Һади Такташның «Мокамай» шигыре

(6 нчы сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Зилә ЗИННӘТОВА,

Казандагы 47 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

– танылган шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру. «Мокамай» шигырен анализлау;

– укучыларның тыңлап аңлау, логик фикерләү сәләтләрен, диалогик сөйләм, бүгенге көн күзлегеннән бәя бирү күнекмәләрен үстерү. Лирик геройны әсәрдән табу;

– Һ.Такташ шигъриятендәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү. Чын дуслыкның кадерле сыйфат икәненә төшендерү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

метапредмет: һәр кеше тормышында хатирәләр булуы, аларның яхшы яки начар булуының кешенең үзеннән күп торуы турында аңлау;

предмет: поэма турында теоретик төшенчә белән танышу, “Мокамай” поэмасын уку, аңлау;

шәхескә кагылышлы: чын дуслык кадере, ялгыш адым ясамаска кирәклек турында аңлау.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу, әсәргә анализ ясау, белем — күнекмәләрне ныгыту.

Метод, алымнар: әңгәмә, әсәргә анализ ясау, сәнгатьле сөйләм өстендә эш, сүзлек өстендә эш.

Материал: дәреслек (Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Гыйззәтуллина Э.Х. Татар әдәбияты 6 нчы сыйныф, 2 нче кисәк).

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран (такта), слайдлар:  Һ.Такташ портреты, Һ.Такташ китаплары

Дәрес барышы

  1. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
  2. Дәресне оештыру. Дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез! Кәефләрегез ничек? Барыбызга да хәерле көннәр, уңышлар теләп, дәресебезне башлыйк.

  1. Актуальләштерү.
  2. Һ.Такташның тормышы, балачагы турында алдагы дәрестә үткәннәрне искә төшерү.
  3. Өй эшен тикшерү: поэмадан өзекне сәнгатьле уку.
  4. Уку мәсьәләсен кую.

– Бүгенге дәреснең темасы – Һади Такташның «Мокамай» әсәре. Димәк, әлеге дәрестә «Мокамай» әсәрен укырга, аңларга тиешбез.

II. Уку мәсьәләсен  өлешләп  чишү

  1. Сүзлек белән эш.

– Сүзлектән чыгып, эчтәлек турында фикер йөртү – нәрсәләр аңларга була?

шаулау – шуметь (деревья)

ахры – наверное, по-видимому

усак – осина

имән – дуб

хыял – мечта

яфрак ярырлар – будут распускать листья

андый – такой, такие

андагыдай – как там

зурлар кебек – здесь: как взрослые

кыен (кыенлык) күрү – испытывать трудности, переносить невзгоды:

шаяру – шалость, озорство, шутка

кәсеп – здесь: привычка

һәлакәт – гибель, беда

бурчым (бурычым) – свой долг

кан – кровь

каен башларына үрмәләп – карабкаясь на берёзы

бергәләп – вместе

дөнья белән танышу – знакомство с миром

югарыга табан – наверх

менәлмәдең (менә алмадың) – не смог подняться

йолу (юкка чыгару) – уничтожить

үткәннәрем – моё прошлое

күләгә – тень, отражение

хаклы идең – имел право

чабаталар үрдек – плели лапти

булдыксызлык – неспособность, бездарность

адаштың – сбился с пути

  1. Мокамайның кем икәнлеген аңлату.

Укытучы. Мокамай – кушамат. Дөресе – Мөхәммәтҗан. Ул Сыркыды авылының Бәкер исемле иң ярлы бер кешенең баласы иде. Такташның балачак дусты. (Һ.Такташ искәрмәсе.)

  1. Әсәрнең язылу тарихы.

Укытучы. Һ.Такташ кечкенәдән шаян холыклы, җор сүзле булып үсә. Ул һәр вакыйгага үзенчә такмак-шигырь чыгара торган була. Аның балачак дусты Мокамай-Мөхәммәтҗан күкәй урлап тотылгач, кечкенә Һадиулла мондый җыр чыгара:

Дыр-дыр, дырабан,

Мокамай күкәй урлаган;

Әйшә тәтәй тоткан,

Каравылын кычкырткан!

