“Һөнәрләрне өйрәнү аша балаларның сөйләм телен үстерү” темасына мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен проект эше

 

Алия САФИНА,

Сармандагы

4 нче “Сандугач”

балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Максат: төрле һөнәр ияләре хезмәтенә  кызыксыну формалаштыру. Аларның үзенчәлекләре турында  белемнәрне  баету, логик фикерләү  сәләтен үстерү.

Бурычлары:

  1. Төрле һөнәрләр; олылар башкарган хезмәт гамәлләре; эш өчен кирәкле материаллар һәм эш кораллары турында турында күзаллауларны киңәйтү
  2. Балаларда төрле һөнәрләргә карата кызыксыну уяту һәм ата-ана һөнәрләренә аерым игътибар бирү.
  3. Балаларның танып белү сәләтен үстерүгә, офыкларын киңәйтүгә, балаларның актив сүзлеген үстерүгә ярдәм итү. Төрле һөнәр ияләренә хөрмәт тәрбияләү.

Актуальлеге:  Мәктәпкәчә яшьтәге баланың шәхесен киң үстерү өчен, олылар дөньясы һәм тормышы белән танышу зур әһәмияткә ия. Баланың социаль дөньяга керүе аларга бу хакта беренчел күзаллауларны үзләштермичә мөмкин түгел, шул исәптән һөнәрләр белән танышу да.

Һәр кеше үз тормышында үзенә һәм кешеләргә файда китерә торган яраткан эшен табарга хыяллана. Хәзерге дөньяда һөнәрләр дөньясы бик катлаулы, гел үсештә һәм үзгәрә торган система алып барыла. Шуңа күрә баланы һөнәрләр белән таныштыру, теге яки бу һөнәр таләп итә торган шәхес, шулай ук  һөнәрнең  кирәкле сыйфатлары турында сөйләү дә бик мөһим.

Балаларның хезмәт һәм һөнәр дөньясы турында күзаллауларын формалаштыру – бүгенге дөньяда актуаль булган бик мөһим процесс. Һөнәрләр белән танышуны нәкъ менә гаиләдән башларга кирәк: әни һәм әти, әби-бабайлардан, балаларга якынрак булганнардан. Балага якын кешеләр һөнәре аша һөнәрләрне тирәнтен өйрәнү аларның кыйммәте, һәр хезмәтнең әһәмияте турындагы күзаллауларны үстерүгә ярдәм итә.

Проектта катнашучылар: Мәктәпкә төркем балалары, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр, бакча мөдире.

Проектның тибы: иҗади эзләнү проекты.

Проект төре: кыска вакытлы (сентябрь, октябрь) .

Проектны тормышка ашыру юллары:

I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.

II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына  һөнәрләргә карата мөнәсәбәтләрне яхшы якка үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.

III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.

Проектны башкару өчен кулланыла торган методик алымнар:

  • әңгәмә;
  • әдәби әсәрләр уку;
  • балаларның иҗади эшчәнлеге (әвәләү, рәсем ясау, кисеп ябыштыру, театр эшчәнлеге, бию, музыка, халык уенары һ.б.

Үткәрү урыны: балалар бакчасы.

Көтелгән нәтиҗәләр: Балалар төрле һөнәр ияләренең  эшләрне башкару өчен кирәкле предметларын  беләләр;

Төрле һөнәрләр, олылар башкарган эш,  эш өчен кирәкле материаллар турында  күзаллыйлар

Алган белемнәрен уен эшчәнлегендә мөстәкыйль рәвештә актив куллана беләләр.

Проект эшчәнлегенең перспектив тематик планы:

I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.

Эшчәнлек тәртибе Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге Әти-әниләрнең һәм балараның эшчәнлеге
1. Методик  материаллар туплау. Һөнәрләр турында мәгълүматлар җыю Һөнәрләр  белән таныштыру. Әдәби китаплар җыю.
2. “ Һөнәрләр турында нәрсә беләсен?” Ата-аналарга консультация. Ата-аналарга “Һөнәрләрне өйрәнү аша балаларның сөйләм телен үстерү” исемле проект турында белдерү бирү, проектның максатын һәм бурычларын аңлату. Һөнәрләр  турында мультфильмнар карау. “Һөнәрләр турында барсында беләсеңме?” дигән анкета үткәрү.
3. Тәрбиячеләргә консултация.

