Җигүле транспорт төрләре

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр белән эшләү өчен иҗади проект)

Рания НИГЪМӘТУЛЛИНА

Казандагы 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Тема: Камыр батырның Җир шары буйлап хәрәкәте.

Максат: балаларга терлек җигелгән арба яки чананың да транспорт төре булуын һәм билгеле бер кагыйдәләр буенча хәрәкәт итүе турындагы белемнәрен арттыру.

Үстерелешле бурычы: күзәтүчәнлек, игътибарлылык, уйлау сәләтен, кул-бармак хәрәкәтләрен  камилләштерү, дәрестә катнашу теләге булдыру, татарча сөйләшүне арттыру.

Сүзлек эше: җигүле транспорт, арба, чана, дөя, ишәк, эт, ат, фил, котып – салкын як, регулировщик.

Дәрескә әзерлек эше, кирәкле әсбаплар: слайд рәсемнәре, дидактик уеннар, матур әдәбият белән таныштыру, әкият сөйләү, табышмак уены, рәсемле пазлылар, ”җигүле арбага йөрү тыела” билгесе, “Power Point”программасы.

Җиһазлау: рәсемле пазлылар.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.

Алдан үткәрелгән эш: авыл хуҗалыгы сурәтләнгән рәсемнәр карау, әсәрләр, әкиятләр уку.

Эшчәнлек төзелеше

  1. Кереш өлеш

Исәнләшү. Әңгәмә.

  1. Төп өлеш

Слайдлар карау.

Сәяхәт.

Физминутка.

Табышмак.

Сулы артикуляциясе

Дидактик уен.

Бүләкләү вакыты.

III. Йомгаклау өлеше

Эшчәнлек барышы

(Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар, исәнләшәбез, кәефләрен беләбез, әңгәмә.)

Тәрбияче. Борын-борын заманда, кеше җирдән бары тик атлап кына йөргәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләре булмаган. Тизрәк йөрер һәм авыр әйберләр ташыр өчен, кеше хайваннарны җиккән һәм аларга арба тага башлаган. Кешеләргә авыр йөкләрне күчерергә хайваннар булыша торган булган. Транспортның бу төре җигүле дип атала.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре булмаганга, кайберәүләр башкаларга юл бирмәгәннәр, ә бүтәннәре юл бирерләр иде дә моны ничек итеп хәвефсез генә эшләргә икәнлеген белмәгәннәр. Юл билгеләре булмаганга юлаучылар юлда аларны саклап торган куркынычларны, кайсы юлдан барырга икәнлекне һәм барып җитәргә күпме ара калганны белмәгәннәр.

– Слайдлар карыйбыз.

Юллар кисешкән җирдә “Сулга барсаң – атыңны югалтасың, уңга китсәң – башыңны югалтасың” дигән язулы ташны беренче юл билгесе дип санарга була.

– Беренче автомобиль чыкканчы, бик элек, бер-берсенә каршы килүче атлы арбалар бәрелмәсен өчен ат йөртүчеләр төрле яктан барырга тырышканнар. Шулай итеп, бик күп илләрдә уң яклы хәрәкәт барлыкка килгән.

Тар урамнарда җайдакларны бер яклап кына үткәреп торучы махсус кешеләр – регулировщиклар, урам хәрәкәтен көйләүчеләр басып торган.

Борын-борын заманнарда кешеләр хайваннарны үзләренә ияләштерә һәм йөк транспорты итеп куллана башлыйлар.

– Әйтегез әле, балалар, сез нинди йорт хайваннары беләсез? (Балалар җавабы.)

– Табышмак чишәбез.

Сабан туенда узыша,

Һәркемгә дә булыша,

Утырдым исә биленә,

Илтә кирәк җиремә.

(Тәрбияче, балаларга хәрәкәтләр белән күрсәтеп, җавап бирүләрен сорый.) 

Физминутка уйнап алабыз. (Балалар ат тоягы тавышын чыгарып, хәрәкәтләнәләр.)

– Балалар, карагыз әле: кешеләр атка нәрсәләр җигәләр? (Балалар җавабы.)

– Дөрес, балалар, арба җигеп, печән, ком, утын ташыйлар ә язгы эшләр беткәннән соң, халкыбызның җәйге хезмәт бәйрәме – Сабан туйларында кешеләр, гармуннар уйнатып, атлар җигеп, бәйрәм иткәннәр.

