Җимешлер һәм аларның классификациясы
(Ачык дәрес планы)
Илүзә ХАРИСОВА,
Актаныш районы
Богады төп мәктәбенең
биология укытучысы
Дәреснең максаты: укучыларны җимешләрнең күптөрлелеге һәм әһәмиятләре белән таныштыру;
Үстерешле максат: алдагы белемнәрне тирәнәйтү:
Тәрбияви: кызыксыну, җаваплылык, аралашу культурасы булдыру
Бурычлар.
Предметлы:
- Укучыларда ябык орлыклы үсемлекләрнең төп генератив орган буларак җимеш һәм ,аларның тәзелеше, күптәрлелеге турында күзаллаулар формалаштырырга;
2.Үсемлек органнарына характеристика биргендә төп билгеләрне аерып күрсәтү күнекмәләрен булдыруны дәвам итү;
4.Биологик терминнарның мәгънәсен аңлау сәләтен үстерү. Укучыларның җимешләр турындагы белемнәрен тирәнәйтү.
Метапредмет һәм шәхси нәтиҗәләр
Регулятив универсаль уку күнекмәләре булдыру
- Уку проблемасын мостәкыйль рәвештә ачыклау һәм формалаштыру күнекмәләрен булдыру, укыту эшчәнлегенең максатын билгеләү;
- Укытучы белән әңгәмәдә бәяләүнең критерийларын камилләштерү күнекмәсен формалаштыру;
- Үзеңнең индивидуаль белем бирү траекториясен планлаштыру, мөстәкыйль төзелгән план нигезендә, хаталарны төзәтеп, мөстәкыйль сайланган чараларны кулланып эшләү.
Танып белү универсаль уку күнекмәләре булдыру:
1.Факторларны һәм күренешләрне анализлау,чагыштыру, классификацияләү һәм гомумиләштерү күнекмәләрен формалаштыру;
2.Гади күренешләрнең сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен ачыклау (дәреслек белән эшләү, рәсемнәрне, схемаларны анализлау, укытучы белән диалог ясау).
Коммуникатив универсаль уку күнекмәләре булдыру:
Төркемдә укыту эшчәнлеген мөстәкыйль оештыру күнекмәсен формалаштыру.
Дәрес төре.
Дидактик максат буенча: яңа белемнәрне ачу;
Эшчәнлекне оештыру буенча: идивидуаль-группалы;
Укыту методы буенча: проблемалы-эзләнү;
Укучыларнын эш формалары: индивидуаль, фронталь, төркемнәрдә эшләү.
Техник җиһазлар: экран, медиапроектор.
Лаборатор җиһазлар: җимеш муляҗлары, тәбигый җимешләр һәм орлыклар, банан, алма, груша, виноград, көнбагыш орлыклары, фасоль, борчак, болгар борычы, мандарин, әфлисун, кабак, нарат күркәсе, кишер, кәбестә, орлыклар коллекциясе, таблицалар.
Оештыру моменты.
– Исәнмесез, укытучылар һәм укучылар! Без бүген сезнең белән нәтиҗәле эшләрбез дип ышанам. Моның өчен һәрберебездә яхшы кәеф телик.Буген без Сезнең белән 2 командага бүленеп эшлибез, һәр команданың капитанын билгелисез, капитан дәрес барышында һәр укучының ничек эшләгәнен билгели һәм дәрес ахырында билге куя.
Белемнәрне актүәлләштерү
Дәреснең темасын билгеләү өчен түбәндәге табышмакның җавабын белергә кирек.
Чәчәк көне буе бал пешерә, бал кортын кунакка көтә;
Янәсе дустыңа ярдәм ит, сары он серкәсен күрше чәчәккә илт;
Бал корты армый-талмый сары он күчерә, шул арада чәчәк шиңеп бара,
Ә чәчәктә нәрсә өлгерә? (җимеш өлгерә) 1 нче слайд.
2 нче слайд (дәреснең темасы)
Дәфтәрләрне ачтык,число һәм дәреснең темасын язабыз.
Әйе, балалар без буген сезнең белән җимешләр турында сөйләшербез.Сез нинди җимешләр беләсез? (саныйлар)
Безгә җимешнең ничек барлыкка килгәнен искә төшерергә кирәк.Тактадагы таблица буенча һәрбер командадан берәр укучы чыгып серкәләнү процесын аңлата.
Чәчәк – ул үзгә ргән бәбәк, чәчәкнең төп өлешләрен муляж буенча күрсәтәбез.
(җимешлек, серкәләр). Җимеш ул үрчү органы – җимеш тирәлегеннән һәм тоштән тора (дәфтәргә язалар. Җимеш бары тик үсемлек чәчәк атканнан соң гына барлыкка килә.
Өстәлдә кәбестә, кишер, суган, бәрәңге, боларны җимеш дип әйтеп буламы? Булмаса яки булса ни өчен?
Кәбестә – үзгәргән бәбәк; кишер – тамыразык; бәрәңге – үзгәргән бәбәк; суган – үзгәргән бәбәк.
Бәрәңгенең җимешен кайсыгызның күргәне бар? (бәрәңге алмасы)
Яңа белемнәр үзләштерү.
Балалар әйтегез әле биологик объектларны өйрәнгәндә нинди методларны кулланабыз?
(Күзәтү, тасвирлау, эксперимент, үлчәү)
– Җимешләр гаять күптөрле: гади һәм катлаулы. Балалар уйлап карыйк әле, кайчан гади – кайчан катлаулы җимешләр дибез, кайсыгыз әйтә? Әгәр белмәсәгез китаптан карыйбыз (82 бит).
