Заман сулышын тоеп

Айсылу ГЫЙЗЗӘТОВА,

Әтнә районы Күәм урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары

Иминлек Советының 2015 елның февралендә республикабызда гомуми белем системасын камилләштерүгә багышланган утырышында  азкомплектлы мәктәпләрдә белем сыйфатын күтәрү мөмкинлегенең  аз булуы сәбәпле, андый мәктәпләргә яшь, талантлы укытучыларның килмәве, укучылар саны аз булганлыктан, алар арасында көндәшлекнең, үзара ярышуның җитенкерәмәве, профильле укыту мөмкинлекләренең юклыгы, өлкән сыйныфларда  укучылар киләчәктә укуларын дәвам иттерерлек, югары сыйфатлы белем алырга тиешлеге әйтелде.

Шушы максатлардан чыгып, республикабызда база мәктәпләре һәм   ресурс үзәкләре оештырылды. Әлеге мәктәпләрдә тәҗрибәле укытучылар һәм заманча укыту мөмкинлекләре булырга тиеш иде.

Безнең Күәм урта мәктәбе дә база мәктәбе итеп билгеләнде. Бу үзгәрешләр, әлбәттә, зур җаваплылык таләп итә. Күрсәтелгән ышанычны аклау өчен, бездә тиешле шартлар бар, әлбәттә.  Мәктәбебезнең укытучылар коллективы эзләнүчән, укучыларыбыз тырыш, ата-аналар да безгә теләктәш, һәм матди-техник базабыз да шактый бай. Бу уку елында райондагы өч «укытучы-остаз» грантына ия булучыларның икесе безнең мәктәптән.   Шулай ук узган уку елында мәктәбебезгә эшкә килгән ике яшь укытучы да шактый гына тәҗрибә туплады. 2013 елда мәктәбебезгә капиталь ремонт үткәрелде. Укучыларга якты, зур, җиһазландырылган кабинетларда уку шартлары тудырылган.

Җәмәгатьчелекнең белем бирү сыйфатыннан канәгать булуы эшчәнлегебезнең төп нәтиҗәсе булып тора. Мәктәп коллективы белән ата-аналар арасында үзара аңлашып, ярдәмләшеп эшләү дәвам итә. Сораштырулардан күренгәнчә, ата-аналар мәктәбебез эшчәнлеге белән канәгать. Шулай булуга карамастан, киләчәктә түбән сыйныфлардан ук уку сыйфатын күтәрү буенча тагын да нәтиҗәле эш оештыру, тәҗрибәле укытучылар коллективын туплау һәм аерым уку кабинетларын заманча уку кирәк-яраклары белән тулыландыру кирәк булачак.

Укучыларның башлангыч сыйныфлардан ук туплаган белемнәренең сыйфатлы булуына зур әһәмият бирәбез. Укучыларда  актив тормыш позициясе формалаштыруга, аларның танып белү, логик  фикерләү сәләтен үстерүгә  һәм сөйләмнәрен баетуга зур игътибар итәбез. I–VI сыйныф укучылары яңа стандартлар буенча белем ала. Әлеге сыйныфларда төрле өлкәдә дәрестән тыш эшчәнлеклек каралган.

Барыбыз да беләбез: укытучының квалификацияле булуы – белем сыйфатына ирешүдә мөһим шарт. Мәктәптә педагогик кадрларның квалификациясен күтәрү һәм өзлексез һөнәри үсеше өчен шартлар тудырылган. Мәктәбебездә барлыгы 17 укытучы белем бирә. Шуларның алтысы – югары, сигезе I квалификация категорияле укытучылар,  Дүртесенең «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе бар, берсе –  РФ мәгариф отличнигы. Укытучыларыбыз иҗади потенциалларын ачарга, һөнәри дәрәҗәләрен өзлексез күтәрергә  һәм заманча методикалар кулланып эшләргә омтыла. Алар, укытуның сыйфатын күтәрү буенча эшчәнлекне дәвам итеп, укыту процессына яңа укыту технологияләре кулланып, мәктәп һәм район күләмендә ачык дәресләр күрсәтә. «Ел укытучысы» конкурсында җиңү яулаган, «Безнең яңа укытучы» грантына ия булган укытучыларыбыз да бар.

