Җиңү көне

(Әдәби-музыкаль кичә)

Гөлия ФӘТТАХОВА,

Арча районы Наласа урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Кичә барышы

(Фонограммада «Священная война» көе яңгырый.)

1 нче укучы.

Ак томаннар арыш кырларында

Тыныч кына изрәп ятканда,

Җырлар белән таңны уятырга

Сандугачлар канат какканда,

Аяз күктән кара болыт булып,

Фашист козгыннары килделәр.

Ут һәм үлем чәчеп улый-улый

Ил өстендә очып йөрделәр.

Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

Дошманына халкым ташланды.

Азатлыгы өчен туган илнең

Авыр көрәш җирдә башланды.

2 нче укучы.

Сугыш килде безгә, сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән.

Кабатладык шулчак, тешне кысып:

«Без җиңәргә тиеш ничек тә!»

Туп тавышы, аяз күкне түгел,

Күңелләрне ныграк тетрәтте.

Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне,

Ник уяттың кеше нәфрәтен?

Ни эзлисең, сугыш, илләр буйлап? –

Син кермәгән өйләр калмады.

Тик берәү дә сине, колач җәеп,

Кунак итеп каршы алмады.

Туган җирнең азатлыгын тою,

Җир җылысын тою – мең рәхәт! –

Дошманнарга нәфрәт арткан саен,

Туган җиргә артты мәхәббәт.

 

(“Солдатлар” җыры башкарыла.)

 

3 нче укучы. Бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу сугыш илебез халкына. “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз!” – дип озаткан иде авыл халкы үзенең улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утырган хәсрәт төере озату тантанасында сизелмәде.

4 нче укучы (шигырь сөйләгәндә юл чатында солдатларны сугышка озату күренеше. Авыл хатыннары, аналар, яшь кызлар ирләрен, улларын, абыйларын озата).

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, таң атмады, –

Алды җирне сугыш ялкыны.

Үлем килде җир шарының

Кояш баткан ягыннан.

Ватан өчен утка кердек

Сабантуй мәйданыннан.

Томырылды атта яшь егетләр…

Гомер буе көтәр чын ярлар.

Янса янар, әмма Берлингача,

Берлингача атлар чабарлар.

Европада канлы сабан туе,

Җирдә бүген ялкын, көл исе.

Җинү байрагыдай янып калды

Сабантуйның биек сөлгесе.

5 нче укучы. Сугыш ачысы, сугыш кайгысы кагылмаган йорт калдымы икән безнең авылда. Юк, калмады. Тылдагы авырлыклар хатын-кыз җилкәсенә төшкән, алар ир-ат хезмәтен дә, хатын-кыз хезмәтен дә башкарган. Нәкъ  менә шушы аналар, бик зур авырлыкларны җиңеп, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, колхоз кырларында, фермаларда фронт өчен азык-төлек җитештергәннәр. Туган илебезне дошманнан азат итүдә үз өлешләрен керткән, иң якын кешеләрен югалткан авылдашларыбызга чиксез рәхмәтле.

6 нчы укучы.

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык.

7 нче укучы.

Саубуллаштылар…

Исендә һаман:

– Жиңеп кайтырбыз! – дигән антлары.

Җиңү дә килде, тик үзе генә,

Тик үзе генә кире кайтмады.

Юксыналар да туган яклары,

Таңнар барыбер алдан атмады.

Ядкаре булып бер улы калды

Һәм калды тагын язган хатлары.

Шушы хатларны укыды кат-кат,

Һәрбер сүзенә кадәр ятлады.

Йокысыз күпме төннең шаһиты –

Күз яше сеңгән солдат хатлары.

Ничә ел буе борчып йөрделәр

Ишеккә килеп әрсез ятлары.

Тугры калырга көч бирде аңа

Мәхәббәт тулы солдат хатлары.

Булды аның да бу тол язмыштан

Боегып башын игән чаклары…

– Горур бул, җаным! – дип дәшә һәрчак

Саргаеп беткән солдат хатлары.

8 нче укучы.

Тәрәзәгә баккан да,

Ялгыз ана моңлана,

Жыерчыклы кулына

Энҗе яшьләре тама.

