Җиңү алып килде май

№ 209

(Зурлар төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Лилия РИЗАТДИНОВА,

Чаллыдагы 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы-баланың аң-белемен үстерү үзәгенең I квалификация категорияле тәрбиячесе

Гүзәлия ХӘЛИУЛЛИНА,

Чаллыдагы 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы-баланың аң-белемен үстерү үзәгенең югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Төп предметлы юнәлеш: сөйләм үсеше, танып белү.

Максат: балаларга Җиңү бәйрәменең әһәмияте турында мәгълүмат бирү.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– балаларның Муса Җәлил турындагы белемнәрен баету, геройга карата бәяләмә бирү, аның батырлыгына соклану хисләре тәрбияләү;

–балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү;

– Туган ил һәм дөньядагы вакыйгалар белән кызыксынучанлыкларын үстерү;

тәрбияви:

– балаларда патриотик хисләр, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү;

– хезмәттәшлек, мөстәкыйльлек, яхшы мөнәсәбәт, түземлелек кебек күнекмәләр тәрбияләү;

-Ватанны саклау теләге, әтиләре һәм бабайлары белән горурлану хисе тәрбияләү;

– балаларның сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында белемнәрен арттыру;

үстерелешле:

– балаларның уй-фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә, күнекмәләр формалаштыруга корылган әңгәмәләр үткәрү;

– сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү.

Балаларның эшчәнлек төрләре: аралашу, эзләнү, уен, хәрәкәтләнү, иҗади сәнгать.

Сүзлек: Бөек Ватан сугышы, ветеран, хәтер, кыю, батыр, патриот, тантана, һәйкәл, мәңгелек ут, горурланам.

Методик алымнар  һәм чаралар: әдәби сүз, уен, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара,үстерелешле диалог, рәсем карау, презентация, мактау, мөстәкыйль эш.

Җиһазлау: рәсемнәр (Җиңү бәйрәме); зәңгәр картон, күгәрчен силуэтлары, Георгий тасмалары (балалар саны кадәренчә), төсле кәгазь (яшел, сары, кызыл, ал, шәмәхә), җилем, кайчы, кечкенә тастымаллар, пумала; медальләр; ком тутырылган кечкенә капчыклар; кыршау.

Дидактик яктан белем эшчәнлеген тәэмин итү:

тәрбияче өчен: интерактив такта, интерактив такта (ком ярдәмендә), ноутбук, мультимедиапроектор, күрсәтмә материал, видеоязмалар, СD диск,магнитофон.

Алдан башкарылган эш: балалар эшчәнлеге өчен тирәлекне баету, конспект төзү, иллюстрацияләр карау, китаплар уку, интерактив такта ярдәмендә ком белән уйнау алымнарын өйрәтү һәм ныгыту, «Базаны саклау» уены. «Мин солдат булам», «Әйе-юк» дидактик уеннары; шигырь өйрәнү (Э.Шәрифуллина «Минем бабай»), рәсемнәр карау, китаплар уку, аудиоязмалар тыңлау, атрибутларны әзерләп кую. Бөек Ватан сугышы ветераны Бадыйков Галимҗан Габделбадыйк улының сугыш яуларында алган медальләре белән танышу. Берничә бала 5 – 6 җөмлә белән әби-бабалары турында сөйләргә өйрәнү. Мәңгелек ут янына барып чәчәкләр кую.

Ата-аналар белән эш: 5 – 6 җөмлә белән әби-бабалары турында сөйләргә өйрәнү. «Бөек Ватан сугышы», «Минем карт әбием һәм бабам» … темаларына әңгәмәләр.

Белем эшчәнлегенең структурасы

  1. Кереш өлеш (4 – 5 минут).

Максат: кызыксындыру, белем эшчәнлегенә эмоциональ караш тудыру.

  1. Төп өлеш (18 минут).

Максат: программа эчтәлегендәге бурычларны тормышка ашыру.

  1. Йомгаклау өлеше (6 – 7 минут).

Максат: үткән материалны ныгыту, эшчәнлек барышы турында балалардан фикерләрен сорау.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген нинди кояшлы, матур көн! Бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик.

