Туган илнең гражданины һәм патриоты булу
(Класстан тыш чара)
Гүзәлия СИРАҖЕТДИНОВА,
Нурлат районы
Чулпан урта мәктәбенең
биология укытучысы
Максат: Туган илнең патриоты һәм гражданины булуның асылын аңлау.
Бурыч:
- Туган илнең патриоты һәм гражданины булу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлату.
2. Туган илне ярату хисләре тәрбияләү.
3. Туган илне сакларга кирәклеген аңлату.
4. Туган илнең гражданины булуың белән горурлана белергә өйрәтү.
5. Патриотик хисләр тәрбияләү.
Җиһазлау:
– Салмак көй – татар халык көе.
- Интерактив такта.
- Юл макеты.
- Россия, Татарстан символлары.
Чараның барышы
(Салмак кына көй уйный, интерактив тактада туган як табигате күренешләре күрсәтелә.)
1 нче укучы.
Шәйхи Маннур «Безнең ил»
Карталарда безнең илне
Буяганнар алсуга,
Чөнки кояш иртүк торып,
Алсу утлы шардай булып,
Иң башта бездә чыга.
2 нче укучы.
(Зәкия Туфайлова “ Туган ил”.)
Туган ил – алтын арышлар,
Туган ил ул – зифа камышлар,
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр.
Туган илдә – барыбыз бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,
Туган илнең кадерен бел генә.
Укытучы. Рәхмәт, укучылар.
Укытучы. Укучылар, нәрсә ул Туган ил? Сез аны ничек аңлыйсыз?
Укучылар җавабы. (Салмак кына көй уйный, интерактив тактада туган як табигате күренешләре күрсәтелә.)
Туган ил ул – туып үскән төбәк, ата-ана нигезе, әби-бабай мирасы, туган өйдә ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне саклау, барлау, киләчәк буыннарга тапшыру.
Туган ил ул – чишмә, болыннар, таулар, урманнар, елга, күлләр, шул байлыклардан кешеләрнең дөрес файдаланып яшәве, туган илне матур итеп тәрбияләве, ят күзләрдән саклавы.
Туган ил – бердәмлек, ныклык, халыклар дуслыгы, бер-береңә булган эчкерсез хисләр, кешеләрнең бер-берләренә ярдәмләшеп яшәве, хөрмәт итә белүе. Әхлакый хисләр генә кешене кеше итә, ә кешеләр – Туган илне бербөтен итеп тотучылар, аны төзүчеләр, саклаучылар һәм аның экономик, сәяси, мәдәни үсешен камилләштерүчеләр.
Укытучы. Укучылар, афәрин!
Хөрмәтле укучылар, без сезнең белән бүген “Мин – туган илемнең гражданины!” исемле ярыш-кичәгә җыелдык.Безнең кичә ике өлештән торыр. Беренче өлешендә без актив рәвештә эшчәнлек алып барырбыз. Икенче өлештә нәтиҗәләр чыгарырбыз. Моның өчен без ике командага бүленәбез, жюри составы белән танышабыз һәм ярышны башлап җибәрәбез.
Таныш булыгыз, жюрида безнең мондый состав (ярымтүгәрәк өстәл артына тезелешеп утыралар, үз образларын ачып бирә торган формада киенәләр):
- Россия вәкиле
- Татарстан Республикасы вәкиле
- Депутат
- Авыл кешесе
- Шәһәр кешесе
- Чит ил вәкиле
- Гражданин
- Патриот
- Әхлак патшасы
Укытучы. Укучылар, игътибар иткәнсездер жюри составына. Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен алар биредә, алар сезне ничек бәяләячәк аңлатыгыз әле.
Укучылар җавабы тыңлана.
Укытучы. Әйе, укучылар, сез бик дөрес әйтәсез. Кеше тормышында илләр язмышы, Туган ил, авыллар, шәһәрләр язмышы, халыкларның үз иленең әхлакый тәрбияле чын шәхесе, гражданины булуы, патриотик хисләр белән янып яшәве мөһим. Бу төшенчәләр бер-берләре белән бәйле, берсе дә аерым гына була алмый.