Еллар уза, Һади Такташ зур шагыйрь була. Мокамай да Мөхәммәтҗан

булып үсеп җитә. Шулчак авылда берәүләрнең арба тәгәрмәче югала. Тәгәрмәчне Мокамайга сылтыйлар. Мөхәммәтҗанны каты кыйнап, караңгы базга ябып, ач тоталар. Мөхәммәтҗан бу кимсетүләргә, бу гарьлеккә түзә алмыйча, үз-үзенә кул сала.

Такташ бу фаҗигане бик авыр кичерә һәм “Мокамай” әсәрен  яза. Такташ бу әсәрен сәхнәдән укыганда халык үксеп елый, бәгырьләре өзгәләнүдән кешеләр: “Һади абый, тукта, җитте!” – дип ялвара торган булалар. (Һ.Такташ альбомы – 183 б.)

  1. “Мокамай” поэмасын аудиоязмада тыңлау. (Әзһәр Шакиров укый.)

Укытучы. Балалар, сез бу поэманы ничек аңладыгыз икән? Сорауларга җавап биреп карыйк әле.

– Сүз нәрсә турында бара? (Мокамай турында, Мокамай язмышы турында.)

– Мокамай язмышы турында гынамы? (Әсәр үзәгендә ике герой: Һ.Такташ һәм Мокамай тора.)

– Әсәр нинди жанрга карый? (Бу әсәр – поэма.)

  1. Теоретик төшенчәне укырга.

Поэма –сюжетлы , зур күләмле лиро-эпик әсәр. Поэма жанры вакыйгалар һәм хисләрнең шигъри хикәяләвенә нигезләнә; халык, ил тормышындагы күренекле хәлләрне тасвирлый.

– Ни өчен әлеге әсәрнең поэма булуын аңлатыгыз.

  1. Бөтен әсәр белән өлешләп танышып чыгу.

1) Әсәрнең кереш өлешен уку.

– Әсәр кем исеменнән сөйләнә? (Лирик герой – автор үзе.)

“Лирик герой” төшенчәсен аңлату.

Лирик герой – әсәрдә, шагыйрьнең хисләреннән тыш, күпчелек кешеләргә хас уй-кичерешләрне гәүдәләндерә торган образ.

– Поэма “Белмим…” дип башланып  китә. Лирик герой нәрсәне белми соң? Бу сорауга җавапны әсәр азагында табарбыз.

Без укыган бүлектә сүз нәрсә турында бара? (Шагыйрьнең туган ягы, табигате турында.)

– Автор аны ничек тасвирлый? (Лирик герой табигатьне бик матур итеп тасвирлый, урманнарда – ап-ак каеннар, камыш сабаклары искиткеч шаулый, алар герой күңелендә мәңге онытылмаячак)

– Бу чынлап та шулаймы соң? (Һәркемнең туган ягы үзенә якын һәм кадерле. Бу өлештә лирик геройның туган ягына мәхәббәте турында сөйләнелә.)

– Нинди хисләр бирелә? (Соклану, ярату, сагыну хисләре.)

2) Әсәр укуны дәвам иттерү.

– Әсәрнең бу өлешендә нәрсә турында сөйләнә? (Геройларның балачагы турында.)

– Әсәрдәге икенче герой кем? Аның портретын автор ничек сурәтли? Шул юлларны табып укыгыз. (Икенче героебыз –Мокамай. Ул – кара чәчле, коңгырт кара күзле. Мокамай –лирик геройның дусты. Менә аны яратып, автор болай ди: “Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, Ул, Мокамай бәгърем, син идең.)

– Алар нинди? (Эчкерсезләр, гөнаһсызлар, беркатлылар.)

– Дусты Мокамай белән авторның нинди уртак сыйфатлары бар? (Икесе дә шук, наян, шул тик тормаулары аркасында шактый гына кыйналганнар. Аларның һәрнәрсәгә исе китә. “Бернәрсә дә бездән качмый иде, Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде…”, – ди.)

Бу өлештә нинди хисләр чагылдырыла? (Балачакны сагыну хисе, шатлану, куану, ярату, дуслык хисләре.)

