Яктырак ян – башкаларны да яктырт!

Раилә ГАЗЫЙМОВА,

Балтачтагы

2 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

(Зурлар төркеме балалары һәм әти-әниләр катнашында

балаларны юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтү буенча

уздырылган күңел ачу чарасының  план-конспекты)

 

 

Максат. Киң  җәмәгатьчелекне  балалар белән очрый торган юл-транспорт һәлакәте проблемасына тарту. Тәүлекнең караңгы вакытларында, балаларның юлларда үз-үзләрен куркынычсыз тотарга өйрәтүне кайгырту  максатыннан яктылыкны кире кайтаручы элементларны куллануга әһәмиятне арттыру.

Бурычлар.

Белем бирү бурычы. Иминлекне тәэмин итүдә “Яктылыкны кире кайтаручы” элементнын “Фликер”ның ролен, әһәмиятен аңлату.

Үстерү бурычы. Яктылык кайтаргыч элементларны йөртү, куллану күңекмәләрен үстерү.

Тәрбия бурычы. Балаларда тәүлекнең караңгы вакытында юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту күңекмәләре тәрбияләү.

Методлар алымнар һәм чаралар. Презентация куллану, үстерелешле әңгәмә, сораулар,  шигырьләр сөйләү, сюрприз момент.
Җиһазлар һәм материаллар: проектор, экран, слайдлар, яктылык кайтаргыч смайликлар, фонарь, белешмәлек-китапчыклар.

Сүзлек өсендә эш. Фликер, яктылыкны кире кайтаручы элемент.

Алдан үткәрелгән эш. Презентация ясау, әңгәмә уздыру, күзәтүләр, яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланып, өс-киемнәре әзерләү, белешмәлек-китапчыклар әзерләү, шигырьләр өйрәнү.

Очрашуның барышы.

Тәрбияче. Хәерле кич, балалар, килгән кунаклар. Без бүген сезнең белән яктылыкны кире кайтаручы элементлар – фликерлар турында сөйләшергә җыйналдык. Очрашуны шундый сораудан башлыйсым килә: нәрсә соң ул – фликерлар, ягъни яктылыкны кире кайтаручы элементлар? (Тамашачылар җавабы.)

Сезнең җаваплардан мин бик канәгатъ. Рәхмәт.

Әйе, табигатьтә көзнең җайлап кышка таба авыша баруы –  ул юлларда иң зур куркынычны тудыра торган чор, көннәр кыскара, төннәр озыная.  Тиздән  кыш та үз хакимлегенә күчәр. Балаларга  мәктәп, балалар бакчаларына караңгыда килергә, караңгыда кайтырга туры килә. Урам тулы транспорт хәрәкәте. Балалар, гомумән җәяүлеләр,  урамда хәвеф-хәтәрсез йөрсен өчен,  ул күренеп торырга тиеш.  Шунлыктан һәр әти-әни үзенең баласының тормыш иминлеге турында өстәмә кайгыртырга бурычлы. Балаларның өс киемнәрендә, сумка, зонтик, аксессуарларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар – фликерлар булу  баланың юлларда

куркынычсызлыгын тәэмин итүдә мөһим  роль  уйный. Шундый ук элементларны чана, коляскага да кую мөһим. Бу бигрәк тә балалар, җәяүлеләр күп йөри торган урыннарга – мәктәп, балалар бакчасы яннарындагы хәрәкәттә аеруча әһәмият бирүне, сак булуны сорый.  Кичке якта җәяүлеләр юлыннан чыгучыларны күреп бетерүе бик авыр. Урамда багана утлары даими янмау, күпчелек җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч элементлар булмау,  юеш асфальт яктылыкны йотуы сәбәпле, хәлне тагын да кискенәйтә. Шуңа күрә бүгенге очрашу, сөйләшү барыбыз өчен дә файдалы булсын иде.

Сюр.момент. (Йөгереп, шатланып,  залга Белмәмеш керә.) Исәнмесез, хәерле кичләр, балалар һәм әти-әниләр! Сумкасындагы фликерларны  бушата-бушата. Менә миңа әти нинди матур уенчыклар алып бирде. (Күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар, бу уенчыклармы соң ? Нәрсәләр соң бу?

Балалар. Фликерлар.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, бу – фликерлар. Тагын аларны яктылык  кайтаргыч элементлар дип атыйлар. Ишеттеңме, Белмәмеш.

Тәрбияче. Балалар, Белмәмешкә аңлатып китик әле, нигә кирәк соң алар? (Балалар җавабы.)

Тәрбияче. Болар – уенчык түгел, болар – балаларның тормыш иминлеген саклап калуда  булышучы элементлар. Һәр җәяүледә, бигрәк тә балаларда,  әлеге элемент – фликер булырга тиеш. Белмәмеш,  әйдә, син безнең белән кал, без бүген нәкъ шушы яктылык кайтаргыч элементлар турында сөйләшергә җыйналдык. Очрашу синең өчен дә бик кызыклы һәм файдалы булыр дип уйлыйм.

Белмәмеш. Бик теләп, хәзер фликерларны  дөрес әйттемме? Сумкама тутырып куйыйм.

Презентация. (Төрле төр яктылык кайтаргыч элементлар – фликерлар белән балаларны таныштыру.)

Тәрбияче. Белмәмеш, син рөхсәт итсәң, без балалар белән синең киемнәреңә   яктылык кайтаргыч  элементлар беркетик.

  • Алдан килүче машиналар безнең Белмәмешне күрсен өчен, бер фликерны киемнең кайсы җиренә беркетәбез? (Алгы ягына беркетәбез.)
  • Арттан килүче машиналар безнең  Белмәмешне күрсен өчен, икенче фликерны киемнең кайсы җиренә беркетәбез? (Арткы ягына беркетәбез.)
  • Тагын кайда беркетәбез? (Шулай ук уң һәм сул беләгенә беркетәбез.)