Россия вәкиле. Әйе, укучылар, мин сезне Россияне ни дәрәҗәдә белүегезне күзәтеп утырачакмын. Чыгышларыгызда Россия турында фикерләрегезне яктыртырга тырышыгыз. Россия ул – киң, чиксез гүзәл ил, аның халкы батыр, рухи көчле, белемле, аңлы!
Татарстан Республикасы вәкиле. Әйе, укучылар, мин сезнең Татарстан турындагы белемнәрегезне беләсем килә. Сез нинди мөнәсәбәттә икән үз республикагызга, сез аны беләсезме икән? Татарстан Республикасы – Россия үзәгендә урнашкан күпмилләтле бердәм ил. Аның гүзәллегенә күпләр соклана, күпләр үз бәхетләрен безнең республикада табалар: дус-тату яшиләр, эшлиләр һәм мәдәни, рухи яктан камилләшәләр.
Батырларны күрсәң гаҗәпләнмә, –
Батырлар күп татар илендә.
Татарстан – минем республикам –
Россиянең матур җирендә.
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан.
Депутат. Әйе, укучылар, мин сезнең җәмгыять тормышына әзерлек дәрәҗәгезне күзәтәчәкмен, сез шәхес булып үсеп киләсезме, әллә сез артта каласызмы, җәмгыять тормышы сезне кызыксындырамы, әллә сез тирә-юнегездә барган вакыйгаларга битарафмы, сез ничек итеп яшәешне яхшыртырга телисез – фикерләрегезне ишетәсем килә!
Дөнья матур, яшәү шундый рәхәт,
Ил-күгебез тыныч, тормыш мул.
Гел яхшылык теләп бер-беребезгә,
Чын күңелдән сузыйк әле кул.
Авыл кешесе. Мине, гадәттә, “деревня” диләр, ләкин, уйлап карагыз әле алсу таңнары, әтәч тавышлары, комбайнлы басулары, чайкалып торган икмәкле кырлары, җиләкле аланнары, гөмбәле урманнары белән авыл булмаса, сөтле, кайнар ипигә ягылган сөтөсте белән тәмле чәйләре булмаса, кичләрен көтү кайта, иртәләрен тагын китә торган сөтлебикәләре белән авыл булмаса күңелле булыр идеме? Гореф-гадәтләрен саклап яшәүче әбиле-бабайлы өйләре, чигүле пәрдәле, бизәкле тәрәзәләре белән, йолаларны үтәп яшәүче гаиләләр булмаса, авыл сукмакларыннан чишмәләргә төшеп көянтәләп суларга баручылар булмаса, тәбикмәкләр пешергәндә морҗалардан төтеннәр чыкмаса күңелле булыр идеме? Авылда эш тә эшлиләр, мал да карыйлар, бакчалар да үстерәләр, милли гореф-гадәтләрне дә саклап яшиләр. Авылда офыклар серле, таңнар матур. Кешеләре бердәм, бер–берләрен беләләр, ярдәмләшеп яшиләр. Минем сезнең ни дәрәҗәдә авылны яратуыгызны беләсем килә. Фикерләрегезне белдергәндә авылга бәйләп берәр фикер әйтерсезмикән – мин шуны күзәтәчәкмен, мин шуны көтәчәкмен!
Туган йортым тагын төшкә керде
Үзе якты, җылы, әниле…
Аерыласым килми шушы төштән –
Аңлыйсыздыр минем хәлемне.
Шәһәр кешесе: Мине гел ыспай, диләр, шәһәр кешесенең эше юк, матур итеп кенә киенеп кенә йөри, диләр. Эх, ялгышалар. Шәһәрдә эш гөрли, эшләмәсәң яшәп булмый. Шәһәрдә производстволар, заводлар, фабрикалар, предприятиеләр, оешмалар эшли – алар барысы да шәһәрнең системага салынган тормышын алып бара.
