемнәрен язу.

(Командалар уйлаганда, музыкаль тәнәфес: 1 нче команда җанатарлары «Туган як» җырын ике телдә башкара.)

1) я ө з (Зөя)

2) у з с н к а а (Казансу)

3) е й ы г д а л (Агыйдел)

4) л у ч м а н (Чулман)

5) ә м и ш (Мишә)

V тур

Капитаннар бәйгесе (блиц-опрос)

1 нче команда капитаны

1)                Татарстан байрагы өч төстә. (Әйе.)

2)                Әлмәт нефтьчеләр шәһәре. (Әйе.)

3)                Муса Җәлил шагыйрь. (Әйе.)

4)                3әңгәр күл кышкы салкында да суы катмый торган күл. (Әйе.)

5)                Сөембикә манарасы 7 катлы. (Әйе.)

6)                Габдулла Тукай шагыйрь. (Әйе.)

7)                Рөстәм Минниханов Татарстанның беренче президенты. (Юк.)

8)                Галиәсгар Камал танылган драматург. (Әйе.)

9)                Түбәтәй татар егетләренең баш киеме. (Әйе.)

10)            Казанда метро юк. (Юк.)

2 нче команда капитаны

1)                Татарстан республикасында су буйлап сәяхәт итеп булмый. (Юк.)

2)                Сөембикә манарасына сәгать куелган. (Юк.)

3)                Екатерина икенче арбасы Свердлов урамында. (Юк.)

4)                Бауман урамы элек Зур Проломный дип аталган. (Әйе.)

5)                Бауман урамында аквапарк урнашкан. (Юк.)

6)                Түбән Кама химиклар шәһәре. (Әйе.)

7)                Г.Тукай драматург. (Юк.)

8)                Казан Татарстанның башкаласы. (Әйе.)

9)                Сөембикә манарасы Кремль территориясендә урнашкан. (Әйе.)

10)            Бауман урамы җәяүлеләр урамы. (Әйе.)

Финал

Ике командага да бер үк сүзтезмә бирелә, һәм алар бер минут эчендә мөмкин кадәр күбрәк сүзләр төзергә тиеш була.

Татарстан Республикасы

(Музыкаль тәнәфес: 2 нче кманданың җанатарлары шигырь сөйли.)

Командалар төзегән сүзләрне тыңлау.

Жюрига сүз бирү, нәтиҗә ясау.

Материал (rtf).