Һөнәрләр бәйрәме

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен күңел ачу кичәсе)

Алинә ГАЛИМОВА, Нәргизә МИҢНЕМУЛЛИНА,

Биектаудагы  «Байгыш»  балалар бакчасы  тәрбиячеләре

Максат: балаларны татар халкының һөнәрчелек төрләре белән таныштыру һәм мәдәни мирасына кызыксыну уяту.

Җиһазлар: халык көнкүреше әйберләре – мич макеты, сандык, эскәмияләр, тукылган паласлар, чигүле сөлгеләр һәм чаршаулар, самавыр, агач кашыклар, төрле музыка кораллары, чуен, җеп эрли торган каба һәм орчык; «Һөнәрләр  аукционы» уены өчен пазл өлешләре куелган өстәл, ике командага пазлларны урнаштыру өчен өстәлләр.

Таратма әсбаплар: камзул, түбәтәй, алъяпкыч, калфак, читек сурәтләре, бизәү өчен киселгән милли бизәкләр, һәр кызга клей-карандаш; һәр малайга очлары бәйләнгән өч төсле тасма.

Алдан башкарылган эш: һөнәрчеләр, аларга кирәкле эш кораллары һәм осталар ясаган әйберләр сурәтләнгән иллюстрацияләр карау, татар халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу, милли киемнәрне бизәү өчен бизәкләр кисү.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше: «Һөнәрләр  аукционы» уены өчен пазллар, ике матур тартма әзерләү.

Бәйрәм барышы

(Зал татар өе сыман бизәлгән: идәндә тукылган паласлар ята. Тәрәзә янында милли татар чигеше  белән чигелгән эскәтер белән капланган өстәл. Ике якта тукылган паласлар җәелгән эскәмияләр тора. Стенада чиккән сөлгеләр, чигүле тастымаллар. Тыныч, моңлы музыка яңгырый. Балалар милли киемнәрдән  залга керә һәм эскәмияләргә утыралар. Аларны милли кием кигән алып баручылар каршы ала.)

1 нче алып баручы. Исәнмесез, кадерле кунаклар!

2 нче алып баручы.

Кадерле кунак сез безгә,

Ни хөрмәт итик сезгә?

Кичәбез күңелле үтсен,

«Һөнәрләр бәйрәме» мөбәрәк булсын!

1 нче алып баручы.

Рәхим итегез кичәгә,

Һөнәрләр күрсәтергә.

2 нче алып баручы. Сезне бүген төрле уеннар көтә.

1 нче алып баручы. Татар халкы һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге белән дан тоткан. Борынгы заманнарда тормыш өчен кирәкле әйберләрнең барысын да үз куллары белән ясаганнар. Һөнәрле  кешенең тамагы тук, өсте бөтен булган. Тикмәгә генә безнең халык: «Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс» димәгәндер. Ә сез яшь осталар, хезмәт турында татар халык мәкальләрен беләсезме? Мин  мәкальне әйтә  башлыйм, ә сез аны тәмамлагыз.

«Мәкальне әйтеп бетер» конкурсы

Тырышкан табар, … (ташка кадак кагар).

Эш беткәч, … (уйнарга ярый).

Калган эшкә … (кар ява).

Эше барның – … (ашы бар).

Хөрмәт сөйсәң – … (хезмәт сөй).

Тирләп эшләсәң – … (тәмләп ашарсың).

Егет кешегә … (җитмеш төрле һөнәрдә аз).

Һөнәрле үлмәс, … (һөнәрсез көн күрмәс).

Ашамый тамак туймый, … (эшләми ризык булмый).

2 нче алып баручы. Булдырдыгыз, балалар! Алтын куллы осталар һәрвакыт югары бәяләнгән. Татар халкының һөнәрчелеге белән кызыксынучылар хәзер дә күп. Һөнәрчелек дөньясына кечкенә генә экскурсия күпләр өчен кызыклы һәм файдалы булыр, дип өметләнәбез.

