Юлда булсаң – сак бул!

(Икенче кечкенәләр төркемендә оештырылган юл йөрү кагыйдәләре буенча эшчәнлек конспекты)

 

Лилия МӨСТӘКЫЙМОВА,

Азнакай районы

Тымытык авылы

“Аккош” балалар бакчасы

тәрбиячесе

 

Максат. Юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен формалаштыру.

Бурычлар:

Белем бирүче: Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру; урамның тротуар белән машиналар йөри торган өлешен аерырга өйрә; светофорның яшел, кызыл, сары сигналлары турында аңлату.

Үстерүче: Дидактик уеннар, шигырьләр ярдәмендә теманы ныгыту,

уен эшчәнлегендә активлык үстерү.

Тәрбияви: Урамда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен кабатлау, ныгыту.

Сүзлек эше. самолет, поезд, велосипед.

Җиһазлау. Зур урам рәсеме, светофор, юл сурәтләнгән сюжетлы рәсемнәр

Шөгыль барышы

Тәрбияче.   Балалар, белгәнегезчә, без зур шәһәрдә яшибез. Шәһәребездә урамнар бик күп. Урамнарда өйләр, кибетләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, зур йортлар бар. Автобуслар, троллейбуслар кешеләрне эшкә алып баралар, алып кайталар. Автобус, троллейбусларга утырып йөрүчеләр – пассажирлар дип,  җәяү йөрүчеләр – җәяүлеләр дип атала. (Балалар пассажир, җәяүле сүзләрен кабатлыйлар.)

Тәрбияче балаларга урамның төп өлешләрен – машина йөри торган юлны, тротуарны күрсәтә. Аларның ни өчен билгеләнгәнлекләрен аңлата.

Тәрбияче. Җәяүлеләр каян йөри?

Балалар. Тротуардан.

Тәрбияче. Дөрес, җәяүлеләр тротуардан йөрергә тиеш. Ни өчен машина юлыннан йөрергә ярамый? (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Тәрбияче. Әйе, балалар, дөрес әйттегез. Бу юлдан төрле машиналар гына йөри, алар юлдан баручы кешене бәреп китәргә мөмкиннәр. Машина юлында уйнарга ярыймы?

(Балалар җавап бирә).

Тәрбияче. Дөрес, һич ярамый, чөнки уйнаганда машинаны күрмисең, ул сине таптап китәргә мөмкин.

Тәрбияче. Булдырдыгыз,балалар. Хәзер басыгыз әле, ял итеп алыйк. Физминут. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын йөреп күрсәтерсез.

  1. Канаты бар җилпеми,

Эче җылы җил керми

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул. (Самолёт) (Очып күрсәтәләр)

  1. Уф-пуф сулар,

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиреңә җитәр. (Поезд)

  1. Аяклары түгәрәк,
    Куышалар тәгәрәп.

Үзем утырам, үзем чабам

Теләсә кая таба (Велосипед)

  1. Маңгаенда мөгез бар,

Боргаласаң –үкерә.

Менеп атлансаң биленә,

Җилдән җитез йөгерә (Мотоцикл)

  1. Очмый, жуылдамый да,
    Ул урам буйлап чаба.

Аның ике күзендә дә,

Яктырып утлар яна (Җиңел машина).

Тәрбияче. Ял итеп алдык , хәзер урыннарыбызга утырабыз.

 

Тәрбияче. Безнең өстәлдә ниндидер хат ята,  әйдәез ачып карыйк әле.( Хатны ачалар.) Балаларга сюжетлы рәсемнәр күрсәтелә. Беренче рәсемдә бала­лар, юл кырыенда туп уйныйлар. Туп машина юлына кереп киткән. Икенче рәсемдә юл читендәге калкулыктан чана шуалар. (Рәсемнәр буенча әңгәмә үткәрелә).

Тәрбияче. Балалар, машина йөри торган юл кырыенда уй­нарга ярыймы? Туп машина юлына тәгәрәп керсә, сез нишләргә тиеш? (Балалар җавап бирә).

Тәрбияче. Әйе, әти-әнидән яки башка олы кешедән тупны юлдан алып чыгып бирүләрен сорарга кирәк. Үзегезгә туп артыннан һич йөгерергә ярамый. (Рәсемне күрсәтеп). Бу балалар дөрес җирдә шуалармы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Дөрес. Машина йөри торган юл кырыенда чана шуу бик куркыныч. Чөнки теләсә кайсы минутта, юлдан машина килеп чыгарга һәм баланы таптап яки бәреп китәргә мөмкин. Боларны һәркем исендә тотарга тиеш. Хәзер монда карагыз әле. Бу нәрсә?

Балалар. Светофор.

Тәрбияче. Ничек уйлыйсыз, светофор ни өчен кирәк?

(Балалар җавап бирә.)

Тәрбияче. Әйе, светофор – машиналарга, җәяүлеләргә юл күрсәтүче ул. Светофорның кызыл уты нәрсә аңлата, дип уйлый­сыз?

Балалар. Кызыл ут янганда юл аша чыгарга ярамый.

Тәрбияче. Сары ут көтеп торырга, юл аша чыгарга әзер­ләнергә куша.

Яшел ут нәрсә ди?

Балалар. Яшел ут җәяүлеләргә юл аша чыгарга ярый ди.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, бер уен уйнап алыйк әле. Без барыбыз да – җәяүлеләр. Безгә машина юлы аша чыгарга кирәк. Юл кырыенда светофор тора. (Кызыл түгәрәк күрсәтә.) Кызыл ут янганда нишлибез?

Балалар: Юл аша чыкмыйбыз.

Сары ут турында сөйләшкәч, тәрбияче яшел түгәрәк күтәрә. Балалар акрын гына юл аша чыгалар.

Тәрбияче. Бераз уйнап алыйк әле, дусларым, музыка уйнаганда без әкрен генә йөгереп йөрибез, музыка туктау белән балалар светофорның төсләрен дөрес итеп урнаштырырга тиеш була. (кызыл, сары, яшел, кызыл … дәвам итәбез )

Тәрбияче. Афәрин! Балалар, бүген без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек, нинди кызыклы яңа белемнәр алдыгыз, нәрсә сезгә күбрәк ошады? Ни өчен?