– Яңа ел бәйрәмендә Кыш бабабыз белән Кар кызы нәрсәгә утырып килә? (Балалар җавабы.)

– Балалар, мин сезгә әкият сөйлим, ә аның исеме “Камыр батырның Җир шары тирәли сәяхәте” дип атала. Сез игътибар белән тыңлагыз.

Бервакыт Камыр Батыр исемле бер көчле кеше, атка утырып, Җир шары тирәли сәяхәткә китә.

Бара-бара торгач, карлы, салкын якка килеп җитә, ләкин атка авырлаша.

Табышмак. Кешенең дусты, йортның сакчысы?

Балалар. Эт.

– Шулай итеп, Камыр батыр юлын дәвам иттерә. Бик озак барганнан соң, көчле җил – буран башлана.

Сулыш артикуляциясе

(Өреп, кар бураннары уйнату.)

– Балалар, этләр арыйлар, аларга ярдәмгә …

– Дөрес, балалар, боланнар ярдәмгә килә. Боланнар Камыр батырны тиз арада тиешле урынга илтеп җиткерәләр.

– Балалар, Камыр батырга транспортлар алыштырырга туры килде, ул монда нинди хайваннарны чаналарга җикте? (Балалар җавабы.)

– Бара-бара ул ком чүлләренә килеп җитә. Ком чүлләрендә ул нинди хайванны транспорт итеп куллана икән? (Балалар җавабы.)

– Әйе, балалар, дөягә атланып үтә һәм тауларга барып җитә.

Табышмак

Үзе бик зур колаклы,

Куян түгел, ат та түгел – тояклы.

Уйга калдыгыз, нишләп?

Бу хайван булыр… (ишәк).

– Ишәк ничек кычкыра? (Балалар җавабы.)

– Биек тауларны үтү өчен Камыр батырга ишәккә атланырга туры килә. (Балаларның сөйләме активлаштырыла.)

Физминутка

Атларда без барабыз, (тел шартлатабыз)

Ял итеп тә алабыз.  Михаха, михаха.

Бер алга да бер артка, (тел шартлатабыз)

Карагыз без атларга. (тел шартлатабыз)

– Безнең героебыз дөрес юл сайлады, ә хәзер уйнап алыйк.

Кайсы хайван җигелә?

– Чүлдә кайсы хайван кулланыла?

– Карлы якта нинди хайван кулланыла?

– Таулы урыннарда нинди хайван кулланыла?

Кайсысы артык? 

Камыр батыр, җигүле атка утыры, юлын дәвам иттерә һәм шәһәргә килеп җитә.

Шәһәр урамнары буйлап бик күп машиналар хәрәкәт итә. Камыр батыр да шул хәрәкәткә кушыла, һәм кинәт сыбызгы тавышы ишетелә.

– Чү,нәрсә булды? Бу кисәтү кемгә? (Регулировщик керә.)

– Карагыз әле, балалар, монда нинди юл билгесе тора?

Балалар. Җигүле арбалар хәрәкәте тыела.

Регулировщик. Балалар, Камыр батыр җигүле атта юлын дәвам итә аламы?

Балалар. Юк.

Регулировщик. Ни өчен?

Балалар. Чөнки анда тыю билгесе тора.

Регулировщик. Ә ни өчен тыю билгесе дип уйлыйсыз? (Балалар җавабы.)

Регулировщик. Дөрес, балалар, ә минем күчтәнәчләрем сезгә юл йөрү әлифбасын өйрәнергә ярдәм итәр. (Күчтәнәчләрен бирә һәм китә.)

Йомгаклау өлеше

Тәрбияче. Балалар, безнең кем сәяхәттә булды? (Балалар җавабы.)

– Камыр батыр нинди транспорт төрләрендә барды? (Балалар җавабы.)

– Камыр батыр нинди хайваннар белән юл тотты? (Балалар җавабы.)

– Ул кайларда булды? (Балалар җавабы.)

– Балалар, безнең шөгыльгә кем килде?

Балалар. Юл кагыйдәсен тәртипләп торучы регулировщик абый килде.

Тәрбияче. Шөгылебез тәмам. Балалар, бүләк итеп бирелгән китаплар сезгә юлда йөрергә ярдәм итәр.