Юлда сак бул, нәни бала!

№ 197

(Уртанчылар төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре, ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында үткәрелгән чара)

Кадрия ӘДҺӘМОВА,

Актаныштагы 7 нче балалар бакчасының югары квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: балаларның һәм әти-әниләрнең юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Бурычлар:

тәрбияви: үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү; әти-әниләр белән уртак эшчәнлек булдыру;

үстерелешле: юл йөрү билгеләре турындагы белемнәрен үстерү;

белем бирүдә: балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтүнең нечкәлекләренә төшендерүдә  әти-әниләрне активлаштыру.

Җиһазлау: юл макеты, юл билгеләре, руль, жезл, полиция хезмәткәре фуражкасы, сыбызгы, микрофон, автобус макеты, ике тычкан, ике песи, ат, каз, бозау, эт, ике куян киемнәре, портфель.

Кичә барышы

(Залның сул як өлешендә юл макеты, тирә-ягы юл билгеләре белән җиһазланган. Тукталышта макеты тора. Уң як өлештә – юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнү мәктәбе, бала санынча урындыклар тезелгән, такта, электрон экран көйләнгән. Андагы 1 нче слайдка “Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәнү мәктәбе, 1нче  сыйныф” дип язылган.)

Тәрбияче. Хәерле кич, юлда йөрергә яратучы сәяхәтче дусларым! Хәерле кич, хөрмәтле юл хәрәкәтен тудырырга сәләтле әтиләребез, әниләребез! Хәерле кич, юл хәрәкәте иминлеге сагында торучы мөхтәрәм кунаклар! Уртанчылар төркеме нәниләре катнашында “Сак бул, нәни бала” күңел ачу кичәсен ачык дип игълан итәбез. Хөрмәтле дуслар! Без бүген безнең яшәеш өчен бик тә мөһим булган теманы аңлашу, тирәнтен өйрәнү өчен җыйналдык. Үзебезнең һәм балаларыбызның куркынычсызлыгын ничек тәэмин итәргә?

(Алга юл билгеләре накидкасы кигән алып баручы балалар чыга.)

Румия. Исәнмесез, кунаклар! Саумысыз барчагыз да? “Алтынчәч” бакчасында сезне күрүгә без бик шат.

Эльвина.

Бүген ямьле бакчабызда җыелабыз бергә без,

Әйдәгез, рәхим итегез, соңга кала күрмәгез!

Зәринә.

Кояш иртүк көлеп карый, бүген бигрәк күңелле,

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә дип килдек.

Ясминә.

Карагыз әле, кунакка әти-әниләр килгән,

Алар белән күңеллерәк узар бүгенге бәйрәм!

Аделина.

Юл йөрү кагыйдәләрен белергә тиеш һәркем,

Чөнки юлда йөргәндә кирәге чыга һәркөн!

Сөмбел.

Кечкенәләр дип тормыйбыз, өйрәнәбез кагыйдә.

Кагыйдәләр гел озата бакчада, юлда, өйдә!

(Балалар “Юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү мәктәбе”нең сыйныф бүлмәсенә кереп утыралар.

Музыка астында ике тычкан сикергәли-сикергәли керә. Таза тычкан юлдан портфель таба. Тычканнар портфельне ачалар да эчендәге юл билгеләрен тараталар. Тычканнын берсе – Мери идәнгә сузылып ята. Юл билгесен иснәп тә, тешләп тә карый.

Мери. Нәрсә икән бу? Сыр дисәң – сыр түгел, ипи дисәң – ипи түгел.

Икенче тычкан – Асылъяр. Әйдә әле, без синен белән бу әйберләрне качырып куябыз hәм Леопольдка шалтыратабыз. (Кесәдән телефон алып  шалтыраталар.)

Икесе бергә. Леопольд, чык! Куркак жан! Леопольд выходи, подлый трус! (Сыбызгы тавышы ишетелә. Музыка астында песи керә.)