Бу тормышта барыбыз бертигез,
Җирдән килеп, җиргә китәбез.
Без – вакытлы кунак бу җиһанда,
Бары тик бер гомер итәбез.
Чит ил вәкиле:Эх, нинди матур ил ул Рәсәй, нинди матур ул Татарстан Республикасы! Мин сезнең илгә һәр ел саен турист булып киләм. Мин яши торган илдә җәй генә, ә сездә кыш та, яңгыр да, җылы көннәр дә, салкын көннәр дә бар. Сездә күңелле! Сездә бар да бар!
Гражданин: Мин үз хокуларымны һәм бурычларымны белеп яшәүче шәхес. Мин тырыш, мин әхлакый тәрбияле, мин укыдым, мин эшлим, мин һәрвакыт камилләшү юлында. Мин Туган илемне, халкымны яратам, аның тарихын, мәдәниятен өйрәнәм һәм ихтирам итәм! Миннән үрнәк алыгыз! Сез нинди микән, мин сезне күзәтәчәкмен.
Үткәннәргә борылып карамаска
Кушсалар да, мин һич килешмим.
Хиссез, хатирәсез, үткәнемә
Битарафлык белән мин нишлим?
Патриот: Мин кешеләр язмышына битараф кала алмыйм, мин һәрвакыт кешеләрне, Туган илемне уйлыйм, аларны ят күзләрдән саклыйм, ярдәм кирәк булса, ашыгам, ярдәм итәм, минем җаным шулай булганда гына тыныч.
Яши белеп яшик дөньяларда,
Яхшы эшләр кылып, игелек.
Җирдә яшәү бәхет икәнлеген
Истән чыгармыйк без иң элек.
Әхлак патшасы: Мин сезңнең бар яктан да тәрбияле булуыгызны телим, тәрбияле булсагыз, бар да яхшы булыр, яшәргә һәм кешеләрне аңларга җиңел булыр!
Табигатьне, җирне, кешеләрне
Рәнҗетмик без, матур яшәек.
Керсез күңел белән дөнья көтик,
Рәхмәт җирем, диеп дәшәек.
Яшәү көче алыйк Җир-Анадан,
Ә ул , мәгълүм, нинди кодрәтле.
Аны сөеп, яратып яшәсәк,
Булыр көннәребез бик рәтле.
Укытучы: Укучылар, ишеттегезме, аңладыгызмы? Менә ничек булырга кирәк икән сезгә.
Укытучы: Укучылар, хәзер командаларга бүленеп “Нинди көй икәнен бел” уенын уйнап алабыз.
Россия һәм Татарстан Республикасы гимннарының берничә нотасы уйнатыла. Укучылар гимннарны танып алалар һәм кайсы гимн кайсы илнеке икәнен әйтәләр һәм шуның нигезендә командаларга бүленәләр.
Укытучы: Дөрес, укучылар, сез, димәк нинди командаларга бүленәсез?
Укучылар җавабы:
1 команда – Россия командасы
2 команда – Татарстан Республикасы командасы
Укытучы: Кем кайсы командада булырга тели, шул командага керегез, ләкин тигез итеп бүленәсез.
Укытучы: Укучылар, сезгә бүгенге кичәдә үзегезнең команда турында сөйләргә кирәк, сез үз командагыз турында күпме беләсез, шулкадәр яхшы була.
Укытучы: Укучылар, бер ил икенче илдән нинди билгеләре белән аерыла?
Укучылар җавабы тыңлана.
Татарстан һәм Россиия Гимны башкарыла – һәр команда үз гимнын башкара.
Укытучы: Укучылар, нәрсә ул символ, ул нигә кирәк?
Укучылар җавабы тыңлана:
Символ – ул аеру билгесе. Символлар инде бик борынгы гасырларда барлыкка килгән: герб, флаг һәм гимн.