Коллективның һәр педагогы үз белемен күтәрү, елдан-ел камилләштерү өстендә системалы эш алып барырга тиеш. Бу юнәлештә дә укытучыларның эшчәнлеге планлы рәвештә алып барыла. Һәр укытучы үз белемен күтәрү планы буенча максатчан эшли, белем күтәрү курсларында була. Уку елы дәвамында аттестациягә керүче укытучылар белән эш оештырыла, аларның эшчәнлеге тикшерелә һәм анализлана.

Белем сыйфатын күрсәтә торган юнәлешләрнең берсе  – сәләтле балалар белән эш. Районыбызда сәләтле  балаларны  үстерү, аларга белем, тәрбия алу өчен тиешле шартлар  тудыру юнәлешендә  максатчан эш алып барыла.  Сәләтле укучыларны төрле характердагы иҗади бәйгеләрдә, олимпиадаларда, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашуы өчен мәктәптә шартлар булдырылган. Бу юнәлештә шактый гына ирешелгән уңышларыбыз да бар.

Сонгы елларда фән олимпиадаларында төрле бәйгеләрдә укучыларның катнашу теләге кими бара. Чөнки   укучыларның һәм ата-аналарның төп максаты булып бердәм дәүләт имтиханнарын унышлы тапшыру тора.

Быелгы уку елында төп дәүләт имтиханнарын 12 укучы тапшырды. Имтихан нәтиҗәләреннән күренгәнчә, IX сыйныф укучыларының барысы да төп мәктәп курсы программасын унышлы үзләштерде. Тапшырылган барлык фәннәрнең билгеләре район һәм республика күрсәткечләреннән югары булды.

Хәзер мәктәпнең белем сыйфаты БДИда катнашучылар санына һәм аның нәтиҗәләренә карап анализлана. Бу юнәлештә эзлекле эш алып барылды. Ата-аналар һәм балалар белән очрашулар, төрле аңлату эшләре үткәрелде. Соңгы ике елда рус теленнән БДИ күрсәткечләре буенча яхшы  нәтиҗәләргә ирештек. Математикадан база һәм профиль имтиханнарына хәзерлек буенча  да ел дәвамында максатчан эш башкарылды.

Укучыларыбызның югары уку йортларына керүе уку сыйфатының дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткеч булып   тора. 2014–2015 уку елында 66% укучы югары уку йортларына керсә, 2015–2016 уку елында 100% укучыларыбыз үзе теләгән югары уку йортларына укырга керә алды (шулардан 67%ы – бюджет бүлекләренә).

Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясенә бәйле. Ата-ана – төп тәрбиячеләр. Гаилә тормышын җайга салмыйча, ата-аналар белән даими эшләмичә, тәрбия эшендә уңышларга ирешү мөмкин түгел. Ләкин чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаилә бердәмлегендә.

Соңгы елларда мәктәпләр тормышында ата-аналар белән эшләүнең  күп кенә формалары барлыкка килде. Ата-аналарны бала тәрбияләү һәм мәктәп тормышы эшенә җәлеп итү максатыннан, бергәләшеп гаилә бәйрәмнәре, төрле буыннар очрашулары оештырабыз. Әти-әниләр өчен һәр дәрес ачык. Ел саен үткәрелгән «Ачык ишекләр көне»нә әти-әниләр бик  теләп килә. Әти-әниләр катнашында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен имтиханнарны алдан эшләп карау да үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. «Уңышка юл» программасы буенча чирек саен укулар оештырыла. Шулай ук балалар психологы ата-аналар өчен төрле тренинглар уздыра һәм «риск төркеме»ндә торучы укучыларны күзәтеп, аларга киңәшләрен бирә.  Башка мәктәпләрдә әниләр, әтиләр советы эшләп килә, ә бездә – дәү әниләр советы. Хәзерге заманда әти-әни гел эштә, ә бала дәү әни карамагында. Алар җыелышларга да йөри, дәресләр дә хәзерләшә, мәктәп тормышында да актив катнашалар. Укучыларыбызның дәү әниләре, җыелышларда чыгыш ясап, төпле киңәшләрен бирәләр, четерекле мәсәләләрне хәл итергә ярдәм итәләр. Советның җитәкчесе – пенсидәге укытучы Нурания апа Гатауллина. Күп еллар безнең мәктәптә хезмәт куйган, дүрт бала әнисе, хөрмәтле дәү әни ул.

