Юлда йөри беләсенме?

№ 189

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен эшчәнлек)

Рәзинә ШӘРӘФИЕВА,

Казандагы 400 нче  балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларның хәрәкәт һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар:

– юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту һәм системалаштыру;

– уеннар аша балаларның фикерләү сәләтләрен, игътибарлылыкларын үстерү.

Әзерлек эшләре: юл билгеләре, машина макетлары, уеннар өчен атрибутлар, стена газеталары, балалар рәсемнәреннән күргәзмә.

Шөгыль барышы

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле дусларым, кунаклар! (Бик кызуланып, оныгын этеп-төртеп, Аю чыга һәм светофорның кызыл утында юл аша чыгарга тели.)

Светофор (сыбызгы сызгырта). Аю! Тукта, кызыл ут яна бит!

Әби. Ашыгам, ашыгам! Өч күзле багана, юлымны бүлмә әле. Бакчага ашыгам! Менә нәни баламны – Мишуткамны  бакчага илтэм.

Светофор. Аю әфәнде, син  минем кемлегемне дә белмисеңмени? Светофор булам мин, юл иминлеге саклыйм. Кызыл ут янганда юл аркылы чыгарга ярамый, Аю эфэнде.

Аю. Балалар бакчасында “Юл йөрү кагыйдәләре” турында дәрес була, баламны шунда илтәм.

Светофор. Бик яхшы, ашыксагыз да,  тик яшел ут янганын көтәргә кирәк, Аю әфәнде.

Аю. Рәхмәт, син бик игелекле икәнсең үзен.

Светофор.  Әйдәгез, мин сезне озатам. (Китәләр. Светофор белән Аю әфәнде бакчага килеп керәләр. Бакчада музыка залына балалар җыелган.)

Алып баручы. Исәнмесез, кунаклар, дуслар, балалар! Бүген без “Син юл кагыйдәләрен беләсеңме!” дип исемләнгән КВНга җыелдык. Бик күп кунаклар, балалар да, Аю агай белән светофор дус та килгән икән.Рәхим итегез, түрдән узыгыз.

Әйдәгез әле, балалар, минем кулымда төсле браслетлар бар, кемгә ниниди төс ошый шуны алагыз. (Балалар кызыл, сары төсле браслетларны үз теләкләре белән сайлыйлар.)

Алып баручы. Карагыз әле, балалар, менә сез браслетлы булдыгыз, хәзер менә кызыл браслет сайлаучылар кызыл өстәл янына килегез, яшелләр – яшел өстәл янына. Димәк, безнең нәрсә барлыкка килә?

Балалар. Командалар.

Алып баручы. Ә хәзер без КВНны башлыйк әле. Сез юл йөрү кагыйдәләрен ничек беләсез икән?

1 нче конкурс – “Сәламләү”

1 нче команда –Юл билгеләре”

Кыз.

Кояшның шаян нурлары

Иркәли безне иртән.

Күңелле, тапкыр уеннар

Күптәннән безне көткән.

Малай.

Әти-әниләребез

Бик борчылмасын өчен,

Машинада йөртүче абый

Тынычлап йөрсен өчен,

Кыз һәм малай (бергә).

Юл йөрү кагыйдәләрен

Әйбәт белергә кирәк.

Белгәннәрне без күрсәтик,

Бәйрәмне башлыйк тизрәк!

Кыз.

Юлда аркылы сызык күрсәң,

Булыр чыгу урыны.

Ул булмаган җирдән чыксаң,

Машина бүләр юлыңны.

Малай.

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый.

Чөнки белә: шушы билге

Гомерен уяу саклый.

2 нче команда – “Светофорлар”

Кыз.

Юлларда без көн саен,

Күрәбез светофорлар.

Юлда барган һәр кешене

Кисәтеп тора.

Малай.

Кызыл төсе әйтә безгә:

–Юл аркылы син чыкма.

Тукта, тукта, әз генә көт,

Кузгалырга ашыкма.

Кыз.

Сары төсе кисәтәдер:

–Әзерлән, дустым, хәзер.

Юлны аркылы чыгарга

Бул инде син гел әзер.

Малай.

Сары ут сүнсә әгәр,

Яшеле тиз кабына.

Инде, җәяүле, ашык

Юлның аргы ягына.

Кыз һәм малай (бергә).

Светофорның бу эше

Һәркемгә дә кирәкле.

Моның өчен аңа бит

Барысы да рәхмәтле.

2 нче конкурс –“Табышмак әйтәм, җавабын тап” (Слайтта – табышмаклар.)

Алып баручы. Афәрин, балалар!

(Музыкаль пауза. Йөгереп, Шүрәле керә.)

Алып баручы. Абау бу кем? Шүрәле, син нигә безнең бәйрәмне бозып йөрисең? Нишләп безнең балаларны куркытасын? Кытыклыйсың? (Бармаклары белән куркыта, сумка тоткан.)

Шүрәле. Куркытмыйм, уйныйм.

Алып баручы. Без синең тырнакларыңнан курыймыйбыз. Сумкаңда нәрсәләр ул?

Шүрәле. Нәрсә булсын, юл кырыенда ниндидер рәсемнәр тора иде, үзләре матур, машиналарга комачауламасыннар дип җыеп алган идем бит. Кисеп тә бетердем. (Күрсәтә.)

Алып баручы. Ах, син нык ялгышлык эшләгәнсен бит, ул рәсемнәр юл билгеләре дип атала. Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә бик кирәк бит алар. Син бу билгеләрнең нәрсә аңлатканнарын беләсеңме син?

