Җиләкле җәй

№214

(Икенче кечкенәләр төркеме өчен тәрбия hәм белем бирү буенча җәйге эшләрне оештыру планы)

Налиә САДРИЕВА,

Кама Тамагындагы 2 нче «Кояшкай» балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе  

 

Чаралар  

Үткәрү вакыты

 

Балаларны кабул итү,тикшерү, кизү тору (урамда) 7.30 – 8.00
Иртәнге гимнастикага әзерлек 8.00  – 8.05
Иртәнге гимнастика (урамда) 8.05 – 8.10
Иртәнге ашка әзерлек, иртәнге аш 8.10 – 8.40
Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, уеннар, аралаш) 8.40 – 9.00
Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен оештыру процессында башкарыла торган бердәм белем бирү эшчәнлеге (һава торышына карап) 9.00 – 9.15
Уеннар, саф һавада булу 9.00 – 11.30

10.00 – икенче иртәнге аш

Һава торышы үзгәрүе шартларында (салкын җил, яңгыр, давыл һ.б) СанПин таләпләренә таянып. урамга чыгу тыела. Балалар белән бергә эшчәнлек, уеннар оештырыла, мультфильмнар карала. Карантин вакытында белгечләр төркемгә  керәләр.
Урамнан керү 11.30 – 11.45
Төшке ашка әзерлек, төшке аш 11.45 – 12.30
Көндезге йокыга әзерлек, йокы 12.30 – 15.00
Әкренләп торгызу, чыныктыру 15.00 – 15.05
Төштән соңгы аш 15.05 – 15.20
Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, уеннар 15.20 – 15.40
Кичке ашка әзерлек, кичке аш 15.40 – 16.00
Саф һавада хәрәкәтле  уеннар, чыныктыру, мөстәкыйль уеннар, әти-әниләр белән әңгәмә, балаларны өйгә озату 16.50 – 18.00

 Перспектив план

Эшчәнлек төрләре
Физик хәрәкәт – чыныктыру Уен (театр) Тасвирлау Әйләнә-тирә
Балаларның сәламәтлеген саклау

 

Төрле чыныктыру чаралары ярдәмендә бала организмының эшчәнлеген үстерү

 

Физиккүнегүләргә карата уңай хис уяту

 

Хәрәкәтләнү өчен балаларга шартлар тудыру

 

 

Балалар инициативасын күз алдында тоту

 

Театраль культураны үстерү, уңай эмоция уяту

 

Образны тудырганда балаларны дөрес итеп уйнарга өйрәтү

Өлкәннәр, әти-әниләр, педагоглар белән аралашканда кирәкле кагыйдә-ләрне истә тоту

Чынбарлыкны рәссам күзлегеннән карарга өйрәтү

Барлыкка килгән эштәге кәефне, карашны, фикерне күрсәтә белүне үстерү

 

Үз инициативаларын тудыру өчен максималь ирекле шартлар тудыру

Уңай тәэсирләр уяту.

Баланы табигатьне таныганда үз фикерләрен дөрес аңларга, әйтеп күрсәтергә өйрәтү

 

Әйләнә-тирә мохиткә карата уңай караш тәрбияләү

 

Табигатьне күреп, ишетеп, куллар белән тотып, ашап карап, тоеп тануга ирешү

 

Тематик блоклар

Атна Айлар
ИЮНЬ ИЮЛЬ АВГУСТ
1. «Матур җәй килде» «Чәчәкле алан» «Елгачык маҗаралары»
2. «Кояшта кунакта» «Алтыаяклы дуслар» «Гаилә»
3. «Светофор янында» «Аю өнендә…» «Без – спорт сөючеләр»
4. «Минем яраткан уенчыклар» «Хайваннар дөньясында» «Сәламәт буласың килсә»

 Ата-аналар белән эш

ИЮНЬ ИЮЛЬ АВГУСТ
Онлайн консультация

“Балаларны чыныктыруда табигый чаралар”