Өстәлдә төрле ил флаглары, герблары арасыннан Россия һәм Татартсан флагы белән гербын сайлап алалар.
Укытучы: Командалар, сезгә сүз бирелә, үз командагызның гербы турында сөйләгез. (талгын көй уйнала)
РК: Россия гербы турында сөйли:Россия Федерациясенең дәүләт гербында ике башлы алтын бөркет; бөркет башларында – Бөек Петрның тарихи 3 коронасы (баш өстендә – ике кечкенә, уртада зур үлчәмле), бөркетнең аягында – скипетр һәм держава, бөркетнең күкрәгендә –сөңге кадап еланны җәрәхәтләгән атка атланган кеше сурәтләнгән.Россия дөньяның ике өлешендә – Европада һәм Азиядә урнашкан. Шуңа күрә дә бөркет башлары төрле якка: берсе – Европага, икенчесе Азиягә карый. Тасмалар белән тоташтырылган таҗлар, каракош аякларындагы скипетр һәм держава көчле власть һәм дәүләтнең бердәмлеге турында сөйли.Бөркетнең күкрәгендә сурәтләнгән аждаһаны үтерүче җайдак халыкның туган җирне сакларга әзер булуын аңлата.
ТК:Татарстан гербы турында сөйли:
Казан гербы (слайд) 2005 елның 27 январендә Россия Дәүләт геральдика реестрына кертелде. Гербтагы канатлы елан – кара аҗдаһа көмеш җирлектә сурәтләнгән, яшел җиргә баскан, уксыман кызыл телле, кызыл канатлы, алтын аяклы, тырнаклы һәм күзле, алтын таҗлы.Җирбиредә – тормыш чыганагын; яшел төс – язгы яшеллекне, яңарышны; алтын–байлыкны; көмеш–затлылыкны, сафлыкны; кызыл батырлыкны;кара төс акылылыкны, зирәклекне, намуслылыкны аңлата.
Җыр тыңланыла: “Туган ягым гөлләр иле” С.Садыйкова, Г.Зәйнәшева.
Укытучы: командаларның флагы турында ниләр сөйләрсез?
РК:Россия флагы ничә төстә һәм алар нәрсәне аңлата? Өч төстәге Россия флагы 1693 елда Россиянең беренче императоры Бөек Петр тарафыннан кабул ителә. Флагның төсләре түбәндәгеләрне аңлата: ак – чисталык һәм тынычлыкка омтылыш; зәңгәр – ышаныч һәм даимилек; кызыл – кан, батырлык, Ватан өчен түгелгән көч билгесе. 1991 елның 21 августы – Россия флагы кабул ителгән көн.
ТК:Татарстан флагы ничә төстән тора һәм алар нәрсәне аңлата? Өч төстәге Татарстан флагы Татарстан Республикасының дәүләт символы булып тора, ул Татарстан Республикасы Югары Советы карары белән 1991 елның 29 ноябрендә расланган. Флагның төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел төс – яшел яз һәм яңару, ак төс – чисталык, кызыл төс – көч, энергия, тормыш билгесе.
3 укучы: сөйли:
Татарстан – минем республикам–
Россиянең матур җирендә.
Халкым аңа үзе исем кушкан
Бәхет теләп гомер-гомергә.
4 укучы сөйли:
Нинди матур саф һавалы
Нинди күркәм безнең ягыбыз
Кайда бар соң бездәгедәй язлар?
Гүзәл дә соң туган илебез.
Укытучы: Рәхмәт укучылар.
Укытучы: командалар, хәзер биремнәргә күчәбез.
Бирем 1. (Укучылар алдына өч якка тармакланып киткән юл макеты куела.)
Укучылар, карагыз әле нинди матур юллар ята сезнең алдыгызда, бу юлларның кайсыннан китәр идегез һәм ни өчен?:
1 юл – “бай буласың” дип язылган юл – чит илгә алып китә.
