Үрдәкнең шәһәрдә күргәннәре

№ 200

(Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен шөгыль)

Миләүшә НАСЫЙБУЛЛИНА, Рушания СИБГАТОВА,

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылындагы «Умырзая» балалар бакчасының  югары квалификация категорияле тәрбиячеләре

Катнашалар: әкият геройлары булып киенгән балалар.

Шөгыль барышы

(Сәхнәдә урман аланы күренеше.)

Алып баручы. Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына  озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән.

Үрдәк (йорттан чыга, тамашачыларга карап). Ишеттегезме бер яңа хәбәр? Сезгә генә сер итеп сөйлим. Йортыбызның хуҗасы автомобиленә утырып, арбасына көзге уңыш төяп, Казан шәһәренә базарга китте бит әле. Ярар, юлымны дәвам итим, бу хәбәрне башкаларга да җиткерәсем бар. (Кереп китә.)

Алып баручы. Хуҗа йортындагы һәрбер кош-кортка, хайванга өйдә юклыгын берәүгә дә белдермәскә кушкан икән. Әмма бер көн узуга карамастан Хуҗа кайтмаган.

Йорт хайваннары җыелган ишегалды

Барысы бергә. (Борчылып.) Кая югалды икән хуҗабыз, аннан башка ничек яшәрбез? (Уйланалар.)

Әтәч. Уйлап таптым, дуслар, хуҗабызны эзләргә кирәк, ләкин кемне җибәрәбез? (Барысы да үрдәккә карап торалар.)

Тавык. Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар! Әмма ни эшләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!

Үрдәк. Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде.

Барысы бергә. Рәхмәт, үрдәк дус, синдә бөтен ышаныч. Хәерле юл, үрдәк дустыбыз, исән-сау әйләнеп кайтыгыз! (Кулларын изәп калалар.)

(«Күңелле сәяхәт» җырына сәхнә буйлап төенчеген аскан үрдәк оча, йөзә, тәпиләп бара.)

Алып баручы. Үрдәк уйлап-нитеп тормаган, юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча, бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре –тәпиләре үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән… Бара-бара, транспорт юлына килеп чыккан. (Сәхнәдә транспорт юлы күренеше (транспорт тавышы). Юлдан күкрәгенә транспорт төрләре сурәте төшерелгән балалар үтә.)

Алып баручы. Ә анда бертуктаусыз тыз да быз автомобильләр, тракторлар, мотоцикллар чабыша икән. Үрдәк нинди генә үткен булмасын, бермәлгә югалып калган. Ике ягына зур-зур капчыклар аскан керпене очраткан.

Үрдәк. Кая барасың болай?

Керпе. Әби-бабайга җиләк-җимеш илтәм.Ә син кая юл тоттың?

Үрдәк. Мин үзебезнең бер көн элек базарга дип чыгып киткән хуҗабызны эзлим. Ул шәһәргә җиләк-җимеш сатарга китте. Аны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. Кая, дустым, сиңа капчыкларыңны күтәрергә булышыйм. (Үрдәк керпегә ярдәм итә.)

Керпе. Рәхмәт, дускаем. Шәһәргә бару өчен менә бу олы юлны аркылы чыгарга кирәк. Мин сиңа олы юлны ничек дөрес чыгасын өйрәтим. Менә бу – җәяүлеләр сукмагы, юлның икенче ягына чыгу өчен, иң беренче сулга, уңга, сулга карап якын килүче автомобильләрне карарга, светофор булса, анда нинди ут януын күзәтергә, яшел янса, сак кына юлны аркылы чыгарга мөмкин.

Яшел күзен кыса светофор,

Җәяүлеләрне өнди ул алга.

Җәяүлеләр сукмагыннан

Сак кына алга атла. (Керпе кереп китә.)

Үрдәк. Рәхмәт, Керпе. (Үрдәк юлны аркылы чыга.)

(Үрдәк автобус  тукталышына таба хәрәкәт итә. Каршысына автобус туктый. Автобустан йөртүче Куян чыга.)

Үрдәк. Исәнме, Куянкай.

Куян. Исәнме, Үрдәккәй. Кая юл тоттың болай?

Үрдәк. Хуҗабыз шәһәргә – базарга китте, өебез ялгыз калды. Аны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр. Күрмәдеңме аны?

Куян. Шәһәргә менә бу автобус алып бара. (Автобуска күрсәтә. Үрдәк автобуска кереп утыра.)

Рәхим ит, түрдән уз!

Хөрмәтле пассажир

Үз-үзеңне тәртипле тот,

Каешларыңны эләктер.