3) Әсәр укуны дәвам иттерү.

– Нәрсә турында сөйләнә? (Ике баланың капма-каршы язмышы сурәтләнә.)

– Нинди хисләр? (Борчылу хисе.)

4) Әсәр укуны дәвам иттерү.

– Бу өлештә сүз нәрсә турында бара? (Автор тагын әкияттәге балачакка әйләнеп кайта. Балачактагы шаярулар “кәсепкә” әйләнү, тормышның  һәлакәт белән тәмамлануы күрсәтелә.)

– Ахыргы юлларны укып китик әле.

Кем уйлаган, шушы шаярулар

Синдә кәсеп булып калыр дип,

Уйнап башланган эш тормышыңны

Һәлакәткә алып барыр дип…

– Бу юллар белән автор ни әйтергә теләгән? (“Урлау кебек кәсеп – начар  гадәт”, – ди.)

– Шагыйрь дустының  эшләвенә ышанамы  соң? (“Кем уйлаган“, – ди, икеләнә.)

– Нинди хис? (Икеләнү хисе.)

5) Алдагы өлешне уку.

– Бу өлештә сүз нәрсә турында бара? Авторның дустына мөнәсәбәте ничек бирелә? (Шагыйрь дустын гаепли.)

– Нәрсәдә? (Үз-үзеңә кул салу – ул зур гөнаһ. “Син алай эшләргә тиеш түгел идең”, – ди.)

– Әгәр чын карак булса, Мокамай шулай хурланыр, үз-үзенә кул салыр идеме  икән? Шагыйрь аны якыннан белмәсә, аны яклар иде микән? Начар кешене яратып буламы? (Юк. Шагыйрь аны акларга тырыша.)

– Нигә аклый? (Чөнки аның тормышы авыр әкият, тормыш баткагы, ачлык тырнагы. Алай гына да түгел, ул яшәргә тиеш, чөнки ул яхшы күңелле, тырыш, уңган.)

– Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек? (Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шушы хәлгә төшерде, ди. “Син адаштың, ләкин син яхшы идең… Тормыш авырлыгын бергәләп җиңеп чыгарга иде, ди. Ул Мөхәммәтҗанны гаепләми, киресенчә, аны акларга тырыша.)

– Нинди хисләр бирелә? (Үкенү, борчылу хисе.)

6) Соңгы өлешне уку.

– Мокамай язмышында кем гаепле соң? Нигә ул мондый фаҗигагә юлыкты?

Күз алдына китерегез: ярлылыкның соңгы чигенә җиткән, ачлыктан интеккән үсмергә авыл халкы ярдәм итәсе урынга, аны җыенда кыйнап, идән астына ябып куя. (Кешеләр битараф. Яшүсмер язмышы аларны борчымый.)

– Ә бүгенге көндә ничек? Битарафмы без? (Укучыларның җаваплары тыңланыла.)

– Бу әсәре белән шагыйрь нәрсә әйтергә тели? (Тормышта кеше ялгыз булырга тиеш түгел!)

– Ни өчен әсәр көчле тәэсир итә? Ул нинди формада язылган? (Хат формасында. Мокамай белән хат аша сөйләшү.)

III. Белемнәрне ныгыту. Модельләштерү

Укытучы. Әйе, автор Мокамайның уңай якларын да, кире якларын да сурәтләгән. Димәк, автор Мокамайны сурәтләгәндә нинди алымнан файдаланган? (Каршылык алымыннан.)

– Мокамайның үлеме лирик геройда нинди хис тудыра? (Үкенеч хисе.)

– Дустының хатасын ул ничек атый? (Адашу.)

– Икенче өлештә чагыштыру, каршылык алымнарын таптык. Тагын бер алымны эзлибез. (Кабатлау алымы бар. “Әкияттәге ике бала кебек” – бу сүзләрне автор дүрт мәртәбә кабатлый.)

– Шушы сүзләрне кат-кат кабатлап, шагыйрь нәрсә әйтергә тели? (Дус булулары турында.)

– Бу өлештә тагы бер кабатлау бар. Нәрсәгә ант итә шагыйрь? Шул юлларны

табып укыйбыз.

