Зурлар төркемендә “Көзге урманга сәяхәт” темасына оештырылган эшчәнлек конспекты

 

Илгизә ӘБДЕЛВӘЛИЕВА,

Казандагы

392 нче балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Максат. Көзге урман буенча белем һәм күнекмәләр формалаштыру, алган белемнәрне көндәлек тормышта куллану.

Бурычлар.

Белем бирүче: балаларның көзге урман турында алган белемнәрен ныгыту, урманда үскән агачларның исемен дөрес итеп атау, кайбер дару үләннәре белән таныштыру;

Үстерүче: дидактик уеннар, җырлар, шигырьләр ярдәмендә теманы ныгыту,

уен эшчәнлегендә активлык үстерү.

Тәрбияви: җәнлекләргә, кошларга кышка таба авырлаша баруын төшендерү; табигатькә мәхәббәт уяту, сакчыл караш тәрбияләү.

Сүзлек эше: җимлек, җимханә, сәяхәт итү, нарат, чыршы күркәсе, бака яфрагы, тузганак, сукыр кычыткан.

Җиһазлау: кошлар, җәнлекләр битлекләре, каен һәм имән төпләре, дару үләннәре, Белмәмеш, кошлар тавышы яздырылган аудиотасма

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле нинди матурлык! Без урманга якынлашабыз, әнә кошлар тавышы да ишетелә, колак салып тыңлыйк әле (аудио тасма куела). Балалар, урманга керер өчен безгә иң элек урман ачкычын табарга кирәк. Ул ачкыч – мин әйтәсе табышмакларда яшеренгән. Сез аларны игътибар белән тыңлагыз һәм миңа җавабын әйтегез.

Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә,

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә. (урман)

Җәен киенә, кышын чишенә (агач)

Балалар:  –Дуслар, кая барасыз?

–Кара урманга барабыз!

–Кара урманда нишлисез?

–Көзге урман карыйбыз.

–Кошлар тавышын тыңлыйбыз.

–Урманда күңел ачабыз.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Менә сез урман ачкычын таптыгыз да. Хәзер түрдән  узыгыз, әйдәгез урман эченә узыйк. Карагыз әле, балалар, урман нинди кунакчыл бит, ул сезнең өчен утырырыга урыннар да әзерләгән (башта балалар урманны әйләнеп чыгалар, кошларны, “җимханәне” карыйлар, аннары әзерләнгән агач төпләренә утырышалар.)

Тәрбияче. Балалар, сез урман турында нәрсәләр беләсез икән, шул хакта сөйләшеп алыйк әле. Урманда үзеңне ничек тотарга икәнен дә онытмыйк.

Балалар. Урман – безнең дустыбыз.

Җәнлекләр һәм кошлар өчен урман –туган йорт һәм туендыручы булып тора.

Басуларны җилдән саклый, дым бирә.

Тәрбияче. Балалар, урманда үскән агачлар ни өчен хезмәт итәләр?

Балалар. Алардан йортлар төзиләр, җиһазлар ясыйлар. Агач бөреләреннән дарулар ясыйлар, җимешләреннән варенье, компот ясыйлар.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, урман бик бай, ул безгә күп төрле бүләкләр, күчтәнәчләр бирә. Балалар, әгәр агачларның телләре булса, алар нәрсә әйтерләр иде?

Балалар. Безне сындырмагыз, яндырмагыз, тишкәләмәгез.

Шушы вакытта урман эченнән Белмәмеш килеп чыга, кулында рогатка тоткан, юлында очраган куаклырны сындырып, тибеп үтә.

Белмәмеш. Кая чикләвеге, юк мени?  (Каен ботагын сындырырга азаплана.)

Балалар. Бу чикләвек агачы түгел,  каен агачы.

Агач ботакларын сындырырга ярамый. (Белмәмеш тыңлап, аптырап тора.)

Белмәмеш. Бу нәрсә тагын?  (агачка эленгән җимлеккә күрсәтеп.)

Балалар. Җимлек, җимханә!

Белмәмеш. Ул ни өчен кирәк?