Тәрбияче.  Балалар, Белмәмеш  хәзер караңгыда урамда курыкмый йөри аламы? Белмәмешне караңгыда шоферлар күрәме? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле. (Ут сүндерелә, караңгыда фонарь яктыртып карыйлар.) Балалар, күрдек, нинди нәтиҗә ясыйбыз.

Тәрбияче. Әйе, Белмәмешне караңгыда шоферлар күрә.

Белмәмеш. Ярар, миңа китәргә вакыт. Күп файдалы мәгълүмат белдем. Рәхмәт, исән булыгыз, юлларда барыбыз да исән-имин йөрик. (Чыгып китә.)

Тәрбияче. Балалар әти-әниләр белән берлектә, яктылык  кайтаргыч  элементлар турында бик матур шигырьләр өйрәнделәр, кайбер шигырьләрне әти-әниләр үзләре  иҗат иттеләр. Хәзер сүзне аларга бирик.

Ты, шофер, не торопись,

Видишь знак, остановись!

Прежде чем продолжить путь,

Про пешехода не забудь.

 

У меня есть светлячок,

Маленький мой мосячок,

Все машины видят,

Значит не обидят.

 

Шили мы одежду с мамой,

Под названьем «Светлячок».

В темноте, чтоб было видно,

Что шагают малыши.

 

Знает каждый пешеход,

И водитель знает.

Что волшебная полоска

Часто жизнь спасает.

 

Минем курткам бизәлгән

Ут кайтаргычлар белән.

Саклыйлар алар мине

Кичке караңгы төнне.

Тәрбияче. Хөрмәтле әти-әниләр! Очрашудан файдаланып, сезгә мөрәҗәгать итәбез. Бүгенге көндә балалар өс-киеме җитештерүчеләрнең күбесе киемнәрнең матурлыгы, җылылыгы, уңайлыгы турында гына уйлап калмый, нәни җәяүленең куркынычсызлыгы турында да кайгырта. Бу очракта алар төрле яктылык кайтаргыч элементлар кулланалар. Балаларга өс-киеме сайлаганда, нәкъ менә шундый модельләргә өстенлек бирергә кирәк. Махсус киемнәр булмаган очракта махсус булдырылган фликерлардан яки яктылыкны кире  кайтаручы тукымадан үзегез төрле формада элементлар булдырып файдалана аласыз. Сезнең игътибарга, хөрмәтле тамашачылар, зурлар төркем әти-әниләре көче, иҗаты белән  яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланып булдырылган балалар өс-киемнәре тәкъдим итәбез. Киемнәр елның төрле фасылына исәпләнгән. Хозурланып карагыз!

Мода күрсәтү. (Балалар яктылыкны кире кайтаручы элементлар кулланып әзерләнгән өс-киемнәрен тәкъдим итәләр.)

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар һәм күргәзмәне оештыруда көч керткән әти-әниләр.

Тәрбияче. Сүзне кабат балаларга бирик, рәхим итеп үзегезнең шигырьләрне сөйләүне дәвам итегез.

Әни сары көчек алды,

Уч төбенә сыярлык.

Әти шуны курткама

Тагып куйды куанып.

Бөтен балаларда да

Булса икән бу көчек!

Караңгыда шоферларга

Ярдәм итә бит ничек.

 

Курткага йолдыз ябышкан,

Саклый ул безне кичен.

Караңгы да машиналар

Безне күрсеннәр өчен.

 

Әти йөри машинада,

Куркыныч,  ди юлларда!

Ут кайтаргыч тагып йөр,

Машинадан күрсеннәр!

Тәрбияче.  Рәхмәт, балалар һәм хөрмәтле әти-әниләр. Бик матур һәм файдалы шигырьләр  иҗат иткәнсез һәм өйрәнгәнсез.

Тәрбияче. Бүгенге чарага без әти-әниләргә дә өй эше биргән идек. Алар бүген безгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар – фликерларны пропагандалау буенча матур, канатлы сүзләр язып килергә тиешләр иде. Әйдәгез, аларны тыңлыйк. (Әти-әниләр чыгышы.)

– Юллардагы ялтыравык – ул безнең куркынычсызлык!

– «Фликер – безнең дус!»

– Фликеры детям купите, родители,

–  Пусть на дороге их видят водители!

– Фликер – гомерне саклар!

– Яктырак ян, җемелдә – күрен син һәркемгә дә !

  • Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыр – фликерларны куллан!

– Фликер – җәяүленең ышанычлы сакчысы!

Тәрбияче. Хөрмәтле  әти-әниләр! Кадерле балалар. Безнең бүгенге очрашу ахырына якынлаша. Аны әзерләүдә ярдәм иткән, катнашкан әти-әниләргә кабаттан рәхмәтебезне җиткерәбез. Балалар, без сезнең белән юлларда безнең тормыш иминлегебезне кайгыртып торучы яктылыкны кире кайтаручы элементлар турында күп нәрсә белдек.

Очрашуны тәмамлап сезгә “Яктылык кайтаручы элементлар – җәяүленең якты дусты” дип исемләнгән буклет китапчыклар буләк итәсе килә.

Хөрмәтле әти-әниләр! Сезгә кабаттан мөрәҗәгать итәбез, бүгенге  безнең сөйләшү эчтәлекле шигырь юлларында һәм дә балаларның матур костюмнарында гына чагылыш табып калмасын.

Көндәлек тормышта да һәр бала  яктылык  кайтаргыч элементлар – фликерлар белән тәэмин  ителгән булсын, дигән теләктә сезнең белән саубуллашабыз.