Әгәр 1 генә җимешлек булса гади, әгәр күп җимешлек булса катлаулы җимеш була (3 нче слайд).
Алдыгыздагы җимешләр коллекциясеннән гади һәм катлаулы җимешләрне табабыз.
- Әгәр җимешлекләр күп булып, алар барысы бергә кушылып үссә, (китаптан укыйбыз ) мондый очракта оешма җимеш барлыкка килә.(ананас, инҗир чөгендер, (4 нче слайд).
– Орлыкларның санына карап (китаптан карыйбыз 82 бит) бер орлыклы һәм күпорлыклы җимешләргә бүләбез ( 5 нче слайд).
– Җимеш тирәлегендәге суның микъдарына карап (китаптан карыйбыз 82 бит), җимешләр сусыл һәм коры җимешләргә буленәләр. Хәзер нинди методны кулланабыз? Тәҗрибә методын кулланып сусыл һәм коры җимешләрне табабыз (6 нчы слайд). Очлы таякчык белән җимешләргә төртеп карап, сусыл һәм коры җимешләрне табалар.
– Җимеш тирәлегенең төзелешенә карап җимешләр җиләксыман җимешләргә бүленәләр (китапка карыйбыз, 82 бит, 64 рәсем) (7 нче слайд). Өстәлдәге коллекциядан җиләксыман җимешләрне табабыз,кагыйдәне әйтәбез. Җиләк – тыштан тиречек белән капланган,сусыл йомшаклы җимеш. (Балалар әйтә). Лимон, әфлисунның, кыяр, кабак-җиләксыман җимешләргә керәләр.
– Каты төшле җимешләр:(балалар китаптан 83 бит,65 рәсем буенча) билгеләмә бирәләр һәм коллекция буенча каты төшле җимешләрне табалар.Каты төшле җимешләргә сусыл йомшаклы, каты төшле җимешләр керә.( * нче слайд).Чия, слива, шомырт.
– Катлаулы каты төшле җимешләр: (китаптан 83 биттән билгеләмәсен укыйлар, дәфтәргә язалар) алар конус формасында була.Кура җиләге, кара һәм кызыл бөрлегән керә. ( 9 нчы слайд)
— Чикләвексыман җимешләр: (балалар китаптан билгеләмәсен укыйлар 83 бит соңгы абзац, дәфтәргә билгеләмәсен язалар). Болар бер орлыклы, ачылмый торган коры җимеш тирәлекле җимешләр(66 рәсем.84 бит). Өстәлдәге коллекциядан чикләвексыман җмешләрне табалар.
( 10 нчы слайд. Карабодай – чикләвекчек; көнбагыш – орлыкча, ул 1 орлыклы коры җимеш, җимеш тирәлеге орлыкка терәлеп усми. Бөртекчә – бодай, кукуруз, арыш, арпа, солы, тары. Җимеш тирәлеге орлык кабыгына терәлеп үсә.(балалар китаптан карап билгеләмәсен әйтәләр, дәфтәрләргә язалар. (84 бит 1 абзац). ( 10 нчы слайд).
– Тартмачыксыман җимешләр:(балалар билгеләмәсен китаптан укыйлар 84 бит 2 абзац, дәфтәргә язалар). Болар күп орлыклы, коры җимеш, гадәттә ачыла торган җимешләр.
Кузак – коры җимеш, ул ике капкач белән ябыла, орлыклары өлгергәч капкачлары ачыла һәм орлыклар җиргә сибелә. (коллекциядән карыйлар).Борчак, акация, ногыт борчагында була.
Кузакча – коры җимеш ике капкачлы, ләкин орлыклар капкачларда түгел, җимеш эчендәге бүлгедә урнашалар. (балалар коллекциядан кәбестә, шалкан, редис, торма орлыкларын табалар) Кузак белән кузакчаны чагыштыралар.(11 нче слайд).Дәфтәрләренә язалар.
– Тартмачыклар – орлыклар тартмачык эчендә булалар һәм махсус тишекләрдән коелалар; боларга җитен, мәк, мамык, тюльпан, фиалкалар керә.(12 нче слайд)
Җимешләрнең әһәмияте.
–Һәрбер команда членнарына өй эше итеп җимешләрнен әһәмияте турында информация әзерләп килергә кушылган иде. Хәзер сүзне командаларга бирәбез.
1 нче команда:
Алманың файдасы;
2 нче команда:
– Ананасның, чиянең файдасы;
Балалар, җимешләрне кулланганда нинди кагыйдәне онытмаска кирәк? (Санитария-гигиена тәләпләрен). Чөнки җимешләр белән бик күп бөҗәкләр туклана. Аларда авыру кузгатучы бактерияләр булырга мөмкин. Шуңа күрә җимешләрне һәрвакытта да юып ашарга кирәк!.
Рефлекция.
Укучылар, сезнең алдыгызда буш кәгазъ битләре ята, шул биткә дәрестән нинди кәеф белән китүегезне күрсәткән смайлик ясагыз яки сүз белән языгыз.
Өй эше.
–15 нче параграфны укырга, сорауларга телдән җавап әзерләргә;
– Җимешләр турында табышмаклар, әйтемнәр язып килергә;
–Бодай һәм борчак орлыкларын шыттырырга куярга;
Җавапларыгыз өчен рәхмәт!