Кулларга без тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы күчте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

Тәрбияче. Менә ничек рәхәт булды. Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы фасылы? (Яз) Ә язның кайсы ае?(Май)

Тәрбияче. Әйе, май ае бәйрәмнәргә бай. Шуларның иң яктысы, иң зур бәйрәме нинди? (Җиңү бәйрәме) Әйе, дөрес, балалар! (Рәсемнәр күрсәтелә.)

Тәрбияче. Сугыш бик озак барган. Безнең армия җиңү яулаган. Әлеге көрәш иң мөһим вакыйгаларның берсе булып, халык күңелендә мәңгегә саклана. Бөек Ватан сугышында Җиңү яулап кайткан сугышчыларны ничек дип йөртәләр? (Ветераннар). Әйе, дөрес, балалар!

Ветераннарны Җиңү көнне, 9 майда, каяа чакыралар? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. 9 Май – Җиңү көнне, ветераннарыбыз һәйкәл янына, Мәңгелек ут тирәсенә тантанага баралар. Сезнең дә тантанага чыкканыгыз бармы? (Балаларның җаваплары.)

Тәрбияче. Балалар, ә сезнең туганнарыгыз, карт әби-бабаларыгыз сугышта катнашканнармы? (Балалар 5 – 6 җөмлә белән сөйлиләр. Алдан эшләнелгән эш.)

Тәрбияче. Сугыш бөтен кешенең йортларына ишек каккан. Һәрбер гаиләдән сугышка кешеләр киткән. Әйдәгез әле, сугышта катнашкан әби-бабаларыгызның фотосурәтләрен карап китик. (Экранда сугышта катнашкан әби-бабайларның фотолары күрсәтелә.)

2 нче слайд. Габдуллин Абдрәхим Габдрәүф улы – Әмирнең бабасы;

3 нче слайд. Гыйзетдинов Сәлах Гыйзетдин улы – Әмирнең икенче бабасы;

4 нче слайд. Минһаҗетдинов Габдулла Минһаҗ улы – София бабасы;

5 нче слайд. Насыйбуллин Зәки – Мөхәммәтнең бабасы;

6 нчы слайд. Дәүләтшин Галимҗан Дәүләтша улы – Азалиянең бабасы;

7 нче слайд. Мөхәммәтшин Госман Мөхәммәтша улы – Азалиянең икенче бабасы;

8 нче слайд. Мөхәммәтҗанов Мөхәммәт Мөхәмметҗан улы – Кәримнең бабасы;

9 нчы слайд. Мөхәммәтҗанова Наҗия Шакирҗан кызы – Кәримнең әбисе;

10 нчы слайд. Вәлиев Мөҗип Хаҗип улы – Гүзәлия Әсхәтовнаның бабасы;

11 нче слайд. Бадыйков Галимҗан Габделбадыйк улы – Лилия Гыйләҗетдиновнаның бабасы.

Тәрбияче. Әйе, кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Без бүген аларны зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә алабыз. Барлык ветераннарга без бик бурычлы һәм рәхмәтле.

Балалар, ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, солдатлар, нинди була? (Кыю, батыр, җитез, актив, акыллы.) Әйе, дөрес, балалар! Менә хәзер без сезнең белән “Кем җитез?” дигән хәрәкәтле уен уйнап алырбыз.

(Командалар алдында старт сызыгы, 1 м ара билгеләнә. Старт сызыгыннан 3,5 м ара калдырып, һәр команда каршысына идәнгә кыршау яткырып куела. Сигнал буенча командада беренче торучылар ком тутырылган кечкенә капчыкларны өчәр тапкыр ыргыталар да команданың артына барып басалар. Чираттагы уенчылар шуны кабатлыйлар. Кыршауга капчыкларны күбрәк төшерә алган команда җиңүче була.)

Тәрбияче. Балалар, сез бигрәк өлгер, җитез. Булдырдыгыз! Балалар, без сезнең белән үткән эшчәнлегебездә Эльмира Шәрифуллинаның “Минем бабай” дигән шигырен өйрәнгән идек. Кем сөйләп күрсәтә? (Үз теләге буенча бер бала сөйли.)

