Җыр булып яши күнелдә

(Герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатының Бөек Ватан сугышына кадәр булган чорына багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Гөлирә ГАБДУЛЛИНА,

Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: рәссам Мансур Рәхимов музеендагы экспонатларны кулланып, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, патриотик хисләр тәрбияләү; сөйләм телен үстерү, баету.

Җиһазлау: М.Рәхимов музеенда булган экспонатлар, Муса Җәлилнең шигырь китаплары, «Салават күпере» журналы.

Кичә барышы

(Талгын гына моңлы кой агыла.)

Алып баручы. Кышкы салкын көннәрнең берсендә иксез-чиксез Оренбург далаларының Мостафа исемле татар авылында Мостафа абый белән Рәхимә апа гаиләсендә кечкенә Муса дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән, тормыш сөючән бала булып үсә, уйный, көлә, урманга йөри, күлдә су коена, Абыйсы Ибраһимга ияреп, 6 яшендә үк укырга йөри башлый. Бер ел эчендә мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлап чыга.

Укытучы. Муса кечкенәдән рәсем ясарга, китап укырга ярата. Тукайны аеруча яратып укый. Менә Мусаның әнисе ягыннан кыз кардәше Мәрьям  Сәйфетдинова истәлекләреннән алынган фикерләр:

«Муса һәр атнакич Тукайның мәҗмуга әсәрен күтәреп безгә килә. Мич арасына яшеренеп Тукай шигырьләрен ятлый идек. 9 – 10 яшькә җиткәндә Мусаның татар әдәбиятыннан укылмаган китабы калмады диярлек. Ул миңа бервакыт сер итеп кенә үзенең Тукай кебек зур шагыйрь булырга теләвен әйтте. Аннары үзе язган ике шигырен укыды.

Муса, Г.Тукайга багышлап, «Тукайны сагыну» исемле шигырен яза. (Бер  укучы «Тукайны сагыну» шигырен укый.)

Арабызда безнең күптән түгел

Яшь агабыз – Тукай бар иде.

Безнең кебек ул да керсез күңел,

Һәр сабыйга якын дус иде.

Уйный иде бергә безнең белән,

Сөя иде безне җан атып.

Ерак иде күңеле тәккәбердән,

Үләр иде безне яратып.

Яза иде безгә җырлар, моңнар,

Әкиятләр, матур шигырьләр.

Өйрәтә иде төрле шәп уеннар,

Туймый иде уйнап күңелләр.

Көлдерә иде безне әкият сөйләп,

Сөендерә иде уеннан.

Моңландыра иде көйләр көйләп,

Күңел ача иде көй белән.

Үлгән инде хәзер ул агабыз,

Аның тәне гүрдә – кабердә.

Аның кайгысына без янабыз,

Бетмәс көенеч безнең бәгырьдә.

 

 

Алып баручы. Балалар, Муса балаларны бик яраткан, аларны аңлый белгән, алар турында бик күп шигырьләр, аларга бишек җырлары язган. Аның нәни кызы Чулпанга багышлап язган шигырьләрен тыңлап узыйк.

2 нче укучы «Кызыма» (Бишек җыры) шигырен яттан сөйли).

Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем.

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.

Синең гомерең җыр булып

Яңрар бәхет илендә,

Йолдыз булып янарсың

Син туган ил күгендә.

Таңнан торып, бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Әлли-бәлли-бәлли-бәү!

Әлли-бәлли-бәлли-бәү!

Алып баручы. Ә хәзер, балалар, сезне шагыйрь туып-үскән якларга сәяхәткә чакырам. (Видеоязмада урман, кош тавышлары яңгырый.)

Укытучы. Мусаның туган авылында, яр астында, көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп, чишмә челтерәп аккан. Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан. Чишмәгә рәхмәтен, соклануын белдереп, «Чишмә исемле шигырь язган. Ә композитор Җәүдәт Фәйзи аңа көй яза. Шулай итеп “Чишмә” җыры туа.

