Җәнлекләр ничек укырга өйрәнгәннәр?

Луиза СӘГЫЙРОВА,

Казандагы 388 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Шөгыль барышы

Керпе.

Менә авыл урманы, һәркем ярата аны.

Монда бик күп агачлар, сайрыйлар сандугачлар.

Мин – керпе йөрим атлап, аягым баса лап-лап.

Энәле күлмәк киям, мине әнкәем сөя.

Таң аткач, иртүк торам, юынам,

Зарядка ясагач, гөмбә җыярга чыгам.

(Керпе зарядка ясый. Зарядка ясап бетергәч, китап таба.)

Керпе.

Мин таптым матур китап,

Үләндә ята аунап. (Карый.)

Бернәрсә дә аңламыйм,

Чөнки мин укый белмим. (Актарып карый.)

Барыйм әле куянга,

Укытып карыйм аңа.

(Керпе, китапны алып, куян дустына киткән.)

Куян. Исәнме, Керпе. Монда нишләп йөрисең?

Керпе.

Исәнме, Куянкай,

Мин таптым матур китап.

Үләндә ятты аунап.

Бер нәрсә дә аңламыйм,

Чөнки мин укый белмим.

Куян, кил син җитезрәк,

Китапны укы тизрәк.

Куян.

Өр-яңа, матур китап,

Рәсемнәре дә байтак.

Бернәрсә дә аңламыйм,

Мин дә бит укый белмим.

Барыйк әле төлкегә,

Укытып карыйк аңа.

(Керпе белән куян, китапны алып, төлке янына китәләр.)

Төлке.

Исәнме, керпе,

Исәнме, куянкай,

Монда нишләп йөрисез?

Керпе.

Исәнме, төлке,

Мин таптым матур китап.

Үләндә ятты аунап.

Бер нәрсә дә аңламыйм,

Чөнки мин укый белмим.

Куян.

Төлке, кил син җитезрәк,

Китапны укы тизрәк.

Без мәктәпкә йөрмибез,

Шуңа укый белмибез.

Төлке.

Өр-яңа, матур китап,

Рәсемнәре дә байтак.

Бернәрсә дә аңламыйм,

Мин дә бит укый белмим.

Барыйк әле аюга,

Укытып карыйк аңа.

Безнең урманда аю гына укый белә.

(Керпе, куян һәм төлке, китапны алып, аю янына китәләр.)

Керпе, куян һэм төлке.

Әйдә, дуслар, җырлап барыйк,

Уйный-уйный гармунда.

Ал чәчәк күк яшик әле,

Туган якларыбызда.

(«Дуслык турында җыр»ны башкаралар.)