Җәйге чорда балаларны чыныктыруда ата-аналар-ны актив катнашырга чакыру

Консультация

“Хәрәкәтчән балаларга уеннар”

Гиперактив балаларны тәрбияләгәндә ата-аналарның педагогик белемнәрен киңәйтү

Онлайн консультация

“Шәһәр юлларында балалар иминлеге”

Ата-аналарның игътибарын юл йөрү кагыйдәләренә юнәлтү

Zoom консультация

“Балалар өчен этикет”

Ата-аналарның игътиба-рын тәрбия һәм культура өлкәсенә юнәлтү; бакчада һәм гаиләдә бертөрле тәрбия чараларын куллану

Консультация “Гаилә белән һавада булу”

Бала белән һавада булуның яңа формалары һәм методлары белән ата-аналарны тирәнтен таныштыру.

Онлайн консультация Бала белән сәяхәтләр”

Ялларны кызык һәм күңелле үткәрү өчен ата-аналарның педагогик бе-лемнәрен киңәйтү.

Консультация “Йөзүче булыр идем”

Балалар судан курыкма-сын өчен ата-аналарның педагогик белемнәрен киңәйтү

Фотокүргәзмә “Баламның биләүдә чагы”

Бакча эшчәнлегенә ата-аналарны актив рәвештә җәлеп итү; тәрбиячеләр һәм ата-аналар арасында позитив мөнәсәбәтләр урнаштыру.

Консультация

“Витаминнар турында”

Ата-аналарны витамин-нарга кагылышлы сораулар белән кызыксындыру; аларны дөрес куллану турында сөйләшү

Онлайн консультация

“Нәрсә ул СЯР”(ЗОЖ)

Өй шартларында балаларны сәламәтләндерүгә кагылышлы сорауларга игътибарны үстерү.

Бакча газетасы QR

“Сәламәтлеге нык балалар”

Ата-аналарның кызыксынуларын сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтү

 

  Һавада булу, күзәтү
Үсемлекләр дөньясы Хайваннар дөньясы Тере булмаган табигать
ИЮНЬ Үләнле үсемлекләрне карау, атамаларын әйтү, үзенчәлекле якларын билгеләү (кыдгыраулар, ромашкалар)

Чәчәклектә үскән үсемлекләрне карау; төсен, яфраклар формасын искә төшерү

Тышкы кыяфәтләре буенча кошларны аерырга өйрәтүне дәвам итү (күгәрченнәр, каргалар, чыпчыклар, саесканнар, үрдәкләр)

Эт һәм көчекне аерырга өйрәтү, аларга хас тышкы кыяфәтләрен билгеләү

Слават күперен күзәтү
ИЮЛЬ Җәен яшелчәләрнең ничек үсүен күрсәтү.

Җәен өлгерә башлаучы яшелчә культураларын күрсәтү (шалкан, кишер, кыяр, помидор)

Берничә бакча һәм кыр чәчәкләрен формасы, төсе, исе буенча аерырга өйрәтү

Бөҗәкләр турында белемнәрен киңәйтү (чебеннәр, күбәләкләр, камкалар, кырмыскалар, чикерткәләр) Җәйге яшенле яңгырны күзәтү

Яңгыр яуганын, күлләвекләр барлыкка килүен билгеләү; төсе буенча юеш һәм коры комны аерырга өйрәтү

Җилне күзәтүне дәвам иттерү

АВГУСТ Куаклыклар турында белемнәрен киңәйтү (кура җиләге, карлыган)

Куаклыкларда җимешләр өлгерүен күрсәтү

Бөҗәкләрне башка тереклек ияләреннән аерырга өйрәтүне дәвам иттерү Төп билгеләре буенча һава торышын билгеләргә өй-рәтүне дәвам иттерү

