Җәнлекләр кышкы урманда

№ 184

(Зурлар төркемендә танып белү шөгыле)

Гөлүсә НУРГАЛИЕВА,

Теләче районы Үзәк балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: кыргый хайваннар турында белемнәрне киңәйтү.

Бурычлар:

– балаларның кыргый хайваннар турында күзаллауларын тирәнәйтү, йорт һәм кыргый хайваннар төшенчәсенең эчтәлеген ачыклау;

– бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү;

– балаларда хайваннар дөньясына карата сакчыл караш һәм кызыксынучанлык тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: хайваннар – җәнлекләр, абзар, кетәклек.

Җиһазлау: йорт һәм кыргый хайваннар сурәтләнгән зур рәсемнәр, туп.

Алдан башкарылган эш: табышмаклар, хайваннар төшерелгән рәсемнәр карау, әңгәмәләр үткәрү, хәрәкәтле уеннар өйрәнү.

Шөгыль барышы

(Балалар, бүлмәгә кереп, түгәрәк ясап басалар.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген безгә күпме кунак килгән. Әйдәгез, бергәләшеп алар белән исәнләшик.

Балалар. Исәнмесез!

Психогимнастика

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Куллар җылысын тойыйк,

Шатланышып елмайыйк. (Бер-берсенә карап елмаялар)

Тәрбияче. Хәерле иртә теләп, шөгылебезне башлыйк.

Хәерле иртә, дусларым! Балалар, карагыз әле, нинди матур тартма! Аның эчендә нәрсәдер бар. Нәрсә икән? Табышмакка дөрес итеп җавап бирсәгез, нәрсә икәнен белерсез:

Ак мамык кебек,

Ялтырый алмаз кебек.

Балалар. Кар бөртеге.

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар, кар бөртеге. (Тәрбияче тартма эченнән кар бөртеге алып күрсәтә.)

Тәрбияче. Балалар, күрәсезме, нинди матур кар бөртеге! Балалар, кар бөртеге кайсы вакытта була әле?

Балалар. Кыш көне.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, бик яхшы. Хәзер без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә  барабыз. Күзләрегезне йомыгыз! Бу кар бөртеге гади генә кар бөртеге түгел. Ул – сихри кар бөртеге. Мин «әфсен-төфсен» әйтәм: әфсен-төфсен, кар бөртеге безне урманга алып китсен. (Экранда кышкы урман күренеше куела.)

Тәрбияче. Балалар, без кая килеп чыктык?

Балалар. Урманга.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, без сезнең белән кышкы урманда. Дусларым, тыңлагыз әле, берәр тавыш ишетеләме?

Балалар. Юк, урманда тып-тын.

Сулыш гимнастикасы

Тәрбияче. Әйдәгез, тирән итеп урманның саф һавасын сулагыз. Салкын урман һавасын тоярга тырышыгыз. Урман һавасы бик файдалы.

Туп белән «Дөрес әйт» уены

Тәрбияче. Балалар, сез нинди хайваннарны беләсез? Әйдәгез, тикшереп карыйк. Кем тупны тота, шул бер хайван исемен әйтергә тиеш була, бер исемне ике тапкыр кабатламаска тырышыгыз, ярыймы? (Балалар хайван исемнәре әйтәләр.)

Тәрбияче. Әйе, дөрес, булдырдыгыз. Бик яхшы, балалар, сез күп хайван исемнәрен әйтеп үттегез. Ничек уйлыйсыз, аларның барысын да бер төркемгә кертеп буламы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Ә нинди төркемнәргә кертеп була? Миңа кайсыларыгыз ярдәм итә? Бирегә чыгыгыз әле.

«Дөрес сайла!» уены

(Рәсемнәрдән кыргый хайваннарны сайлап алу, йорт хайваннарыннан аермаларын ачыклау: тышкы билгеләре, нәрсә белән тукланулары, өннәре нинди булуы, кайда кышлаулары, үз-үзләрен һөҗүмнәрдән саклау рәвешләре. Мәсәлән, керпе – төнге ерткыч җәнлек. Аның аяклары кыска, ләкин тиз йөри. Азыкны тиз генә, борынын сузып эләктерә. Суалчан, кондыз, тычкан, әкәм- төкәмнәр белән туклана. Башка ерткыч хайваннардан саклануда энәләре нык ярдәм итә. Кышны өнендә йоклап үткәрә.)

Тәрбияче. Ни өчен без бу хайваннарны йорт хайваннары дип йөртәбез? (Тәрбияче йорт хайваннары төркеменә күрсәтә.) Балалар, барыгыз да уйлагыз, активрак булыгыз, тулы җөмлә белән җавап бирегез.