Куян. Сак булыгыз, ишекләр ябыла. Киләсе тукталыш – «Яшелчәләр бистәсе». (Автобус кереп китә.)

(Сәхнәдә шәһәр күренеше. Бүре чыга. Бүре кулында көнбагыш, ул, черт-черт итеп, көнбагыш чиртә, җиргә кабыгын төкерә.)

Бүре (җырлый).

Мин барам урамнан,

Үзем конбагыш чиртәм.

Беркемнән дә курыкмыйм

Нәрсә телим, шуны эшлим. (Каршысына үрдәк килеп чыга.)

Бүре. Исәнме, үрдәк! Сине күргәч, яшиселәр килеп китте. (Тамашачыларга сөйләнә.) Бүген – иң бәхетле көннәремнең берсе. Каршыма ит үзе килеп чыкты бит, әй! (Бүре сөенә, елмая.)

Үрдәк. Исәнме, Бүре абзый.

Бүре. Яхшы бүрекле баш, ни хәлең бар? Нишләп йөрисең курыкмыйча, батыраеп берүзең?

Үрдәк. Минем Хуҗам югалды, бер көн элек үзенең  автомобиленә утырып, базарга барам дип чыгып киткән иде. Һаман кайтканы юк. Йорттагы кошлар, хайваннар кайгыга төште. Мине хуҗабызны эзләргә җибәрделәр.

Бүре. Ә үзең кайсы яклардан буласың соң?

Үрдәк. Мин үзем Балык бистәсе районының Олы Елга авылы, Мәктәп урамы,5 нче йортыннан.

Бүре. Шәп-п-п (шатланып,кабаланып). Ә өегездә тагын нинди кош-кортлар калды? (Сәхнәнең уң ягында муенына сыбызгы аскан Аю –полиция хезмәткәре күренә.)

Бүре (аюны күреп, тамашачыларга карап). Чак кына өлгердем, ләкин адресны мин белдем. (Күрсәткеч бармагын өскә күтәреп.) Тссс, сез әйтә күрмәгез, тизрәк сызарга кирәк. (Китәргә ашыга.)

Бүре. Тсссс! (Кереп китә.)

Үрдәк. Тукта, тукта әле, сөйләп бетермәдем, Бүре агай… Безнең өебездә тагын сарыклар, тавыклар яши. (Бүре артыннан кычкырып кала. Аю керә.)

Аю. Исәнме, нәни Үрдәк.

Үрдәк. Сәлам, Аю абзый.

Аю. Ерактан күзәтеп киләм, ай-яй, күп сөйләнәсең. Ә син беләсеңме, үзең турында мәгълүматны, адресыңны чит-ятларга әйтергә ярамаганлыгын. Бу – зур фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Синең белән күңелсезлекләр булмасын, мин тиз арада синең Хуҗаңны чакырам. (Аю кесәсеннән кәрәзле телефон ала.)

Аю. Алло, исәнмесез, бу аю – полиция хезмәткәре була. Сез бүрек башлы үрдәк баласының хуҗасы буласызмы? Бәләкәй үрдәк баласы минем янымда. Хуҗа әфәнде, тизрәк килеп җитүегез сорала.

Аю. (тамашачыларга карап). Беркайчан да онытмагыз, яше тулмаганнарга ялгыз гына шәһәр урамнарында, олы юллар тирәсендә йөрү тыела. (Сәхнәгә Хуҗа чыга. Алар Үрдәккәй белән кочаклашалар.)

Хуҗа, Үрдәк. Рәхмәт сиңа, Аю. (Аю чыгып китә.)

Хуҗа. Әйдә, Үрдәккәем, кайтыйк, өйдәгеләр борчылып беткәннәрдер.

Үрдәк.

Хуҗам, көннәр буе йөреп ардым,

Юлларымда кемне генә очратмадым.

Бик талчыктым, ачыктым,

Килә тамак ялгыйсым.

Хуҗа. Балалар, ә сез монда кайда тамак ялгап алырга икәнне  белмисезме? (Балалар җавабы.)

(Сәхнәдә – ашханә күренеше. Аш-су остасы – Төлкебикә.)

Төлке.

Исәнмесез. Хәерле көн,

Ашханәгә үтегез.

Төрле-төрле ризыклардан

Сез дә авыз итегез. (Төлке кунакларны сыйлый.)

Хуҗа, Үрдәк.

Рәхмәт сезгә, балалар,

Безгә ярдәм иттегез.

Һаман шулай игелекле,

Мәрхәмәтле булыгыз.

Саубулыгыз. (Кереп китәләр.)

Әкият тәмам.