Юлда йөрү кагыйдәләрен яхшы бел

№ 198

Айгөл КАЮМОВА, Фәнзилә СӘЛИМОВА,

Казандагы 272 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячеләре

Максат: балаларның юл йорү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар:

юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту;

– балаларның фикерләү сәләтен ,игътибарлылыкларын үстерү.

Җиһазлау: интерактив такта, юл билгеләре, светофор, юл макеты.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар! Кәефләрегез ничек?

Балалар, бүген безгә кунаклар килгән! Әйдәгез, алар белән исәнләшеп алыйк. (Җырлы-биюле исәнләшү.)

Исәнмесез, кулларым, кулларым.

Исәнмесез, аякларым, аякларым.

Исәнмесез, битләрем, минем алсу битләрем.

Исәнме, минем иренем, иренем.

Исәнмесез, кунаклар – сәлам, сәлам!

Тәрбияче. Балалар, экранга карагыз әле, бу кем? (Интерактив тактада – куян  рәсеме.)

Балалар. Куян.

Тәрбияче. Ә аңа нәрсә булган икән?

Балалар. Ул пычранган.

Тәрбияче. Нишләп пычранган икән ул? Экранга карыйк әле. (Интерактив тактадагы рәсемне карап, балалар белән фикер алышу.)

Балалар. Бордюр буйлап йоргәндә, автомобиль куянга пычрак су белән сиптереп китә.

Тәрбияче. Балалар, бордюр буйлап йөрергә ярыймы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Бордюр автомобиль йөрү өлешенә якын урнашкан, ул автомобиль йөрү өлешен тротуардан аерып тора, анда йөрергә куркыныч!

Балалар, автомобиль йөрү өлешендә нәрсәләр йөри?

Балалар. Автомобильләр генә йөри.

Тәрбияче. Тротуардан кемнәр йөри?

Балалар. Җәяүлеләр генә йөри.

Тәрбияче. Ә хәзер мин сезгә макет янына килеп, автомобильләрне hәм җәяүлеләрне тиешле урынга куярга тәкъдим итәм. (Балалар макет янына киләләр, автомобиль hәм җәяүлеләрне кая урнаштырганнарын күрсәтәләр.)

Тәрбияче. Автомобильләрне кая куйдык?

Балалар. Автомобиль йөрү өлешенә.

Тәрбияче. Җәяүлеләрне кая куйдык?

Балалар. Тротуарга.

Тәрбияче. Балалар, мин үземнең җәяүле кешемне куярга онытканмын. (Тәрбияче җәяүлене автомобиль йөрү өлешенә якынрак куя, балалар хатаны табып, төзәтергә тиеш була.)

Тәрбияче. Димәк, җәяүлеләр каян йөрергә тиеш?

Балалар. Тротуардан.

Тәрбияче. Ә автомобильләр?

Балалар. Автомобиль йөрү өлешеннән.

Тәрбияче. Балалар, автомобиль йөрү өлешен ничек дөрес итеп чыгарга, карагыз әле бу нәрсә?

Балалар. Светофор.

Тәрбияче. Светофор нәрсә очен кирәк соң? (Балалар белән фикер алышу.)

Балалар. Автомобильләр бер-берсе белән бәрелешмәсен өчен, җәяүлеләрне бәрдермәс өчен, юлларда hәм урамнарда тәртип урнаштыра, юл хәрәкәтен көйли.

Тәрбияче. Аның нинди сигналлары бар?

Балалар. Кызыл, сары, яшел төстәге сигналлары бар.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бу – юлның автомобиль йөрү өлеше. (Тәрбияче балаларга юл макетын күрсәтә.)

Тәрбияче. Юлдагы сары hәм ак сызыклар нәрсәне аңлата?

Балалар. Җәяүле кичү – горизонталь юл сызыгы.

Тәрбияче. Балалар, юлның автомобиль йөрү өлешен чыкканда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Балалар. Светофорга.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле светофорның нинди сигналы яна?

Балалар. Кызыл сигнал яна.

Тәрбияче. Кызыл сигнал нәрсәне аңлата?

Балалар. Җәяүлеләрнең хәрәкәте тыелган, автомобиль йөрү өлешен  кичеп чыгарга ярамый.

Тәрбияче. Сары сигнал янды, чыгарга ярыймы?

Балалар. Юк, ул «Игътибар» – хәзер икенче сигнал яначак дигәнне аңлата.

Тәрбияче. Яшел сигнал янды, нишлибез?

Балалар. Автомобиль йөрү өлешен чыгабыз.

Тәрбияче. Балалар, автомобиль йөрү өлешен чыкканда игътибарлы булырга кирәк, автомобильләр туктап беткәч кенә, як-якка карап, кулдан тотынышып чыгабыз!

– Балалар, юл аркылы чыкканда, светофорга гына түгел, юл билгеләренә дә игътибар итәргә кирәк!

– Юлны бер ягыннан икенче ягына чыгу өчен җәяүлеләргә юл билгесе уйлап тапканнар, ул билге «Җәяүлеләр өчен кичү» билгесе дип атала.

– Әйдәгез әле, ул билгене карыйк. (Балалар белән фикер алышу.)

Формасы – квадрат, кырыенда сызыклар бар, алар нинди төстә? (Сары.) Һәм кеше сурәте ясалган, нинди төстә? (Зәңгәр.)

– Балалар, өегезгә кайткач, әти-әниләрегез белән «Җәяүлеләр өчен кичү» билгесен ясап карарсыз. Кабат очрашкач, ул юл билгесе турында сөйләшүебезне дәвам иттерербез.

– Балалар, әйдәгез, килгән кунаклар белән саубуллашып, шөгыльне тәмамлыйк! Сау булыгыз!