Җәйге яңгырның төрле була алуын күрсәтү

Әйләнә-тирә белән танышу

ИЮНЬ

  Тема Максат
1атна Матур җәй килде Ел фасыллары турында белемнәрен киңәйтү

Табигатькә карата мәхәббәт уяту

2 атна Кояш кайда яши? Тере булмаган табигатькә карата кызыксыну уяту

Тере булмаган  табигатькә хас гади бәйләнешләрне аңларга өйрәтү

3 атна Саклык белән – юл! Светофор, аның кирәклеге турында балаларның белемнәрен ныгыту

Юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү

Юлдан хәрәркәтләнүче транспортны күзәтергә өйрәтүне дәвам иттерү

4 атна Минем яраткан уенчыклар “Уенчыклар” сүзенең мәгънәсен аңлату

Уенчыкларны формасы, төсе буенча аерырга өйрәтү

Уенчыкларга карата уңай хис тәрбияләү; дус уйнарга өйрәтү

ИЮЛЬ

  Тема Максат
1 атна Чәчәклекләр Җәйге табигатькә хас үзгәрешләрне билгеләүне дәвам иттерү

“Чәчәкләр” сүзенең мәгънәсен аңлату

Матурлык хисе тәрбияләү, табигать турында кайгырту

2 атна Күп аяклы нәниләр Бөҗәкләрнең күплелеге турында күзаллауларын үстерү

Күбәләк белән коңгызның аермалыкларын билгеләү

Бөҗәкләргә карата ярату хисе уяту

3 атна Урманда кемнәр яши? “Кыргый хайваннар” сүзенең мәгънәсен аңлату

Кыргый хайваннарны һәм аларның балаларын танырга, аерырга өйрәтү

Барлык хайваннарга карата ярату хисе тәрбияләү

4 атна «Хайваннар дөньясында» “Йорт хайваннары” сүзенең мәгънәсен аңлату

Йорт хайваннарын һәм аларның балаларын танырга, аерырга өйрәтү.

Йорт хайваннарына, аларның балаларына карата уңай хис тәрбияләү

АВГУСТ

  Тема Максат
1 атна Яңгыр җыр җырлый Суга хас үзенчәлекләр белән таныштыруны дәвам иттерү

Су белән тәҗрибәләр үткәрүне дәвам иттерү

Суга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү

2 атна Безнең гаилә Гаилә, гаиләдәге үз урының турында күзаллау формалаштыру

Гаилә әгъзаларын, аларның исемнәрен атарга өйрәтү

Туганнарыңа, якыннарыңа карата игътибарлылык хисе тәрбияләү

3 атна Физик күнегүләр ни өчен кирәк? Сәламәт яшәү күнегүләрен формалаштыру

Уен формасында төрле күнегүләр ясау

Уңай, эмоциональ фикер уяту

4 атна Курчакны сыйлыйм “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр” сүзләренең мәгънәсен аңлату

Яшелчәләр, җиләк-җимешләр турында белемнәрне киңәйтү, кайда үсүләрен билгеләү

Тышкы яктан һәм тәмнәре буеча яшелчә, җиләк-җимешләрләрне аерырга өйрәтү

 Тасвирлау эшчәнлеге

ИЮНЬ

  Рәсем Әвәләү Кисеп ябыштыру
1 атна «Тцсле матур флаглар» «Чеби» «Күңелле бәйрәм
Турыпочмаклы форма белән таныштыруны дәвам иттерү

Буяуларны дөрес кулланып турыпочмаклы форманы ясарга өйрәтү

Түгәрәк һәм озынай-тылган формаларны әвәләргә өйрәтү

Туры, түгәрәкләү юл-ларын кулланып эшләү

Әзер фигуралардан композиция тудырырга өйрәтү

Җилем белән чиста, пөхтә итеп эшләү

2 атна «Кояшкай» «Әкәм-төкәм» «Нурлы кояшкай»
Уч белән печать куеп ясарга өйрәтү

Тиз генә учны буяп, кәгазьгә отпечатка төшерү – кояш нурларын ясау

Буяны дөрес куллануны ныгыту

Боргалау юлы белән әкәм-төкәмне әвәләргә өйрәтү, сузу ысулы белән башын, мөгезләрен барлыкка китерү

