Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк!

 

Айгөл ХӘСӘНОВА,

Арча районы Наласа урта мәктәбенең

тарих укытучысы

 

Ватан – кешеләрнең хөрмәте һәм һәркем хозурында

 тора торган кадерле бер мактанычыдыр…

  Шуның өчен малыгызны кызганмагыз, көчләрегезне аямагыз,

Ватан хакына болай фидакяр

 булмаган кеше анда яшәргә лаек түгелдер.

                                                                                                  Риза Фәхреддин 

 

Бүгенге җәмгыятьтә мәктәп һәм гаилә  алдында гаять зур бурычлар тора. Конкуренциягә сәләтле, заман таләпләреннән чыгып эш итә белә торган, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү – иң төп максатыбыз. Ул үз чиратында туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, иң күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала.

Туган якны яратырга өйрәтү,  туган якка мәхәббәт тәрбияләү – патриотик тәрбия бирүнең беренче адымы. Патриотизм орлыклары гаиләдә үк салынырга тиеш. Кешенең нинди мохиттә тәрбияләнүе  тормышта зур роль уйный. Укучыларны җанга рухи дәва бирүче туган як табигате, аның сихри көчкә ия булган чишмәләре, сабый чакта уйнап үскән хәтфә үләнле болыннары аша туган илебезне чын күңеленнән яратучы, милли үзаңга һәм гражданлык хисенә ия булган шәхесләр – Ватанның лаеклы уллары һәм кызлары итеп тәрбияләү  патриотизм тәрбияләү өчен мөһим шарт булып тора. Бишек җырларыннан, ана теленнән башлап, балаларыбыз әйләнә-тирәбездәге бар нәрсәне яратырга тиеш – әти-әнисен, дусларын, үзе уйнап үскән яшел чирәмле урамын, өен, кичке шәфәкъ балкышын, туган якларын калдырып киткән торна тавышларын, яңа чабылган үлән исен… Чын йөрәге белән тоеп ярата белгән кеше генә туган иленең  патриоты була ала.Үзенең кече Ватаны табигатенә рухы белән бәйләнгән кеше генә  һәр агач, чәчәк, җәнлек, бөҗәк һәм һәр кеше язмышы өчен үзендә җаваплылык тояр.

Патриотик тәрбия бирүнең икенче адымы – туган як тарихын өйрәнү.Туган як тарихы ул – шунда яшәгән кешеләр тарихы. Кешенең тарихта тамырлары гаиләсенең традицияләрендә, халкының, туган ягының үткәнендә.  Туган як тарихын өйрәнү укучыларга үз төбәкләрендә яшәгән кешеләр турында күбрәк белергә, якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Аларның тормыш-яшәешләре укучыларда соклану һәм горурлану хисләре уята, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт тәрбияли. Без үсеп килүче буынга үзенең әтисе, гаиләсе, бабалары эшләрен дәвам итүче икәнен, аның тормышы, нәселе дәүләтнең һәм, ниһаять, илнең бер кисәге икәнен аңлатырга тиешбез.

Үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиеш. Шәҗәрәләр төзү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен  кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы, кызы  булып җитлегә ала.

Патриотик тәрбия бирүдә тагын мөһим чараларның берсе –музейлардагы хәзинәне – тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди культурасын, бүгенгесен һәм узганын чагылдыручы кыйммәтле материалларны куллану.

Музейның  максаты:

Үз халкының рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

  Төп бурычлар:

– укучыларда эзләнү-тикшеренү, материалны системага салу күнекмәләре формалаштыру;

– туган як белән кызыксынуларын үстерү һәм мәхәббәт тәрбияләү;

– укучыларга үзләренең нәсел тамырларына, үз гаиләләренең үткәненә кызыксыну уяту;

– туган як тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү;

– укучыларда милли үзаң формалаштыру;

– тарихи шәһәрләргә, табигатькә экскурсияләр үткәрү.

Туган як тарихын өйрәнү юллары һәм методлары төрле: семинар, экскурсия, очрашулар, төрле уеннар, эзләнү-тикшеренү эшләре һ.б. Балалар мөстәкыйль рәвештә документаль  чыганакларны өйрәнеп, тикшеренү эшләре алып барырга омтылалар. Тикшеренү эшләре укытучы, әти-әниләр белән  берлектә  алып барыла.  Эшне оештырган укытучы үзе дә, беренчедән, төбәк тарихы буенча төп чыганакларны белергә тиеш.

Икенчедән, үзе дә тикшеренү эше белән шөгыльләнергә, укучының эше белән кызыксынырга, өченчедән, туган як тарихын өйрәнү буенча класстан тыш  эшләрдә оештыручы булырга тиеш.

Укучыларны бигрәк тә үзләренең күңелләренә якын булган, танышлары, якыннары катнашкан вакыйгалар, авылның барлыкка килүе  кызыксындыра. Шуңа да тарих дәресләрендә тарихи вакыйга турында сөйләгәндә, бу вакыйганың безнең җирлеккә, авыл кешеләренә  нинди мөнәсәбәте  булуын аңлату кирәк.