Һади Такташның «Алсу» поэмасын өйрәнүне дәвам иттерү
№ 198
(7 нче сыйныф. Рус төркеме. Татар әдәбияты дәресе)
Гөлнара САФИНА,
Казандагы 137 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Русалина МИХАЙЛОВА,
Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Максат:
– Һади Такташның «Алсу» шигырен өйрәнү;
– поэманы аңлау, эчтәлекне үзләштерү, сүзләрне тәрҗемә итеп, мәгънәләренә төшенү;
– укучыларда белемгә омтылыш уяту, җаваплылык хисләре тәрбияләү.
Предметара бәйләнеш: рус теле.
Җиһазлау: дәреслек (Мотыйгуллина Ә.Р., Ханнанов Р.Г., Хисмәтова Л.К., Гыйззәтуллина Л.М. Татар әдәбияты. 7 нче сыйныф, 2015), компьютер, экран, проектор, презентация.
Эшчәнлекне оештыру формасы: парлап, төркемнәрдә эш.
Метод: проблемалы ситуация тудыру.
Дәреснең технологик картасы
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Планлаштырылган нәтиҗә |
I. Оештыру- мотивация
1 нче адым: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру |
– Хәерле көн, укучылар! Әйдәгез әле, кулларыбызны тотышыйк та күңелдән генә бер-беребезгә изге теләкләр телик, дәрестә бер-беребезгә ярдәм итик. Бер-беребезгә карап, елмайыйк әле, бүлмәбез шатлык хисе белән тулсын.
– Укучылар, әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез? – Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыйк, бер-беребезгә ярдәм итеп, актив катнашыйк. |
Укучылар кулларны-кулга тотынышалар, күңелдән генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр, бер-берсенә карап елмаялар.
Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтә. |
Коммуникатив: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. (Укучылар, бер-берсенә теләкләр теләп, уңай атмосфера тудыралар.)
Шәхси: яхшы укучы сыйфатын аңлау. |
2 нче адым: эшкә кызыксыну уяту. Әсәрне өйрәнергә әзерләү
|
– Укучылар, үткән дәрестә кем иҗатын өйрәндек?
– ҺадиТакташ кем ул? – Без аның нинди әсәре белән таныштык? – «Алсу» әсәре нинди жанрга карый? – Нәрсә ул поэма? |
Укучылар Һ.Такташ турында белгәннәрен сөйлиләр. Тест сорауларына җавап бирәләр.
– «Алсу» поэмасы. – Поэма – лиро-эпик жанрга карый. Анда сурәтләнгән вакыйгаларны, төрле хәлләрне аерып алып, хикәяләп сөйләп була. Шул ягы белән ул эпик әсәрләргә ошаган. Тик анда хис-кичерешләр көчле. Лирик әсәрләргә хас ритм һәм интонация сакланганга күрә, ул көчлерәк тәэсир итә. |
Коммуникатив: бүтәннәрне сөйләвен тыңлау һәм аңлау;
– үз фикерләренә ышандыра белү.
|
3 нче адым: уку мәсьәләсен кую
Максат: белгәннәр нигезендә ачыклап бу дәрестә үзләштерелергә тиешле уку мәсьәләсе кую. |
– Хәзер, тактадагы рәсемнәргә карагыз.
– Бу иллюстрацияләр каян алынган? Поэманың кайсы урынына туры килә? Шул урынны дәреслектән табып укыйк. – Сез бу фикер белән килешәсезме? – Кем өсти? – Бүген без Һ.Такташның «Алсу» поэмасын өйрәнүне дәвам иттерербез. Поэмага анализ ясап, эчтәлеген табарбыз. Автор фикерен ачыкларбыз. |
– «Алсу» поэмасыннан.
(Бер укучы укый.)
