Җәйге чорда балаларның ялын оештыру

№214

(Ата-аналар өчен консультация)

Айгөл ХӘСӘНШИНА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Җәй – бик матур ел фасылы. Бу – көтеп алган жәйге ялыбыз – безнең озын эш көннәребез, көнкүреш мәшәкатьләребез өчен лаеклы бүләк. Гаилә ялы – сез үз балагызга бирә алырлык максималь вакыт. Бала өчен ул – шулай ук ел буе көтеп алынган зур вакыйга.

Җәй – балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен иң уңайлы вакыт. Жәй көне алар аеруча хәрәкәтчән һәм шат күңеллеләр. Балалар  вакытларын көне буе һавада үткәрә. Табигатьнең матурлыгы, җылы саф һава, төрле файдалы азык – боларның барысы да балалар организмына уңай йогынты ясый. Суда йөзү, велосипедта йөрү, туп белән уеннар, йөгереп йору, сикерүләр баланың сәламәтлегенә зур файда китерә. Шулай вестибуляр аппарат үсә, мускуллар ныгый, көч, тигезлек, җитезлек, чыдамлык, кыюлык үсә. Балаларнын кәефлэре, күнелләре күтәрелә.

Ә ял итү сезгә һәм сезнең балагызга ләззәт кенә китерсен өчен кайбер кагыйдәләрне үтәргә тырышыгыз:

– әгәр дә сез үз балагыз белән шөгыльләнергә карар кылгансыз икән, бу шөгыльләр кыска булырга һәм алар иртәнге сәгатьләрдә үткәрелергә тиеш. Сезнең бурыч – баланың булган белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен берләштереп, аларның дөньяга карашын киңәйтү;

– шәһәр читенә чыкканда яки дөнья буйлап сәяхәт иткәндә, бала белән алган тәэсирләр турында фикер алышырга кирәк икәнен хәтерләргә кирәк;

– барлык көчегез белән баланы телевизордан һәм компьютердан аерыгыз, буш вакытыгызны саф һавада үткәрегез, велосипедта, самокатта, роликларда йөрегез, футбол уйнагыз. Җәй – ул баланың сәламәтлеген ныгыту чоры, һәм аның киләсе уку елындагы сәламәтлеге күп яктан шушы чор белән бәйле;

– көндәлек режимны сакларга тырышыгыз. Онытмагыз: йокы җитешсезлекләре неврозлар китереп чыгара, арыганлыкны арттыра. Бала 10 сәгатьтән дә ким йокламаска тиеш;

– сезгә һәм сезнең балагызга туры килгән ял төрләрен генә сайлагыз;

– ялда экскурсияне планлаштырганда баланың моңа мөнәсәбэтен сорагыз, реакциясе тискәре булса компромисс табарга тырышыгыз. Сезнең балагызга да кызыклы булган башка экскурсия табарга тырышыгыз. Бала белән киңәшегез, игътибарлы тыңлаучы булыгыз, аралашуның кыйммәте – вакыт санында түгел, ә аралашу сыйфатында (игътибар, хөрмәт иту, аңлауда).

Ата-аналар белән уеннар – балалар үсешенең аерылгысыз өлеше. Бу –сәламәтлекне ныгыту да, яхшы кәеф алу да. Уртак уеннар ата-аналарны һәм балаларны якынайта. Туп уйнаган җитди әтине күргәч, балагыз куаныч табар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен уен – бала булып калып, беразга гына бала роленнән котылуның бердәнбер ысулы. Ә олы кеше өчен  олы булып калып, яңадан бала булуның бердәнбер ысулы.

Сезгә һәм балаларыгызга шатлык китерсен өчен бала белән нәрсә уйнарга мөмкин соң? Сезнең балагызга мөмкин булган уеннарны сайлагыз. Әгәр дә алар җиңү шатлыгын тоймаса, балаларның тиз арада мавыгулары юкка чыгачагын исәпкә алыгыз. Бала чагыгызда уйнаган уеннарны исегезгә төшерегез, бу уеннарга аларны да өйрәтегез. Балачак хатирәләре аларга да, сезгә дә бик күп күңелле хисләр китерер! Балагыздан балалр бакчасында дуслары белән нинди уеннар уйнаганнары белән кызыксыныгыз. Игътибар белән тыңлагыз, бу – сезнең аралашуның иң кыйммәтле минутлары бит! Уеннар, яхшы кәеф бирүдән тыш, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрнең яхшыруына да ярдәм итәләр, балаларны һәм ата-аналарны якынайталар. Сезгә җәйге ял вакытында балалар белән куллана ала торган кайбер уеннар исемлеген тәкъдим итәм.

Туплы уеннар

«Ашарга яраклы-ашарга яраксыз»

Бу – борынгы уеннарның берсе. Аның кагыйдәләре шактый гади. Уенчылар рәттә басып тора, алып баручы тупны чиратлашып уенчыларның һәркайсына ыргыта, шул ук вакытта берәр сүз әйтә. Әгәр дә «ашарга яраклы» сүз булса, уенчы тупны тотарга тиеш, әгәр дә «ашарга яраксыз» икән –этеп җибәрергә тиеш. Әгәр дә уенчы ялгыша икән, ул алып баручы урыны белән алмаша. Мондый уенда уйнаганда, сез үз балагызның белем дәрәҗәсен һәм сүз запасын киңәйтәсез.

