ҮЗЕБЕЗНЕҢ ПЛАНЕТА

ҮЗЕБЕЗНЕҢ ПЛАНЕТА

 

(6 нчы сыйныф укучылары өчен ике күренештән бер пәрдәлек

заманча сәхнә әсәре)

 

Гөлфия НАСЫЙБУЛЛИНА,

«Адымнар–Чаллы» гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Аннотация. Современная пьеса для детей «Наша планета» состоит из двух сцен и посвящена вопросам многоязычия и толерантности. В ней подчеркивается важность знания языков и понимания различных культур. Рекомендуется для постановки на уроках литературы и внеклассных мероприятиях.

Ключевые слова: другая планета, инопланетяне, татарский язык, русский язык, татарские поэты и писатели,  татарские песни, татарские танцы.

Катнашалар:

Сафия әби – авылдан килгән, таякка таянган.

Мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары, заманча сөйләшәләр:

Булат – татар малае акцент белән сөйләшә.

Айдын –  азәрбайҗан малае акцент белән сөйләшә.

Неллиның  әнисе  – рус, әтисе – татар. Үзе акцент белән сөйләшә.

Злата – рус кызы акцент белән сөйләшә.

София (Салихова) – татар кызы акцент белән сөйләшә.

София (Ганиева) – татар кызы акцент белән сөйләшә, 6 нчы сыйныф укучысы, заманча киенгән.

«Үзебез»нең планетада яшәүчеләр һәммәсе дә  милли киемнән.

Марсель – саф татарча сөйләшә.

Данияр  – саф татарча сөйләшә.

Амира – саф татарча сөйләшә.

Мәрьям – саф татарча сөйләшә.

 

Күренеш 1. «Чаллы шәһәре»

«Туган тел» көе  №1

 

БЕРЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

Шәһәр урамы. Юлдан таякка таянган  әби килә. Ара-тирә карана. Кулын маңгаена куеп, кешеләрне күзәтә.

Әби (үзалдына сөйләнә). Кара син бу шәһәрдәге хикмәтне! Мондагы машиналар, мондагы халык. Бу халык кайларга гына сыеп бетә дә ничекләр яши. Тыз-быз чабышалар. Исәнләшүче кеше дә юк. Җитмәсә кулларына нәрсәдер тотканнар. Бәрәкәч! Берсе үзалдына сөйләшеп бара.

 

Күренеш 2. «Адымнар–Чаллы»

«Балачак /Детство» (Ю.Шатунов) көе  №2

 

Әби каршына укучылар очрый. Укучылар мәктәптән кайтып бара. Аркаларында рюкзак. Кулларында телефон, кайберләрендә колакчыннар.

Әби (кесәсеннән кәгазь кисәге чыгарып, балаларга эндәшә). Балалар, дим, балалар! Карагыз әле монда, карагыз әле.

Булат. Здравствуй, бабушка!

          Укучылар. Здравствуйте, бабушка!

Әби (исәнләшә). Исәнмесез, бәбекәчләрем. Ииии мәктәптән кайтып баралар ахрысы болар.

          Укучылар (акцент белән исәнләшәләр). Исянмесез, әби!

Әби (әзрәк шатланып). Бәрәкәч, татарча да беләләр икән болар. Әллә сез татар балаларымы?

 Укучылар. Да, әби, в основном!

 Әби (туктатып сөйләштермәкче була). Исемнәрегез ничек соң сезнең?

Укучылар (һәрберсенең исемен әйтеп чыгалар). Булат, Айдын, Нелли, Злата, София (Салихова), София (Ганиева).

Әби (аркаларыннан сөеп). Софияләр күбәеп киткән икән. Хи-хи-хи.

Әби Айдын янына килә.

 

Әби (сөеп). Син гел татар малаена охшамагансың. Исемең ничек дидең әле?

Айдын. Мин Айдын. Мин әби азәрбайҗан малае.

Әби (сөенеп). Азәрбайҗан малае булсаң да, татарча беләсеңме?

Айдын(акцент белән). Әйе, әби, азеряк беләм.

Әби (сөенеп). Син кайсы мәктәптә укыйсың соң?

Айдын. «Адымнар» гимназиясендә укыйм.

Әби (Булат янына килә). Синең атың ничек дидең әле?

Булат (акцент белән). Атым юк. Машина бар, әби, машина.

Әби (хи-хи-хи). Исемең ничек дим?

Булат (акцент белән). Исемем Булат!

Әби (Булатка карап). Татар малаемы син, балам?

Булат (акцент белән). Әйе, әби.

Әби (кырыйга карап). Татар баласы булса да татарчаң начаррак икән.

Әби (Злата янына килеп). Кызым, синең исемең ничек?

Злата (акцент белән). Злата, әби.

Әби (Златага карап). Исемең бер дә татарныкына охшамаган?

Злата (аңламый, иптәшләренә карап). Что говорит бабушка?

 

Злата Неллига мөрәҗәгать итеп.

 

Злата (Неллига карап). Нелли, что говорит бабушка? Переведи, ты же наполовину татарка?

Нелли. По моему она говорит, твое имя не татарское.

Злата (әбигә карап). Әйе, әби. Я русская. Мин рус кызы?

Әби (сөенеп). Бәрәкәт, рус баласы булсаң да татарча да беләсең икән бит.

Укучылар барысы да (акцент белән). Әйе, әби, әзеряк белябез.

 

Әби укучыларны һаман сөйләштермәкче була.

