Җырым белән җиңдем дошманны!      

Җырым белән җиңдем дошманны!      

 

(Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 елга багышланган

әдәби-музыкаль кичә)

 Альфира   ГАБДУЛЛИНА

Сарман районы

Саклаубаш урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

 

Максат: Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы  Муса Җәлилнең  балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, җырлары,  дәһшәтле сугышта солдатларны җиңүгә рухландырган шигырьләре аша укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну уяту. Укучыларны әдәпле, мәрхәмәтле булырга өндәү. Туган илгә мәхәббәт хисләре  тәрбияләү. Балаларның сәхнәдә үз-үзләрен тоту сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау:  Муса Җәлилнең тормышын чагылдырган презентация, аның турында язылган китаплар күргәзмәсе. Шагыйрьнең әсәрләре буенча ясалган балалар рәсемнәре.

 

Бәйрәм барышы:

  1. Хәерле иртә!

Без бүген, ягъни 2025 елның 15  феврале көнне халкыбызның  бөек шагыйре Муса Җәлилнең туган көнен бәйрәм итәбез.

– Бөек шагыйрь булу белән беррәттән, М.Җәлил турында нәрсәләр беләбез? Кем ул?

(Тамашачы укучылар җавап бирә.)

Укытучы фикерләрне йомгаклый:

– Муса Җәлил – герой-шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, батыр көрәшче,  илнең азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелгән совет солдаты да.

– Бүгенге бәйрәм Муса Җәлил, аның унике көрәштәше һәм яу кырында башларын салган меңнәрчә, миллионнарча батыр совет солдатларын искә алу иртәсе булып яңгырасын!

Бүләгем.

Кайтса иде гөлләр арасында

Гөрләп үткән көләч көннәрем.

Дускай, сиңа бүләк итәр идем

Илкәемнең алсу гөлләрен.

 

Бер нәрсәм юк минем монда хәзер!!!

 

Тик бар минем кара уйлар белән

Тапланмаган керсез йөрәгем.

Йөрәгемнең язгы гөлләр төсле

Җыры булсын – сиңа бүләгем.

 

Үзем үлсәм, исмем, җырым үлмәс,

Ул яңгырар илнең кырында.

Сөйләп илгә тоткын күңелләрдә

Чәчәк аткан көрәш турында.

                                                                 Муса Җәлил

 

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе.

Бөек җыр ул Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

                                                                 Фатих Кәрим

 

1 нче укучы.

Татар халкының бөек улы, герой–шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзер өлкә) Шарлык районы Мостафа авылында Мостафа Габделҗәлилов гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә.

 

Мусаның әнисе Рәхимә апа шигъри күңелле хатын-кыз була, шигырьләр, җырлар чыгара. Тормышлары авыр булуга карамастан, балаларын белемле итәргә тырыша.

2 нче укучы.

Муса 6 яшеннән укырга керә, башта авыл мәктәбендә укый. Әтисе гаиләсе белән күченеп киткәннән соң, Оренбург шәһәренең «Хөсәения»  мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. 1914 –1917  елларда Г.Тукай, С.Рәмиев, Дәрдмәнд иҗатлары белән якыннан таныша.

М.Җәлил беренче шигырен 9 яшендә яза. Ләкин аның беренче шигырьләре югала.

 

Укытучы.Укытучысы  Җәлил  башлангыч сыйныфларда укыгандагы мондый хәлне исендә калдырган.  Муса кечкенә вакытта аларга кунакка бер бабай килә, бабай кайтып киткәндә, эрҗинкәсе олы була. (Элек аяк киеме олы булса, башына ниндидер кәгазь кисәкләрен йомарлап тутыру гадәте булган) Шулай аңарга кәгазь йомарлыклары бирәләр,  ул Мусаның беренче шигырьләре булган икән.

Чыганакларда да аның беренче шигырьләре югалган, һәм Муса Җәлил беренче шигырьләрен 10 яшендә яза башлаган диелә.

