Үз балаңны ничек аңларга?

(Әти-әниләр белән эшлекле уен)

 

Лилия САГИТОВА,

Казандагы

46 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

 

       Максат: балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә ата-аналарның психологик компетентлыгын күтәрү.

Бурычлар:

  1. Балалар белән конфликтлы ситуацияләрдә ата-аналарга үз тәрбия позициясен аңларга ярдәм итү.
  2. Ата-аналарны килеп туган хәлләрнең сәбәпләрен аңлауга китерү.
  3. Ата-аналарга фикер алышу һәм конфликтларны кисәтүнең кулай алымнарын сайлау мөмкинлеге бирү.

Үткәрү формасы: эшлекле уен.

 

Уен барышы

   1. Сәламләшү.

Мин сезне күрүемә бик шатмын, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без ата-аналарның балалар белән була торган конфликтлы очраклар турында фикер алышачакбыз. Бу тема шактый актуаль, дөрес, кайбер гаиләләрдә конфликтлар сирәк була. Безнең эшлекле уенның максаты – балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә ата-аналарның психологик компетентлыгын күтәрү.

   2. «Урыннарны алыштырабыз» уены бер-беребезне яхшырак белү өчен ярдәм итә:

– үз балаларын яратучылар урыннарын алыштырды;

– балачакта конфликтлы бала булган кешеләр урыннарын алмашты (бу хакта сезгә әти-әниләрегез сөйләвеннән);

– мондый очракларда ата-аналар ягыннан таләпчәнлек кирәк дип санаучылар урыннарын алыштырды;

– конфликт – төрле яшь кризисы юлдашы дип санаучылар урыннарын алыштырды.

    3. 3 төркемгә бүленү (1 вариант):

– Башта сез өч төркемгә бүленеп, чиратлашып «карандаш», «каләм», «линейка» сүзләрен атарсыз.

(2 вариант)

– Төсле жетон сайларга һәм тиешле табличкалы өстәл артында урын табарга кирәк (сары, яшел, кызыл). Сары жетон – классик ата-аналар, яшел – артистлар, кызыл – цифровиклар.

4.Команданы сәламләү һәм визитка.

Бер-берегезгә елмаеп, командагызны тасвирлагыз.

Кәгазь битенә йөз  төшерелгән һәм «Артистлар», «Классиклар», «Цифровиклар» дип язылган.

Ата-аналарга синквейн төзергә кирәк:

1 юл –команда исеме;

2 юл – сыйфатлар;

3 юл – фигыльләр;

4 юл – төшенчәгә мөнәсәбәтне тапшыручы җөмлә;

5 юл – бер-ике сүз, хисләрне тапшыру.

  1. «Проект» төзү.

Безнең беренче күнегү – проект төзү.

– Кайсы ата-анадан алар өчен иң кадерлесе кем дип сорасаң да, алар балам дип җавап бирер. Сез балаларыгызга барыннан да бигрәк нәрсә телисез? (Ата-аналарның җаваплары.)

– Балаларыбызның гаиләдә бәхетле яшәве өчен тагын нәрсә кирәк соң? Хәзер кәгазьләрдә сезнең һәрберегез теләсә кайсы балага гаиләдә яшәү уңайлы һәм куркынычсыз булырлык берничә шарт язачак. Һәркайсыгыз язган шартлар турында группада фикер алышырга һәм аларны аерым битләргә берәм-берәм язып куярга тиеш. (Ата-аналар төркемнәрдә эшли.)  

– Әйдәгез, балаларыбызны җылыта торган кояш нурларында аларга гаилә җылысы белән бәхетле яшәргә ярдәм итә торган шартлар булдырыйк.

(Һәр төркемнән бер ата-ана үзләре сайлаган шартларны атый һәм «кояш нурлары»н тутыралар: бер «нурга» төрле төркемнәрдәге  охшаш шартларны тутыралар.)

  1. Балаларның үз-үзләрен тотышының төрле типларын өйрәнү.