 

Әби (сөенеп). Балалар, сезнең белән сөйләшеп торып сорыйсы соравымны да онытканмын. Менә хәтер… (Башын тотып.) Менә бу кәгазьдә язылган адрес буенча кая барырга миңа? Аңлатып бирегез әле?

Булат (акцент белән). Әби, ты о чем? Я не понимаю.

 

Әби кулындаы кәгазен Булатка күрсәтә. Куллары белән тәрҗемә итәргә тырыша.

 

Булат. По моему она спрашивает как доехать до адреса.

 Укучылар барысы да (язуны карап, акцент белән). Әби, бишле автобуска утырып, соңгы остановкада төшәргә сиңа. (Көчкә аңлатып бирәләр.)

Әби (сөенеп). Балалар, менә сезгә бер кечкенә генә келәм. Ул сезнең бер теләгегезне үтәр. Рәхмәт сезгә! (Автобуска утырып китеп бара.)

 

Укучылар келәмне кулларына тотып, шаккатып карап торалар. Нишләргә белмиләр.

Булат. Что будем делать с этим ковром?

Укучылар барысы да. По моему она  исполняет одно наше желание. Что будем делать?

 

Уйланалар һәм уртак бер фикергә киләләр.

 

Укучылар барысы да (акцент белән).  Әйдәгез, чит планетага барып кайтабыз.

Укучылар барысы да (акцент белән).  Әйдәгез!!!

 

Келәмне җәяләр.

 

Күренеш 3. «Тылсымлы келәм»

«Тылсымлы келәм» көе №3

 

Берничә минуттан чит планетага килеп эләгәләр.

 

Күренеш 4. «Чит планета»

«Космик музыка» көе №4

 

ИКЕНЧЕ КҮРЕНЕШ

 

«Үзебез» планетасыннан күренеш. Милли заманча киенгән балалар. Планетада яшәүчеләр: Сафия әби, Марсель, Данияр, Амира, Мәрьям утырганнар чәй табыны янына, өстәлләрендә сый-хөрмәт.

 

Марсель (саф татарча). Җәмәгать, безгә кунаклар килде. Әйдәгез, каршы алыйк.

 

Кулларына ипи, бал тотып, кунакларны каршы алалар.

 

Данияр (кунакларга эндәшеп). Хуш киләсез, кунаклар! Рәхим итегез «Үзебез»нең планетасына.

Укучылар барысы да (акцент белән).  Исянмесез! Әби дә монда икән?!!. Яшәргән бит ул!

Данияр (саф татарча). Исянмесез түгел, исәнмесез.

          Марсель (саф татарча). Утырыгыз, рәхим итегез табынга! Сез кайдан килдегез?

Булат (иптәшләренә карап). Отвечайте, я не понимаю!

Айдын (акцент белән). Без Җир планетасыннан килдек.

Мәрьям (кунакларга карап).  Җир планетасы нинди планета ул?

Булат (иптәшләренә карап). Отвечайте, я не понимаю!

Укучылар барысы да (акцент белән).  Җир планетасы – бик зур планета. Анда кешеләр яши. Алар төрле телләрдә сөйләшәләр.

Марсель (саф татарча). Сез нинди телдә сөйләшәсез?

Укучылар барысы да (акцент белән).  Русча сөйләшәбез. Бераз татарча да белябез.

Данияр (кунакларга эндәшеп). Без монда татарча гына сөйләшәбез шул.

Булат (башкаларга карап). Миңа монда надоело, хочу домой!

Укучылар барысы да.   Мы не знаем обратный путь. Как нам на Землю добраться? (Кайгыра башлыйлар.)

Булат (башкаларга карап). Спросите у них как добраться обратно на Землю!

 

Укучылар тарткалаша башлый. Кем татарча сорарга тиеш?

 

София (Салихова). Әйтегез әле, безгә бу планетадан җиргә ничек кире кайтырга?

Булат (акцент белән). Минем кайтасым киля.

София (Ганиева). Әйтегез инде, безгә кире ничек кайтырга?

Марсель (саф татарча). Без татарча сөйләшкәннәрне генә үзләренә кире җибәрәбез? Татарча белмәүчеләрне ярты елга алып калабыз. Алар бездә татарча өйрәнгәч кенә кире кайтырлар.

Булат (акцент белән). Кайтырга кыска юл бармы?

Данияр (кунакларга эндәшеп). Әйе, бар андый юл. Кайбер сорауларга җавап бирергә кирәк.  

Булат (акцент белән). Нинди сораулар алар?

Мәрьям (кунакларга карап). Нинди татар шагыйрьләрен һәм язучыларын  беләсез?

Укучылар барысы  бергә. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Һ.Такташ, А.Алиш, А.Гыйләҗев һ.б.

Данияр (кунакларга эндәшеп). Нинди татар халык җырларын беләсез? Җырлап күрсәтегез әле!  

 

Күренеш 5. «Алма»

Татар халык җыры «Алмагачлары» көе №5

 

Укучылар барысы да  «Алмагачлары» җырын җырлыйлар.

Марсель (саф татарча). Татарча бию көйләрен куегыз. Бии беләләрме икән болар?

 

Күренеш 6. «Гармун»

«Татарча бию көйләре» №6

Укучылар барысы да  «Татарча бию» көенә бииләр. Үзләре дә аңламыйча, Җирдәге үз урыннарына килеп төшәләр.

   

Күренеш  7. «Адымнар–Чаллы»

Укучылар барысы да.Нинди шәп булды! Ярый әле, кире кайттык! Әйдәгез, моннан соң яхшы итеп татарча сөйләшәбез. Башка планеталарга рәхәтләнеп барып кайтырлык булсын!

 

Күренеш тәмам.