Зәйнәп Хәсәни – каһәрләнгән язмышлы милләт кызы

№ 201

(Сыйныфтан тыш чара. Музей сәгате)

Рузилә ХУҖИНА,

Казандагы Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Телгә, тарихка, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләүдә мәктәп музейларының роле әйтеп бетергесез зур роль уйный. Гимназиябез татар халкының мәгърифәтче кызы Ф.Г.Аитова исемен йөртә. Гимназиядә дүрт музей эшли. Шуларның берсе – Фатиха Аитова музее. Килгән кунаклар, укучылар бу музейда еш була. Стендларда Фатиха апа белән бер чорда яшәгән, аның белән бергә мәгърифәт нурлары тараткан игелекле ханымнарның портретлары да бар. Сүзебез замандашларының олы хөрмәтенә ирешкән зыялы ханым – Зәйнәп Хәсәни турында. Бу ханымның язмышы миңа бик кадерле, якын, чөнки аның биографиясе туган авылым белән бәйле. Аның әтисе – Ногман хаҗи – Әтнә районы Түбән Көек авылы кешесе. Дөрес, ул авылдан бик яшьли, 12 яшьләрдә чыгып китә, ләкин ул яшәгән йортны кечкенә чагымда бабамның миңа күрсәткәне, аның турында сөйләгәне бар. Аларның йортлары авылның нәкъ уртасында, дәрәҗәле урында – мәчет янәшәсендә иде. Зәйнәп ханымның Казаннан Түбән Көеккә кунакка кайтып йөргәнлеге дә билгеле. Бу турыда авылдашым, күпләрнең беренче укытучысы булган Зәйтүнә апа Йосыпова сөйләде.

(Сыйныфтан тыш чараны алдан әзерләнгән укучылар белән үткәрергә була.)

Укытучы. Укучылар, халкыбызның олуг шагыйре Габдулла Тукай язмышы, иҗаты сезгә яхшы таныш. Әйдәгез, сүзебезне Тукайдан башлыйк. Замандашлары язуы буенча Г.Тукай хатын-кызлар белән әңгәмә корудан кача, ятсына торган була. Тик аның бер хатын-кыз белән кыенсынмыйча, үз иптәше кебек сөйләшүе билгеле. Кем икән бу ханым?

Укучылар. Ул «Аң» журналының секретаре Зәйнәп Хәсәни, редактор Әхмәтгәрәй Хәсәнинең хатыны.

Укытучы. Зәйнәп ханым турында ниләр беләсез?

Укучылар. Аның фотографиясе Ф.Г.Аитова музеенда стендта тора. Үз заманының алдынгы карашлы, белемле хатын-кызы. Зәйнәп Хәсәнинең портреты Казандагы Тукай музеенда да бар.

Укытучы. Зәйнәп – Ногман хаҗи кызы, ә Ногман абзый үзе тумышы белән Әтнә районы Түбән Көек авылыннан. Ул 12 яшендә авылыннан чыгып китә, казакъ җәйләүләрендә көтү көтеп, Оренбург, Казан байларына хезмәт итеп, байлыкка ирешә, үз акчасына 13 мәчет, 7 мәдрәсә салдыра. Кызы Зәйнәп тугач, ул гувернантка яллый. Зәйнәп татар теле белән беррәттән рус, француз телендә сөйләшкәннәрне ишетеп үсә. Өйләрендәге китапханәдә татарча, төрекчә китаплар белән бергә рус һәм Европа халыкларының класссик әдәбияты үрнәкләрен күрергә мөмкин була. Үскәч, сәүдәгәр Сибгатулла хаҗи улы Әхмәтгәрәйгә кияүгә чыга. Ире «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган белемле кеше була. Әтисе, укытучы яллап, өйдә дә укыта. Шуңа күрә ире дә төрек, гарәп, француз, рус телләрен яхшы белә. Әтисе аның сәүдәгәр булуын теләсә дә, егет әдәбиятка тартыла: үзен язучылык, тәрҗемә өлкәсендә сынап карый. «Гасыр» исемле нәшрият ачып, рус классик әдәбиятын татар телендә бастырып чыгаруга күп көч куя. 1910 елда тәҗрибә туплау максатыннан Швейцария, Франия, Германия, Польшада булып кайта.

Менә шулай затлы тәрбия алган яшьләр матур гына үз тормышларын башлап җибәрәләр. Әдәбиятны яхшы белгән Зәйнәп иренә нәшрият эшләрендә ярдәм итә. Алар янына татарның күренекле, алдынгы яшьләре тартыла. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Гобәйдуллин, Г.Коләхмәтов тәкъдиме белән ул «Аң» журналы чыгара башлый. Ә бу журналның җаваплы секретаре Зәйнәп Хәсәни була.

«Фактлар» рубрикасы (материал Т.Биктимерованың «Ил язмышын салып иңнәренә» дигән китабыннан (Казан, 2006) алынды).

  1. Г.Тукай журнал өчен махсус шигырь яза, һәм ул шигырь 1912 елның 15 декабрендә беренче санның тышлык битендә басылып чыга.

Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,

Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге ним белән…

  1. Г.Тукайның соңгы көннәре дә Хәсәниләр белән бәйле. Безнең көннәргә кадәр сакланган ике хаты да Хәсәниләргә адресланган. Аның берсе Зәйнәпкә аталган. «1913 ел, 28 март. 8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурасын үземә күрсәтсәгез икән», – дигән.
  2. Хәсәниләр белән беренче күрешү. Бу турыда олуг әдибебез Ф.Әмирхан язып калдыра. 1912 елда Хәсәниләр дачасына кунакка чакырылгач, Тукай Фатихка: «Юк, хатын-кыз булган җирдә минем өчен уңайлык булмый инде. Син үзең генә бар, анда мин бармам», – дип баш тартмакчы була. «Ләкин шунысы гаҗәп, – дип яза Ф.Әмирхан, – барып җитеп, әүвәлге чәй янында ук хуҗа хатын белән танышу мәҗбүрияте куелгач, ул моннан артык уңайсызланган шикелле күренмәде… Соңга таба инде ияләште вә сөйләшеп утыра башлады».

Зәйнәп ханым җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Фатиха апа Аитова ачкан кызлар мәктәбендә (1909) һәм соңрак ачылган гимназиясендә (1916) ул попечительләр советы әгъзасы була. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, мөселман яралылары өчен махсус лазарет ачуны башлап йөрүчеләр дә алар икесе була. Лазарет өчен кирәкле әйберләрне дә Хәсәниләр йортында тегәләр.

1917 елда Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары корылтаен оештыруда башлап йөргән Хәдичә Ямашева-Таначевага (Хөсәен Ямашевның сеңлесе) иң зур ярдәмне күрсәтүчеләрнең берсе дә ул. Корылтайда төшкән фотода Зәйнәп  апа Фатиха Аитова белән янәшә утырган.

Октябрь революциясеннән соң татар халкына хезмәт куйган игелекле гаиләнең тормышы җимерелә. Ире Әхмәтгәрәйне 1931 елда кулга алалар (сәбәбе – эмиграциядәге язучы Гаяз Исхакый белән хат алышкан, аның әсәрләрен бастырган). 1933 елда Әхмәтгәрәйнең «Мине сөргенгә җибәрәләр, килә алырсыңмы?» – дигән хатын ала. Зәйнәп ханымның җавабы шул: «Дөньяның кайсы почмагында сиңа урын бирсәләр, мин шунда синең яныңа барам».

Фаҗигале язмышлар. Фактлар рубрикасы

  1. Зәйнәп апа Фатиха апа белән гомер буе дус була. Фатиха апа авырып, 16 ай буе түшәктә ятканда, аның янына соңгы көннәренә кадәр килеп йөри.
  2. «Халык дошманы»ның хәлен белергә кем килә? Беркем дә! Хәтта аның туган-тумачалары да күрмәмешкә салышалар. Минем үз башымнан узган хәл бу: әтине «алгач», аның иң якын туганнары да бездән ераклаштылар… Гали Рәхим янына исә бердәнбер Зәйнәп апа Хәсәни (… әле 1968 елда гына дөньядан китте, мин аның янында ике тапкыр булып, бик күп истәлек язып калган идем) килеп китә. Ул Гали Рәхимгә ризыклар, иреннән калган (ире Әхмәтгәрәй 1934 елда ук Сталин корбаны булган) кием-салым алып килгәли». (ММәһдиевнең «Каһәрләнгән язмыш» мәкаләсеннән.)
  3. Красноярск краена сөргенгә җибәрелгән Хәдичә Ямашева шунда үлгәч, Хәдичә апаның ире Вәлидхан абый Зәйнәп апага мөрәҗәгать иткән. «Зәйнәп, – дип яза ул. – Син – безнең дустыбыз. Мондый зур үтенеч белән бары зур дусларга гына мөрәҗәгать итәргә була». Хәдичәнең каберенә утыртырга гарәп язулы таш сорый ул, һәм Зәйнәп ханым җибәрә.

Туган телен камил белгән, шунлыктан башка телләрне дә үзләштерә алган Зәйнәп апаның туган йорты Казандагы Нариманов белән Фатих Кәрим урамнары чатында урнашкан, әле дә бар. Ә хәзер, укучылар, сезнең игътибарга викторина сораулары тәкъдим итәм.

Викторина сораулары

  1. «Аң» журналының беренче саны кайчан чыга?
  2. Кем журнал өчен махсус шигырь яза?
  3. Г.Тукайның Хәсәниләр белән беренче очрашу тарихын кем истәлекләреннән беләбез?
  4. Хәсәниләр белән очрашуга Тукай кем белән бара?
  5. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Зәйнәп ханым кем белән берлектә мөселман яралылары өчен лазарет ачуны башлап йөри?
  6. Зәйнәп апа иренең исеме ничек?
  7. Зәйнәп апа янында булып, аның истәлекләрен язып алган язучыны атагыз.

Укытучы. Рәхмәт, игътибар белән тыңлагансыз. Тукай белән аралашырлык зәвыклы, әдәбият дөньясында, сәясәттә мәгълүматлы игелекле ханым Зәйнәп Хәсәни язмышы – үзе бер тарих. «Без тарихта эзлебез», – дип сөекле шагыйребез дөрес әйткән. Менә шундый ханымнарыбызны онытырга хакыбыз юк. «Үткәнен белгәннең киләчәге дә өметле», – ди халык.

Музеебызда татар халкының тарихи сәхифәләренә мөрәҗәгать итүне, татар дөньясында эз калдырган алдынгы карашлы ханымнарыбыз белән танышуны  алга таба да дәвам иттерербез.

Файдаланылган әдәбият

  1. Биктимирова Т.Ә. Ил язмышын салып иңнәренә. – Казан: Алма-Лит, 2006. – 239 б.
  2. Мәһдиев М. Каһәрләнгән язмыш http://beznenmiras.ru/mohammat-mahgiev-kaharlangan-yazmysh/
  3. Милләт кызы //Җаны җәннәттә булсын! //14 сентябрь. – №37. – Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/archive/20-09-2006.