Заман белән бергә атлыйбыз

Рәсүл ЯКУПОВ,

 Мамадыш районы Олыяз лицее директоры, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре

Лицеебыз – укучылар саны буенча райондагы авыл мәктәпләре арасында иң зур мәктәпләрнең берсе. Яңа уку елында 117 бала белем алачак, алдагы елларга да авыл җирлеге буенча уңай демографик хәл көтелә.

Бездә төпле белем бирү өчен бар шартлар да бар: матди-техник база, педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бүгенге көндә лицейда 44 хезмәткәр  эшли.

Лицеебыз профильле укыту проблемаларын тормышка ашыру юнәлешендә эшли. X сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары теләген исәпкә алып, профиль сайлыйбыз. Безнең агротехнология, химия-биология, физика-химия профильләрен тормышка ашыру буенча бай тәҗрибәбез зур.

Белем сыйфаты, укучыларның фән олимпиадаларында алган урыннары һәм БДИ нәтиҗәләре укыту-тәрбия эшчәнлегенең төп күрсәткечләре булып  тора.

Лицеебыз буенча белем сыйфатында уңай динамика күзәтелә. 2015 –2016 уку елын 67% белем сыйфаты белән тәмамлаган булсак, узган уку елында бу күрсәткеч  70,2% ка җитте.

15 укучыбыз район башлыгы Анатолий Петрович Иванов инициативасы белән булдырылган «Сәләтле балалар» проекты кысаларында уздырылучы занятиеләргә йөрде. Шуңа нәтиҗәләребез дә куандырырлык. Әйтик, узган уку елында 8 укучыбыз Бөтенроссия  һәм республика предмет олимпиадаларының район турында  – җиңүче, ә 15е призер булды. Фән олимпиадаларының республика турында да укучыларыбыз сынатмый. Узган уку елында бер укучыбыз математикадан – җиңүче, ә берсе физикадан призер булды.

Узган уку елының бердәм дәүләт имтиханнары буенча да нәтиҗәләребез куанычлы: мәктәпне тәмамлаган 11 укучы да өлгергәнлек аттестаты алды. ә өчесе алтын медальгә төгәлләде. БДИ тапшырган барлык фәннәрдән дә (математика, рус теле, җәмгыять белеме, тарих, биология, химия) уртача балларыбыз республика күрсәткеченнән югарырак. 3 укучыбыз –  90 баллдан, ә тагын өчесе 80 баллдан югары күрсәткеч бирде.

Узган уку елында 85 укучыбыз, күптөрле иҗади конкурсларда, фәнни-эзләнү конференцияләрендә, интеллектуаль бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулады.

Укучылар гына түгел, укытучыларыбыз да төрле конкурс, ярышларда актив катнаша. 2016 – 2017 уку елында 5 укытучы – халыкара, 15е – Бөтенроссия, 10 укытучы – республика, 16сы район конкурсларында дипломант һәм лауреатлар булды.

Спорт – сәламәтлек нигезе. Шуңа да бездә спорт игътибар үзәгендә. Кызларыбызның ирекле көрәш буенча Россиякүләм ярышларда призлы урыннар яулавы – шуның ачык дәлиле.

Спорт юнәлешендә «Олимпиада-100» муниципаль проекты бик уңышлы эшли. Гомуми нәтиҗәләр буенча ел да мәктәбебезнең өч сыйныфы, район күләмендә җиңүчеләр исемлегенә кереп, бүләкләнүгә лаек була.

Лицеебызда туган якны өйрәнү музее эшләп килә. Аны экспонатлар, ветераннарнын истәлек-хатирәләре тупланган альбомнар белән тулыландырабып торабыз. Ел саен районда Җиңү көненә багышланган чараларда укучыларыбыз, музей экспонатлары күргәзмәсе оештырып, район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

2013 – 2014 елларда лицеебыз, «Татарстанның  ин яхшы 100 мәктәбе» исемлегенә кереп, районыбызда база мәктәбе итеп танылды. Шуның  нәтиҗәсе буларак, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы аша күпсанлы кабинет җиһазлары – компьютер, проектор, принтер, интерактив такталар, дидактик һәм күрсәтмә материаллар, ноутбуклар  кайтты. Без моңа бик зур рәхмәтле.

2015 – 2016 уку елы йомгаклары буенча без республика күләмендәге конкурсның «Иң яхшы 20 авыл мәктәбе» номинациясендә 19 нчы позициядә идек, ә быел исә – 16 нчы позициядә. Ирешелгәннәр чик түгел,  алда – зур планнар. Укучыларыбызның төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләренә ирешеп, аларны тормышта дөрес юл сайларга әзерләү –  шуларның иң зурысы.