1 нче алып баручы. Ә сезнең нинди һөнәрләр белүегезне «Һөнәрләр аукционы» уены күрсәтер. Кызлар һәм малайлар командаларына бүленәбез. Өстәлдә һөнәрчеләр төшерелгән рәсемнәр һәм бу һөнәр ияләренә кирәкле эш кораллары яки материаллар сурәтләнгән рәсемнәр ята. Кызлар – үзләренә кирәкле эш коралларын һәм һөнәрчеләрнең рәсемнәрен, ә малайлар егет кешегә кирәкле эш коралларын һәм һөнәрчеләрнең рәсемнәрен сайлап ала. Пазлларны сайлау өчен чиратлап өстәл янына киләбез. (Чигүче киерге, тегүче энә, бәйләүче йомгак, җеп эрләүче – каба һәм орчык, челтәр бәйләүче – ыргак, тукучы – туку станогы, кәрзин үрүче талчыбык, чүлмәк ясаучы – чүлмәкче түгәрәге, балта остасы балта, сандык ясаучы – калай, тәрәзә йөзлеге ясаучы – уем ясый торган пычак, металлдан бизәнү әйберләре ясаучы – беләзек , алтын белән чигүче түбәтәй, күнгә мозаикасы ясаучы читек, итек басучы йон, сәйлән белән калфак чигүче сәйлән һ.б.) (Уен тәмамлангач, балалар, җөмлә төзеп, кемгә нәрсә кирәклеген әйтеп бирәләр.)

2 нче алып баручы. Игътибар! Мин монда ике матур тартма күрәм. Анда нәрсә барлыгын табышмак чишкәч белербез. Бер тычканда ике койрык (чабата) Чабатаны нәрсәдән үргәннәр, малайлар, беләсезме? Дөрес, юкә кайрысыннан. Кызганыч, хәзер юкә кайрысын табу авыр, ә сез тасмалардан үреп карагыз әле. ( Малайларның һәрберсенә очлары бәйләнгән төсле тасмалар бирелә. Алар тасмаларны үрергә тиеш.)

1 нче алып баручы. Биле бормалы, кырыйлары укалы. (Камзул.) Кызлар, кечкенә төркем балаларының татар бизәкләре белән бизәлгән татар киемнәре рәсемнәре юк икән. Ә сез аларга бизәлгән кием рәсемнәрен бүләк итәргә телисезме? Без сезнең белән бизәкләр кискән идек. Әйдәгез әле, шушы бизәкләрне өстәлдә булган татар киеме рәсемнәрен сайлап алып, милли татар бизәкләре белән бизик. Ә килеп чыккан рәсемнәрне кечкенә төркем балаларына бүләк итәрбез. Өстәлләрдә кием рәсемнәре бар һәм сез кискән бизәкләр. Киемнәрне сайлап, шуларга пөхтә итеп бизәкләрне ябыштырырсыз.

2 нче алып баручы. Балалар, эш беткәч, уйнарга ярый. Үзебез яраткан «Кәләпүшле» уенын уйныйк әле. Түгәрәккә басабыз һәм, сүзләр әйтеп, кәләпүшне бер-беребезгә бирәбез. Кәләпүш кемдә кала, шуңа җәза бирелә.

Балалар.

Киңәшем шул : сынатма

Бул син син уенда өлгер.

Башындагы кәләпүшне

Күршеңә биреп өлгер.

1 нче алып баручы. Әгәр халык үткәне белән элемтәне югалта икән, ул үз көчен югалта, киләчәген югалта. Без бу хакта һәрвакыт истә тотарга тиеш, чөнки әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, рухи һәм мәдәни кыйммәтләре, аларның бәйрәмнәре һәм уеннары, җырлары һәм биюләре, әкиятләре бездән ерагаймасын иде, балалар.

2 нче алып баручы. Хәзер бөтен җирдә яңа техника һәм яңа технологияләр кулланылса да, һөнәрчелек бетмәс, безнең күңелләрдә сакланыр дип уйлыйм. Сез бүген күп һөнәрләрне яңарттыгыз, үз кулларыгыз белән һөнәрчелек белән шөгыльләндегез. Кабатланмас матурлык тудырдыгыз. Үзегезнең тырыш, уңган, гыйлемле татар уллары һәм кызлары булуыгызны күрсәттегез.

1 нче алып баручы.

Һәр таң саен хәерле көн телим

Таңнар туган саен илемә.

Аяз күкләр телим бөркетләргә

Һәм иминлек телим җиремә.

2 нче алып баручы.

Илләребез имин булсын,

Матур булсын тормышлар.

Бу мирасны дәвам итәр

Иң уңганнар, тырышлар.