Үстерелешле предметлы тирәлек булдыруда ата-аналар белән эшне оештыру

Ландыш ХӘСБИУЛЛИНА,

Казандагы 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Балалар бакчасында тәрбия-белем бирү эшенең иң мөһим  шартларыннан берсе – үсешкә китерүче предметлы тирәлек мохите булдыру. Бакчада белем бирү мохите баланың мәктәпкәчә балачагын дөрес итеп уздыру өчен кирәкле махсус шартларны таләп итә. Үсешенә булышлык итүче предметлы мохитне заманча күзаллау баланың актив эшчәнлеген тәэмин итүне, аның субъектив позициясен формалаштыруны, иҗади сәләтләрен, мөмкинчелекләрен барлык чаралар белән үстерүне үз эченә ала.

Мәктәпкәчә яшьтәге баланың өч төп ихтыяҗы бар: хәрәкәттә, аралашуда, белем һәм тәрбиядә. Шуны искә алып, без, тәрбиячеләр, ата- аналар белән берлектә үз төркемебездә үстерелешле мохитне балаларга яраклаштырып булдырырга омтылабыз.

Моның өчен уен почмаклары бай, төрле һәм даими үзгәреп торучан булырга тиеш, бары тик ата- аналар белән хезмәттәшлек иткәндә генә моны булдыру уңай нәтиҗәләр бирә.

Ата-аналарны балалар бакчасы тормышына җәлеп итү, партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру: бу – безнең зур бурычыбыз. Әти-әниләр белән без төрле уен почмаклары булдырдык.

Уен почмаклары: экология, хәрәкәт активлыгы, театр үзәге, иҗади үзәк, хезмәт һәм тәҗрибә почмагы булдырдык һәм аларны баета башладык.

Уен зонасын булдырып, без балаларның гендер күзаллауларын киңәйтергә, уен барышында үзенә һәм яшьтәшләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә, балаларның гаилә һәм аның тарихы турында күзаллауларын тирәнәйтергә, туган кешеләргә мәхәббәт тәрбияләргә, кешеләрнең төп һөнәрләре турында күзаллауларын бирергә тырыштык. Уен почмагының төп бурычы – балаларны бер-берсе белән аралашырга өйрәтү.

Әти-әниләр белән балалар төрле конкурсларда катнаштылар: Кошларга җимлекләр ясап алып килделәр, «Бозлавыкта сак бул» темасына рәсемнәр ясадылар. Атналык темаларга багышлап, рәсемнәр, картиналар ясадылар, кул эшләре ясап алып килделәр.

Безнең балалар бакчасында төркемнәрдә без түбәндәге активлык үзәкләре булдырдык:

белем бирү үзәге балаларның танып-белү-тикшеренү эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүне тәэмин итә. Безнең төркемдәге ата-аналар экспериментлау почмагын җиһазлауда булыштылар, кирәкле материаллар алуда ярдәм күрсәттеләр, шулай ук өй шартларында танып-белү кызыксынуларын кайгырталар;

экологик зона төзегәндә тәрбияләнүчеләрдә әйләнә-тирә табигать дөньясын күрү һәм күзәтү, ярдәм итү теләге формалаштыру бурычы куелган иде. Ата-аналар бүлмә гөлләре алып килделәр, кошлар өчен җимлекләр ясалды, кишәрлектә чәчәкләр утыртылды;

укыту-үсеш зонасы балаларның танып-белү активлыгын үстерү өчен нигез булып тора. Танып белү активлыгы проблемасы – педагогикада иң авыр проблемаларның берсе. Шуңа күрә һәр ата-ана алдына өстәл дидактик уеннары һәм балалар яше буенча китаплар белән тулылыандыру бурычы куелган иде.

Танылган рәссамнар картиналарының репродукцияләре, портретлары, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләренең булуы балаларны сәнгати кабул итүне тәэмин итә, ә кирәкле материал (вак-төяк буяулар һ.б.) дөньяны үз күзаллауларын чагылдырырга мөмкинлек бирә;

– моның өчен төркемдә «иҗат почмагы» бар, ул ата-аналар ярдәмендә тулылыландырыла: трафаретлар, рәсем ясау өчен кәгазь, буяу өчен китаплар һ.б.;

хезмәт һәм тәҗрибә почмагына ярмалар, чикләвек, яфраклар алып киленде.

Тәрбиячеләрнең һәм ата-аналарның уртак хезмәте нәтиҗәсендә бу уен почмаклары, ата-аналарның киңәшләре, игътибары, кайгыртучанлыгы аша балаларда бу уен почмакларына карата сак караш, аларны тулыландырухисләре тәрбияләнә.

Киләчәктә дә без бу эшне дәвам иттерербез дип уйлыйм. Театр почмагын төрле әкият геройлары белән, малайлар һәм кызлар өчен булган почмакларны тагын да матурлыйсы килә.