Бармаклар белән әвәләүне дәвам иттерү

Әзер фигуралардан: бер түгәрәк, берничә туры полоскадан кояшны барлыкка китерергә өйрәтү

Ашыкмыйча, чиста итеп эшләүне дәвам иттерү

3 атна «Матур поезд» «Самолёт» «Светофор»
Ике өлештән: түгәрәк һәм турыпоч-мактан торган предметларны ясарга өйрәтүне дәвам иттерү

Уңай хис уяту

Бертөрле формалы, ике өлештән торган предметларны әвәләргә өйрәтү (озынайтылган кисәкләр)

Зур түгәрәкне ике өлешкә бүлеп әвәләүне дәвам иттерү

Светофор турында белемнәрне ныгыту: төсләрен-сигналларын кабатлау

Әзер формаларны чиста, пөхтә итеп ябыштыруны дәвам иттерү

4 атна «Матрёшка» «Егылмый торган аюкай» «Төсле пирамида»
Дөрес ысул белән, контурдан чыкмыйча буярга өйрәтү

Матурлыкны күрә бе-лергә, буяуларны сай-лап куллануны ныгыту

Төрле зурлыктагы түгәрәк формаларны әвәләүне дәвам иттерү

Предметны вак детальләр белән бизәргә өйрәтү

Уенчык образын тудырырга өйрәтү

Предметны берничә өлештән барлыкка китерүне дәвам иттерү

ИЮЛЬ

  Рәсем Әвәләү Кисеп ябыштыру
1 атна

 

«Тузганаклар» «Чәчәккәй» «Матур чәчәк»
Рәсемдә чәчәкле болынны күрсәтергә өйрәтү

Буяуларны дөрес кулланып эшләүне дәвам иттерү

Матурлыкны күрә, аңлый белүне үстерү

Алдан өйрәнгән ысулларны кулланып таныш булган чәчәкләрне әвәләүне дәвам иттерү

Мөстәкыйль рәвештә эшләүне ныгыту

 

Өлешләп эшләү ярдәмендә  матур чәчәк тудырырга өйрәтү

Матур әйбеләрне бүләк итәр өчен ясарга кирәклеген аңлату

2 атна «Камкалар» «Камка» «Күңелле гусеница»
Бармак белән ясарга өйрәтү

Өслек буенча бертөр-ле, тигез нокталар куеп ясауны дәвам иттерү; төрле төстәге үләннәр ясау

Таныш булган образны әвәләүне дәвам иттерү

Үз эшләрендә өстәмә материал кулланырга өйрәтү

Берничә түгәрәк форма ярдәмендә сурәтне барлыкка китерергә өйрәтү

Дөрес эзлеклелек буенча эшләүне дәвам иттерү

Чиста итеп эшләүне ныгыту

3 атна «Керпекәй» «Керпеләр» «Аю өчен йорт»
Төртү ысулы белән хайваннарны ясарга өйрәтү

Пумала белән ясауны ныгыту

Күзаллауны үстерү

Әвәләүгә карата кызыксыну уяту

Уч арасында түгәрәк  формалар әвәләргә өйрәтүне дәвам иттерү

Кайбер детальләрне бармаклар ярдәмендә сузып барлыкка китерергә өйрәтү

Конструктив сәләтләрне үстерү

Төзелеш детальләрен белүне ныгыту

Планлаштырган функцияне сөйләм белән алып бару

4 атна «Әбидә кунакта» «Үрдәк бәбкәсе» «Коймачык»
Учларны рәсем ясар өчен куллануны дәвам иттерү: аларны буяу белән каплау һәм кәгазь өстендә эзләрен калдыру

