Юнәлеш килеше белән танышу

№ 129

Энҗе ШӘЙХИЕВА,

Казан  шәһәре 10 нчы татар-рус  урта мәктәбенең I квалификация  категорияле  башлангыч сыйныф укытучысы

Сыйныф:3 А(татар  төркеме)

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр,  татар теле дәреслеге.

Дәреслек: И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек.  2 кисәктә. —  Казан: “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2013 ел.

Тема:  Юнәлеш килеше белән танышу.

 Максат:  Юнәлеш килешенең сораулары һәм кушымчалары белән таныштыру, укучыларның белемнәрен ныгыту;

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет:  Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә куллана  белү, дөрес язу.

Метапредмет:  регулятив— уку мәсәләсен аңлы чишү  күнекмәләре булдыру

танып-белү— укытучының сорауларына җавап бирә, кирәкле мәгълүматны таба белү.

коммуникатив-классташлар фикерен исәпкә алып эш ,итү күршең белән   хезмәттәшлек итү.

Шәхескә кагылышлы:  Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру

Җиһазлау: компьютер, проектор.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле

Дәрес төре: Яңа төшенчәләр формалаштыру дәресе.

Укыту алымнары: темага карата фикер алышу,  индивидуаль бирем үтәү, парлап эшләү

Метод: өлешчә эзләнү

                                             Дәрес барышы:

1. Оештыру моменты.

— Исәнмесез, укучылар һәм кунаклар.

— Хәерле көн барыгызга да.

— Карагыз әле, балалар, бүген безгә күпме кунаклар килгән! Сезнең йөрәк җылыгыз, якты елмаюларыгыз аларга бүләк булсын!

-Балалар, озакламый нинди бәйрәм җитә? (Әниләр бәйрәме)

-Әйе. Әйдәгез бергәләп чәчәкләр тулы ваза бүләк итик аларга.Тик чәчәкләрне без биремнәрне дөрес үтәсәк кенә куя алабыз. Сез тырышырга сүз бирәсезме? Дәрес ахырында ваза чәчәкләр белән тулыр дип уйлыйм.

2. Актуальләштерү.

1.. Өй эшен тикшерү.

-Соңгы дәресләрдә нәрсә турында сөйләштек?

Көтелгән җаваплар: (Исем сүз төркеме, килешләр турында)

-Рус телендә алар ничек атала? (падежи)

— Татар телендә ничә килеш бар?(6)- (чылбырлап килешләрне эйтү)

— Исемнең килешен билгеләр өчен нишләргә кирәк? Нәрсә ярдәмендә ачыклыйбыз

Көтелгән җаваплар: (- сорау куябыз,мәгънәсен ачыклыйбыз,кушымчасын табабыз.)

-Ә ни өчен сүзләргә  кушымчалар куела ?

Көтелгән җавап: (Җөмләдә сүзләрне бер- берсенә бәйләр өчен.)

(вазага чәчәк кую)

3. Дәреснең темасын һәм максатын ачыклау.

Экранда чыккан җөмләләргә тиешле  кушымчалар  куеп укыгыз.(слайд 2,3)

1.Салкын җил… исә.                       —   Ни өчен кушымча куелмый?( Б.к.)

2. Җил агач…   яфракларын коя.   –Ни  өчен -ның кушымчасы куйдыгыз? Көтелгән җавап: ( Сорау-нәрсәнең?, иялек килеше кушымчасын ялгыйбыз)

Cлайд 4,5

1. Мин әни… бүләк бирдем.

2. Юл…   чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын. (Мәкальнең мәгънәсен аңлатырга.)

Бу җөмләләрдәге әнигә,   юлга сүзе нинди  нинди сорауга жавап  бирә?: Көтелгән җавап: (кемгә? кая? сорауларына җавап бирә)

-Димәк бүген кайсы килешне тирәнтен өйрәнербез?(Юнәлеш килешен)

— Ни өчен юнәлеш килеше дип атала?

Көтелгән җавап: Юнәлеш килеше юнәлешне ( направление) күрсәтә.

Дәресебезнең темасын ачыклый алдыкмы? Кемнәр авырсынды?(Вазага чәчәк кую)

4. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү.

