Җәнлекләрен дуслаштыру
(Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль)
Гөлгенә БИКМИЕВА,
Казандагы 84 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе
Максат: балаларны “дуслык”, “дус” төшенчәләре белән таныштыру, бер-береңә ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Бурычлар:
– балаларда дуслык турында күзаллау булдыру;
– яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү;
– биремнәрне үзара сөйләшеп эшләргә өйрәтү;
– урман җәнлекләре турында белемнәрен тирәнәйтү;
– вак моторика эшчәнлеген үстерү;
– балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү.
– сөйләм телен үстерү;
– табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Әзерлек эше:
– М.Пляцковскийның “Дуслык дәресе” әсәрен уку, фикерләр алышу;
– дуслык турында җырлар тыңлау, шигырьләр уку, мәкальләр өйрәнү.
Җиһазлау: “йөрәк” йомшак уенчыгы, келәм, хәрефләр, кыңгыраулар, җәнлек рәсемнәре, схемалар, М.Пляцковскийның “Дуслык дәресе” әсәренә иллюстрацияләр, аппликация өчен рәсемнәр, клей.
Шөгыль барышы
(Балалар төркемгә керәләр, ярымтүгәрәк формасында тезелеп басалар.)
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез бер-беребезне сәламләп алыйк.
Хәерле иртә кояшка,
Хәерле иртә кошларга,
Хәерле иртә дусларга,
Хәерле иртә сиңа,
Хәерле иртә миңа.
– Балалар, ә тагын ничек бер-беребезне сәламләргә мөмкин? (Сәлам, привет)
– Ә таныш булмаган өлкән кеше белән сәлам, дип исәнләшергә ярыймы?
– Балалар, без сезнең белән кешеләргә рәхәтлек бирә торган матур сүзләр дә беләбез бит әле. Әйе, алар комплементлар дип атала. Хәзер мин сезгә шушы йөрәкне бер-беребезгә тапшырып, комплементлар әйтергә чакырам. (Түгәрәктә башкарыла.)
– Менә, балалар, матур сүзләрдән барыбызга да рәхәт булып китте.
– Ой, гафу итегез, миңа смс килде. Тыңлап алыйк әле, кемнән икән?
“Исәнмесез, мин – урман иясе, борчуым өчен гафу итегез, ләкин миңа ярдәм кирәк. Урманда барлык җәнлек һәм кошлар талашып беттеләр, гел бер-берсен кыерсытып яшиләр. Зинһар, миңа алаларны дуслаштырырга ярдәм итегез. Урманга очып килергә мин сезгә оча торган келәм калдырдым, мин сезнең ярдәмне көтәм.”
– Балалар, әйдәгез, Урман иясенә ярдәм итик, без бит дуслыкның ни икәнен яхшы беләбез, барып, урман җәнлекләрен дә дуслаштырып кайтыйк. Ләкин аңарчы әйдәгез, дуслыкның ни икәнен беләсезме, әйтеп карагыз әле, нәрсә ул дуслык?
– Менә ул оча торган серле келәм. Әйдәгез, тиз генә урманга юл тотыйк.
– Балалар, карагыз әле, келәм гади түгел, ниндидер хәрефләр бар монда. Бу, сезнең утырырга тиеш урыннарыгыз, һәрберегез үзегезнең исемегез башланган хәрефне табып, шул урынга утырыгыз. Әзер булсак, әйдәгез, киттек.
– Менә без сезнең белән шәһәр өстеннән очабыз, машиналар тавышланалар: ш-ш-ш!
– Бер машинаның тәгәрмәче шартлады: с-с-с!
– Менә урманга якынлашабыз, агачлар шаулый: у-у-у!
– Бөҗәкләр безелди: ж-ж-ж!
– Черкиләр безелди: з-з-з!
– Менә без урманга килеп җиттек. Баалар, монда җәнлекләр чыннан да сугышып беткәннәр. Карагыз әле, монда койрыклар буталган. Әйдәгез, һәр җәнлеккә койрыгын табарга ярдәм итик.
“Койрыкларын тап” уены
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, хәзер мин сезгә “Мин нәрсә?” уенын уйнап, җәнлекләрне дуслаштырыга ярдәм итәм. (Схема буенча куян, бүре, төлке, аю турында сөйләү. Һәр үзен таныган җәнлеккә берәр хәреф бирелә. Хәрефләрдән балалар “дуслык” сүзен җыялар.)
– Булдырдыгыз, балалар, урман җәнлекләре тынычланды кебек. Ой, карагыз әле монда, бу кошлар белән без таныш бит инде. (Чик һәм Чирик)
– Кайсы әсәрдән килгән бу чыпчыклар? Әйдәгез, әлеге рәсемнәр аша, хикәяне искә төшереп алыйк. (Иллюстрация буенча М.Пляцковскийның “Дуслык дәресе” әсәренең эчтәлеген сөйләү.)
– Балалар, чыпчыклар да аңлады кебек, дуслар бер-берсеннән бер әйберне дә яшерергә тиеш түгел.
– Балалар, карагыз әле, без кыңгыраулар үскән аланга килеп чыктык бит. Бу кыңгыраулар әле җырлый да беләләр. Әйдәгез, чыңлатып, теләк теләп алыйк әле. Ой, монда бер кыңгырау чыңламый, нишлибез? Инсафның да кыңгырауны чыңлатып, теләк телисе килә бит. (Балалар үз кыңгыраулары белән бүлешергә мөмкин икәнлеген әйтә.)
– Әйе, балалар, дусларга һәрчак ярдәм итәргә кирәк. Дусларны бәладә калдырырга ярамый.
– Җәнлекләрне дуслаштырдык, кошларга дуслык турында аңлаттык. Инде кайтсак та буладыр.
– Балалар, карагыз әле, Урман иясе безгә ярдәм өчен күчтәнәч әзерләгән. Кәрзиннәрне урман күчтәнәчләре белән тутырырга кирәк. Тик бер шар бар. Хәзер парлашып басыгыз да, кулларны тотыныгыз. Шулай кулларны кулга тотынган килеш, бер кул белән сезгә урман күчтәнәчләрен кәрзиннәргә ябыштырырга кирәк. (Аппликация ябыштыру.)
– Я, балалар, булдырдыгыз. Бер-берегез белән килешеп, дус-тату итеп башкаргач, сез бу биремне дә җиңел башкарып чыктыгыз. Менә сезгә күчтәнәч. Әйдәгез, оча торган келәм белән кире бакчабызга кайтыйк инде. Ләкин урманнан киткәнче, дуслык кагыйдәләрен тагын бер кат исебезгә төшереп алыйк.
– Булдырдыгыз, балалар, гел шушы кагыйдәләрне исегездә тотып, дус булып яшәгез. Сау булыгыз!