 

1 нче укучы:

– Мәдрәсәдә укыганда, Муса Җәлил комсомолга керә. 1919 елда авылда балалар һәм яшьләр арасында культура-агарту эшләре алып бара.

1923–1925елларда Казанда рабфакта укый, шунда бик күп язучылар белән аралаша.

1927–1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укый.

Югары белем ала, партия сафларына керә. Муса Җәлил – коммунист.

1933–1941 елларда танылган шагыйрь булып өлгерә.

 

«Шагыйрь»  шигырен сөйләү.

                  Җыр башкару «Салют сиңа, Муса Җәлил!»

 

  1. Әдәбиятта М.Җәлил иҗаты 2 чорга бүлеп өйрәнелә: сугышка кадәрге һәм сугыш чоры.

Искәрмә: автор иҗатын 3 чорга бүлеп өйрәнү дә урынлы булыр иде:

1)Революциянең давыллы еллары: Җәлил революция идеяләре белән сугарылган бик күп шигырьләр иҗат итә. Кулына корал алып, коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тарату операцияләрендә, бәрелешләрдә катнаша. Әлбәттә, бу күренешләр аның шигырьләрендә сурәтләнә.

 

 

 

  • Илдә тынычлык урнашу. Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, чагыштырмача тыныч тормыш башлана. Колхоз-совхозлар оеша. Халык социализм идеяләре белән яши башлый.

 

     Бер укучы «Ишек төбендә» шаян шигырен сөйли.

«Шаян песи» җырын башкару.

«Чәчәкләр» шигыреннән өзек тыңлау.

 

  • Бөек Ватан сугышы чоры.

 

                      «Кыз җыры» шигырен тыңлау.

 

Укучы шигырьдә: «Мин озаттым аны сугышка!» – диде.

 

Укытучы:

Сугыш! Иң куркыныч сүз. Кемнәрнең генә үзәген өзмәгән дә, кемнәрнең генә тормышын җимермәгән бу куркыныч афәт?! Миллионлаган кешенең яшьлек елларын, балалык чорын тартып алган, күпме балаларны ятим иткән, күпме хатын-кызларны тол калдырган, ир-егетләрне үзенә тартып алган дәһшәтле сугыш.

1941елның июль аенда Муса Җәлил Армия сафларына алына. Башта рядовой кызылармеец була, аннан Курск өлкәсенә политработниклар әзерли торган 6 айлык курсларга җибәрелә. 1941 елның декабрендә өлкән политрук М.Җәлил Мәскәү аша фронтка китә.

 

                                  «Яулык» шигыре сөйләнелә.

 

Искәрмә (укытучы сөйли): Курск өлкәсенә фашистлар якынлашкач, курслар Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә, хәрби укулар педучилищеда алып барыла.

Истәлек: 1970 елда педучилищеда Муса Җәлил музее төзелә. 1981елдан башлап, бу музейга реставрация ясала, Мәскәүдән рәссамнар, архитекторлар чакырылып, музей өр-яңадан торгызыла, яңа истәлекләр белән баетыла. Бу эш 2 ел чамасы дәвам итә.

Музейны яңарту, торгызу артыннан училищеның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Васил Һади улы Һадиев йөри. Музей ачылу тантанасына бик күп  кунаклар  чакырыла.

«Мин, бу вакытта педучилище студенты идем. 4 ел уку чорында музей әгъзасы булдым. Васил Һадиевич музейны торгызу эшенә безне – музей әгъзаларын да бик нык тартты. Без Минзәлә шәһәре буйлап, өйдән өйгә кереп, сугыш чоры предметлары, хат, төрле истәлек материаллары җыйдык. Музей ачылганнан соң, мин экскурсовод булып эшләдем.

Минзәләдә 1972 елда Муса Җәлилгә һәйкәл куела, 2017 елда ул яңартылды».

 

1 укучы: Муса Җәлил сугыш турында бик күп шигырь, мәкаләләр яза, сугышчан корреспондент та була. Фашистлар кылган явызлыклар турында язып бетерә алмый.

 

                                     «Бүреләр» шигырен сөйләү.

 

Совет солдатлары күрсәткән батырлыклар мәкаләләрдә туктаусыз чагылдырылып барыла.

 

                                    «Егет көче» шигырен сөйләү.

 2 нче укучы.

Совет солдатларының ил алдындагы сугышчан бурычын үтәүдә күрсәткән каһарманлыгы, патриотизмы һәр шигырьдә чагылыш таба.

 

                                 «Авырудан соң» шигырен сөйләү.

 

1 нче укучы.

1942 елның июнендә Волхов фронтында  (Ленинград өлкәсе) каты сугышлар була, меңнәгән солдатлар камалышта кала. Озак кына каршылык күрсәткәннән соң, бик күп солдатлар каты яраланган хәлдә, фашистларга әсирлеккә эләгә. Генерал Власов Армиясен  кыен хәлдә калдырып немецларга сатыла.

 

Чыганаклардан:

Солдатлар урман эчләрендә йөри, соңгы  патронга кадәр атышалар, ләкин боҗра эченнән чыга алмыйлар. Яраланган  Муса Җәлил дә немецларга каршы торырлык  хәлдә булмый. Шуннан  башлап аның гомеренең соңгы сәгатенә кадәр сузылган төрмә чоры башлана.

 

                             «Төрмә сакчысы» шигырен сөйләү.

 

Башта Муса Җәлил Польша лагерьларында була: Востроу, Биркенау, Штутгаф; аннан Германия төрмәләренә ( Лертерштрассе, Моабит) күчерәләр.

М.Җәлил һәм аның 12 көрәштәше «Идел–Урал» легионын оештыралар,  яшерен рәвештә, әсирләргә фашистларга каршы көрәшергә өндәп язган листовкалар тараталар, шигырьләр укыйлар. Качу оештырмакчы булалар. Ләкин аларның бу планын Мәхмүт Ямалетдинов дигән әсир фашистларга фаш итә. Аларны икенче төрмәгә күчерәләр.

                                   «Ышанма» шигырен сөйләү.

 

2 укучы.

Дрезденда суд була. Суд карары җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә.

 

                                    «Мәхкүм» шигырен сөйләү.

 

Үлем җәзасы 1944 елның 25 августында тормышка ашырыла. Җәлилчеләр тыныч кына, 114 адымны атлап (камерадан гильотинага 114 адым), барганда, Муса Җәлил кычкырып җырлап җибәрә, бу вакытта инде аларның җырлавын бер фашист та туктата алмый.

Җәза 12 сәгать 06 минутта башлана, 12 сәгать 36 минутта тәмамлана.

 

1 укучы.

Унике җәлилченең исемнәре:

Гайнан Кормаш

Фуат Сөйфелмөлеков

Абдулла Алиш

Фуат Булатов

Муса Җәлил

Гариф Шабаев

Әхмәт Симаев

Абдулла Батталов

Зәннәт Хәсәнов

Әхәт Атнашев

Сәлим Бохаров

Рәхим Саттар

 

2 нче укучы.

Туган илебезгә шагыйрьнең 115 шигыре кайта. Катлаулы, урау юллар белән.

Беренче дәфтәрне – Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов, икенчесен бельгияле Андре Тиммерманс алып кайта.

 

Искәрмә:

Өченче дәфтәр дә булган дип фараз кылына, әмма әлегә кадәр табылмаган.

 

Муса Җәлилгә,  үлгәннән соң, 1956 елның 2 февралендә Советлар Союзы исеме бирелә,

1957 елда Ленин премиясенә лаек була.

 

Укытучы.

Сугышта башларын салган миллионнарча батыр солдатларга – Мәңгелек дан! Алар исеме – Үлемсез!

Дөньялар тыныч, имин булсын!!!

 

«Тыныч, имин булсын еллар» дигән   җыр башкарыла.