Замана белән бергә атлыйбыз

 № 178

Роза СӘЛАХОВА,

Яшел Үзән районы мәгариф идарәсенең укыту-методик булеге методисты

Яшел Үзән районында милли мәгариф сәясәте укучыларның туган телдә белем һәм тәрбия алуга бәйле конституцион хокукларын тормышка ашыру өчен уңай шартлар тудыру принцибына нигезләнеп алып барыла. Татар һәм рус телләре, дәүләт телләре буларак, тигез күләмдә өйрәнелә. Яшь буынны күпмилләтле дәүләттә яшәргә әзерләү, башка милләт вәкилләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү дә – алда торган мөһим бурычларның берсе.

Туган телеңне, үз ана телеңне, мәдәниятеңне ихтирам итү хисе, барыннан да бигрәк, туган тел ярдәмендә тәрбияләнә. Бүгенге көндә милли мәгариф системасы татар теле өчен дә, күпмилләтле Татарстан халыкларының киләчәге өчен дә җаваплы, чөнки яшь буында үз милләте белән горулану хисе дә шул җирлектә барлыкка килә. Менә шуңа күрә дә татар теле һәм әдәбияты укытуны бүген тиешле югарылыкта алып бару аеруча мөһим.

Белем бирүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, укытучыларыбызның һөнәри, иҗади потенциалын үстерү, аларга үз белемнәрен камилләштерүгә шартлар тудыру – милли мәгариф үсешенең төп бурычларның берсе. Эшчәнлек фән үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырылырга тиеш, әлбәттә. Һәр укытучының үз эш тәҗрибәсе, үзенә генә хас эш алымнары бар. Шуңа күрә укытучы методик берләшмә эшчәнлегендә үз урынын табып, үз юлын күрә алса, берләшмә эшчәнлегенә уңай нәтиҗә биреп була. Әлбәттә, методистлар, мәктәп җитәкчелеге моңа шартлар тудырырга тиеш.

Алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату, укыту-тәрбия процессын камиллләштерү юнәлешендәге эшне оештыруда райондагы иҗади эшләүче укытучылар, методик берләшмәләрнең роле зур. Методик бүлек эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештыру — укытучыларга яңа технологияләр, укыту-методик әсбаплар арасында үз юлын табарга ярдәм итә.

Укытуның сыйфатын күтәрү өчен укытучы үзенең һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләп, һәрвакыт һәм өзлексез үсештә булырга тиеш. Зур тизлекләр белән бара торган фән һәм техника үзгәрешләре алдында югалып калмастай, туган яңа теорияне практикада куллана белү өчен, укытучыга һәрвакыт белемнәрен тулыландырып, яңартып, төзәтмәләр кертеп, камилләштереп торырга кирәк. Мәгариф өлкәсендәге һәр яңалыкны, алым-ысулларны вакытында тотып алу һәм эштә куллану зарур. Бүгенге көндә туган телләрне укытуның сыйфатын яхшыртуда төп алшартларының берсе – ул заманча нәтиҗәле технологияләрне кулланып эш итү. Белем бирү системасына яңа технологияләр көннән-көн ныграк үтеп керә. Мәктәпләрдә үстерешле, коммуникатив, проблемалы, традицион технологияләр бар. Рус төркемнәрендә исә татар теле укытуда югары нәтиҗәлелеккә ирешү бары тик коммуникатив технологияләргә нигезләнеп эшләгәндә генә мөмкин. Шулай ук бүгенге көндә мәгълүмати технологияләрне куллану зарурлыгы да көн тәртибенә килеп басты. Хәзерге вакытта мәктәпләргә заман куйган бурычларны хәл итәрдәй, иҗади фикер йөртә алырдай укытучылар аеруча кирәк. Ләкин мөгаллимне мәҗбүр иттерү мөмкин түгел, шуңа күрә омтылыш уяту әһәмиятле. Бу юнәлештә методик бүлекнең эшчәнлеге зур этәргеч булып тора.

Районыбыз мәктәпләрендә алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатыннан, республика, район күләмендә семинарлар үткәрәбез. Әлеге семинарларда бүгенге көн кадагындагы төп проблемалар хәл ителә. Үзебезнең методик берләшмә утырышлары, укытучылар өчен үткәрелгән өйрәтү характерындагы семинарлар Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Фәннәр академиясе галимнәре, дәреслек авторлары катнашында уза. Укытучылар яңа стандартлар буенча дәреслекләр белән эшләү үзенчәлекләрен өйрәнәләр, үзләрен борчыган күп сорауларга жавап алалар һәм эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар.

Һәр уку елында районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Мәгарифне үстерү институты һәм КФУ оештыра торган укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында эш тәҗрибәләрен тәкъдим итәләр.

Яшел Үзән районындагы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының сайты булдырылды, анда укытучылар өчен методик эшкәртмәләр, дәрес эшкәртмәләре, видеодәресләр куелып бара. Бигрәк тә дистанцион укытуда болар укытучыга зур ярдәм булып тора. Шулай ук һәр укытучының үз сайты булдырылган.

Йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: туган телдә белем бирү, туган телләрне һәм дәүләт телләрен өйрәтүдә югары нәтиҗәлелеккә бары тик яхшы әзерлекле педагогик кадрлар булганда, заманча технологияләр нәтиҗәле кулланылганда гына ирешергә мөмкин.