«Туп белән уйна» (уен-эстафета)

Уенчылар ике командага бүленә. Һәр команданың үз тубы. Иң баштан кая хәтлек сикереп житәргә кирәк булган урынны билгеләгез. Команда буенча уенчылар тез арасында кыстырылган туп белән сикерешә башлыйлар. Тупны төшермичә, биремне тизрәк үтәгән команда җиңә.

«Тупны куып җит»

Бу уенда тагы ике туп кирәк булачак. Кагыйдәләре бик гади. Уенчылар, бер туп икенчесен куып тотмаслык итеп, команда буенча бер-берсенә туп тапшыралар.

Болар – сез балалар белән ял иткәндә үткәрә алырлык кечкенә генә туплы уеннар исемлеге. Фантазияләгез, үз уеннарыгызны уйлап карагыз, һәм сезгә яхшы кәеф тәэмин ителәчәк.

Шулай ук уртак уеннар өчен башка бик күп нәрсәләрне дә кулланырга мөмкин. Урманда ял итсәгез, тирә-ягыгызга күз салыгыз, мөгаен, анда чыршы яки нарат күркәләре табарсыз. «Кем күбрәк нарат күркәсе җыя» дигән ярыш үткәрегез. Шулай ук «Иң җитез» уенын үткәрергә була. Берәр агач тобе табыгыз һәм аңа пластик шешә куегыз. Ә хәзер аны нарат күркәсе белән ерак арага бәрдерергә тырышыгыз. Уен өчен имән чикләвекләре, вак ташлар, ботаклар файдаланырга мөмкин, балалар белән бергә фантазияләгез.

Балаларны «Йозек салыш», «Без-без-без идек» кебек татар халык уеннары белән таныштырыгыз. Балачакта үзегез уйнаган уеннарны исегезгә төшерегез: «Бакчачы», «Ватык телефон», «Әби, җепләр буталды», «Качышлы». Бу уеннар белән  балагыз куаныр, ә сез тагын бала чагыгызга кайтарсыз. Сезгә дә, сезнең балагызга да яхшы кәеф тәэмин ителәчәк.

Баланың фикерләү эшчәнлеген үстерә, игътибар концентрациясен күнектерә торган уеннар да уйнарга мөмкин. Мәсәлән, «Киресенчә» уены. Балалар түгәрәк ясыйлар. Йөртүче кеше кемгә дә булса туп ташлый да: «Якты» сүзен әйтә. Ә уенчы, мәгънәсе буенча капма-каршы булган «Караңгы» дип җавап бирә. Шуннан  тупны алып баручыга кире кайтара, тегесе уенны дәвам итә (киң-тар, кайнар-салкын һ.б. капма-каршы сүзләр әйтелә). Исемнәрне дә, фигыльләрне дә, сыйфатны да әйтеп була. Җавап бирә алмаган уенчы уеннан чыга.

Акбур белән рәсем ясау

Урамда балалар белән рәсем ясау күпкә кызыграк. Үзегез белән төсле акбурлар алыгыз һәм асфальтта рәсем ясагыз. Өстәвенә, гади рәсемнәрне генә ясарга тугел, бу ысул белән хәтта хәрефләрне, саннарны һ. б. өйрәнергә мөмкин.

Сабын куыгын өрдерү

Мондый уен файда гына түгел, бик күп ләззәт тә китерер! Иң мөһиме: сабырлык белэн сабын куыкларын кабартырга өйрәтергә. Кечкенә балаларның сабын куыкларын өрдергәндә үпкәләре ныгый, сулыш юлларына бик яхшы күнегү ясала.

Җәй көне иң популяр уеннар суда hэм су белән бәйле. Әмма якында сулык булмаса да, суның минималь күләме белән дә су күчерү эстафетасын оештырырга мөмкин. Бу уен өчен ике урындык кирәк булачак, аларның берсендә – су белән тулган савыт, ә икенчесендә шундый ук буш савыт куелырга тиеш. Балалар төрле предметлар ярдәмендә бер савыттан икенчесенә су күчерергә тиеш. Моның өчен кашык, төрле кечкенә савытлар кулланырга мөмкин. Күчереп уйнаганда иң аз су түгүче команда җиңә. Үз теләгегез буенча, суны бер кулда яки яссы тәлинкәдә күчерү юлы белән уенны катлауландырырга мөмкин. Бу ысул балалрның хәрәкәтләрен, концентрацияләрен ныгыта.

Вак ташлар белән уен

Балалар ташлар җыярга ярата. Төрле төстәге һәм зурлыктагы ташларны чиләккә җыегыз, аларны су салынган савытка салып юыгыз. Көрәк яки башка кечкенә савыт ярдәмендә, чәчәк, куак яки агач төплэрен вак ташлар белән капларга мөмкин. Шулай ук җирдә таякчык белән берәр нинди рәсем ясарга hәм аны ташлар белән бизэргэ була.

Яңа, якты тәэсирләр балалар уеннарының эчтәлеген баета. Төрле табигый материалның күплеге уенда иҗат ниятен үстерүгә ярдәм итә. Кайбер уеннар көтмәгәндә, үзеннән-үзе якты тәэсирләргә җавап биргән кебек барлыкка килә. Бу уеннар өлкәннәргә үз баласын яхшырак, якынрак белергә ярдәм итә, балаларга индивидуаль караш үстерергә, бала мәнфәгатьләрен ачыклау өчен зур мөмкинлекләр бирә. Якты, матур җәйге көннәрдән файдаланып калыгыз!