Леопольд. Иптәшләр! Әйдәгез, дус булып яшибез! (Буш сумканы күреп ала.)

Нәрсәләр эшләдегез инде сез? Минем сумкадагы юл билгеләрен кая куйдыгыз? Мин хәзер сезнен аркада юл кагыйдәләрен өйрәнә торган мәктәпкә бара алмыйм.

Таза тычкан. Ә безгә ул мәктәп кирәк тә түгел.

Ябык тычкан.  Әйе, без болай да юл билгеләрен беләбез.

Леопольд.  Ә сез беләсезме, мактанчыклар белән нәрсә булганын? Менә хәзер җыр тыңлап китегез әле. Бервакытта да: “Мин беләм!” – дип мактанырга ярамый! (Әти- әниләр башкаруында «Мактанчык үрдәк» җыры. Зәринә Мактанчык үрдәк ролен башкара: су буеннан кайта, юлда аны машина бәрдерә. “Ашыгыч ярдәм” – әниләр аңа ярдәм күрсәтә.)

Тычканнар (Леопольдка юл билгеләрен китереп  бирә). Гафу ит, Леопольд! Без янадан мактанмабыз. Без дә синен белән юл билгеләрен өйрәнә торган мәктәпкә барыр идек.

Леопольд. Алып барам! Әйдәгез! (Аларны җитәкләп, китәргә торган автобус янына килә, утыралар.)

Шофер. Кем кая бара? Автобус әзер!

Пассажирлар (һәркайсы рюкзак, букча яки юл фәне әлифбасы тоткан). Без ашыгабыз, шофер абый, тизрәк кабыз моторны! (Автобус кабына һәм сүнә.)

Пассажирлар. Нишләп сүнде автобус? Әйтеп бирче, шофер дус!

Шофер. Моторның тамагы ачкан, автобусны шул туктаткан.

Бозау. Мууууу, мууууу, бирик аңа сууу суууу, аннан печән бирербез һәм утырып йөрербез.

Шофер (моторда казына). Юууук, мотор печән ашамый.

Песи. Мияу, мияу, ашамаса ул печән, бәлкем, тәмле сөт әчәр?

Шофер (моторда казына). Юууук, мотор сөт тә яратмый.

Эт. Һау, һау, һау, мин яшергән идем бер сөяк, сөяк бирергә кирәк!

Шофер (моторда казына, ачуланып). Мотор сөяк ашамый!

Каз. Кыйгак, кыйгак, как-как-как, бирик ярма, вак-вак-вак!

Шофер (моторда казынуын дәвам иттерә). Мотор ашамый ярма!

Колын. Инно-һо-инно-һо, һо-һо, миндә бар тәмле арпа, бирик без аңа арпа!

Шофер (моторда казына, ачулы). Мотор ашамый арпа!

Пассажирлар. Шофер абый, әйт тизрәк, моторга нәрсә кирәк?

Шофер (туктауның сәбәбен белеп ала). Менә хикмәт: белдем кинәт, моторга бензин кирәк! Мотор бит бензин ярата!

Кызлар. Ягулык станциясе ерак түгел – биредә, бензин ярата икән, кирәк алып килергә!

(Ике малай, бензин савыты алып, автозаправкага барып киләләр, автобуска бензин салалар. Музыка яңгырый, автобус кабына.)

Шофер. Менә тулды багыбыз, теләгән җиргә барырбыз! Күңелле булсын өчен матур җыр җырлап барыйк. (“Юлларда тәртип бозмыйбыз” дигән җырны җырлыйлар.)

Леопольд. Менә килеп тә җиттек. (Пассажирларны полиция хезмәткәре формасында әти каршы ала.)

Полиция хезмәткәре. Исәнмесез! Сез кая юл тоттыгыз болай?

Пассажирлар. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүче мәктәпкә.

Полиция хезмәткәре. Ярый, минем дә бер соравыма җавап бирегез әле: алда да бар, артта да бар, борылган да сырылган, озын булып сызылган. Ул ни икән?

Балалар. Юл.

Полиция хезмәткәре. Бик тә дөрес! Мәктәпкә барыр өчен  сезнең урам аркылы чыгасы була. Каушап калмассызмы? Урам аркылы ничек чыгарга соң?

Балалар, җәнлекләр (бергә). Башта сулга карыйбыз, аннан – уңга.

Сулга янә бер карагач, юллар чиста булса гына, зебра аша атлыйбыз.

Полиция хезмәткәре. Хәерле юллар сезгә!

Балалар, җәнлекләр. Рәхмәт, иптәш инспектор! (Җәнлекләр дә балалар – бар да, “зебра” аша, узып, “Юл фәне мәктәбе”нә  узалар, урындыкларга  парлап утырышалар.)

Укытучы (өстендә – юл билгеләре төшкән накидка, башында конфедератка). Рәхим итегез, юл фәне мәктәбе ишекләре  ачык!  Хөрмәтле юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә теләүчеләр, минем сезнең мәктәпкә әзерлегегезне тикшереп карыйсым килә:

1 нче бирем –“Уйлап, тиз генә әйт!“ уены  

– “Алтынчәч“ балалар бакчасы кайсы урамда урнашкан? (Ленин урамында.)

– Кешеләр анда автобус көтеп торалар, ул ни? (Тукталыш.)

– Аклы-каралы җәяүлеләр юлы? (Зебра юл. Урамны аркылы чыгу урыны.)

– Җәяү йөрүче кем дип атала? (Җәяүле.)

– Светофорның ничә төсе бар? (3)

– Машина юлы аша ничек чыгарга? (Зебра аша.)

– Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (Кулны җибәреп.)

– Җәяүле юлы. (Тротуар.)

– Нинди транспорт төрләре бар? (Су, һава, коры җир транспорты.)

– Ничә яшьтән юлда велосипедта йөрергә ярый? (14)

– Транспортта баручы ничек атала? (Пассажир)

– Зебра ничә төсле? (2)

– Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан? (Иң өстә.)

– Трамвай кайдан йөри? (Рельстан.)

2 нче бирем. Слайдка карап юл билгеләрен әйтергә.

Укытучы. Булдырдыгыз, дусларым!

(Икенче дәресне тәрбияче дәвам иттерә.)

Тәрбияче. Хәзер без ситуацияләр карап үтәрбез, аның буенча сез үз фикерләрегезне әйтергә тиеш буласыз.

1 нче ситуация (Исламия әтисе белән автомобильгә утыра).

Исламия. Әтием, иминлек каешын эләктерик инде.

Әтисе. Кызым, еракка бармыйбыз бит бүген, өйгә генә кайтабыз.

Исламия. Әтием, каешны эләктерү мәҗбүри.

Әтисе. Мин бик акрын кайтырмын, кызым, ярыймы?

Исламия. Әтием, син әллә мине яратмыйсың!?

Укытучы. Исламиянең әтисе нишләде? Ул якынга гына кайтабыз, диде ич. (Балалар җавабы тыңлана.)

2 нче ситуация (Ике куян кызы (Алинә Л. белән Алинә Р.) велосипедта узыша, юл билгеләренә игътибар итмиләр, юл сызыкларына карамыйлар, берара бер-берсенә килеп бәреләләр, егылалар, бер куян кызы тора да алмый.  Шулвакыт юлдан автомобильдә хәрәкәт итүче Румия “Ашыгыч ярдәм”  чакырта.)

Румия. Алло, алло, исәнмесез, ашыгыч ярдәм бүлегеме?

“Ашыгыч ярдәм” хезмәткәре. Әйе, тыңлыйм, сөйләгез!.

Румия. Ленин урамында “Алтынчәч” балалар бакчасы янындагы юлда һәлакәт булды. Ашыгыгыз, зинһар! (Табиб, шәфкать туташлары килеп, куянкайларга ярдәм күрсәтә. Эвакуатор (егетләр) велосипедларны юлдан ала.)

Тәрбияче. Бу тамаша турында ниләр әйтә алыр идегез? (Балалар җавабы.)

3 нче ситуация (Динара әнисе белән балалар бакчасыннан саубуллашып кайтырга чыга.)

Динара. Әнием, без бүген бакчада юл йөрү кагыйдәләрен өйрәндек.

Әнисе. Шулаймыни, кызым, бигрәк яхшы булган. Кызым Динара, бүген бик ашыгабыз инде, юлны моннан гына кистереп чыгыйк, ямеееее!

Динара. Әнием, беләсең ич инде юлны аркылыга рөхсәт ителмәгән урыннан чыгарга ярамый. Бары тик махсус урыннан – зебра юлдан гына чыгарга  ярый. Әнием, мин бит сине бик-бик яратам, беләсеңме шуны!

Тәрбияче. Динараның әнисе дөрес эшләдеме? Динара әнисенә ник яратам, дип  төшендереп әйтте?

Тәрбияче. Менә шулай шул. Безнең өлкәннәребезнең ашыгуы аркасында уйламаган борчулар, бәлаләр дә килеп чыга. Хәзер, дусларым,  шул турыда  видеосюжет  та карап үтик әле.

Видеосюжет. Балалар һәм өлкәннәр урамда. Аяныч вакыйгалар.

Бирем. “Сак бул, юлда нәни бала!” әйтемен әти-әниләргә тиешле интонация белән җиткерергә.

Тәрбияче. Урамда җәяүлеләргә һәм транспорт йөртүчеләргә аларның иң якын дуслары – юл билгеләре ярдәмгә килә. Сез һәр билгенең үзенең исеме булганын беләсез инде. Юл билгеләре юлның нинди булуы, нәрсә рәхсәт ителү һәм нәрсәне эшләү тыелу турында сөйли. Әйдәгез, сүзне аларга биреп, үзләрен тыңлыйк. (“Юл билгеләре” биюе. Анда катнашучылар биеп бетергәч, залда калалар һәм сөйлиләр.)

Юл билгесе булып киенгән 1 нче бала.

«Без – билгеләр – зирәкләр,

Тормышта без кирәкләр,

Без тик фикер йөртәбез,

Дусларга без кирәкләр!

Юл билгесе булып киенгән 2 нче бала.

Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр.

Кирәк чакта боералар,

Кирәктә кисәтәләр.

Юл билгесе булып киенгән 3 нче бала.

Юлны аркылы чыкканч,

Карап ал уңга-сулга.

Якында машина күрсәң,

Ашыкма, чыкма юлга.

Юл билгесе булып киенгән 4 нче бала.

Светофор юл чатында

Сиңа юлдаш төс – яшел.

Кызылга аяк атлама,

Ялтыраса да яшел.

Юл билгесе булып киенгән 5 нче бала.

Һәлакәтләр булмасын, дип,

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә

Бик сак булырга кирәк!

Юл билгесе булып киенгән 6 нчы бала.

Очрамасын каршылыклар

Һич сезнең юлыгызда.

Тик яшел ут янып торсын

Һәрвакыт юлыгызда!

Юл билгесе булып киенгән 7  нче бала.

Билгеләрнең төрлесе

Тора юлның читендә.

Начарлыкка өйрәтми

Билгеләрнең берсе дә

Юл билгесе булып киенгән 8 нче бала.

Әти белән әниеңне борчулардан сакла син!

Юл әлифбасының һәр  билгесен ятла син!

Юл билгесе булып киенгән 9 нчы бала.

Кызыл кайманың эченә велосипед ясалган.

Велосипедта йөрмә дип, һәркем кисәтү алган.

(Беренче сыйныфта дәрес тәмам. Сыйныф бүлмәсенә икенче сыйныф уза. Сыйныфка әти-әниләр кереп утыра, балалар аларның урынына күчә.)

Тәрбияче. Әти-әниләр белән  беренче дәресне – тәрбияче, икенчесен – радио хезмәткәре,  өченче дәресне ЮХИДИ бүлеге башлыгы уздыра.

Безгә юлда хәвефләрсез генә йөрү өчен юл билгеләре ярдәмгә килә. Һәр әтигә өй эше итеп үзенең оригиналь юл билгеләрен уйларга кушылган иде. Юлда, урамда йөрү өчен безнең җирлектә иң мөһим билге булырга тиеш иде ул. Өй эшен тикшереп китик әле.

Бирем. “Сак бул, нәни бала!” әйтемен балага үтемле итеп әйтергә!

2 нче дәрес. Ситуацияләр – сораулар (үз сораулары да булырга мөмкин). Радио хезмәткәре. Җәяүленең киемендә яктылык кайтарткыч элемент булдыру – көн кадагы. Сез балаларыгыз белән аны булдыруда “җиң сызганып эшкә керештегез”. Рәхмәт! Ничек башланды бу, алар ничегрәк мөрәҗәгать иттеләр сезгә?

– Тротуар булмаган жирдә каян йөрергә?

– Светофор ни өчен кирәк? (Юлдагы хәрәкәтне көйләр өчен.)

– Светофор кем өчен командалар бирә?

– Җәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен тинди төс янар? (Кызыл төс.)

– Урам нинди өлешләргә бүленә?

– Машинанын унга борылганын каян белеп була?

– Сез велосипедта киләсез. Юлны аркылы чыгарга кирәкле урында “Велосипед белән йөрү тыела” билгесе тора. Сез бу очракта нишлисез? (Велосипедны күтәреп, юлны аркылы чыгам.)

– Ни өчен бакчага йөрүче бала юл билгеләрен белергә тиеш? Ул әти-әниләренә ияреп кенә йөри бит. (Бала юл кагыйдәләрен белеп үсәргә, үзен урамда дөрес тота белергә тиеш. Бәлки ялгыш кына урамда ялгыз калыр.)

– Урамны аркылы чыккан чагында иң мөһиме нәрсә? (Юлның ике ягы да ачык күренергә тиеш. Әлбәттә тагын игътибарлылык та бик мөһим.)

– Әгәр җәяүлегә чыгу юлы күрсәтелмәсә, урамны ничек аркылы чыгарга? (Ике ягы да ачык күренгән урыннан туры почмакка чыгарга. Чыгу өчен уңай вакытны көтәргә.)

Ситуация уйнау

Сез автомобильдә барасыз, һәм тукталышта өч кеше күрәсез: 1) бик тиз генә хастаханәгә барырга тиешле олы яшьтәге авыру карчык; 2) кайчандыр  сезнең тормышыгызны коткарган, очрашуга соңара торган бик тә якын дустыгыз; 3) сезнең хыялыгыздагы егетегез (кызыгыз). Автомобильдә бер генә урын бар,сез аларның берсен генә ала аласыз.Сезнең гамәлләрегез? Бу очракта ни эшләр идегез? (Дустыма автомобилемне бирәм, ул, авыру карчыкны алып, хастаханәгә китә, ә мин хыялымдагы кызым белән калам.)

3 нче дәрес. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы”учреждениесенең Актаныштагы бүлеге хезмәткәре дәресе.

“Слайдка карап, кагыйдәләрне әйт!” уены

ЮХИДИ хезмәткәре. Хөрмәтле дуслар! Сез әлеге слайдларга карап, кагыйдә әйтергә тиеш. Ягъни үз балагызга юл афәтләре турында ничек итеп кисәтү ясыйсыз?

1 нче слайд. Юлның уң ягыннан гына йөр!

2 нче слайд. Бары тик тротуардан гына йөр!

3 нче слайд. Велосипедта йөргәндә, тротуар кырыеннан бар!

4 нче слайд. Тротуар булмаган урыннарда – сул яктан, каршы

килүче транспортка карап бар!

5 нче слайд. Урам аркылы тиешле урыннарда гына чык!

6 нче слайд. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

7 нче слайд. Караңга вакытта җәяүленең киемендә яктылык кайтаргыч элементлар булуы мөһим! Хәзер машина йөртүче дә машинасында андый жилетлар тотарга бурычлы.

ЮХИДИ хезмәткәре. Дәрес тәмам. 

(Залга янә юл билгеләре киенгән балалар уза.)

Юл билгесе булып киенгән 10 нчы бала.

Юкка гына әйтмәгәннәр:

Ашыккан – ашка пешкән.

Сабыр иткән – барып җиткән,

Чыгарма, дустым , истән.

Юл билгесе булып киенгән 11 нче бала.

Юл кагыйдәсен белмәүче

Урам, юлда йөрмәсен.

Бик йөрисе килә икән,

Кагыйдәсен өйрәнсен.

Юл билгесе булып киенгән 12 нче бала.

Кайда гына йөрсәгез дә,

Игътибарлы булыгыз!

Кагыйдәләрне үтәгез!

Имин булсын юлыгыз!

Юл билгесе булып киенгән 13 нче бала.

Озын юллар нинди серле,

Бик күп без күрмәгән җирләр дә.

Ерак барып шуны күрер өчен

Юл билгесен кирәк белергә!

Юл билгесе булып киенгән 14 нче бала.

Юлда тәртипкә чакыра

Светофорның утлары.

Әле кечкенә булсак та,

Без дә – аның дуслары.

Юл билгесе булып киенгән 15 нче бала.

Безнең өчен өлкәннәр бик борчылмасын өчен,

Машина йөртүче абый тынычлап йөрсен өчен,

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә бик кирәк,

Онытмыйча үтәү өчен – әйбәт белергә кирәк.

Юл билгесе булып киенгән 16  нчы бала.

Я, дусларым! Менә нинди юл билгеләрен белдек без!

Юл йөргәндә игътибарлы булыйк,

Имин үтсен һәрбер көнебез!

Әтиләр чыгышы

1 нче әти.

Светофорлар күрсәтмәсен

Бәхәссез тыңлау кирәк!

Хәрәкәт кагыйдәләрен

Төп-төгәл үтәү кирәк!

2 нче әти.

Машина юлларында

Уйнамагыз уеннар.

Ишегалды мәйданында

Уйнарга күп урыннар.

3 нче әти.

Урамда сак булыгыз,

Кагыйдәне белегез!

Онытмагыз беркайчан да,

Бәлага юлыкмагыз!

4 нче әти.

Кайда гына йөрсәгез дә,

Игътибарлы булыгыз.

Кагыйдәләрне үтәгез!

Имин булсын юлыгыз!

Полиция хезмәткәре.

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич, иртә.

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

(«Полициянең яшь дуслары без» дигән җырбашкарыла.)

ЮХИДИ хезмәткәре. Бүген сезнең бәйрәмдә хөкемдар булып катнаштым.

Барчагыз да бу бәйрәмдә үтә зирәк булдыгыз! (Бүләкләр өләшә.)

Тәрбияче. Күңелле кичәбез төгәлләнә. Әмма бүгенге кичәдә алган тәэсирләребез, алган белемнәребез безне еллар дәвамында да, юллар дәвамында да озата барсын иде дигән ихлас теләктә калам! Әлеге үтемле чарада актив катнашкан әти-әниләремә, әлбәттә, инде, балалар сезгә аллаһымның олы рәхмәтен җиткерәм.

Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти-әниләрегезне тыңлап, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп яшәргә язсын сезгә!

Сак бул, әти, юлда -нәни бала! Сак бул, әни, юлда – нәни бала!

Катнашучылар – балалар, әти-әниләр, кунаклар (бергә слайдка карап укыйлар).

Юл тәртип ярата икән,

Шуны чыгармыйк истән!

(Сценарийда “Юллар имин булыр бергәләп!” дигән республика иҗат конкурсы материаллары җыентыгындагы Кадрия Әдһәмова, Гөлнур  Суфиәхмәтова, Фәния Галиева, Талия Каюмова язмалары файдаланылды.)