«Юлда йөрсәң, бул өлгер!»

№129

Илүзә ШАКИРҖАНОВА,

Казан шәһәренең 273 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту, ничек белүләрен тикшерү. Юлларда игътибарлы булырга, юк йөрү кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Үткәрү формасы: Әкият, уеннар, җырлар, шигырьләр.

Җиһазлар: Залны бизәү, светофор төсләре белән язылган сүзләр, юл билгеләре, уенчык машиналар, велосипедлар, светофор билгеләре, жезллар.

Кичәнең эчтәлеге:

1. Әкият — «Урман чатында»

2. Юл билгеләрен тану буенча ярыш.

3. Тапкырларга — табышмак

4. Эстафета

5. Художниклар ярышы

6. Кем игътибарлырак уены

7. Регулировәиклар ярышы

8. «Иң оста машина йөртучеләр» уены

9. Йомгаклау

Кичәнең барышы

А.Б.: Әйдәгез балалар, кунаклар белән исәнләшик эле!

Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!

Буген бездә зур бәйрәм, зирәкләр һәм тапкырлар бәйрәме. Алар бу очрашуда үзләрен зирәклектә һәм тапкырлыкта күрсәтәчекләр.

Рәхим итегез тургә,

Күптән көтәбез сезне

Тапкырлыкка зирәклеккә

Өйрәтәбез без сезне.

А.Б: «Урман чатында» дигән әкият карарбыз, ә аннары төрле уеннар, биюләр, җырлар җырларбыз.

Менә җәнлекләр дә юл кагыйдәсен өйрәнеп килделәр безнең бакчага, әйдәгез бөргәләп җырлап та алыйк.

А.Б.: Мин сезгә табышмаклар әйтеп карыйм

Сез миңа дурес итеп җаваплар бирегез.

Селкенми дә, кычкырмый да,

Тыныч кына тик тора

Машина һәм кешеләрне

Дөрес юлларга бардыра (Светофор)

Барам — барам очы юк (Юл)

А.Б: Тырыштыгыз дөрес итеп җаваплар бирдегез.

Юл билгеләрен тану буенча ярышны башлыйбыз.

а) «Велосипед юлы» — билгесе күрсәтелә

б) «Светофор» — бу билге нәрсәне аңлата?

Сак булыгыз балалар! билгесе

А.Б: Ярыш дәвам итә. Хәзер худоңниклар ярышы.

Ике яктан берәр кеше чакырыла һәм шундый бирем:

Өстәлдә яткан рәсемнәрдән бер юл билгесен җыярга һәм мәгънәсен аңлатырга.

А.Б: Тырыштыгыз дөрес итеп билгеләрне җыйдыгыз.

Шигырьләр:

1. «Светофор — тәмлетамак» Ләбиб Лерон

2. «Бүләк»

3. «Куңелле светофор» Резеда Валеева

4. «Кызыл ут» Рәшит Бәшәр

Җыр: «Светофор»

Уен: «Паровоз»

Шигырьләр:

1.»Пешеход»

2. «Запрещается — разрешается»

3. «Машины»

А.Б: Юлда йөргәндә җитезлек тә бик кирәк.

Хәзер сезнең җитезлекне карыйбыз

Уен: «Машиналар»

Бию: Светофор

Эстафета үткәрәбез

1. Кемнең машинасы тизрәк килеп җитә?

2. Светофорны кем тизрәк җыя?

3. Кем велосипедта җитезрәк була?

А.Б: Ә хәзер безнең малайлар биеп күрсәтерләр

Аяклар тиеш идәнгә

Дәртләнеп биегәндә

Йөрәкләр җырлый берләшеп

Парлашып биик, әйдә.

Сораулар:

1. Ничә уты бар светофорның

2.Сары төскә чыгарга ярыймы?

3. Кызыл төскә нәрсә эшлибез?

4. Нинди утка чыгарга ярый?

Бугенге бәйрәмдә барыгыз да бик тырыштыгыз, дөрес җаваплар бирдегез.

Юлда йөрсәң, бул өлгер!

Юл кагыйдәсен нык бел!

Светофорның һәрбер төсен,

Юлның билгеләрен бел!

А.Б: Юлларыбыз куркынычсыз булсын дисәк, юл йөри кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк.

Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк. Бүгенге күтәренке күңел, бердәмлек, көндәлек юлдашыбыз булсын!

 

Куңелле светофор

Урамны чыккан чакта,

Башта карагыз чатка.

Анда яңа зур фонарь,

Светофор дилэр аңар

Һаман уяу булы ул,

Аннан гына сора юл

Күзләре аның өчәү,

Шулар белән сөйләшә:

 

Кызыл ут — чыгу юк.

Сары ут — сабыр ит.

Яшел ут — юл ачык, әйдә чык.

Светофорга кармасаң,

Ниләр була, беләмсез?

Сезнең алда рәсемнәр

Юл чаты бу курәмсез?

«Булэк»

Басып тора багана,

Бер аяклы багана

Өлкәннәргә эндәшә,

Эндәшә һәр балага

Менә сезгә багана?!

Кузе белән эндәшә,

авызы булмаганга…

Багананың өч күзе

Өч күзендә — өч сүзе

Берсе аның — кызыл күз,

Икенчесе — сары күз,

Өченчесе — яшел күз

Өч күздәге өч сүзне

Һәр бала да беләдер.

Безнең песи дә белә,

Сезнеке дә беләдер.

Белгәннәргә буләгем

Булсын эле бу шигырь.