– Балаларга мәхәббәт ата-аналар өчен табигый хис. Ләкин барлык балалар да үзләрен төрлечә тоталар: кемдер сезне үзенең гамәлләре һәм тәртибе белән сөендерә, кемдер еш кына кәефсезләндерә. Сезгә балаларның гамәлләренең мотивациясен аңларга, теге яки бу ситуациядә дөрес җавап бирергә өйрәнергә кирәк.

 а) Фаразлау.

Балаларның үз-үзләрен тотышының ике төре бар: агрессив һәм пассив. Әйдәгез, уйлап карыйк һәм бу типтагы балаларның үз-үзен тотышының фаразланган характеристикаларын төзик. Агрессивлык активлык һәм тупаслыкта, пассивлык тынычлык йомыклыкта чагыла.

б) Төркемнәрдә эшләү.

– Хәзер сез яңадан төркемнәрдә эшләячәксез. Сезнең бурыч: балаларның үз-үзләрен тотышларының төрле типлары белән танышу, безнең фикерләребез белән чагыштыру, язмаларыбызны тулыландыру һәм бу эшне башкарганнан соң, барлык катнашучыларны үз нәтиҗәләре белән таныштыру. (Ата-аналар төркемнәрдә эшли, соңыннан нәтиҗә чыгаралар.)

6. Коллажлар ясау.

– Һәр төркемнең журналы бар. Сезнең бурыч –  бурычларны бүлеп, алардан балаларның өлкәннәр белән мөнәсәбәтләрен тагын бер кат ачык күрсәтүче рәсемнәр һәм билгеләмәләр сайлап алу һәм кисеп алу. Бу иллюстрацияләрдән сез ватманда коллаж төзерсез. (Ата-аналар вазифаларын бүлешәләр: кемдер рәсемнәр һәм билгеләмәләр сайлый, кемдер аларны кисә, кемдер коллаж рәвешендә ватманга ябыштыра. Эшне башкарганнан соң, һәр төркем вәкилләре үзләренең коллажында нәрсә күрсәтелгәнен аңлата.)

7. Бер минут актив ял.

а) «Комплимент» күнегүе. Уенчылар түгәрәккә басалар. Алып баручы бер-берсенә комплимент ясарга тәкъдим итә.

б) «Нәрсә ясалганын бел» күнегүе. Уенның бер катнашучысы чакырыла. Аңа мимика, хис-кичерешләр, ишарәләр ярдәмендә рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен күрсәтергә тәкъдим итәләр.

  1. Рольле уен + «Эшләпәле дискуссия».

Хәзер һәр группа башка төркем өчен бирем әзерләргә тиеш. Сез «ата-ана – бала» мөнәсәбәтләре, баланың үз-үзен тотуы тибы турында ниндидер тормыш ситуациясен уйлап табарга тиеш. Аннары кәгазьгә язып, төреп, шушы тартмага салыгыз. Без биремнәрне бутыйбыз, һәр төркем кәгазьне тартып чыгара һәм бирем белән танышканнан соң, баланың бу ситуациядә үз-үзен тотышын, ата-аналарның реакциясен күрсәтеп, ситуацияне уйнап күрсәтә. Тамашадан соң бергәләп фикер алышырбыз.

* Бу очракта нишләргә кирәк соң?

* Конфликтлы ситуацияне хәл итүдә сезгә чыннан да нинди киңәшләр ярдәм итә ала?

* Конфликт нәрсә ул? (Җавап.)

* Сез ничек уйлыйсыз, конфликттан ничек дөрес чыгарга, аны ничек чишәргә? (Җавап.)

* Өлкәннәрнең үзара мөнәсәбәтләре сезнең балагызга йогынты ясый дип уйлыйсызмы? (Җавап.)

Әйдәгез, хәзер үзебез өчен сорауларга җавап бирик:

* Сез соңгы тапкыр балагыз белән ихлас күңелдән кайчан сөйләштегез?

* Аның башыннан соңгы тапкыр кайчан сыйпадыгыз?

* Сез балагызга яратам дип соңгы тапкыр кайчан әйткән идегез?

* Баланың күзләренә мәхәббәт һәм наз белән кайчан карадыгыз?

Әгәр сез моны эшләмәгәнсез икән, бүген эшләгез.

        Бүгенге очрашу бала тәрбияләүдә файдалы булды дигән нәтиҗә.