Әзер сурәтне өстәмә детальләр ярдәмендә тулыландыру

Чеметү, сузу ысуллары белән эшләүне дәвам иттерү

Матур, чиста итеп әвәләүне ныгыту

Зур пространствоны әйләндереп алырга өйрәтү

Эшлисе төзелешләрен сүз белән аңлатып төзүне ныгыту

Үз ниятләре белән эшләүне хуплау

АВГУСТ

  Рәсем Әвәләү Кисеп ябыштыру
1 атна «Минем яраткан яңгырым» «Күперчек» «Елга аша күпер»
Бармак белән ясауны ныгыту

Нокталарның һәм кыска сызыкларның барлыкка килү ысулын күрсәтү

Чиста итеп эшләүне үстерү

Бертөрле озынлыктагы һәм тазалыктагы “бүрәнә-чекләрдән” күперчекне модельләштерү

Туры һәм түгәрәк ысулларны камилләштерү

Елга һәм күпер композициясен тудыру

Берничә әзер детальдән: елга, күпер, көймәдән билгеле композиция барлыкка китерү

Җилемне дөрес сөртеп, пөхтә итеп эшләргә өйрәтүне дәвам иттерү

2 атна «Фотография өчен рамка» «Энемә яки сеңлемә бүләк» «Без яшәгән йорт»
Печатьләр ярдәмендә печать итеп ясауны ныгыту

Бөтен өслеккә тигез итеп эзләр куеп чыгарга өйрәнүне дәвам иттерү

Иҗади күзаллауны үстерү

Образны күз алдында тотып, бүләк әзерләргә өйрәтү

Эш башкаргада әвәләүнең барлык ысулларын кулланып ясау

Сурәтне берничә өлештән, дөрес юллар белән барлыкка китерергә өйрәтү

Фигураларны: квадрат, турыпочмаклык, өчпочмакны белүне ныгыту

3 атна «Тычкан- җиңүче» Теләк буенча «Җиңүчегә медаль»
Кәгазь битендәге әзер график сурәтне төсле карандашлар ярдәмендә тигез һәм дөрес итеп буярга өйрәтү Әвәләү вакытында белгән ысулларны кулланып эшләүне ныгыту

Уйлаган эшне ахырына кадәр җиткереп эшләргә өйрәтү

Берничә детальдән сурәт барлыкка китерергә өйрәтү

Уйлаган эшне ахырына кадәр җиткереп эшләү

Җилем белән эшләүне ныгыту

4 атна «Җиләк-җимешләр» «Аю баласына җимешләр» «Җиләк-җимешләр белән кәрҗин»
Печатьләр ярдәмендә  печать итеп ясауны ныгыту

Җимешләр һәм алмаларны таралып яткан рәвештә тәлинкә янында урнаштырырга; үлчәмен, төсләрен дөрес кулланырга өйрәтү

Түгәрәк формалы предметларны әвәләргә өйрәтүне дәвам иттерү

Үз эшеңә карата уңай нәтиҗә ясарга өйрәтү

Сурәтне ирекле рәвештә кәгазьгә урнаштырырга өйрәтү

Җилемне дөрес кулланып, чиста итеп эшләүне ныгыту

 

Матур әдәбият белән танышу

  ИЮНЬ ИЮЛЬ АВГУСТ
Җырлар, кыска шигырьләр «Заря – заряница…», «Тамчы там, там…»

«Чики-чики-чикалочки…»

«Еду-еду к бабе, к деду …» – “Әбигә барам, бабайга барам…”

«На улице три курицы…» – “Урамдагы өч тавык…”

«Кораблик…» – “Көймәчек…”

«Ой, в зелёном бору…», «Әтисе дә ярата…

«Травка-муравка…», “Әллә-лә, әллә-лә карусель әйләнә”

«Сидит белка на тележке…» – “Арбада утыручы тиен…”

«Заинька, попляши…»

“Туп, туп…”

«Кисонька – мурысенька…»

«Божья коровка…»

“Әпипә”

«Что за грохот?» – “Нинди гөрселдәү?”

