Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!

№ 192

Ясминә ИСЛАМОВА,

Казандагы 183 нче балалар бакчасы тәрбиячесе 

Максат:

– укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен тикшерү;

– юлларда игьтибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү;

– дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: кичәнең исеме язылган плакат, юл билгеләре, сфетофор, уенчык машиналар, девиз, табышмаклар, җырлар, магнитофон язмасы, рәсемнәр, бизәү өчен сфетофор төсләре белән язылган КВН сүзе.

Кичәдә катнашалар: тәрбияче, балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме – “Зирәкләр” командасы, балалар бакчасының өлкәннәр төркеме “Тапкырлар”командасы, жюри әгъзалары.

Кичә барышы

Тәрбияче. Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, балалар! Бүген бездә зур бәйрәм, зирәкләр һәм тапкырлар бәйрәме. Бәйрәмебезнең девизы: “Юлда йөрсәң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!”

Шатлыклар йөздә,

Бүген бит күңелле көн.

Тапкырларны һәм зирәкләрне

Табып бирәчәк бу көн.

Әйдәгез әле, бу тылсымлы тартмачыкны ачыйк әле. О-о-о! Монда нәрсәләр ул? Балалар. Төсле тасмалар.

Тәрбияче. Сезгә ниди төс ошый, шуны алыгыз.

Менә безнең ике команда барлыкка килде. Ә хәзер һәр команда үзе белән таныштырыр.

Зирәкләр капитаны.

Безнең команда – ”Зирәкләр”

Безнең девиз:

Без ярышта зирәкләр,

Тормышта без кирәкләр,

Без тиз фикер йөртәбез,

Дусларга без кирәкләр.

Тәрбияче. Рәхмәт, “Зирәкләр”. Рәхим итегез, “Тапкырлар”.

Тапкырлар капитаны.

Безнең команда – “Тапкырлар”.

Безнең девиз:

Юлда йөрсәң, бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен нык бел!

Тәрбияче. Командалар бер-берсен сәламләде. Хәзер бәйрәмебезнең иң күңелле һәм мавыктыргыч мизгеле – ярышларга күчәбез. Алда – табышмаклар. Һәрбер командага өчәр табышмак бирелә. Һәр дөрес җавапка 1балл куелачак.

“Зирәкләр“, сездән башлыйбыз.

  1. Кылга асылына, тимергә таяна,

Утыртып чаба теләсә кая. (Троллейбус)

  1. Дүрт дөбердек, ике елтырык,бер ыжгырлык. (Машина)
  2. Барам-барам – очы юк. (Юл)

“Тапкырлар” командасына

  1. Бер аяклыдыр үзе,

Маңгаенда өч күзе. (Светофор)

  1. Арбасы бар, аты юк.

Утырсаң, алып китә,

Көче йөз атка җитә. (Машина)

  1. Ике мөгезле, теле юк,

Йөргән юлда эзе юк. (Троллейбус)

Тәрбияче. Хәзер командаларга юл билгеләре күрсәтәчәкмен, һәрберсен дөрес итеп әйтергә кирәк.

“Рәсемле табышмаклар” уены

(Һәр командага өчәр сорау әйтелә, алар рәсемнәрне сайлап алалар.)

  1. Юлдагы хәрәкәтне туктатучы “тылсымлы таяк”.
  2. Велосипедлар юлын нинди билге аңлата?
  3. Юлны аркылы чыкканда җәяүлеләргә булышучы билге.
  4. Селкенми дә, кычкырмый да,

Тыныч кына тик тора.

Машина һәм кешеләрне

Дөрес юлларга бора. Бу нинди билге?

  1. Җир асты юлын аңлатучы билге.
  2. Урамда,бу юлдан велосипедта хәрәкәт итүне тыючы билге.

Тәрбияче. Афәрин, булдырдыгыз. Тагын бер бирем үтәп китик.

(Һәр командага ике бертөрле рәсем бирелә. Чагыштырып аермаларын табарга кирәк.)  

Тәрбияче. Һәр командага өй эше бирелгән иде, шуны тыңлап үтик. (Сфетофор турында шигырьләр сөйлиләр.)

Тәрбияче. Безнең ярышлар ахырына якынлашты. Сүзне жюри әгъзаларына бирик. (Алар ярыш нәтиҗәләре белән таныштыралар, бүләкләр бирелә. Бәйрәм ахырында хор белән девиз сүзләре кабатлана.)

Балалар.

Юлда йөрсәң бул өлгер.

Юл кагыйдәләрен нык бел!