Җир планетасын саклыйбыз» темасына проект эше
Гүзәлия ХӨСӘЕНОВА,
Казандагы
163 нче “Әкият иле” балалар бакчасы
тәрбиячесе
Проектның төре: тикшерүче, иҗади.
Балаларның яше: 5–7 яшь.
Проектта катнашучылар: балалар, педагоглар, балалар бакчасы хезмәткәрләре, әти-әниләр.
Проектның дәвамлыгы: 3 ай.
Актуальлелек: Табигать – бөек һәм зирәк тәрбияче. Безнең бурыч – табигать китабын «укырга» өйрәнү. Җир планетасы һәр кешенең тормышында мөһим әһәмияткә ия, чөнки матурлык һәм яхшы кәефтән тыш, ул кешегә яшәү мөмкинлеге дә бирә. Кояш, һава, су, җиләк-җимеш, гөмбә, умарта, балык – болар барысы да табигать. Кеше планетада яши, кеше тормышы табигатькә бәйле. Кешеләр табигать байлыгын арттыра алалар, һәлак итәргә дә мөмкиннәр алар. Кеше кулы белән үсемлекләргә, хайваннар дөньясына, экологиягә зур зыян салалар. Балаларда планета турында белем дәрәҗәсе түбәнрәк. Табигатькә карата да актив-нәтиҗәле мөнәсәбәт булмау күңелгә ошамый. Шуның өчен бу теманы актуаль дип уйлыйм.
Проектның максаты: планетабызга карата гуманлы мөнәсәбәт формалаштыру, аның төп күренешләренә түбәндәгеләр хезмәт итә: кешеләргә карата игелеклелек; аларның торышына эмоциональ ярдәмчеллек; табигый объектларга кызыксыну уяту; тереклек турында кайгыртучанлык күрсәтү, яшәү өчен кирәкле шартлар тудыру.
Проектның бурычлары
Белем бирүче: балаларны табигатьне саклауның кайбер формалары белән таныштыру; Җир планетасын саклауда кешенең ролен ачарга; балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, табигатьтә үз-үзеңне тоту турында күзаллауларны формалаштыру.
Үстерүче: балаларның үзара бәйләнешен үстерү, игътибар, күзәтүчәнлекне үстерү; балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү; планетаның үзенчәлекләре турындагы белемнәрне системалаштыру һәм тирәнәйтү.
Тәрбияви: туган якның матурлыгын күрсәтү, мәхәббәт, җаваплылык һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; Җир планетасына карата кызыксыну һәм сак караш тәрбияләү.
Ниятләгән нәтиҗәләр: балаларның күзәтүчәнлеге, кызыксынучанлыгын үстерү, планета турындагы белемнәре арттыру, сөйләм теле үстерү; матурлыкны һәм аны саклау теләге тудыру. Җир шарын өйрәнү нәтиҗәсендә сөйләм телләрен үстерү, сүз байлыгын арттыру.
Проектны тормышка ашыруда кирәкле ысуллар:
- Проектның максатын кую, проблеманы билгеләү.
- Проектның план-схемасын төзү.
- Кирәкле материаллар туплау.
- Проект белән эшләү.
- Нәтиҗә ясау, презентация үткәрү.
Материаллар: слайдлар, китаплар күргәзмәсе, хайваннар, үсемлекләр, кошлар, бөҗәкләр, су рәсемнәре, уенчыклары.
Эш төре: танып белү уеннары, экскурсияләр, альбом ясау, викторина.
Кулланылган әдәбият:
- К.В. Закирова “Балачак аланы”.
- К.В. Закирова “Иң матур сүз”.
- З.М. Зарипова, Л.Н. Вәҗиева, З.С. Зөфәрова “Туган телдә сөйләшәбез”.
- “Кызыл китап”.
- Демонстрацион материаллар.
- Компьютер.
Проектның этаплары
- Әзерлек этабы
- Проектның темасын уйлап, максатын, бурычын кую.
- Темага кагылышлы мәгълүмат җыеп, чыганаклар туплау.