Авыр сугыш еллары

Мангаен сырлап үткән.

Өй түрендә диварда

Дүрт рәсем тора күптән.

Батырлар кая киткән?

Бик авыр еллар үткән…

Матчага кыстырылган

Дүрт кәгазь кибеп беткән.

Яраннар чәчәк аткан.

Тик ана уйга баткан,

Өч малаен, ирен ул

Изге яуда югалткан…

 

9 нчы укучы. “Бер кайтмасак, бер кайтырбыз”, – дип китсәләр дә, күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган Ватаны, туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме дуслар кайтмый калдылар.

Шул дусларның йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

10 нчы укучы. Безнең _____ авылыннан барысы ____ кеше фронтка китә. Алар илебез иминлеген саклап төрле фронтларда сугышалар, зур батырлыклар күрсәтәләр. Күпләр илебез азатлыгын саклап башларын салдылар.

11 нче укучы. Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылыбыз  уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл – моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы _____ кеше кайтмый калды.

12 нче укучы.

Үзәнлектә җилләр уйнап йөри,

Яфракларны куып түбәнгә.

Маңгаенда кызыл йолдыз яна,

Кем ул күмелеп йоклый үләнгә?

Кем ул күмелеп йоклый? Милләте кем?

Кай өлкәдән? Кайсы авылдан?

Иленә булып хезмәт иткән?

Бу сугышка кайчан алынган?

Балалары бардыр, бәлки, аның,

Яшь егеттер, бәлки, кем белгән.

Ләкин безгә менә шунысы ачык:

Туган җире өчен ул үлгән.

Башына ул җылы бүрек кигән.

Туңмас өчен көзге салкыннан,

Карап ята көнбатышка таба

Күчеп барган фронт артыннан.

13 нче укучы. Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны, Ватандашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк.

Тын кал, иптәш!

Зур сынаулы еллар килгән чакта

Беленә икән кемнең-кемлеге.

Бер минутлык тынлык белән

Искә алыйк бүген без сезне.

(Бер минут тынлык. “Билгесез солдат” җыры башкарыла.)

1 нче укучы.

Ил чакыргач, утлы давыл аша

Җиңү яулап алга бардыгыз,

Тәмуг газапларын күргәндә дә

Ирләр булып сез калдыгыз!

Абыйлар! Без сезнең кебек үк

Нык уяу булырга әзербез.

Һәм сезгә лаеклы алмашлар,

Данлыклы солдатлар булырбыз.

Эстафета безнең кулларда,

Нык, бердәм сафларда атларбыз.

Бу изге азатлык байрагын

Сакларбыз, сакларбыз, сакларбыз!

2 нче укучы.

Куркытмас авыр киртәләр,

Очраса да безнең юлларда,

Эстафета булыр һәрвакыт

Корычтай нык, чыдам кулларда.

Вәгъдәбездә нык торырбыз,

Үтәрбез ил кушканны.

Беребез дә изге җиргә

Кул суздырмас дошманны.

1941 нең 22 июне беркайчан да кире кайтмаячак. Кире кайтмасын! Кабатланмасын!

(Шәлләр белән татарча салмак бию.)

3 нче укучы.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар кояшка,

Җир чәчәкләр төзеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый кояш та.

Батырлыгын совет солдатының

Рәхмәт белән искә алабыз.

Җиңүләрдән аның хөрмәтенә

Мәңге яшәр һәйкәл салабыз.

4 нче укучы.

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Бар укучылар бергә. Дан тынычлыкка! Дан! Дан!Дан!

(“Солдатта булган диләр” җыры башкарыла.)

5 нче укучы.

Без сугышны әле онытмадык,

Китмәс тә ул безнең күңелдән.

Яклап калыйк җирне сугышлардан,

Саклап калыйк җирне үлемнән!

6 нчы укучы.

Беребез дә теләмибез кабат

Сугыш утларына керергә.

Менә шуңа күрә кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә.

(“Тынычлык биюе” (кәгазьдән кисеп ясалган күгәрченнәр белән.)