– Әйе, юк, килешмибез…
Парларда эш.
|
Регулятив: – дәреснең максатын билгеләү, аңа формулировка ясау; – укытучы ярдәмендә дәрестә үз эшчәнлегеңне планлаштыру. |
II. Уку мәсьәләсен чишү
Максат: поэманың эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табу; аңлау өчен шартлар тудыру. |
– Бүген без сезнең белән Һ.Такташның «Алсу» поэмасын укуны дәвам итәрбез.
– Укучылар, игътибар белән экраннарга карыйк әле. Бу рәсемдә нәрсә сурәтләнгән? – Укучылар, сез ничек фаразлыйсыз? Өзегебез ни турында булыр икән? – Яхшы, укучылар. Хәзер сүзлек белән дә танышыйк. Өзекне уку вакытында нинди аңлашылмаган сүзләр очрады? Сүзлек өстендә эш. Сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе белән танышу, сүзлек дәфтәренә язып кую. Ирексездән – поневоле Каһәр суккан – проклятый Кызый – девка, девочка Карты – любимый человек, старик Күңел ярсуы – душевная ярость, раздражение Ачуым килмәгәе – зла не хватает Керфекләр бер ноктага төртелүе – уставиться в одну точку Канга тоз салу – портить кровь, раздражать – Ә хәзер өзекне укуны дәвам итәбез. Кулларыгызга карандашларны алып уку вакытында очраган тагын нинди таныш булмаган сүзләр очрады, асларына сызып барыгыз – Укучылар сез бу бүлеккә нинди исем куяр идегез? |
– Хыялый Алсу.
– Алсуның хыялыйланып, хат язуы.
(Мәгънәләре ачыклана, сүзләрне аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.)
(Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар. Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек кулланып оештырыла.)
(Укучылар, чылбырлап, поэманы укып чыгалар, таныш булмаган сүзләрнең астына сызып баралар.)
(Исемнәрне тәкъдим итәләр.) |
Шәхси:
– укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру; – парларда һәм төркемнәрдә эшли белү. Регулятив: – уку бурычларын кую; – максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану. Танып белү: – тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу; – төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау. Коммуникатив: – башкаларның сөйләмен ишетеп һәм тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү; – үз фикерләреңә ышандыра белү. |
III. Рефлексия
Максат: дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау
|
– Дәрестә нинди уку максаты чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?
– Укучылар, Алсу беренче бүлектә нинди иде, ә икенче бүлектә? (Алсуга характеристика бирелә.) – Эш дәфтәрләрегезгә язып куегыз әле: Алсу 1 нче бүлектә, Алсу икенче бүлектә диеп…
|
– Без бүген дәрестә Һ.Такташның «Алсу» поэмасын өйрәнүне дәвам иттердек. Әсәрнең эчтәлеген ачыкладык.
Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар: а) дәрестә нинди уку максаты чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? – Сорауларга үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса – «5»ле; – куелган сорауларга җавап тулы булмаса – «4»ле; – «Дәрестә нинди уку максаты чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек?» дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә – «3»; – укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса – «2». |
Коммуникатив:
– бүтәннәрнең сөйләмен тыңлау һәм аңлау; – үз фикерләреңне тулы, төгәл, ачык һәм аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау. |
IV. Дәрескә гомуми бәя
|
– Укучылар, бүгенге дәрес темасын үзләштерүегез буенча билгеләр куюыгызны сорыйм.
|
Укучылар гомуми билге куялар. | Регулятив:
– дөрес һәм ялгыш эшләнгән эшне аера белү: – үзара контроль булдыру; – үз эшчәнлекләрен бәяләү. |
V. Өй эше бирү
|
Өйгә эш:
I. вариант. Еракта яшәүче дустыгызга хат языгыз. II вариант. Сыйныфташларыгыз белән бергә төшкән фоторәсемнәрне туплагыз Аларга аңлатма биреп, альбом эшләгез.
|
Регулятив:
– үз эшчәнлегең белән идарә итү; – өй эшен сайлаганда дөрес карар кабул итә белү. |