Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел

(2 нче сыйныф  укучылары өчен  юл йөрү кагыйдәләренә багышланган класстан тыш чара-КВН)

Гөлчәчәк САБИРОВА,

Резеда ХӨСНЕТДИНОВА,

Казан шәһәре 18 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары

                               Кичә барышы

1 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!Бүген бездә зур бәйрәм, зирәкләр һәм тапкырлар бәйрәме.Алар үзләрен зирәклектә һәм тапкырлыкта сынап карар.

2 нче алып баручы.

Шатлыклар йөздә,

Бүген бит күңелле көн

Тапкырларны һәм зирәкләрне

Табып бирәчәк бу көн.

Рәхим итегез түргэ,

Күптән көтәбез сезне.

Тапкырлыкка, зирәкллеккә

Өйрәтерсез дип безне.

1 нче алып баручы. Минем сул ягымда – “Тапкырлар” командасы, ә уң ягымда – “Зирәклэр” исемен яклаякчак. Бәйрәмебезнең тагын бер хөрмәтле кешелэре – җюри әгьзалары белән танышырга рөхсәт итегез. Аларның да безгә әйтер киңәшләре бардыр, сүзне аларга бирик.

1 нче җюри әгьзасы.

Капчык белән төгәл бәреп

Җиңүче булып була.

Ә бит уйлап җавап бирсәң —

Беренче булып була.

2 нче җюри әгьзасы.

Күзең белән кара син.

Күнелең белән уйла син,

Ашыгып уйлап фикерне

Ялгыш әйтеп куйма син.

Уйла җитез, уйла тиз.

Җиде кат үлчә, бер кат кис.

Алып баручы. Рәхмәт акыллы киңәшләрегезгә! Ярыш вакытында без аларны, һичшиксез, истә тотарбыз. Ә хәзер командаларга сүз бирик. Рәхим итегез,”Зирәкләр”командасы!

Зирәкләр командасы капитаны.

Без ярышта зирәкләр,

Тормышта без кирәкләр,

Без тиз фикер йөртәбез,

Дусларга без кирәкләр.

Алып баручы.  Рәхмәт “Зирәкләр”командасы, ә хәзер “Тапкырлар”га сүз бирик.

Тапкырлар командасы капитаны.

Юлда йөрсәң бул өлгер,

Юл кагыйдәләрен нык бел!

Без “Зирәкләр” командасына кайнар сәлам жибәрәбез, тапкыр һәм зирәк булуны без сезгә бик телибез.

Алып баручы. Командалар бер-берсен сәламләделәр. Хәзер бәйрәмебезнең иң күңелле һәм мавыктыргыч мизгеле – ярышларга күчәбез. Әфәнделәрнең дә бик гадел һәм игътибарлы булулары сорала. Алда табышмаклар. Һәрбер командага 3 әр табышмак бирелә. (Һәр дөрес җавапка 1 балл куела.)

Зирәкләр, сездән башлыйбыз.

1. Кылга асылына, тимергә таяна,

Утыртып бара теләсә кая.(Троллейбус.)

2. Дүрт дөбердек, ике елтырык, бер ыжгырлык. (Автомобиль.)

3. Барам-барам очы юк.(Юл.)

Рәхмәт сезгә Зирәкләр! Хәзер сүзне “Тапкырлар”га бирик.

1. Ике аяклы үгез, маңгаенда куш мөгез. (Велосипед.)

2. Урам чатында тора өч күзле бер багана.

Урамнар кисешкән чатта булыша безгә янып. (Светофор.)

3. Озын-озын йомгакның очына чыккан кеше юк.(Юл.)

Алып баручы. Без һәрбер командага өйгә эш биргән идек. Хәзер шуларны тыңлыйк.

“Зирәкләр” командасы.

“Светофор-тәмлетамак!” Ләбиб Лерон.

Светофордан сорадым бүген:

-Нигә кып-кызыл синең бер күзең?

Елмаеп ул миңа болай диде:

Кызыл помидор ашаган идем…

Светофордан сорадым тагын:

-Икенче күзең нигә сап-сары!

Елмаеп, янә ул болай диде.

Иртән лимонлап чәй эчкән идем…

Сорамый тагын булмый түзеп:

-Нигә ямь-яшел өченче күзең?

Балкып елмайды һәм әйтте аннан

-Ашаган идем ямь-яшел алма…

Шаярта ла ул – беләм ич инде!

Шулай да торам ялап иренемне.

Тапкырлар командасы:

“Светофор” Р. Миңнуллин

Карап-карап торам да мин.

Уйлап-уйлап торам да,

Куркып куям: ай-һай кыен йөрүләре урамда!

Урамның теге ягында мөмкин түгел үтүе.

Урам тулы троллейбуслар, машиналар көтүе.

Әллә кайсы җирдән генә трамвай я машина,

Я булмаса мотороллер килә чыга каршыма

Я сызгырта сыбызгыны милиционер абый

Йөри белмәсәң урамда ул әллә каян таный.

Регулировщик. Исәнмесез балалар! Исәнмесез олылар!Сездә бүген тапкырлар һәм зирәкләр ярышы дип ишеттем. Сез юлда йөрү кагыйдәләрен бик яхшы беләсез ахыры. Сезгә бер йомышым бар иде. Сез миңа юл билгеләрен төзеп бирә алмассызмы икән!

(“Юл билгеләрен төзе” уены.)

(Песи-Мияубикә белән эт Акбай керә. Акбай песине самокатка утырткан. Мияубикә җырлап бара. Аларның каршыларына машинага утырган Аю килеп чыга. Бәрелешәләр.)

Регулировщик. Игътибар! Игътибар! Юлда зур һәлакәт булды. (“Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп чыга, Мияубикә белән Акбайны шифаханәгә алып китәләр.)

Аю. Юкка гына әйтмәгәннәр:

“Ашыккан ашка пешкән”.

Юл тәртип ярата диләр –

Шуны чыгармыйк истән!

Алып баручы. Балалар ни өчен Мияубикә һәм Акбай белән шундый хәл килеп чыкты?

Балалар. Самокатта машина юлыннан йөрергә ярамый. Артка кеше утыртырга ярамый. Юлда игътибарлы булырга кирәк.

(Аякларын, кулларын бәйләгән Мияубикә белән Акбай керә.)

Мияубикә һәм Акбай. Без бик ялгышканбыз, без бик алданганбыз. Юл йөрү әлифбасын өйрәнергә сүз бирәбез!

Регулировщик. Әйе, сез бик ялгышкансыз шул. Юл хатаны гафу итми! Әйдәгез, без сезнең белән юл кагыйдәләрен өйрәнү мәктәбенә барабыз.

(“Юл билгеләре” уены)

Алып баручы. Безнең ярышлар ахырына да якынлашты. Сүзне җюри әгьзаларына бирик.

Бәйрәм ахырында хор белән “Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел”,- дигән сүзләрне кабатлыйлар.