3 нче укучы («Чишмә» шигырен сөйли).

Яр астыннан чишмә ага,

Челтер-челтер тавышы.

Җил искәндә иелеп кала

Читтә үскән камышы.

Челтер-челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез,

Башка җирдән эчмәгез.

Алып баручы. Муса туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа «Күке» шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән. Тыңлап карыйк әле.

4 нче укучы («Күке» шигырен яттан сөйли).

Калын урманда, гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы бер кош тавышы:

«Кәк-күк, кәк-күк!»

Ул ялгыз яши, чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа:

Кәк-күк, кәк-күк.

 

Укытучы. Авыл җирендә бик тырыш, уңган кешеләр яши. Алар таң әтәче «кикрикүк» дип кычкыруга уяналар, эшкә тотыналар. (Балалар барысы бергә «Әтәч» җырын (М.Җәлил шигыре, Җ.Фәйзи көе) җырлый.)

Таң ата бугай, әтәч кычкыра:

Без дә уяндык әтәч тавышына:

– Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Йә сузып кына, йә бик еш кына:

Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк!

Бакчага килдек, ашыга, ашыга,

– Кикрикүк, кикрикүк, кикрикүк.

Алып баручы. Муса ишегалдында маэмайны да, өй эчендә хуҗабикәнең ышанычын яулаган песине дә үзенең дуслары итеп санаган. Ул көчеге турында бик матур шигырь дә язган.

5 нче укучы.

Минем бар маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә.

Алып баручы. Мусаның дус малайлары, дус кызлары күп була. Алар вакытларын бушка уздырмыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Шул уеннарның берсен, әйдәгез, без дә уйнап алыйк. («Кап та коп» уены уйнала.)

Уенның эчтәлеге

Берничә бала бер түгәрәк булып утыралар, бер-берсенең баш бармакларын учлаган килеш, йодрыкларын йодрык өстенә куеп, кулларын бергәләп күтәреп-төшереп түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Без-без без идек,                                     Коега төштек –  су эчтек;

Без унике кыз идек;                                 Бер тактага тезелдек,

Базга төштек – бал ашадык,                  Таң атканчы юк булдык,

Келәткә кердек – май ашадык,            Кап та коп,

Түбәгә мендек – өйрә эчтек,                 Авызыңны ач та йом! –

диләр дә, барысы да берьюлы авызларын йомалар. Моннан соң уенчылар берсе дә авызын ачмаска, көлмәскә, сөйләшмәскә тиеш. Алар бер-берсен көлдерү өчен төрлечә кыланалар, күз-йөз белән төрлечә ымнар ясыйлар. Кем иң элек авызын ачса, йә көлеп җибәрсә, аннан:

– Күктән кемнең өй түбәсенә төштең? – дип сорыйлар. Ул берәр таныш өйне атый. Шуннан соң ул өйдә ире, хатыны, балалары белән ничә кеше  булса, көлүченең үзен дә кушып, һәрбер уйнаучы бу көлгән кешенең кулына йә маңгаена шулар санынча чиртеп ала. Уен тагын башлана.

Укытучы. Балалар, тормышта төрле хәлләр була. Муса Җәлил Шакир белән Гали исемле малайларны кырдан кайтканда нинди гыйбрәтле хәлгә юлыгулары турында шигырь яза.

6 нчы укучы («Шакир белән Гали» шигырен яттан сөйли).

Шакир белән Гали кырдан                              Бик аз гына киткән иде,

Кайтып киләләр иде.                                        Очрады бер эт аңа.

Шакир эчтән бер уй уйлап                               Куркып кинәт кычкырды да

Ашыгып алдан йөгерде.                                   Чапты кире басмага.

Ул чыкты да басмадан,                                     Куркуыннан онытып,

Такталарны тарттырып:                                    Басмага килеп керде.