  1. Мин ант итәм һичбер вакытта да 2. Юк, Мокамай, һичбер вакытта

Сине усал итеп сөйләмәм…                      Сине карак итеп сөйләмәм…

– Нәтиҗә ясыйбыз. Шушы сүзләр аша автор нинди хисне күрсәтергә тели? Шаулау сүзе нинди хисне белдерә? (Борчылу хисен).шаулый-борчыла.)

– Димәк, бу шигырен шагыйрь ни өчен яза? (Аның карак дигән исемен бетерү өчен.)

– Дустының үлеме күпме генә авыр булмасын, шагыйрьне дусты турында начар сүз яшәве борчый. Шуңа күрә ул кат-кат кабатлый, сине карак итеп сөйләмәм, ди. Дус дустына тугрылыклы булып кала: ул балачакта Мокамайны үзеннән өстен итеп тасвирлый.

– Авторның Мокамайга яхшы карашын күрсәтү өчен шагыйрь нинди тел-сурәтләү чараларын куллана? Чагыштыруларны язып алабыз. Әсәрдә чагыштырулар да кулланылган. (Ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике малай кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай.)

– Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган. Фразеологизмнарны язабыз. (Югарыга табан юл алдым – тормышта үзеңне табу; исебез китә иде – кызыксыну; тал чыбыгы ашадык – кыйналу (терпели розги), йолу синең яманатыңны –үзгәртү, канлы пычак белән чикләдең –үлем; җәфа чигү – страдать; яман ат-дурная слава; ачлык тырнагы – голод; тормыш баткагы – хаос, беспорядок, неразбериха.)

– Әсәрдә сынландырулар да бар. Сынландыруларны язып алабыз. (Имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр дип, әкиятнең соңгы битләре.)

– Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик шагыйрьнең эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен күрсәтә.

– Укучылар, әсәр белән таныштык, анализладык. Хәзер геройлар турында сөйләшик әле. Аларга нинди сыйфатлар хас икән?

1 нче рәтләр – лирик геройга, 2 нче рәтләр Мокамай образына бәяләмә бирә. Укыйбыз. Нәрсә яздык?

 

Лирик герой Мокамай
Шаян, тиктормас, тормышның матурлыгын күрә белә, авырлыклар алдында куркып калмый, ихтыяр көче зур Шаян, тиктормас, хезмәт сөя, нинди эшкә тотынса да, аны оста башкара, тик үзалдында торган проблемаларны хәл итә алмый

 

– Димәк, тормышта төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин, аларны җиңәргә кешедә зур ихтыяр көче булырга тиеш. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң?

Нәтиҗә. Кече яшьтән үк үзеңә-үзең ышанырга кирәк, төрле авырлыклар алдында сыгылып төшмичә, тыныч күңел белән проблемаларны чишә белергә өйрәнү бик мөһим. Димәк, үзеңдә ихтыяр көче булдырырга кирәк. Шигырьдәге Мокамайга менә шул сыйфат җитеп бетмәү сәбәпле, бик иртә кара җир астына керә, яшь гомере өзелә. Юкса алар икесе дә бер үк җәмгыятьтә яшәгән кешеләр бит. Тик юллары ике якка аерыла: берсе гел алга барып, зур шәхескә әйләнә, икенчесе кара гүргә керә. Мокамайның аянычлы язмышы мисалында шагыйрь бала вакыттан ук үзеңне батыр, кыю, тәвәккәл итеп тәрбияләргә куша.

IV. Рефлексив бәяләү

  1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Һ.Такташның балачагы ничек үткән? Бу турыда белү поэманы аңларга ярдәм итәме? Поэма нәрсә ул? «Мокамай» поэмасы турында нәрсәләр исегездә калды?
  2. Дәрескә гомуми бәя. Укучыларга билге кую.
  3. V. Өй эше
  4. 1. Поэмадан ошаган өзекне ятларга.
  5. Поэманың ошаган өлешен сәнгатьле укырга өйрәнергә;
  6. Сезнең якын дустыгыз башка шәһәрдә яки авылда яши, ди. Аңа хат языгыз.