«Дождик, дождик, пуще …»

“Ак калач…”

«Тили-бом! Тили-бом!»

“Чума үрдүк…”

«Радуга – дуга…»

«Тень, тень, потетень…»

“Безнен нәни Әнисә”

«Дедушка Ежок…»

 

Әкиятләр «У солнышка в гостях» (словацкая) – “Кояшта кунакта”

“Елак әтәч” – Батулла

«Храбрец – молодец» (болгарская) – “Батыр – булдыра”

“Чукмар белән Тукмар” – А.Алиш

«Ленивая Бручолина» (итальянская) – “Ялкау Бручолина”

«Пастушок с дудочкой» – “Быргы белән көтүче малае”

“Төлке, Куян һәм Әтәч” – рус халык әкияте

«Бычок – черный бочок, белое копытце» (обр. М.Булатова)

“Батыр әтәч” –Татар халык әкияте

«Два жадных медвежонка» (венгерская) – “Ике саран аю”

“Сертотмас үрдәк” – А.Алиш

«Петушок и бобовое зёрнышко» (обр. О.Капицы)

“Минеке, тимә” – А.Әхмәт

«Кот, петух и лиса» (обр. Боголюбской) – “Песи, әтәч һәм төлке”

 

«Три брата» (хакасская) – “Өч бертуган”

“Йомры күмәч” – Рус халык әкияте

«Пряничный домик» (немецкая)

“Бикбатыр белән Биккуркак” – А.Алиш

«Война грибов с ягодами» (обр. В.Даля)

“Керпе туны” – Хәйдәр «Травкин хвостик»

 

Шигырьләр “Сабантуй” – Р.Корбан

А.Пушкин «Свет наш, солнышко!» – “Кояш – яшәү чыганагы”

“Әләкләргә ярамый” – К.Булатова

Б.Заходер «Шофёр»

“Тәти кул” М.Фәйзуллина

К.Чуковский «Краденое солнце» – “Урланган кояш”

С.Михалков «Песенка друзей» – “Дуслар җыры”

К.Бальмонт «Комарики – макарики.»

“Беренче рәхмәт” – Ә.Исхак

А.К.Толстой «Колокольчики мои…» – “Минем кыңгырауларым…”

“Аның өчен оялам” – З.Туфайлова

В.Берестов «Курица с цыплятами», «Бычок»

“Светофор” – Р.Бәшәр

С.Маршак «Детки в клетке»

С.Городецкий «Колыбельная ветровая», «Кто это?»

“Нигә кирәк колаклар?” – Йолдыз

А.Кольцов «Дуют ветры» – “Җилләр исәләр”

“Бала белән күбәләк” – Г.Тукай

А.Барто «Девочка чумазая»

“Физкультура” – Г.Морат

И.Токмакова «Где спит рыбка?» – “Балык кайда йоклый?”

Хикәяләр К.Ушинский «Ветер и Солнце» – “Җил һәм Кояш”

Л.Петрушевская «Поросёнок Петр и машина»

Ч.Янчарский «В магазине игрушек» – “Уенчыклар кибетендә”

Б.Житков «Как мы ездили в зоологический сад»

Л.Муур «Крошка Енот и Тот, кто сидит в пруду»

В.Сутеев «Три котёнка» – “Өч мәче баласы”

Д.Мамин-Сибиряк «Притча о Молочке, овсяной Каше и сером котишке Мурке»

С.Прокофьева «Сказка о невоспитанном мышонке» – “Әдәпсез тычкан баласы турында әкият”

Уеннар кушылмасы 1

Маэмай

Балалар түгәрәкләнеп басалар. Бер бала уртада чүгәләп утырып тора. Ул – “маэмай”. Балалар, түгәрәктә баскан килеш, тәрбияче белән бергәләп, түбәндәге сүзләрне әйтәләр:

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә… (М.Җәлил)

“Күп күрә” сүзләреннән соң “Һау-һау” дип маэмай торып баса, Балалар төрле якка йөгереп китәләр, маэмай аларны куа.