– Гали баскач, егылсын, – дип,                         Басма китте ычкынып,

Куйды чак-чак эләктереп                                   Шакир елгага чумды.

Алып баручы. Бу шигырь бер-береңә яманлык эшләргә ярамавын искәртә. Яманлык эшләсәң, ул, һичшиксез, үзеңә эйләнеп кайта. Балалар, сез бу турыда беркайчан да исегездән чыгармагыз.

Укытучы. Муса Җәлил бик күп шигырьләр яза Ул җыр жанрына да якыная. Композиторлар Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, Л.Хәмиди, М.Мозаффаров , Ф.Яруллин, С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыкта шактый җырлар иҗат итә. Ә Нәҗип Җиһанов хәтта аның «Алтынчәч» поэмасына опера яза.

Алып баручы. Кайбер җырлар азмы-күпме яши дә онытыла. Ә Муса Җәлилнең җыр текстлары – мөстәкыйль яши ала торган, үзенә бер аерым көче булган сәнгать әсәрләре. Менә бу җыр – моңа ачык мисал. (М.Мозаффаровның «Җиләк җыйганда» җыры башкарыла.)

Укытучы. Сугыш башлангач, Муса Җәлил үзе теләп сугышка китә. Әсирлеккә эләгә. Төрмәдә ул язуын дәвам иттерә. Төрмәдә язган шигырьләре «Моабит дәфтәрләре» дигән җыентыкка тупланган. Җәлил һәм аның иптәшләре тоткынлыкта дошманга каршы көрәшәләр. Гитлерчылар моны белеп алып, аларны җәзага тарта, аларны тотып төрмәгә ябалар.

Муса Җәлил белән аның ун көрәштәше дә үлем җәзасына хөкем ителә. Аларның исемнәрен хәтеребездә тотыйк! Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев, Гайнан Кормаш, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Гариф Шабаев, Әхмәт Атнашев, Фәрит Сәйфелмөлеков, Фоат Булатов, Сәлим Бохаров. (Портретларын күрсәтү, Мансур Рәхимов музееның «Өзелгән җыр» дигән бүлеге белән танышу.)

Алып баручы. Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыре киләчәк буынга атап язылган. Ул шигырьләренең мәңге яшәвен теләгән. Шагыйрь абый: «Шигырь-җырларым сез яшәячәк көнгә барып җитсен», – дип хыялланган, безгә килеп ирешсеннәр, дип теләгән. Аның теләге кабул булды. Шигырьләре һаман яши. Җырлары үлемсез.

7 нче укучы.

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә

Ил кырында чәчәк атыгыз!

Күпме булса сездә көч һәм ялкын,

Шулкадәрле җирдә хакыгыз!

Укытучы. Шушындый матур шигырьләре өчен Муса Җәлил үзе дә әдәби геройга әйләнде. Аның турында шигырьләр, романнар язалар. Җәлил бистәсендә яшәп, иҗат итүче Булат Әюпов Муса Җәлил турында «Дан өстенә дан» исемле шигырь язган.

8 нче укучы.

Дөньяда бар кешелекне                       Данлы исемеңне йөртү

Тетрәткән җир – Моабит.                    Горурлык бит һәркемгә.

Моабитны тетрәтүче                            Шагыйрь исемен сайладылар

Якташыбыз Муса бит.                          Мәңге күпләр үзенә.

Даның белән исемең кайтты                Исемең бирдек бистәбезгә

Көч бирүче илеңә.                                 Тугры калдык сүзеңә.

Укытучы. Безнең гимназия музеенда да , бөтен кеше күрерлек итеп, матур хәрефләр белән Муса Җәлилнең канатлы сүзләре язып куелган: «Гомерең калсын җирдә маяк булып үзеңнән соң килгән буынга!». Бу сүзләрнең мәгънәсе турында уйланыгыз, балалар! (Укучылар «Салют сиңа, Муса Җәлил!» җырын башкара.)