Минем бабам – капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип,

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан.

Тәрбияче. Булдырдың, афәрин! Балалар, ә хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм, тыңлагыз әле:

Һәйкәл булып басып тора

Мәйданда Муса Җәлил.

Татарның батырлыгына

Менә кайда ул дәлил.

Тәрбияче. Балалар, бу шигырь кем турында? (Муса Җәлил турында.) Ә кем соң ул Муса Җәлил? (Татар шагыйре, герой, батыр.) Әйе, балалар, Муса Җәлил ул безнең язучы гына түгел, ә герой-шагыйребез дә. Без аның белән горурланабыз. Әйдәгез әле, Муса Җәлил турында кечкенә генә фильм карыйк (Экранда презентация  күрсәтелә.)

Тәрбияче. Муса Җәлил Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. Үсә төшкәч, Мусага мәдрәсәгә килергә, тыңлап утырырга рөхсәт бирелә. Алты яшьлек Муса белемне бик тиз үзләштерә. Әтисе Мусаны «Хөсәения» мәдрәсәсенә урнаштыра. Ул бик яшьтән шигърият белән кызыксына. Ун яшеннән үк шигырьләр яза башлый. Балалар журналларында җаваплы редактор булып эшли. Шигырьләр, либреттолар яза. 1939 елны Казанга кайта. Кызы Чулпанга багышлап, матур шигырьләр яза, ул кызын бик ярата. Сугыш башлангач, Муса Җәлил Волхов фронтына хәбәрче булып китә. Каты сугышлар вакытында яраланып, аңсыз, әсирлеккә эләгә. М.Җәлил гомеренең соңгы көненә кадәр дошман белән көрәшүен туктатмый, ялкынлы шигырьләр яза. Туган илнең җиңәчәгенә ышанып яши. М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме һәм Ленин премиясе бирелә. Ул үзе дошман тозагында батырларча һәлак булса да, туган илгә аның бик күп шигырьләре кайта. Алар арасында балалар өчен язылганнары да бик күп.

Тәрбияче. Балалар, ә сез Муса Җәлилнең нинди шигырьләрен беләсез? (“Сәгать”, “Карак песи”, “Кызыл ромашка”, “Әтәч”…)

Тәрбияче. Дөрес, балалар! Балалар, ә хәзер, әйдәгез, бераз, ял итеп алыйк, “Әйе-юк” уенын уйнап алыйк.

– Самолётны кем йөртә, матросмы? (Юк)

– Самолётны кем йөртә, очучымы? (Әйе)

– Танкны кем йөртә, матросмы? (Юк)

– Корабльне кем йөртә, очучымы? (Юк)

– Чикләрне кем саклый, матросмы? (Юк)

– Корабльне кем йөртә, матросмы? (Әйе)

– Танкны кем йөртә, танкистмы? (Әйе)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Балалар, бабайларыбыз безгә яхшы тормыш, аяз күк йөзе, тынычлык бүләк иткәннәр. Әйдәгез, без аларга үз кулларыбыз белән матур бүләк ясыйк. Сез ризамы? (Әйе, ясыйбыз.) (Бүләк ясау. Музыка куела (аудиоязма: “Марш”, Р.Еникиев көе.)

(Балаларга зәңгәр картон, күгәрчен силуэты, Георгий тасмасы, төсле кәгазьләр бирелә (яшел, сары, кызыл, ал, шәмәхә), балалар шул төсле кәгазьдән яфраклар, лалә чәчәкләре кисәләр һәм картонга клей белән ябыштыралар.)

Тәрбияче. Менә нинди матур булды безнең бүләкләребез. Балалар, бүгенге эшчәнлегебез ошадымы сезгә? (Балаларның җаваплары.) Ә нәрсә белән ошады? (Балаларның җаваплары.) Сез бүген бик актив, тырыш булдыгыз, рәхмәт, балалар! Менә сезгә матур йолдызлар. (Балаларга йолдызлар таратыла.) Балалар, киләчәктә дә сугышлар булдырмыйча, тыныч тормышта яшик. Сау-сәламәт булыйк!