Шүрәле. Юк, белмим.

Алып баручы. Менә хәзер, балалар, сиңа ул билгеләрне җыеп, нәрсә аңлатканын әйтеп бирерләр.

3 нче бәйге – “Юл билгеләрен җый”

(Командалар җыя, утырган балалар аңлата.)

Энҗе.

Олы юлда бик күп алар –

Мондый тамга-билгеләр.

Ерактан ук күренәләр,

Гүя маяк-өлгеләр.

Марат.

Ерак түгел, диеп, чәйгә,

Тәмле аш һәм боткага.

Ач, “үләм” дигән чагыңда,

Шушы билге коткара.

Булат.

Бу билгегә карасаң,

Сөенеп тә куярсың.

Ярый әле машина

Алмаганнар әтиләр,

Велосипедта гына

Йөрергә кирәк, диләр.

Гадел.

Бу билгене күргәч тә,

Сөенә авырулар.

Димәк, якында гына

Ярдәм күрсәтүчеләр.

Алия.

Менә бу билге кисәтә

Шоферларны шул хакта:

–Игътибарлы булыгыз, ди,

Җәяүле үткән чакта.

Адилә.

Бу билгене белү кирәк,

Аны белү мөһим бигрәк.

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга-автобуска.

Тукталышларда бу билге

Әверелә чып-чын дуска.

Самир.

Юлда йөрсән, бул өлгер,

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел.

Алып баручы. Белдеңме, Шүрәле. Ә безнең балалар җәяүлеләр чыгу урынын һәм светофорны хәзер ясап та күрсәтерләр.

4 нче бәйге

1 нче бала (беренче ак юлны сузып сала).

2 нче бала (икенче ак юлны сузып сала).

3 нче бала (өченче ак юлны сузып сала)

4 нче бала (дүртенче ак юлны сузып сала).

5 нче бала (бишенче ак юлны сузып сала).

6 нчы бала (светофорның кызыл утын куя).
7 нче бала (светофорның сары утын куя).

8 нче бала (светофорның яшел утын куя).

Шүрәле. Ай, балалар, миңа ничек аңлаттыгыз әле. Сез – әйбәт җәяүлеләр. Ә менә карыйк әле, сездән нинди машина йөртүче чыгар икән?

5 нче бәйге – “Машина йөртүчеләр”

(Һәр командадан ике бала руль тотып йөгерә.)

Шүрәле. Булдырдыгыз, балалар. Хәзер мин дә йөреп карыйм әле, кая әле минем сәпитем. (Самокатка баса һәм егыла.) Ай-ай-ай!.. Харап булдым, кычкыра… (Аягын авырттыра.)

Алып баручы. Әй, Шүрәле, Шүрәле, кая нәрсә булды? Аягыңны бәйлим әле. (Бинт белән аягын бәйли.)

Шүрәле. Рәхмәт. Тик менә минем беләсем килә, беренче ярдәмне балалар да күрсәтә беләме икән?

Алып баручы. Килегез әле, балалар, Шүрәле агайга ярдәм күрсәтегез әле.

6 нчы бәйге – “Беренче ярдәм”

Командалар ярышы

2 нче бала йөгереп барып бинт илтә.

3 нче бала йөгереп барып, бинт белән аягын бәйли.

4 нче бала йөгереп барып куртка илтә.

5 нче һәм 6 нчы бала барып алып кайталар (авыру бала бер аякта сикереп бара).

Алып баручы. Менә, күрдеңме, Шүрәле, бу – сиңа урманда йөрү түгел, самокат белән дә сак булырга кирәк. Син әле юлларда тәртип саклаучыларны да кем икәнен белмисендер?

Шүрәле. Юк шул, белмим.

Балалар. Полицейскийлар, ГИБДД ,ГАИ хезмәткәрләре.

Алып баручы. Бик дөрес, безнең чираттагы бәйге – сезнең барыгыз да ГИБДД хезмәткәре булып карар.

7 бәйге“ГИБДД хезмәткәре”

(Командалар га бүленеп, костюм, фуражка кияләр.)

Шүрәле. Ай, булдырдыгыз, балалар, рәхмәт, рәхмәт. Мин дә бик күп әйберләр белдем.

Алып баручы. Син дә инде башка ялгышлар җибәрмә.

Шүрәле. Рәхмәт сезгә, балалар, тагын бер кат.Тик минем урманымда мондый кагыйдәләр юк шул. Менә миндә башка кагыйдәләр бар. Сезнең минем урманымдагы кагыйдәләр белән танышасыгыз киләме?

Барысы. Әлбәттә, Шүрәле агай.

Шүрәле. Димәк, мин сезне кунакта көтәм, Сезне кагыйдәләр белән таныштырырмын. Сау булыгыз, балалар. (Чыгып китә.)

Алып баручы. Балалар, безнең КВН-ярышыбыз ахырына килеп җитте. Белемнәребез тигез, шунлыктан безнең дуслык җиңде. Менә кунакка килгән Аю әфәнде дә күп мәгълүмат алды дип уйлыйм, светофор аны янәдән юлына озатыр.

Аю. Рәхмәт сезгә, дусларым, мин бу чарага килүгә шат. Төпчек улым –Мишутка белән күп кагыйдәләргә өйрәндек. Инде безгә дә китәргә вакыт.Сау булыгыз!

Светофор. Мин сезне озатам. Сез булдырдыгыз!

Алып баручы. Сезгә бүгенге КВН ошаган дип калам, юлда бик игътибарлы булыгыз! Киләсе сәяхәтебез Шүрәле агай янына булыр.