Тәрбияче. Кошлар туена торган урын – ашханә-җимханә

Белмәмеш.   Әй, күп беләсез икән! (кошларга рогаткадан ата.)

Тәрбияче. Белмәмеш кошларны кыерсытасың түгелме? Бу һич ярый торган эш түгел, аларга болай да бик кыен. Без балалар белән табигатьне ничек саклау турында сөйләшеп утыра идек. Моннан соң тәртипле булырга сүз бирсәң без сине үзебезнең янга алабыз. Әйдә рәхим ит,  хәзер сүзне агачларның үзләренә бирик. (“Агачлар ни сөйли” дигән дидактик уен)

 

Малай                                                          ИМӘН

Менә авыл урманы                                  Минем исемем “Имән”,

Һөркем ярата аны.                                   Мин күптән яшәп киләм,

Монда бик күп агачлар,                          бик көчле агач мин,

Сайрыйлар кошлар.                                 Җилләргә, давылларга

Ай-яй, куе бу урман                                берсенә дә баш имәм.

Мин йөрергә дә куркам.

Ничек диләр аларны?

Күптөрле агачлары,

 

КАЕН                                                              ЧЫРШЫ

Минем исемем – каен,                          Ә мин чыршы – беләсез,

Үсәм һәр урман саен.                            Чыршы булмый энәсез.

Буем үсә бик озын,                               Җәен, кышын яшел мин,

Ак кәгазь кебек тузым.                         Арттырам урман яшен.

Нәни кызлар, малайлар,

Дусларым, якыннарым,

Яңа елда аларга –

Кунак булып барырмын.  

Тәрбияче. Балалар, урманда агачлардан башка бик күп төрле үсемлекләр, дару үләннәре дә үсә. Аларның файдасы бары тик матурлыкта гынамы?

Тәрбияче. Рәхмәт, Ислам. Хәзер әйдәгез ял итеп алыйк.  (физкултьминут)

Тәрбияче. Балалар, сез нинди урман кошларын беләсез?

Балалар. Песнәк, кызылтүшләр, чыпчык, тукран, саескан, карга.

Тәрбияче.  Хәзер әйдәгез  без дә  “Кошлар” булып алыйк әле

Кошлар булып очабыз,

Аннан җиргә кунабыз,

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез.

(Дәртле көй яңгырый. Җәнлекләр булып киенгән берничә бала  качып тора. Җил табышмаклар язылган яфракларны коя, балалар яфракларны җыеп алалар һәм берәмләп тәрбияче янына киләләр)

Тәрбияче. Балалар, урман сезгә, яфракларга язып табышмаклар җибәргән.

Тәрбияче. Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.

1 бала. Бу мин, бүре!

Тәрбияче. Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.

2 бала. Бу мин – аю!  (чыгып баш ия)

Тәрбияче. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак

3 бала. Бу мин – куян!(сикерә-сикерә куян чыга).

Тәрбияче. Үзе бүрек кебек кенә, кигән туны энәле.

Ул кем була, кайда яши, берәрегез беләме?

3 бала. Бу мин – керпе! (керпе чыга)

Мәликә. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки,селки барамын.

Кетәклеккә кереп мин,

Тавык-чеби аламын.

4 бала. Бу мин – төлке! (төлке чыга)

Тәрбияче. Барыгызга да зур рәхмәт балалар. Безнең урманнан кайтып китәр вакытыбыз да җиткән. Сәяхәтебез ахырга якынлаша. Без бүген сезнең белән

рәхәтләнеп урман буйлап сәяхәт иттек. Сез табигатьне бик яратасыз икән, ничек матур итеп шигырьләр сөйләдегез, уйнадыгыз. Шулай да балалар табигатьне ярату гына аз. Аны хөрмәт итәргә һәм саклый белергә дә өйрәнергә кирәк. Агачларны сындыручыларга, урманны чуп-чар белән тутыручыларга юл куймаска кирәк. Шуны исегездән чыгармагыз балалар.  Хәзер, әйдәгез урман белән хушлашыйк та, кайту юлына чыгыйк.

Тәрбияче, балалар: Сау бул, урман, хуш!