- Проектның перспектив-тематик планын төзү.
- Әти-әниләрне проект планы белән таныштыру.
- Әти-әниләргә рекомендацияләр әзерләү.
- Төп этап
Тәрбияченең һәм өлкәннәрнең балалар белән бердәм эше
Әңгәмә үткәрү: “Нәрсә ул планета?”, “Глобус белән танышабыз.”, “Табигатьне кешеләр генә саклыймы?” , “Урман кагыйдәләре”, “Җир планетасы ни өчен кирәк?”
Рәсем бәйгесе:“Хайваннар дөньясы”, “Туган ягым кошлары”, “Агачлар нигә кирәк?”, “Бөҗәкләр”, “Тамчыдан күл җыела”.
Буягычлар: “Бу нинди агач?”.
Презентация карау: “Күчмә кошлар кайда очалар?”
Видеоязма карау: “Планета кайчан барлыкка килгән?”
Рәсемнәр карау: “Кошлар”, “Тозлы су кайда бар?”
Кызыклы викторина: “Кызыл китапка кергән үсемлекләр”.
Биюләр искә төшерү: “Куянкай”.
Балаларның мөстәкыйль эше:
Дидактик үстерешле уеннар :“Урмандагы хайваннар”, “Койрыклар”.
Сюжетлы-рольле уен: “Без урманга барабыз!”
Хәрәкәтле уен: “Кошлар”.
Продуктив эшчәнлек:
Рәсем ясау: “Табигать рәсемен ясау”.
Әвәләү: “Яраткан бөҗәгем”.
Әти-әниләр белән эш: “Табигать турында шигырьләр ятлау”, “Юкка чыккан үсемлекләр һәм хайваннар» темасына газета чыгару , “Син табигатьне ничек саклыйсың?” дигән темага рәсем ясау”, “Татарстан Республикасының нинди тыюлыкларында булганың бар?” дигән фотосурәтләр карау», “Рәсем конкурсы үткәрү: “Җир планетасы”.
- Йомгаклау этабы
Перспектив-тематик план “Җир планетасын саклыйбыз”.
| Эчтәлекнең тәртибе | Өлкәннәр һәм балаларның уртак эшләре | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Ата-аналар белән берлектә эш |
| Әңгәмә: “Нәрсә ул планета?” | Видеоязма карау: “Планета кайчан барлыкка килгән?”
|
Дид. уен: «Урмандагы хайваннар». | Табигать турында шигырьләр ятлау. |
| Рәсем бәйгесе:“Хайваннар дөньясы”. | Кошлар рәсемнәрен карау. | Хәрәкәтле уен: “Кошлар”. | “Юкка чыккан үсемлекләр һәм хайваннар» темасына газета чыгару”. |
| Әңгәмә: “Глобус белән танышабыз”. | Әңгәмә: “Урман кагыйдәләре”. | Сюжетлы-ролле уен: “Без урманга барабыз!” | “Син табигатьне ничек саклыйсың?” дигән темага рәсем ясау. |
| Әвәләү: “Яраткан бөҗәгем”. | Рәсем бәйгесе: “Бөҗәкләр”. | Табигать рәсемен ясау. | Рәсем бәйгесе: “Туган ягым кошлары”. |
| “Куянкай” биюен искә төшерү. | Табышмакларга җавап бирү. | Табышмакны җавабын тап, рәсемен яса. | Рәсем бәйгесе: “Җир планетасы”. |
| Презентация карау: “Күчмә кошлар кайда очалар?”
|
Кызыл китапка кергән үсемлекләрнең кайсы истә калды? Белгәннәрне искә төшерү, кызыклы викторина. | Дид. уен: «Койрыклар». | Фотосурәтләр карау: “Татарстан Республикасы тыюлыкларында булганың бармы?” |
| Әңгәмә: “Табигатьне кешеләр генә саклыймы?” | Әңгәмә: “Җир планетасы ни өчен кирәк?”
|
“Бу нинди хайван?” буягычлар буяу. | Рәсем бәйгесе: “Җир планетасы”. |