2 юл – карлы юл, яшел үләнле юл, чәчкәле юл, сары яфраклы юл – безнең ил юллары.
3 юл – “хыялларың чынга аша” дип язылган юл – чит илгә алып китә.
Укучылар, сез кайсы юлдан китәр идегез?
(укучылар җавабы тыңлана).
Җавап варинатлары:
Берничә укучы 1 нче юлны сайлый һәм бай буласы килү теләге белән чит илгә китәргә тели.
Берничә укучы хыялларын чынга ашыру өчен 3 нче юлны сайлый.
Берничә укучы 2 нче юлны сайлый һәм үз илендә генә бай булып, хялларын чынга ашырып була икәнлеген аңлата.
(Һәр сайланган юл буенча дискуссия уздырыла, һәр укучы үз фикерен белдерә, аңлата, нигезли).
Укытучы: укучылар, мин сезгә икенче бирем тәкъдим итәм.
Бирем 2. Тактада тарихи даталар чыга, сезгә аларны аңлатырга кирәк. һәм һәр датага символ уйлап табарга кирәк:
22 июнь 1941ел – (Бөек Ватан сугышы башлана)
9 май 1945 ел – (Бөек Ватан сугышы тәмалана)
4 ноябрь – (Халыклар бердәмлеге көне)
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
23 февраль – (Ватанны саклаучылар көне)йлар һәм тактага элеп куялар)
Укучылар командалар эчендә төркемнәргә бүленәләр һәм символларны плакатта ясыйлар, ясалып беткәч тактага элеп куялар. Командаларның эшләре чагыштырыла.
Укытучы:Укучылар, афәрин!
Укытучы: Укучылар, тагын бер биремне үтибез һәм фикерләүне дәвам итәбез.
Бирем 3.
“Гражданин булу” дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?
“Патриот булу” дигән сүзне ничек аңлыйсыз?
Сез үз илегезнең Гражданинымы? Сез патриотмы?
Командалар һәрберсе мисаллар белән сорауларга җавап бирәләр.
Дискуссия дәвам итә.
Укытучы: Укучылар, афәрин! Без барыбыз да – Россия гражданнары, ә бу безнең хокукларыбыз һәм бурычларыбыз бар дигән сүз.Хокуклар һәм бурычлар кайда күрсәтелгән?
Укучылар җавабы тыңлана: (Әйе, без илебезнең гражданнары). Илнең гражданы булуны туу турындагы таныклык, паспорт дәлилли. Россия гражданы, 14 яше тулу белән, аның гражданлыгын дәлилләүче мөһим документ – Россия Федерациясе гражданы паспортын ала.
Туган илнең чын гражданы өчен иң әһәмиятле сыйфатлар – ул гаделлек, намуслылык, хезмәт сөючәнлек, кыюлык, җаваплылык, туган иле белән горурлану, илне бай һәм көчле итү өчен тырышу, илнең законнарын үтәү һ.б.
Укытучы: Әйе, Конституция – илебезнең Төп Законы. Анда кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, дип әйтелә.Кешегә аның хокуклары дөньяга туганда ук бирелә. Бу хакта Кеше хокукларының гомуми декларациясе, дип аталган мөһим халыкара документта әйтелә.Әйе, һәрбер кешене үз илендә башка барлык кешеләр белән берләштерүче уртаклык бар. Һәр кеше, кайсы милләттән булуына, кайда тууына һәм яшәвенә, нинди һөнәр башкаруына карамастан, үз Ватанының гражданы. Гражданлык – кеше белән дәүләтнең үзара җаваплылыгы. Дәүләт үз кешесен яклый, ә ул, үз чиратында, үз Ватанын яклап, үзенә куелган бурычларны үти.
Укучы Роберт Миңнуллинның “Уятыйм әле җир шарын!” шигырен яттан сөйли.
В. Фаттахова башкарган “Туган як” җырын күмәк җырлау.
