Юлларыгыз имин булсын!

№ 118

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә белем бирү эшчәнлеге)

Гөлсинә СӘЙФЕТДИНОВА,

Казандагы 100 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен булган кагыйдәләр турындагы белемнәрен арттыру; юлларда, җәмәгать транспортында үзләрен тоту кагыйдәләрен ныгыту; хәвефсез йөрүне күзаллауларын формалаштыру. Игътибар, фикерләү, кызыксынучанлыкны, сүз байлыгын, белемгә омтылыш, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу теләген үстерү. Үз-үзеңне куркынычсыз тотуның мөһимлеген аңларга ярдәм итү, үзеңне дөрес тоту культурасын тәрбияләү.

Алдан эшләнгән эш. Юл билгеләренең төрләре белән дә танышуны дәвам иттерү. Транспорт төрләре турында табышмаклар табу, шигырьләр, хикәяләр уку, дидактик, хәрәкәтле уеннар уйнау; юлда булган ситуцияләр турында сөйләшү. «Юл хәрәкәте» энциклопедиясе белән таныштыру.

Активлаштыру өчен сүзләр: тыю, кисәтү, сервис, боеру, информацион күрсәтү билгеләре, кызыл һәм зәңгәр каймалы түгәрәк, өчпочмак, турыпочмак.

Җиһазлау: интерактив тактада рәсемнәр, юл билгеләре: тыю, кисәтү, информацион-күрсәтү, боеру билгеләре, «Автобус тукталышы» дигән видеосюжет.

Эшчәнлек барышы

(«Автобус тукталышы» дигән видеосюжет күрсәтелә.)

Тәрбияче. Фильмда кемнәрне күрдегез?

– Юлдан җәяү баручы кеше кем ул?

– Транспортка утырып баручы кеше кем?

– Пассажир нинди транспортка утыра ала?

– Җәяүлеләрнең дә, пассажирларның да үз кагыйдәләре бар. Алар ул кагыйдәләрне һәрвакыт сакларга, сәламәтлекләрен кайгыртырга тиеш. Сез ул кагыйдәләрне беләсезме? (Балалар белән әңгәмә уздырыла.)

Тәрбияче. Юлда йөргәндә җәяүлеләр нинди кагыйдәләрне саклый?

«Җәяүлеләр» төркеме.

– Светофорда яшел ут янганда юл аркылы тыныч кына чыга.

– Ак сызык ясалган җирдән (җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу юлы) чыга, ләкин сак булырга, башта – сулга, ә юлның уртасына җиткәч, уңга карарга кирәк.

– Тротуардан йөри, әгәр тротуар булмаса юл кырыеннан машина хәрәкәтенә каршы бара.

Тәрбияче. Ә пассажирлар өчен нинди кагыйдәләр бар?

«Пассажирлар» төркеме.

– Пассажир үзе теләгән транспортка утыра ала.

– Буш урыннар булса, утырып бара ала.

– Игътибарлы булырга тиеш.

«Нәрсә дөрес түгел?» дигән дидактик уен.

(Төрле ситуацияләр төшерелгән рәсемнәр күрсәтелә, балалар хаталарны таба, үз фикерләрен әйтә.)

Тәрбияче. Рәсемдә нәрсә дөрес түгел? (1 нче слайд.)

Балалар. Балалар юл аркылы дөрес чыкмый, юлдан баручы транспортка бәрелергә, авария, күңелсез хәл булырга, балалар больницага эләгергә мөмкиннәр.

Тәрбияче. Әйе, балалар үз тормышларын куркыныч астына куялар.

Бу очракта юлны ничек чыгып була?

Балалар. Җир асты юлыннан. (2 нче слайд.)

Тәрбияче. Нинди юл билгесе бар иде?

Балалар. Җәяүлеләрнең  җир астыннан юлны аркылы чыгу билгесе. (3 нче слайд.)

Тәрбияче. Рәсемдә нәрсә дөрес түгел?

Ә ничек дөрес чыгарга кирәк?

Балалар. Автомобильләр туктагач, җәяүлеләр юлыннан чыгарга кирәк.

Тәрбияче. Нинди юл билгесе кирәк?

Балалар. Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу билгесе. (4 нче слайд.)

Тәрбияче. Нәрсә дөрес түгел?

Балалар. Малайга машина юлында уйнарга ярамый. Авариягә очрарга мөмкин.

Тәрбияче. Балалар кайда уйный ала?

– Бу билге турында нәрсә беләсез?

– Бу яңа .билге торак зона (жилая зона) дип атала. Ул ишегалларын күрсәтә. Димәк, монда балаларга курыкмыйча уйнарга, йөгерергә ярый. Ләкин мәйданчыкта да һәрвакыт уяу, сак булырга кирәк.

Әлеге билге куелган урында ял итеп алыйк.

(«Нинди юл билгесе кирәк?» лигән дидактик уен уйнала.)

Тәрбияче. Балалар дөрес җирдә уйныймы? Ни өчен?

Балалар. Юл билгеләре юк.

Тәрбияче. Нинди юл билгеләре кирәк? Юл билгеләре арасыннан кирәкле билгене табып, шул хакта кайсыгыз сөйли?

Балалар. «Җәяүлеләргә хәрәкәт итү тыела» билгесе – түгәрәк формада, кызыл каймалы, тыю билгесе. Кешеләргә куркыныч булган җирләргә куялар.

«Транспорт белән керү тыела» билгесе – түгәрәк формада, кызыл каймалы, тыю билгесе.

«Төзелеш, юл эшләре» билгесе – өчпочмак формасында, кызыл каймалы, кисәтү билгесе, төзелеш мәйданчыгында уйнарга ярамый.

Тәрбияче. Җавапларның дөреслеген карыйбыз. (5 нче слайд.)

Рәсемгә карагыз һәм әйтегез: нинди юл билгесе кирәк?

Балалар. Җәяүлеләр юлы. Бу билге тротуардан йөрергә боера, боеру билгесе. (6 нчы слайд.)

Тәрбияче. Нинди юл билгесе кирәк? (7 нче слайд.)

Балалар. Велосипед юлы билгесе. Боеру билгесе, бары тик велосипедчыларга гына йөрергә рөхсәт итә.

Тәрбияче. Нинди юл билгесе кирәк? (8 нче слайд.)

Балалар. Автомобиль юлыбоеру билгесе. Бу юлдан бары тик автомобильләргә  генә йөрергә  ярый.

Рәсем ясау. «Рәсемгә карап, дөрес юл билгесен яса». (9 нчы слайд.)

(Рәсемнәр бирелә, балалар нинди юл билгесе кирәклеген уйлап ясыйлар.)

Тәрбияче. Болар нинди юл билгеләре?

Балалар. Тукталыш, такси, җәяүлеләр юлы, парковка — боеру, сервис билгеләре.

Тәрбияче. Нинди юл билгесе ясадың? Ни өчен? (Балалар җавабы тыңлана.)

Тәрбияче. Бүгенге эшчәнлегебез тәмам.