Нәниләрнең шатлык чыганагы

 

      Миләүшә МОРАТОВА,

    Актаныштагы

    Балалар иҗат үзәге                                                                                

    педагогы

 

Балалар иҗат үзәгендә балаларның шәхси үзенчәлекләрен үстерүгә булышлык итүче төрле юнәлештәге эшләр алып барыла. Шуларның иң әһәмиятле саналганнары арасыннан хореографияне күрсәтер идем.. Нәкь хореография баланың физик һәм рухи яктан үсешенә, шәхес буларак формалашуына тәэсир итә, зур мөмкинлекләр бирә.  Музыкаль-ритмик һәм бию хәрәкәтләре баланың эмоциональ халәтен генә  формалаштырып калмый, аның координациясенә, ишетү һәм күрү хәтеренә, артистизмына, музыканы танып белүенә, үз-үзен тотышына  да йогынты ясый. Бию хәрәкәтләре  сыгылмалылыкны яхшырта, сәламәтлекне ныгыта. Музыка аша иҗади хыялларга, сәнгати зәвыкка, кешеләргә, тормышка мәхәббәт тәрбияләнә, нәниләрнең эчке рухи дөньясы формалаша.

Мин җитәкләгән бию коллективының үз традицияләре бар. Һәр ел ахырында без ел буе биегән биюләребез белән ата-аналар каршында отчет концерты куябыз. Район күләмендә үткәрелгән фестивальләрдә  катнашабыз. Оешмабызда үткәрелгән бер генә чара да бию коллективы катнашыннан башка узмый.

Кече яшьтәге балаларга хореография дәресләренең төп максаты булып музыка һәм ритмик хәрәкәтләр аша балаларны төрле яклап үстерү, иҗади сәләтләрен булдыру, әхлак, эстетик һәм физик тәрбия бирү  тора.
Болар барысы да бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә, шәхес тәрбияләүдә бербөтенне тәшкил итә.

Хореография дәресләрендә мин педагог буларак, үз алдыма түбәндәге бурычларны куям: мускулларны, җитезлекне, көчлелекне үстерү, чыдамлылык тәрбияләү; буй, терәк-хәрәкәт аппаратын үстерүгә булышлык итү; балаларның сәламәтлеген кайгырту;  музыканы ишетү, аның эчтәлегенә төшендерү; музыкаль хәтер, ритм хисе булдыру, темпка иярү; сәнгатькә кызыксыну үстерү; дөрес сын, йөреш, хәрәкәтләр җиңеллеге, пластика, сәнгатьлелек күнемәләре формалаштыру. Бу бурычларның һәрберсе, минемчә, баланың  фикерләү үсешенә, тәртибенә, тырышлыгына, пөхтәлеккә,  үз-үзенә ышаныч булдыруына юнәлтелгән.

Бию һәм хореография – ул үзеңә, бер-береңә таләпчәнлек сорый торган,  кешелеклелек, принципиальлек һәм тагын бик күп кыймәтләрне берләштергән коллектив сәнгать. Бала бию аша үз эмоцияләрен чагылдыра, ышанычын арттыра, яшьтәшләре белән иркен аралаша ала. Биегән баланың иммунитеты яхшырак була. Ул авыруларга, төрле инфекцияләргә сирәгрәк бирешә, физик һәм акыл эшчәнлеге дә югарырак була. Даими хореография белән шөгыльләнүче бала оешкан,  гүзәллекне, матурлыкны  күрә белә. Чөнки бию – ул искиткеч бер дөнья, эчке һәм тышкы дөньяларны, рухи һәм физик халәтне берләштерүче күренеш.

Тәрбияләнүчеләремә мин әзер хореографик хәрәкәтләр генә тәкьдим итеп калмыйм, аерым музыкага үзләренә дә төрле хәрәкәтләр уйлап табарга, иптәшләренә башкарып күрсәтергә, аларны да үз артыннан ияртергә дигән биремнәр кушам. Мондый күнегүләр балада иҗади фикерләү,  фантазия, интеллектуаль үсеш булдыра. Әти-әниләргә дә бу алым бик ошый, чөнки балалар яңа идеяләргә омтыла, өйдә дә матур хәрәкәтләр эзли, зурлар белән бүлешә. Укытучы, иптәшләре артыннан хәрәкәтләр кабатлап, музыка тыңларга өйрәнә, хәтерен күнектерә һәм, иң мөһиме, бию аша үзендә әхлак сыйфатлары булдыра. Ә бу яхшыны начардан аерырга өйрәнү, үз фикерен әйтә, нәтиҗәләр ясый ала белү дигән сүз. Балалар теләп бииләр. Түгәрәккә күңел ачарга гына килгән бала билгеле бер шартлар белән очраша: киемдә һәм үз-үзеңне тотуда тәртип, җитәкчене игътибар белән тыңлау, итагатьле аралашу. Җитәкче әкренләп биюнең сәнгать икәнен, бию башкаруга зур тырышлык, оешканлык кирәклеген төшендерә. Музыка, костюмнар, тигез хәрәкәтләр аша аның шатлык чыганагы булуына ирешә.

Димәк, баланың эчке дөньясын баетам дисәң дә, киләчәккә конкурентлыкка сәләтле,  тырыш, тәртипле, булдыклы шәхес тәрбиялим, дисәң дә, бу дәресләрне, һичшиксез, балалар белән кече яшьтән үк  тормышка ашыру зарур.