Укытучы. Күрәсезме, укучылар, алдагы шигырьдә, бу җырда күренүенчә, һәркемгә туган җире, туган ягы нинди якын, хәтта читттә яшәүчеләр дә, үз якларын сагынып яшиләр, сагынып кайталар.
Туган өен белмәгән,
Туган шәһәрен белерме?
Туган шәһәрен белмәгән
Туган илен белерме?
Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү, туган илнең чын гражданы булу, күңелдә патриотик хисләр белән янып яшәү шул максатка ирешү юлы булып тора. Туган ил – туган авылдан, андагы һәр сукмактан, андагы без үткән юлдан башлана. Үзенең Туган авылы, Туган ягы, Ватаны белән горурланмаган кеше юктыр ул дип уйлыйбыз.
Укытучы: укучылар, без сезнең белән тагын бер уен уйнап алабыз, фикерләрегезне тупларга әзер булыгыз.
Бирем 4.“Язылган һәм язылмаган законнар”.
Командалар әлеге темага кызыклы дәлилләр китерәләр.
Кешеләрдә булырга тиешле әхлакый сыйфатлар турында дискуссия коралар – бу язылмаган законнар икәнен ачыклыйлар.
Язылмаган законнар буенча укучыларның якынча җавабы (мисал):
Яхшылык эшләгәч – рәхмәт әйтү / әйтмәү.
Очрашканда – исәннәшү /исәннәшмәү.
Кешенең тыйнаклыгыннан файдаланып, аңа һәрвакыт үз мәнфәгатьләреңдә морәҗәгать итү, кешене ялкытып бетерү.
Үзеңнән көчсезрәк Кешегә түбәнсетеп карау, хөрмәт итмәү.
Укытучы:укучылар, афәрин!
Илдә төрле законнар бар:
Гаиләне саклаучылар.
Гаепсез эштән куылган
Кешене яклаучылар.
Тизлекне арттырган өчен
Штраф карый бер закон.
Берсе кире түләттерә
Ашасаң кеше хакын.
Бу законнарның барсына
Тик бер төп закон ия.
Президент та аны саклый,
Ул – …… (Конституция.)
Белгәнебезчә, законнарны депутатлар чыгара. Меңләгән законнар арасында үзенең роле һәм мәгънәсе буенча бәяләп бетереп булмый торганы бар. Ул – Конституция. Нәрсә соң ул Конституция? Конституция – илнең төп законы. Ул җәмгыять һәм дәүләтнең төзелешен, хакимият органнарын оештыру тәртибен һәм принципларын, сайлау системасын, гражданнарның төп хокукларын һәм бурычларын билгели. Башта аны махсус галимнәр – политологлар яза, аннан гражданнар аны укыйлар һәм газеталарда, телевидениедә фикер алышылар. Соңыннан Конституцяне кабул итәр өчен референдум була. Нәрсә соң ул – референдум? Референдум – ул халык фикере. Һәр гражданин махсус урынга барып әлеге Конституция белән ризамы, юкмы икәнен белдерә. Күпчелек Конституция белән килешүен раслый. Шулай итеп, 1993 елның 12 нче декабрендә гамәлдәге Конституция кабул ителә. Анда иң төп кагыйдәләр, кануннар язылган, башка барлык кануннар Конституциядә язылганнарына каршы килергә тиеш түгел.
Укучылар кайсыгыз белә: кешенең шәхесен раслый торган документ ничек атала? (паспорт, таныклык) Аннан нинди информация алып була? (ФИО, туган көн, прописка, гаилә хәле, гражданлык). Конституция – ул дәүләтнең паспорты.