Балалар. Хайваннар кешеләр янында тора. Кешеләр аларны кайгырта, сарайлар төзи, кыш чыгу өчен печән, фураж әзерли. Кешеләр аларны ашата, эчертә. Йорт хайваннары кешегә хезмәт итә. Кешеләр  аларны нинди дә булса максат белән тота.

Тәрбияче. Ә бу хайваннар турында бер сүз белән ничек әйтер идегез? Ни өчен?

Балалар. Болар – кыргый хайваннар. Алар урманда, кырда яшиләр, үз — үзләрен куркыныч янаудан саклыйлар, алардан йөгереп качалар, эзләрен бутыйлар, ризыкны үзләре эзләп табып ашыйлар.

Тәрбияче. Балалар хайваннарны икенче төрле тагын ничек атыйлар?

Балалар. Җәнлекләр дип.

Тәрбияче. Дөрес, Кыргый хайваннарны җәнлекләр дияргә дә була. Балалар сез санап киткән кыргый хайваннарның барысын да кышын урманда күрергә буламы?

Балалар. Юк. Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Аю белән керпе кышын йоклыйлар.)

«Нәрсә кайда яши?» уены

(Беренче рәттәге рәсемнәрне икенче рәттәге рәсемнәр белән парларга.)

Тәрбияче. Рәхмәт, балалар, яхшы җавап бирдегез, булдырдыгыз. Арыдыгыз бугай, әйдәгез,  бераз ял итеп алабыз.

Ял минуты. «Чыпчык»

Тәрәзә каршына (аяк очларына басып тәрәзәгә карау)

Килгән бер чыпчык (бармак белән төртеп күрсәтү),

Миңа кычкыра (үзенә төртеп күрсәтү)

– Чык әле, чык! (кул изәп чакыру).

Алдый ул, беләм (кул селкү),

Гел шулай итә (кул селкү),

Йөгереп чыксам (йөгерү хәрәкәте),

Оча да китә (очу хәрәкәте, ике кат).

Табышмаклар

Тәрбияче. Балалар, кар бөртеге безгә җәнлекләр турында табышмаклар калдырган . Җавап таба алырсызмы икән? Тикшереп карыйбызмы?

  1. Кош түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекләр ярата,

Сызгырса, урман яңгырата. (Тиен)

  1. Йөртә ул озын колак,

Үзе гаҗәеп куркак.

Уйланма инде озак,

Нәрсә ул? Йә, уйлап бак. (Куян)

  1. Энәсенең күзе юк,

Тегәр өчен җебе юк,

Яшерсә башын, аягын,

Ул нәни генә бер туп. (Керпе)

  1. Килә бер батыр атлап,

Урманда йөри,

Умартадан бал көри. (Аю)

  1. Кагылмый болай кәҗә, сарыкка,

Ләкин кызыга үрдәк, тавыкка.

Үзе ялагай, үзе хәйләкәр,

Ул нәрсә булыр, йә, әйтеп җибәр. (Төлке)

Тәрбияче. Балалар, сез бүген яхшы шөгыльләндегез, мин сездән бик канәгать, бик дөрес, тулы җавап бирдегез. Кайткач, әти-әниләрегезгә дә, абый-апаларыгызга да җәнлекләр турында сөйләргә онытмагыз. Балалар, хайваннарны рәнҗетергә ярамый, аларны яратырга кирәк, шуны онытмагыз, исегездә тотыгыз.

«Хәйләкәр төлке» уены

(Балалар түгәрәккә тезелеп баса. Түгәрәктән читтә сызык белән төлке өе билгеләнә. Балалар күзләрен йомалар, ә тәрбияче түгәрәкне әйләнеп чыга һәм балаларның берсенә кулы белән кагыла. Бу бала хәйләкәр төлке була. Аннан соң тәрбияче балаларга, күзләрен ачып, бер-берсенә игътибар белән карарга тәгъдим итә. Балалар өч тапкыр: «Хәйләкәр төлке, син кайда?» – дип сорыйлар һәм бер-берсенә карап торалар. Өченче тапкыр сораганнан соң, хәйләкәр төлке тиз генә түгәрәк уртасына чыгып баса да, кулларын югары күтәреп: «Мин монда!» – ди һәм балаларны куа башлый.)

Тәрбияче. Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? Кыргый хайваннар кышка ничек әзерләнә? Сезгә бүген нәрсә ошады? Ә сез бүген миңа барыгыз да ошадыгыз. (Үз-үзләрен бәяләү (шат кояш, моңсу кояш.)