Үги кыз

 № 196

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әкият сценарие)

Гөлназ ЗАХАРОВА,

Казандагы 207 нче балалар бакчасының татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе

Максат. мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык әкиятләре белән таныштыру. Театр сәнгате үзенчәлекләре аша балаларның сөйләм телен үстерү.

Бурычлар:

– татар халкының көнкүреше белән таныштыру;

– өлкәннәргә карата ихтирам хиләрсе тәрбияләү;

– кеше әйберенә кагылмау, үзеңнеке белән бүлешү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:  урман һәм өй күренеше.

Атрибутлар: Аю, төлке, убырлы, эт битлекләре; ипи, кәрзин, бал, төлке койрыгы, сандык, төймә.

Катнашалар: алып баручы, Үги кыз, төлке, абый, Убырлы, аю, этләр.

Тамаша барышы

(Авыл күренеше. Ерак түгел урман күренә.)

Алып баручы. Борын заманда булган, ди, бер кешенең үги кызы. Аны бер дә яратмаганнар. Урманда адаштырырга уйлаганнар.

Абый. Әйдә, урманга барабыз, мин утын кисәм, син җиләк җыярсың. (Кыз үзе белән йомгак белән кәрзин ала. Китәләр. Урман күренеше. Кыз җырлый-җырлый җиләк җыя башлый.)

Кыз.

Җиләк җыям чиләккә,

Дәү әнигә бүләккә бүләккә.

Чиләгем тиздән тулыр,

Дәү әнием шат булыр!

Кушымта:

Бүләккә, бүләккә,

Җиләк җыям чиләккә! (Туктап, як-якка карана.)

Абый, абый! Утын кисеп бетердеңме? ( Елый.) Инде нишлим? (Кырыйга китеп, елый башлый. Аю чыга, җырлый.)

Аю.

Балы бик тәмле булса да,

Бал кортлары бик яман.

Бер тәпән бал ашар өчен

Сугышып йөрим һаман. Оһ!

Караучысыз умартаны

Барып табасы иде.

Рәхәтләнеп табан гына

Ялап ятасы иде. Иһ!

Кыз (аю янына килеп). Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, аюкай?

Аю. Күрдем йомгагыңны. Аягым бик авырта, аягымны бәйләсәң, бал бирермен. (Кыз аюның аягын бәйли. Аю аңа бал бирә. Кыз рәхмәт әйтеп китә.)

(Төлке чыга, җырлый).

Төлке.

Нинди тәмле ис

Керә борыныма?

Кайда да булса

Үрдәк бар монда!

Балаларыма

Бүлеп бирермен,

Үзем дә әзрәк

Авыз итәрмен.

Кыз (төлке янына килә). Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, Төлкекәй?

Төлке. Күрдем, мине сыйласаң, мин сиңа бүләк бирәм. (Кыз кәрзиненнән алып төлкегә ипи бирә.)

Төлке. Рәхмәт сиңа, матур кыз! (Төлке кызга үзенең койрыгын бирә.)

Кыз. Рәхмәт, Төлкекәй. (Кыз китә. Карый. Өй күрә). Кем яши монда? (Убырлыны күрә.)

Кыз. Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, Әбекәй?

Убырлы. Матур кыз, ерактан килгәнсең. Минем кызым булырсың! Әйдә, мунча як! (Кыз китә, Убырлы җырлый.).

Ага сулар, ага сулар,

Ага сулар ник болай?

Аккан сулар кире кайтмый,

Яшь гомерләр дә шулай!

Кыз. Әби мунча әзер!

Убырлы. Рәхмәт кызым! Әйдә биеп күрсәт әле! (Икесе бииләр.)  

Убырлы. Бик акыллы бала икән син. Бу сандыкны сиңа бүләк итәм. (Убырлы кызга сандык бирә.)

Кыз. Рәхмәт, әбекәй. (Кыз китә.)

(Авыл күренеше. Этләр. 3 – 4 эт татар халык көенә бии.)

Этләр (кызны күргәч). Үләргә киткән түтекәй, баеп кайта түгелме? 

(Кыз уртага килә, сандыгын ачып карый башлый. Тылсымлы музыка.)

Алып баручы. Тырышлык бәхет китерер! Үги кыз үзенең сүз тыңлавы, тырышлыгы аркасында рәхәт гомер кичергән.