Укучыларның һәм ата-аналарның теләкләре буенча өстәмә белем бирүгә игътибар ителә. Шул максатлардан чыгып, мәктәбебездә укучылар йорты, сәнгать мәктәбе һәм спорт мәктәбе түгәрәкләре эшли. Шулай ук  бездә музей эшчәнлеге киң җәелгән. «Туган якны өйрәнү» музеенда Күәм авылының күренекле кешеләре турында мәгълүмат, аларның яшәү рәвешен күрсәткән экспонатлар, сугышта катнашкан авылдашларыбызның истәлекләре саклана. Якташ язучыбыз Самат Шакир музеен тирә-як районнарда да беләләр. Шуңа күрә мәктәбебездә кунаклар өзелми, шагыйрьне искә алу кичәләре үтә.

Мәктәптә балаларның сәламәтлеге өчен барлык шартлар да булырга тиеш. Шуңа күрә дә көн дәвамында укучыларның хәрәкәттә булуына игътибар итәбез. Барлык укучылар  да көнгә ике тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителә.

Сәламәт булып үсү өчен, укучыларның спорт белән шөгыльләнүе кирәк. Моның өчен мәктәбебездә спорт залы, спорт мәйданчгы,   хоккей тартмасы бар. Укучыларыбыз спортны ярата, теләп шөгыльләнәләр. Шуңа  да укучыларыбыз спорт ярышлрында призлы урыннарны ала.

Мәктәптә укучыларны тормышка әзерлибез икән, монда хезмәт тәрбиясенең әһәмияте зур. Ел саен мәктәп яны участогында мул уңыш үстерәбез. Үстерелгән уңыш ашханәдә укучыларны тукландыру һәм берникадәр сатып акча эшләү өчен файдаланыла. Шулай ук укучыларыбыз мәктәп янын, авылны чистарту һәм яшелләндерү өмәләрендә дә бик теләп катнашалар.

Укучыларның киләчәктә нинди һөнәр сайлауларында мәктәпнең роле зур. Бу уңайдан максатчан эш оештырыла. Төрле һөнәр кешеләре, уку йортлары вәкилләре белән очрашулар даими булып тора. Уку йортларында оештырылган «Ачык ишекләр» көннәрендә катнашып укучыларыбыз бик күп сорауларга җавап ала. Бигрәк тә ата-аналар, балалар белән авыл җире өчен кирәкле һөнәрләр турында сөйләшүләр үткәрәбез. Яңа оештырылган ресурс үзәге – Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы белән дә  тыгыз элемтәдә торабыз. Бүгенге көндә мәтәбебезне тәмамлаган 9 укучы техникумда белем ала.

Быел мәктәбебездә 7 авылдан 109 укучы белем ала. Шуларның бишесе – Дусым башлангыч мәктәбе филиалында. Балаларны вакытында алып килү һәм кайтарып куюны оештыру өчен яңа автобус бирелде.

Балалар – илебез киләчәге. Безнең төп бурыч – укучылар, ата-аналар, җәмгыять мәнфәгатьләрен, таләпләрен искә алып, сыйфатлы белем бирү. Мәктәпләребез дә югары культуралы, зыялы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин ителгән, заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булганда, без мәгариф системасы алдына куелган  бу бурычларны уңышлы үтәрбез дип ышанам.