Укытучы: Укучылар, афәрин! Законар темасына әйләнеп кайтып, фикерне дәвам итик әле. Законнар парламентта төзеләләр. Парламент – ул иң югары вәкаләтле закон чыгару органы. Безнең илдә парламент Федераль җыелыш дип йөртелә. Ул ике палатадан: Федерация Советы һәм Дәүләт Думасыннан тора. Законнар биредә төзеләләр. Аннары газеталарда басылып, алар белән халык таныша. Законнар шулай җентекләп тикшерелә, тавышка куелып кабул ителәләр. Һәм законнарны президентка юллыйлар. Кул куелгач, закон үз көченә керә.Ә кем төзи соң аларны? Кем тикшерә һәм бер тавышка куеп кабул итә? Аларны төзүчеләрне депутатлар дип йөртәләр. Алар илебез хакимиятенең вәкиллекле органнарына, закон чыгаручы органнарына сайланган гражданнар. 21 яше тулган иң белемле, иң акыллы, лаеклы, абруйлы кеше депутат була ала. Федерация Советына депутат итеп илнең республикаларыннн, край, өлкә, округларыннан вәкилләр сайлана. Федерация Советы законнарны хуплый, кире кага ала.Ә Дәүләт Думасына сәяси партияләрдән вәкилләр сайлана. Дәүләт Думасы законнарны кабул итә. Законнарны башкарма органнар тормышка ашыра.
Бирем 5. Эшлекле уен.
Укытучы: Укучылар, тиздән сез дә үсәрсез, югары уку йортларына укырсыз, бәлки үзегез дә халык ихтыяҗларын яклый торган депутатлар булырсыз. Әйдәгез әле, без дә депутатлар булып алыйк, нинди файдалы эшләр башкарыр идегез, сөйләгеә әле безгә.
Командалар чыгышы тыңлана:“Әгәр Дәүләт думасы депутаты мин булсам…”
Соңгы бирем 6:
Блиц–сорау:
1.Россиянең борынгы исеме? (Русь).
2.Татарстанның борынгы исеме (Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы).
3.Нәрсә ул ил гербы? (Герб сүзе немец теленнән “нәсел” дигәнне аңлата һәм илнең, шәһәрнең символы итеп билгеләнә).
4.Нәрсә ул гимн? (Гимн ул– тантаналы җыр яисә көй, ул аерым очракларда гына башкарыла: милли бәйрәмнәр, дәүләт флагын күтәрү, хәрби ритуаллар, тантаналы җыелышлар, спорт ярышлар. Теләсә кайсы илнең гимны башкарылганда халык басып тора, ир–атлар баш киемен сала).
5.Безнең дәүләтнең төп законы ничек атала? (Конституция).
6.Хәзерге Россиянең дәүләт башлыгы (Президент).
7.Россия Федерациясенең дәүләт башлыгы кем? (Владимир Владимирович Путин).
8.Татарстан Республикасының Президенты кем? (Рөстәм Нургалиевич Миннеханов).
9.Россиянең башкаласы (Мәскәү).
10.Татарстанның башкаласы (Казан).
11.Россия гимны авторын әйтегез (А. Александров муз., С. Михалков сүзләре)
- Татарстан гимны авторын әйтегез (Р. Яхин муз., Р. Байтимеров сүзләре).
13.Татарстанда яшәүче милләт (татар).
- Татарстандагы зур елгаларның берсе(Кама).
15.Нократ елгасының хәзерге исеме(Вятка ).
16.ТР ның дәүләт символы (флаг).
17.Дәүләтнең чикләрен күрсәтүче схема (карта).
18.Гербта сурәтләнгән рәсем(барс).
- Татарстандагы файдалы казылмаларның берсе(нефть).
- ТР ның башкаласы (Казан).
21.Көйгә салынган дәүләт символы(гимн).
Укытучы: Афәрин, укучылар!
Укучы:
“Татарстаным минем” Ренат Харис
Син безне тудырдың, үстердең,
Тик сиңа бурычлы мәңге без.
Юк бит ул тагын бер синдәй җир–
Язың – яз! Җәең – җәй! Көзең – көз!
Көч бирдең, дәрт бирдең, рух бирдең —
Улларың, кызларың — баһадир.
Сокланмый мөмкинме соң сиңа –
Суың – су! Күгең – күк!
Җирең – җир!
