Җиңүнең 80 еллыгына багышланган мәктәпкәчә яшьтәгеге балалар өчен проект эше
Гүзәл ФӘХРИЕВА,
Арчадагы
4 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе
Проект төре: иҗади эзләнү проекты.
Проектның дәвамлылыгы: дәвамлы проект (9 айга кадәр).
Теманың актуальлеге: мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыять өчен беренчел проблемаларның берсе булып тора.
Хәзерге вакытта патриотик хисләр тәрбияләү – зур сабырлык таләп итүче катлаулы мәсьәлә. Кайбер гаиләләрдә мондый сораулар игътибарга лаек.
Быел Җиңүнең 80 еллыгы. Ләкин бүгенге көндә бу бәйрәм, кораллы көчләр белән бәйләнешен югалтып, ир-егетләр, әтиләр көненә әйләнде.
Бу проект, балаларның Ватанны саклаучылар, армия турында белемнәрен тирәнәйтеп, кыю һәм батыр геройларыбыз белән горурлану, аларга охшарга тырышу теләге уяту өчен менә дигән мөмкинлекләр тудыра.
Проектның максаты: мәктәпкәчә яшьтәге балаларда Туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү өчен шартлар тудыру.
Проектның бурычлары:
Тәрбия бурычы: Җиңүнең 80 еллыгы белән таныштыру; балаларда кыю, герой булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану хисе тәрбияләү, Туган илгә мәхәббәт, бабайларга, әтиләргә хөрмәт, малайларга беренчел гендер караш, көчле, кыю булырга омтылыш тәрбияләү.
Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, Ватанны саклаучылар турында күзаллауларын киңәйтү; балаларның сөйләмнәрен үстерү, баету, авазларны ачык-аңлаешлы итеп әйтергә өйрәнүне дәвам итү.
Белем бирү бурычы: балаларга җирне, күкне һәм диңгезне саклаучылар турында белем бирү, аларның мөһимлеген аңлату; патриотик тәрбия бирү, сугышчан профессияләр белән таныштыру.
Көтелгән нәтиҗәләр: балалар армия, гаскәр төрләре, хәрби техника турында белемнәрен тирәнәйтәләр; Җиңүнең 80 еллыгы булуын беләләр, хәрби кешене хөрмәт итәләр, солдатлар кебек, кыю һәм көчле булып, малайлар үскәч армиягә барырга телиләр, әтиләре белән горурланалар, әти-әниләр, тәрбияче апалар белән бергә эшләүдән канәгатьләнү хисе алалар.
Проектта катнашалар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр, тәрбиячеләр, музыка җитәкчесе.
Проектны тормышка ашыру формалары: белем бирү эшчәнлеге, мөстәкыйль эшчәнлек; ата-ана, тәрбияче һәм балаларның бердәм эшчәнлеге; балаларның продуктив эшчәнлеге, уеннар, презентация, күргәзмә, матур әдәбият белән танышу, бәйрәм-күңел ачу, стенд әзерләү, әти турында хикәяләрдән китап ясау, җыр тыңлау, җырлау.
Проектны тормышка ашыру алымнары: әңгәмә, сөйләү, аңлату, күрсәтү, уеннар.
Күргәзмә материал: гаскәр төрләре сурәтләнгән рәсемнәр, тематика буенча иллюстрацияләр, әтиләрнең фотографияләре, презентацияләр.
Алдан эшләнгән эш:
- Җиңүнең 80 еллыгы темасына белемнәрне ачыклау өчен мониторинг үткәрү.
2. Проектның темасын, бурычларын һәм максатларын билгеләү.
3. Материал туплау: балалар әдәбияты, иллюстрацияләр, видео- һәм аудиоматериаллар җыю.
I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.
II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.
III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.
Проект эшчәнлегенең перспектив тематик планы:
I этап – әзерлек: тема сайлау, эш планы төзү, проектны тормышка ашыру схемасын ясау, методик әдәбият сайлау.
| Эшчәнлек тәртибе | Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Әти-әниләрнең һәм балаларның эшчәнлеге |
| Методик материаллар туплау. | Татарстанда яшәүче халыклар турында мәгълүматлар җыю. | Дид.уен:
“Хәрби техника”. |
Әдәби китаплар җыю. |
| Ата-аналарга консультация. | Ата-аналарга “ Җиңүнең 80 еллыгы ” исемле проект турында белдерү бирү, проектның максатын һәм бурычларын аңлату. | Хәрбиләр турында видеоматериал карау, уеннар уйнау. | Стенд әзерләү: “Без алар белән горурланабыз”.
|
II этап – төп өлеш: тәрбия һәм белем бирү процессына Туган телгә карата сак караш тәрбияләү, милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә ярдәм итүче нәтиҗәле методик алымнар кертү.
| Эшчәнлек темасы | Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге | Әти-әниләрнең һәм балаларның эшчәнлеге |
| Минем Татарстанымда үз туган телем, ул бай һәм матур туган ягым». | Ватанны саклаучылар
турында презентация карау. |
Дидактик уен:
“Гаскәр төрләре”, “Чагыштыр”. |
“Әти турында китап” (хикәяләр китабын ясау). |
| «Нәрсә ул армия?» | Әңгәмә:
“Нәрсә ул армия?”
|
Сюжетлы-рольле уеннар: “Без – солдатлар”. | “23 февраль – Ватанны саклаучылар көне” турында рәсем күргәзмәсе оештыру. |
| Хәрби техника, һөнәрләр өйрәнү. | Хәрби техника турында рәсемнәр карау, һөнәрләрне өйрәнү.
|
Хәрәкәтле уеннар:
“Солдатлар” (разведкада, парадта, засадада).
|
“Әтием – горурлыгым” бәйрәм иртәсе уздыру. |
| Безнең ил сакчыларыбыз! | Әвәләү:
“Хәрби техника”. |
Бармак уеннары:
“Наши защитники».
|
Анкета: “Ватанны кемнәр саклый? |
| Җиңүнең
80 еллыгы. |
Аудиоязмада җырлар тыңлау:
С.Сәйдәшев “Хәрби марш”.
|
Дид. уен:“Автоматны төзе”. | Фотокүргәзмә:
“Минем якыным – Ватанны саклаучы”. |
III этап – йомгаклау: нәтиҗә ясау.
| 1 | Ата-аналар җыелышында проектны презентацияләү. | Эшкә нәтиҗә ясау. “Ватанны саклаучылар” проектының йомгаклау бәйрәме. | Дипломнар тапшыру. | Рәхмәт хатлары тапшыру. |