 

Һөнәрләр буенча рәсемнәр карау. “Минем  яраткан һөнәрем” темасына  рәсем ясау. Һөнәрләр турында әңгәмә үткәрү, әкиятләрен өйдә уку яки тыңлау.

 

II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына һөнәрләргә карата мөнәсәбәтләрне яхшы якка үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.

1. Газета чыгару: “Һөнәрләр” темасына Һөнәрләр турында рәсемнәр эзләп табу һәм аларны балалар белән карау. “Минем әти – әниемнең һөнәре” темасына рәсем ясау. Газета өчен материалалр җыю.
2. Һөнәрләр буенча сәяхәт. Балалар белән  төрле һөнәр ияләре кергән әкиятләрне сәхнәләштерү,, табышмаклар уйлап чыгару. Әкиятләр сөйләү, табышмаклар чишү, җырлар җырлау, уеннар уйнау. Һөнәрләр персонажларына киемнәр тегү һәм сәхнәләштерүгә сүзләрне кабатлау.
3. Әти-әниләр катнашында“  Һөнәрләр иленә сәяхәт” исемле  бәйгесе үткәрү. Әниләр бәйгесенә музыкаль күчтәнәч әзерләү. Бәйрәмнән соң әниләр белән төрле һөнәр ияләре  берлегендә бәйрәм фоторәсемнәрен ясау. Һөнәр ияләрен  презентацияләү, чәй эчү.
1. Һөнәрләр турында әкиятләр сөйләү. Әкият геройлары турында әңгәмә үткәрү, кыска шигыр өйрәнү. “Минем яраткан һөнәрем ” дигән темага рәсем ясау Рәсем күргәзмәсе оештыру.
5. “ Без бер гаилә булып яшибез” Мультфильмнар карау, дидактик уеннар уйнау. Һөнәрләр рәсемнәре буенча пазл җыю. Төрле һөнәр ияләрен ябыштырып бизәп алып килү
6. Иҗади эшләр. Балаларның иҗади фантазияләрен үстерү, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда  катнашу. Үстерелешле  һәм халык уеннарын уйнау, музыка тыңлау, биюләр өйрәнү. Һөнәр ияләреннән торган рәсемнәр  картотекасын әзерләү. Конкурсларда катнашуда  ярдәм тү.

 

 

III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.

1. Педагогик киңәшмәдә проектны презентацияләү Проект буена  эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау. “Һөнәрләрне өйрәнү аша балаларның сөйләм телен үстерү” проектын йомгаклау бәйрәме. Дипломнар тапшыру. Рәхмәт хатлары тапшыру.

 

Көтелгән нәтиҗәләр:

  1. Тәрбияләнүчеләрнең белемнәре баетылды;
  2. Һөнәр ияләренә карата уңай сыйфатлар формалаштырылды;
  3. Балаларның һәм ата-аналарның татар балалар әдәбиятына карата активлыгы, кызыксынуы артты;
  4. Балалар өлкәннәр белән бердәм эшчәнлектән шатлану һәм канәгатьләнү хисләрен тойдылар.

Йомгаклау.Үткәрелә торган эш нәтиҗәле, балаларны һөнәрләр белән таныштырып кына калмыйча,  китап белән аралашуга мотивацияне арттырырга, балаларны психик, әхлакый һәм эстетик яктан тәрбияләү өчен шартлар тудырырга, шулай ук ата-аналарның эшчәнлеген шул юнәлештә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре белән элемтәгә кертергә мөмкинлек бирә. Ата-аналар балалар бакчасында үткәрелә торган чараларда актив катнашалар, хезмәттәшлек итәргә әзерләр, татар әдәбияты ярдәмендә балаларны мәдәни тәрбияләү белән кызыксыналар.