—  Хәзер дәфтәрләрне ачабыз, число язабыз.

Беренче вариант “Мин әнигә бүләк бирдем”җөмләсен,

икенче  вариант “ Юлга   чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын”  җөмләсен күчереп яза. Юнәлеш килешендәге исемнәрнең кушымчаларын билгелибез.

-Юл, юлдашың сүзләре нәрсә белән кызыклы? Көтелгән җавап: (Аваз һәм хәреф саны туры килми,чөнки ю хәрефе 2 авазга йөри-йу,йү)

Укучылар, эйдәгез тактадагы исемнәрне юнәлеш килешенә куйыйк.

.   урман -урманга

.   әби-әбигә

.   эт-эткә

кояш –   кояшка

Кушымчаларга игътибар итегез.  Ни өчен урман сүзенә -га, с әби сүзенә -гә кушымчасы ялганган ? Нинди  кагыйдә чыгара алабыз?

Көтелгән җавап: (Калын сүзләргә -га,  –ка, ә нечкә сүзләргә -гә,-кә кушымчалары ялгана.)

— Дөрес нәтиҗә чыгардыкмы икән, тикшереп карыйк Слайд 6.

— Афәрин (вазага чәчәк кую)

-Ә хәзер1 рәт-урманга, 2 рәт-әбигә, 3 рәт-эткә сүзләре белән җөмләләр төзи (телдән)

5. Ныгыту. Мөстәкыйль эш этабы

1. Китап белән эш. Бирем укыла.

68 нче бит, 124 нчы күнегү ( язма)  (вазага чәчәк куела)

6. Ял минуты. а) Музыка уйнаганда балалар йөриләр, музыка туктагач парлашалар . Берсе исем әйтә,икенчесе юнәлеш килешенә куя.

б) Ничә килеш бар, шул кадәр укучы түгәрәккә басыгыз.

2. Сайланма сүзлек диктанты  Укытучы сүзләрне укый. Укучыларга сорау куела: кайсы сүзләрне язарбыз?

Көтелгән җавап🙁 юнәлеш килешендәге исемнәрне.)

китапны, урманга, мәктәптә, урындыкның, китапка ,  тактага,  дуслар, балага,боздан,куяннан, сөткә,, каенга, төлкедән, , әнигә (бер укучы тактада)

Тикшерәбез,үзбәя. (Вазага чәчәк кую)

7. Белемнәрне тикшерү. Карточкадагы  җөмләләрне укыгыз,хаталарны табып төзәтегез.(Укытучы ролен үтиләр )

Кашыкны өстәлдә куй.

Бабай диваннан утырды.

Әни ипине пакет   сала.

Күлмәкне элгечтән эл .

Пычакны шкафның куй.

Слайд 7. Тикшерәбез, үзара тикшерү, билгеләр кую .(Вазага чәчәк кую) (Укытучы эшләрне җыеп ала)

8. Рефлексия.

-Бүген нинди килеш турында сөйләштек ?

— Ул нинди сорауларга җавап бирә?

— Нинди кушымчалар белән языла?(Модель төзү)

Юнәлеш килеше

/          \

кемгә ?      нәрсәгә?, кая?

-га,-гә,        -ка,-кә

Үзбәя:

-Кемнәр бүгенге материалны яхшы үзләштердем, белемнәрне алдагы дәресләрдә дә куллана алам дип уйлый? (Укучылар басалар,башкалар аларга кул чаба)

-Ә кемнәр кыенлыкларга очрадым , ләкин тырыштым дип уйлый?(балалар аларга “Афәрин!” дип әйтәләр)

-Карагыз, укучылар, безнең вазабыз да чәчәкләр белән тулды.Димәк, без дәрестә чынлап та бик тырышып эшләгәнбез.Әниләребезгә бүләк әзер. Булдырдыгыз!

9. Өй эше .

а) 126 күнегү.юнәлеш килешендәге исемнәрне табарга, күчереп язарга.

б)126 күнегү, биремдәгечә үтәргә .

в) Иҗади эш: юнәлеш килешендә исемнәр кертеп, әни турында хикәя язарга.(Эшләрне сайлап алалар.)