Тигез юл буйлап…

Балалар урындыкларда утырып тора. Тәрбияче аларга урамга саф һавага чыгарга тәкъдим ясый. Балалар урыннарыннан торалар һәм, тәрияче сөйләгән шигырь юлларына туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар:

Нәниләр бара,

Тигез юл буйлап, (атлап бару)

Тигез юл буйлап,

Ашыкмый атлап.

Зур-зур ташларны (алга таба ике аякта сикереп бару)

Сикереп үтәләр.

Һәм көтмәгәндә (туктап калалар да чүгәләү)

Егылып китәләр…

Бух!

(Тәрбияченең: “Торыйк, балалар”, дигән сүзләреннән соң, балалар торып басалар. Тәрбияче шигырьне кабат сөйли, хәрәкәтләр кабатлана.)

Ишегалдында

Тәрбияче балалар белән ишегалдындагы кош-кортларның (үрдәк, каз, тавык һ.б.) ничек итеп кычкыруларын искә төшерә. Дөрес итеп әйткән өчен аларны мактый. “Бик яхшы. Ә хәзер без сезнең белән уйнап алабыз. Мин кайсы кош турында әйтәм, сез шул кош булып кычкырырсыз. Игътибарлы булыгыз!” – дип уенны аңлата.

 

Тәрбияче:

Әтәч тора да иртүк:

Уята кош-кортларны:

Китә казлар елгага:

Үрдәкләр карап кала:

Тавыклар кыткылдаша:

Чебиләр йөгерешә:

Безгә дә биик күңелле:

Яратабыз биергә:

Балалар:

·                     Ки-кри-күк! Ки-кри-күк!

·                     Ки-кри-күк! Ки-кри-күк!

·                     Ка-ка-ка! Ка-ка-ка!

·                     Бак-бак-бак! Бак-бак-бак!

·                     Кыт-кытак! Кыт-кытак!

·                     Чип-чип-чип! Чип-чип-чип!

·                     Әл-лә-лә! Әл-лә-лә!

·                     Ля-ля-ля! Ля-ля-ля!

(Уенны күңелле бию белән тәмамларга кирәк.)

Төлке

Балалар, кулга-кул тотынып, түгәрәккә басалар. Уртада – “төлке” булып уйнаучы бала. Балалар түгәрәктә әйләнеп җырлыйлар. Бию хәрәкәтләре ясап, “төлке” үзенә пар сайлый, аны баш иеп, биергә чакыра. Алар уртада биегәндә, башкалар кул чабып торалар.

Төлке кунакка килә, алалар түгәрәктә әйләнеп җырлыйлар)

Төлке бүләкләр бирә.

Төлке кунакка килә, (түгәрәкне тарайталар)

Төлке бүләкләр бирә. (түгәрәкне киңәйтәләр)

Төлке белән уйныйбыз, (“төлке” үзенә пар сайлый, аны биергә

Төлке белән биибез. чакыра, алар биегәндә, балалар кул чабып

Төлке белән уйныйбыз, торалар)

Төлке белән биибез.

Күрсәт әле, үскәнем

Балалар җырның сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

– Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек җилләр исәләр?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай җилләр исәләр.

– Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек кошлар очалар?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай кошлар очалар.

– Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек яфрак коела?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай яфрак коела.

– Күрсәт әле, үскәнем:

Ничек куян сикерә?

– Менә шулай, менә шулай,

Шулай куян сикерә.

– Күрсәт әле, үскәнем: