«Җырлап үткән җәй» музыкаль әкият сценариесы

(И. А. Крыловның «Кырмыска һәм Энә карагы» баснясына нигезләнеп эшләнгән)

Лилия ХӨСӘЕНОВА,

Казандагы 180 нче балалар бакчасы

музыка җитәкчесе

 

(Көй яңгырый, бүлмәгә Кырмыска керә.)

Кырмыска (җырлый):

Мин – Кырмыска, барыгызга

Миннән ялкынлы сәлам!

Нинди генә эшкә тотынсам да,

Оста башкарып чыгам.

Хәзер бит җәй, бөтен халык

Ял итәргә җыена.

Ә мин җәнлекләрне дәшеп

Уйлыйм зур йорт салырга.

 

Әй! Кемнәр курыкмый эштән.

Килегез монда иртән!

Бергә-бергә йорт салыйк,

Кышны шунда үткәрик!

(Өй янына китә, өй төзи.

 Энә карагы керә.)

Энә карагы (җырлый):

Энә карагы булам,

Җырларга бик яратам.

Җырлап биеп, уйнап көлеп

Туйганчы күңел ачам.

(Кырмыска янына килә.)

Дустым, юкка ашыгасың,

Ял ит бераз, аргансың.

Кирәкми йорт әлегә,

Мөмкин соңрак төзергә. (Очып китә.)

(Аюлар бүрәнәләр  күтәреп бииләр.)

Энә карагы (килә, әйтә):

Бүрәнә ташыдыгыз?

Ничек сез армадыгыз?

Аюлар: Хезмәтне яратабыз!

Ялкау түгел, тырыш без!

Энә карагы: Кирәкми йорт әлегә,

Мөмкин соңрак төзергә!

(Аюлар бүрәнәләрен Кырмыскага алып киләләр, китәләр. Бал кортлары очып киләләр, бииләр.)

Энә карагы: Бал кортлары, дусларым,

Ә сез монда нишлисез?

Бал кортлары: Без монда нектар җыеп,

Балавыз ясап торабыз.

Аннан яңа йортыбызга обой ябыштырырбыз.

Энә карагы: Аңламыйм бер нәрсә дә.

Кыш җитәме иртәгә?

Вакыт бар бит. Үгезне калдырырсыз көлкегә! (Көлеп очып китә.)

(Бал кортлары чиләкләрен өйдә калдырып китәләр. Куяннар бии-бии керә, кулларында пумала.)

Энә карагы: Әйтегез, Куянкайлар,

Нигә бу пумалалар?

Куяннар: Без йортны бизибез!

Бик тырышып эшлибез!

Энә карагы: Шул да булдымы соң эш?

Җәен нинди төзелеш?

Кирәкми йорт әлегә,

Мөмкин соңрак төзергә. (Очып китә.)

(Көз җитә, яңгыр ява, күк күкри.)

Кырмыска: Йортыбыз булды әзер.

Бик дус яшәрбез хәзер.

Яңгыр, яшен куркытмас,

Биеп алмыйча булмас. (Барысы бергә бииләр, өйгә керәләр.)

(Яңгыр ява, җил исә.)

Кырмыска: Качыгыз! Яңгыр ява!

(Энә карагы килә, туңган.)

Энә карагы: Ах! Ничек салкынайтты! (Өйне күрә.)

Менә бәхет!… кем йорты? (Ишек шакый, Кырмыска чыга.)

Энә карагы: Исәнме,  дустым Кырмыска!

Җәй булды бит бик кыска!

Мин ачыктым һәм туңдым,

Юк бүтән барыр урным…

Кырмыска: Менә ничек? (Ачуланып.)

Йорт салганда, әле монда, әле анда

Биеп йөрдең, уйнап йөрдең.

Йортны соңрак төзим,  дидең.

Энә карагы: Әйе, син хаклы, дустым,

Узган вакытым юкка… (Елый.)

Кырмыска: Җәен күңел ачарга иренмәдең,

Һәрчак булдың әзер.

Бар, җырлап кара хәзер.

Энә карагы: Менә бәла, бу кышта

Озак яши алмам мин.

Зинһар, гафу итегез,

Йортыгызга кертегез!

Мин суга да барырмын,

Миченә дә ягармын.

Дусларым, мин аңладым, сезсез яши алмамын!

Кырмыска: Бәлки гафу итәрбез?

Йортыбызга дәшәрбез?

Барысы бергә:

Әлбәттә, әйдә кертик

Энә карагын гафу итик!

(Барлык катнашучылар уртага чыгалар һәм «Дуслык турында»  бергәләп җырлыйлар.)