Яуларда, хезмәттә, сәнгатьтә
Исемең акладык, Татарстан.
Син безне күтәрдең – без сине –
Язың – яз! Җирең – җир! Даның – дан!
“Туган җирем – Татарстан” Гөлшат Зәйнәшева
Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан.
Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.
Биш диңгезгә карап елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.
Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда.
Укытучы: рәхмәт, укучылар!
Укытучы: укучылар, бүген без гомумиләштереп әйткәндә, Туган ил һәм аның кешеләре турында сөйләштек, фикерләштек, бәхәсләштек, җитди сорауларга үз фикеребезне, үз карашыбызны белдердек. Бүгенге кичәдә сөйләгәннәрдән чыгып сез нинди фикергә килдегез? Шул фикерләрне хәзер тезис формасында язарга кирәк.
Һәр команда үз тезисларын чыгара – плакатка фломастер белән язып куялар.
Якынча җаваплар:
- Туган илне ярату;
- Кешеләрне ярату, халыкларны, милләтләрне хөрмәт итү;
- Туган авылны ярату, саклау, кешеләрен хөрмәт итү;
- Туган ил символларын, аларның нәрсә аңлатуын белү;
- Туган идеңнең гражданы булу, күңелдә патриотик хисләр йөртү;
- Туган илнең тарихи даталарын белү, бу даталарның тарихын белү һәм хөрмәт итү;
- Конституция – илнең төп законы;
- Язылмаган законнарны белү кирәк;
- Әхлакый тәрбияле була белү;
- Законнарны белү, үтәү – бу башкаларга да зыян салмыйсың, үзең өчен дә файда гына!
- Эстетик, мәдәни тәрбияле булу мөһим.
- Туган ил турында шигырьләр, җырлар белү һәм аларны урынлы куллана белү;
- Үз илеңнең шәхесе булуың белән горурлану.
- Үз илеңнән ваз кичмәү.
- Тырышып уку.
- Гадел булу.
- Кешеләргә ярдәм итү.
- Кулыңнан килгән кадәр ярдәм итә белү.
- Үрнәк булу.
Укытучы: укучылар, хәзер сүзне жюрига бирәбез.
– Россия вәкиле – Россия дәүләте буенча белемнәр җитәрлек!
– Татарстан Республикасы вәкиле – Республикабыз буенча белемнәр җитәрлек!
– Депутат – сез тәкъдим иткән кызыклы, файдалы законнар турында уйларга кирәк булыр!
– Авыл кешесе – авылны яратсыз, гореф–гадәтләрне беләсез, димәк, авыл бетмәячәк!
– Шәһәр кешесе – шәһәр турында белемнәр яхшы!
– Чит ил вәкиле – туган илегезне яратсыз!
– Гражданин – туган илегезне яратсыз, үз хокукларыгызны һәм бурычларыгызны беләсез!
– Патриот – һәрберегезнең күңелендә патриотик хис яна!
– Әхлак патшасы – балалар, сез бик тәрбияле һәм булдыклы!
Укытучы: Укучылар, күрәсезме, сезне ничек бәяләделәр, әлеге бәяләмәләрне акларга кирәк. Без барыбыз бергә үз хокукларын якларга, бурычларны үтәргә сәләтле бердәм гражданлык җәмгыяте барлыкка китерәбез. Максатыбыз уртак: сәламәт, көчле, белемле булып үсү, ныклы гаилә кору, бер ил гражданнары булып дус яшәү! Син, мин, без, бөтен бер гаилә көчле булганда гына, Ватаныбыз куәтле булыр. Мин сезнең Туган илебезнең лаеклы гражданнары булуыгызга ышанам.
Укучылар, бер–берегез белән һәрвакыт дус яшәргә, туган илне, үз Ватаныбызны яратырга чакырабыз. Ватан бер генә, аны алыштырырлык бернәрсә юк! Шуның белән кичәбез тәмамлана, сез барыгыз да җиңүчеләр бүген! Моң агыла. Чара тәмам.
